Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»
Багдад осталары – Биләрдә

Багдад осталары – Биләрдә

922 елның 21 маенда Болгар илендә ислам динен рәсмиләштергәннән соң Болгар патшасы Җәгъфәр ибне Абдаллаһның (Алмышның) Багдад хәлифәсенә язылган һәм хәлифә тарафыннан ярдәм итәргә вәгъдә бирелгән тагын бер бик мөһим мәсьәләне хәл итәсе кала. Ул да булса, Болгар илен яһүдиләрдән, ягъни Хәзәр патшасыннан саклау өчен хәрби ныгытма – крепость һәм мәчет төзү белән бәйле эшләр.

15 июля 2022

Билгеле булганча, бу вакытта болгарлар Хәзәр каһанлыгының вассалы булып тора. Җәгъфәр ибне Абдаллаһның улы Итилдә тоткынлыкта газап чигә, сөекле кызын җария итеп хәрәмдәге хатыннар янына алып китмәкчеләр. Шуңа күрә Болгар патшасының хәзәрләрдән бәйсезлеккә омтылуын аңларга була.
Крепость төзү мәсьәләсен Багдад илчеләре белән очрашуда Болгар ханы үзе күтәрә. Эш шунда ки, Багдад хәлифәсе үзенең хатында Болгар илендә ныгытылган кала төзү өчен дүрт мең динар акча вәгъдә иткән була. Илчелек әгъзаларына кагылмаган төрле сәбәпләр аркасында бу акча Болгарга килеп җитми. Җәгъфәр хан Ибне Фадланның аклануларын тыңларга да теләми. Ахыр чиктә Багдад илчесе Болгар патшасыннан: «Синең дәүләтең бик зур, акчаларың күп, керемең күпсанлы, ә син ни өчен хәлифәдән киләчәк аз гына акчага ныгытма төзеп бирсен дип үтендең?» – дип сорый. Җәгъфәр ибне Абдаллаһның җавабы бик төпле: «Ул акча дини кануннар тарафыннан рөхсәт ителгән чыганаклардан алына дип санадым. Һәм чыннан да, әгәр дә мин үземнең акчага, көмеш яки алтынга ныгытма төзергә теләгән булсам, минем өчен бернинди авырлык булмас иде».
Һәм Болгар ханы Җәгъфәр ибне Абдаллаһ, үзенә буйсынган кабилә башлыклары һәм төзү эшенә яраклы ир‑атлар белән Җаушыр (хәзерге – Кече Чирмешән елгасы) дип аталган елга янына кузгалып китә. Биредә ул ике ай чамасы була. 922 елның җәендә әлеге елга янында нинди вакыйга булган соң? Бу турыда Ибне Фадлан язмаларында бер сүз дә әйтелмәгән (хәер, ул язмалар безгә тулысы белән килеп тә җитмәгән). Галимнәр фикеренчә, Җаушыр елгасы буенда Җәгъфәр ибне Абдаллаһ белән килгән болгар төзүчеләре Биләр каласына нигез сала. Багдад илчелеге составында, дин белгечләреннән кала, хәрби ныгытмалар, шәһәркрепостьлар төзү буенча тәҗрибәле осталар була. Эшне хәрби ныгытмалар һәм булачак шәһәр үзәгендә мәчет төзүдән башлыйлар.
Биләрнең планына күз салыйк. Ул берберсенә кереп утырган ике өлештән – берүк вакыт аралыгында барлыкка килгән эчке һәм тышкы шәһәрләрдән тора. Урыны‑урыны белән икешәр рәтле калын диварлар – туфрак өеп ясалган биек үрләр, шул үрләргә куелган агач буралар һәм башнялар белән ныгытылган эчке шәһәрнең мәйданы 130 гектар чамасы. Өч рәт дивар белән уратып алынган тышкы шәһәр исә 490 гектар җирне биләп тора. Крепость диварларының гомуми озынлыгы 40 километр чамасы. Шунысы кызык: Биләр үзенең планировкасы белән урта гасырлар Багдадына охшаган. Багдад та хәлифә резиденциясе урнашкан эчке һәм сәүдә-һөнәрчелек бистәләрен берләштергән тышкы шәһәрдән гыйбарәт булган. Күрәсең, Биләргә нигез салуда катнашкан Багдад белгечләре, интуитив рәвештә булса да, үзләренең шәһәр образын күз алдында тоткан.
1970 нче елларда Казан археологлары Биләрнең эчке шәһәре үзәгендә зур гына мәчет хәрабәләрен казып чыгарды һәм аның салыну вакытын билгеләде. Бик ачык күренеп тора: Х гасырның беренче яртысында ул ике өлештән торган. Борынгысы, 1400 квадрат метр мәйданда агач бүрәнәләрдән салынган өлеше, IX гасырда ук корылган. 922 елда аның ак таштан салынган өлешен торгызганнар булса кирәк. Ул 1076 квадрат метр мәйдан били. Таш мәчетнең эчендә алты рәт колонна тезелгән (һәр рәттә дүртәр колонна). Көньяк-көнчыгыш дивары ярымколонналар – пилястрлар белән ныгытылган.
Безнең уйлавыбызча, мәчетнең агач бүрәнәләрдән салынган өлеше чыннан да борынгырактыр – аның төньяк-көнбатыш стенасы мәчетнең таш бинасын салганда бераз җимертелгән. Аннан соң, Багдад осталары агач бина салу белән мәшәкатьләнеп тә тормас иде. IX гасыр ахырларында төзелгән мәчет 922 елдан соң мәдрәсә ролен үтәмәгән микән? Әлеге мәчет турында Мәскәү археологы Э. Зиливинскаяның фикерләрен дә искә алып үтәргә кирәк. Ул, таш мәчет төзелгәннән соң аның искесен (агач мәчетне) бөтенләй җимереп ташлаганнар, ә аның урынында зур гына шәһәр мәйданы барлыкка килгән, дип раслый. Хәзерге дин әһелләренең фикеренчә, агач мәчет – кыш көне (ягып җылыту җиңелрәк), таш мәчет исә җәй көне файдаланылган булырга мөмкин.
Шушы мәчет янында ук кирпечтән салынган зур гына бина хәрабәләре тикшерелде. Соңгы елларга кадәр бу бинада үзенең гаиләсе белән югары дәрәҗәле берәр дин әһеле яшәгәндер, дип фаразлана иде. Бүген исә аның функциясен мунча яисә тәһарәтханә белән бәйләп аңлаталар. Бу фикер идән астында урнашкан җылыту системасы каналлары, суүткәргеч торба ватыклары кебек табылдыклар белән раслана. Белгечләр исә Биләр биналары төзелешендә Якын Көнчыгыш һәм Урта Азиянең IX–XI гасырларга караган архитектура элементларын таба.
2-Җәмигъ мәчет хәрабзләре
Җәмигъ мәчете хәрабәләре.
Җәмигъ мәчетенең көньяк-көнбатыш ягында мәйданы ягыннан артык зур булмаган зират урнашкан. Биредә 50ләп кабер тикшерелде. Үлгән кешеләрнең кайберләре кирпеч төрбә эчендә ята иде. Барысы да саф мөселман йоласы буенча җирләнгән. Бу – болгар ханнарының, аларның якыннарының, гомумән, югары катлау кешеләренең каберләре. Шәһәр уртасында, Җәмигъ мәчете янында, махсус төрбәләрдә гади кешеләрне җирләмәгәннәр билгеле.
Тагын бер кызыклы факт: мәчет тирәсендә гади кешеләр яши торган агач йортлар, хуҗалык корылмалары, ашлык саклау амбарлары урнашкан. Арада безнең якларга бөтенләй дә хас булмаган торак йортлар да бар. Тал чыбыгыннан үрелгән читән, ике яктан калын итеп кызыл балчык белән сыланган. Өй эчендә, ишегалдында тандыр тибындагы мичләр тора. Бу йортлар безнең як халыкларыныкына охшамаган, биредә, һичшиксез, Урта Азия якларыннан, Шәрык илләреннән килгән төзүчеләр яшәгән.
Q6B2Y10jrn0_1_
Әлеге мәчет комплексы – Идел буе Болгарстаны дәүләтендә археологлар тарафыннан өйрәнелгән иң борынгы архитектура корылмасы һәм ул, турыдан-туры булмаса да, Биләрнең беркайчан да гади шәһәрләр рәтендә йөрмәвенә ишарәли. Белгечләр раславынча, ул заманнарда Җәмигъ мәчете – вәгазь сөйләү һәм ил хакиме (хан/әмир) исемен кушып хөтбә уку өчен имам-хатибка дип махсус ясалган мөнбәре белән – бары тик дәүләтнең административ-сәяси үзәгендә генә булган. Кыскасы, кылган гамәлләре белән Алмыш хан Биләрне дәүләтнең төп башкаласы роленә хәстәрли.
Биләр мәчете белән бәйле тикшеренүләргә киңрәк тукталуыбызның сәбәбе – Болгар илендә шәһәрләр барлыкка килү процессының ислам дине белән тыгыз бәйләнгән булуын күрсәтүдә. Иң борынгы шәһәрләр рәтендә йөрүче Болгар, кызганычка, Ибне Фадлан язмаларында (һәм шулай ук X–XII йөзләргә караган рус елъязмаларында) бер тапкыр да телгә алынмаган. Сиксән елга якын системалы рәвештә археологик казу эшләре алып барылуга карамастан, биредә монгол яуларына кадәрге чорда салынган мәчет эзләре табылмаган, торак йорт урыннарының саны дистәдән артмый, юрта эзләре дә юк, башка матди калдыклар да бик аз. Дөрес, хәзерге шәһәрлек территориясендә, Кече Иерусалим чокыры итәгендә, Х гасырның беренче чирегенә караган бер урын бар, әмма аны Болгарның чишмә башы дип тану бик кыен – Багдад илчелеген чокырда каршы алмаганнардыр ич инде.
Археологлар Болгар шәһәрлегенең X–XI гасырлардагы мәйданын 9–12 га чамасы дип күрсәтә. Ни генә булмасын, Х гасырга караган гарәп‑фарсы язма чыганакларында Болгар һәм аның белән беррәттән Сувар да телгә алына. «Бу шәһәрләрнең икесендә Җәмигъ мәчете бар, халык саны исә 10 меңгә җитә», – дип яза әл-Балхи. Әмма хикмәт шунда ки, Х гасырда Болгар илендә халык саны 10 меңгә җитә торган шәһәрләр булуы бик шикле. Урта гасырларда гигант шәһәрләр рәтендә йөргән Биләрдә дә ул кадәр халык булмаган. Ә менә Бөек Идел сәүдә юлында урнашкан Болгарның Х гасырда (тагын да элегрәк булмаса әле) эре сәүдә үзәге, җәен халыкара ярминкәләр үткәрелә торган урын булуын инкяр итеп булмый. Шул ук әл‑Балхи һәм әл-Истаһри язмаларында күрсәтелгәнчә, «тышкы Болгар – кечкенә шәһәр, киң мәйдан биләп тормый; ул дәүләтнең иң эре сәүдә ноктасы буларак кына танылу алган». Ә ул сәүдә ноктасы – Ага-Базар, чит илләрдән килгән сәүдә корабларын каршы алуны җиңеләйтү өчен Идел ярында урнашкан булгандыр, мөгаен.
Ислам дине кабул ителгәннән соң Болгар иле гарәп‑фарсы географлары, тарихчылары, сәяхәтчеләре тарафыннан урта гасырлар цивилизациясенең иң атаклы һәм бай бер өлеше сыйфатында тасвирлана. Эреле‑ваклы шәһәрләре булу һәр цивилизациянең төп билгеләреннән санала. Урта Идел һәм Кама буйларында археологлар тарафыннан ачыкланган болгар калаларының саны 170кә җитә. Аларның өч дистәдән артыгы – чын шәһәр калдыклары. Болгар шәһәрләре ерактан ук балкып торучы мәчет манаралары, кызыл кирпечтән салынган җәмәгать биналары – мунчалары, төрбәләре белән Шәрык дөньясының мөселман шәһәрләренә охшап торган.
Х гасырның беренче яртысында барлыкка килгән болгар шәһәрләре Болгар, Биләр һәм Сувар белән генә чикләнмәгән, әлбәттә. Рус елъязмаларында телгә алынган Җүкәтау, Кашан, Ашлы (Ошель) шәһәрләрен дә шул исемлеккә кертергә мөмкин. Болгар дәүләтенең көньяк чикләрен саклау максаты белән Самара Дугасында калкып чыккан Мөрән каласы да (Муромский городок) иң борынгы шәһәрләр исәбендә.
Билгеле булганча, ислам дине гарәп сәүдәгәрләре даирәсендә барлыкка килә. Коръән сәүдәгәрләрнең эшчәнлеген һәрьяклап хуплый, канун кысаларына туры китереп регламентлаштыра. Икътисад ягыннан караганда, урта гасыр шәһәре беренче чиратта – һөнәрчелек һәм сәүдә үзәге. Гарәп‑фарсы географлары хезмәтләрендә Идел буе Болгарстаны, Хәзәр дәүләте һәм мөселман Хәрәзме кебек, инде IX гасырда ук Хәлифәт өлкәләре белән тыгыз сәүдә мөнәсәбәтләре урнаштырган ил буларак тасвирлана. Академик В.Янин, нумизматика материалларына нигезләнеп, «VIII гасырдан алып XI гасыр башларына кадәр Идел буе Болгарстаны сәүдә өлкәсендә Русьны Шәрык илләре белән бәйләүче бердәнбер капка ролен уйнап килде», – дип язган иде. Болгар дәүләтенең Шәрык, Көнбатыш Европа, Балтыйк буе һәм Скандинавия илләре белән багланышлары археологиядә дә чагылыш таба. Болгар, Биләр, Мөрән ише эре шәһәрләрне казыганда чыккан табылдыклар арасында VIII–X гасырларда сугылган көмеш дирһәм хәзинәләре, Урта Азиядән (Үргәнеч, Сәмәрканд, Мерв), Ираннан (Кашан, Рей), Һиндстаннан, Сүриядән, Византиядән китерелгән кыйммәтле савыт-саба, муенса төймәләре, бизәнү әйберләре ясаганда кулланыла торган лазурит, сердолик, гранат, тау бәллүре кебек асылташлар һәм башка әйберләр бар. Төсле витраж пыялалары, лампалар, савыт‑саба Грузия, Әрмәнстан, Азәрбайҗанда эшләнгән. Казылмаларда Херсон һәм Таврия остаханәләрендә ясалган амфоралар, Лотарингиядә, Аквитаниядә эшләнгән бакыр‑көмеш савытлар очрый. Сирәгрәк булса да, Алмания, Дания, Чехиядә сугылган акчалар табыла. X–XI гасырларда ясалган франк кылычлары болгарларга варяглар аша килеп кергән. Швеция, Норвегия, Финляндия, Дания, Польша, Венгриядә һәм Балтыйк буе дәүләтләрендә Х гасырда сугылган болгар акчалары табылган. Әлбәттә, Ислам динен кабул итү чорында формалаша башлаган халыкара сәүдә багланышлары болгарларда икътисадның һәм мәдәниятнең үсешенә уңай тәэсир ясаган.
Икътисадның кызу темплар белән үсеше яңа шәһәрләр барлыкка килү процессын тагын да җанландырып җибәрә. Бу бигрәк тә X гасыр ахырында һәм XI гасыр башларында, дәүләт белән Ибраһим әмир идарә иткән чорда ачык күренә. Бу вакытта инде Идел буе Болгарстаны – ислам идеологиясе астында берләшкән, гомуми болгар исеме алган элеккеге кабиләләрнең бердәм һәм көчле дәүләте. Нәкъ менә шул вакыт аралыгында Казан һәм Алабуга шәһәрләренә нигез салына. Әлбәттә, рус елъязмаларында Бряхимов исеме белән телгә алынган Ибраһим шәһәре дә ХI гасыр башыннан да соңга калмыйча нигезләнгән булырга тиеш. 1236 елгы монгол-татар яуларына кадәр яшәгән шәһәр-калаларның шактый өлеше X–XI гасырларда Бөек Идел юлы һәм аның бер тармагы булган Чулман сәүдә юлы өстендә барлыкка килә. Кызганыч, бу шәһәрләрнең күбесе, хәтта язма чыганакларда телгә алынганнары да, археологик яктан бөтенләй диярлек өйрәнелмәгән, аларда мәчетләр булу-булмавы да билгеле түгел. Ә бит Шәрык илләрендә Җәмигъ мәчете – торак пунктларга шәһәр статусы бирә торган иң мөһим билгеләрнең берсе.
20021918263103890353
Югарыда китерелгән фактлар Идел буе Болгарстанында шәһәрләр барлыкка килү, фән теле белән әйтсәк, урбанизация процессының илдә ислам дине таралу һәм сәүдә үсеше белән параллель рәвештә барганлыгын күрсәтеп тора.
Фаяз Хуҗин
Ф. Халиков рәсеме

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: