Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

Азнакай: тау итәгендәге шәһәр

Һәр шәһәр урамнарыннан тау күренеп торганлыгы белән мактана алмый. Ә Азнакай исә шундый таулы кала!

Атаклы Чатыртау Азнакайга гаҗәеп гүзәллек өсти. Хәер, шәһәр үзе дә соңгы елларда шактый киңәйде һәм үзгәрде.
Азнакай буйлап сәяхәт иткәндә һәм Татарстан­ның һәр торак пунктының йөзен үзгәрткән таныш объектларны – парклар, скверлар, яр буйларын карап йөргәндә, без азнакайлыларның прези­дент программалары буенча төзелгән барлык бу объектларга шәхси якын килүләрен билгеләп үтмичә булдыра алмадык. Парк икән – Миһер­банлык паркы. Монда бигрәк тә мөмкинлекләре чикле шәһәрлеләр өчен уңайлы икән. Фонтан икән, һичшиксез, җырлый торган, аның репер­туарында татар җырлары шактый. Әгәр инде балалар мәйданчыгы икән, ул‑урта гасырлар замогыннан һич кенә дә ким түгел. Өлкән тыл­сымчылар тарафыннан төзелгән мәйданчыкта бәләкәй азнакайлылар үзләрен әкияттәгедәй хис итәләр, дип уйлыйбыз.
1-7
1-10
1-2
1-3
4 3
1-24
1-23
1-22
1-20
1-13
1-12
1-18
 

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: