Бәхет тулы еллар...
Беренче Казан «хрущёвка»ларында кемнәр өй туйлары уздыра
1960 елның 17 май иртәсе, Казан. Ларионовлар гаиләсе кечкенә кухняда алмаш-тилмәш иртәнге аш ашый – берьюлы биш кеше бер өстәл артына сыеп булмый. Чәчен күпертеп ясарга өлгергән әни кеше плитә янында мәш килә. Ап‑ак нейлон күлмәк кигән әти кеше тәрәзә янында «Известия»нең яңа санын укый: «Ышанасыңмы, кичә Михаил Бонч-Бруевич исемендәге Ленинград электротехник элемтә институтыннан тәҗрибә рәвешендә беренче төсле телетапшыру үткәрелгән! Тиздән төсле телевизорлар да пәйда булыр, мөгаен…»
Йомырка тәбәсе, «докторская» колбасасы һәм көйгән сөт исе тарала. Ә стена артыннан өчпочмак исе «сызып керә» – күптән түгел Казанга күченгән Ибраһимовлар әбиләрен кунакка алып килгән. Ларионовлар белән Ибраһимовларны уртак кухня дивары гына түгел, ә ике гаиләнең дә Ленин районындагы яңа йортка ярты ел элек кенә күченеп керүе берләштерә.
Ларионовларның яңа өч бүлмәле фатиры – чын җәннәт. Иң әүвәл, әлбәттә, аш бүлмәсе. Кечкенә – нибары 5,7 квадрат метр гына, аның каравы, үзебезнеке! Монда ни генә юк: газ плитәсе, савыт‑саба юу өчен раковина, шкаф-буфет, тәрәзә астындагы суыткыч, ишек өстендәге антресоль, түшәм астында гына ванна бүлмәсенә караган тәрәзә. Газ колонкасы исә Ларионовларны тәүлек буе кайнар су белән тәэмин итә торган уңайлыкның иң югары ноктасы.
Ә җәмәгать мунчасында чиратта утырмыйча, үз ваннаңда юыну – нинди бәхет, нинди рәхәтлек! Дөрес, ванна бүлмәсе сыерчык оясы кадәр кенә, бәдрәф белән берләштерелгән, әмма анысы мөһим түгел. Монда тагын әле шулкадәр нәрсә куярга мөмкин! Әни кеше күрше хатын аша танышлык белән алган «Волга» кер юу машинасы өстендә әти кеше саллы гына киштә кадаклый. Анда гаиләнең уртак байлыгы – «Зенит» фотоаппаратына төшерелгән фотографияләрне ясау өчен өчен кирәк-яраклар урын ала. Ванна бүлмәсе генә димәгән бит! Безне зал, йокы һәм балалар бүлмәсе кызыксындыра.
Ларионовлар залының диварында – ясанып-бизәнеп төшерелмәгән, аклы-каралы, «тере» фотографияләр, бу һәвәскәр сурәтләр өйгә тормыш рухы һәм җылылык хисе бирә. Биредә үк трюмо бастырып куелган, чөнки үтәли уза торган зал – бер үк вакытта ата-ананың йокы бүлмәсе дә әле. Дивар янында диван‑софа торуы әнә шуның белән аңлатыла. Тагын әле шудырып ачыла торган пыялалы ялтыравык сервант, почмакта – торшер, ике кәнәфи һәм озын гына авыш аяклы тәбәнәк өстәл...
Әлбәттә инде, бигрәк тә кызларына бәхет ишелеп килде – Любаның хәзер үзенең аерым бүлмәсе бар. Хәер, җиһазлар малайларныкы кебек үк – бер кешелек карават һәм гади генә шкаф. Аның каравы, «Кызыл Октябрь» дип аталган пианино бар...
КОММУНИЗМГА КЕРЕШ
Әйе, нәкъ менә 60 нчы елларда «Ларионовлар», «Ибраһимовлар», «Ивановлар» һәм «Әхмәтовлар» гаиләләре бер гаиләгә бер газ плитәсе була алуын, ванна һәм бәдрәфкә чиратта торырга да кирәк түгел икәнен белде. Һәркем аерым фатир ала алсын өчен, рекордлы санда торак төзи башладылар. Үзенчә бер социаль торак революциясе миллионлаган совет гаиләләренә бәхет китерә. Кешеләрнең коммуналь фатирдагы күршеләреннән башка гына шәхси тормыш алып бару мөмкинлеге барлыкка килә.
– Вот передняя наша, вот и вешалка наша… Вся квартира наша, наша. Кухня тоже наша, наша…Наши окна, наши двери. Я глазам своим не верю, –
Дмитрий Шостаковичның «Москва-Черёмушки» опереттасының яңа иҗтимагый күренеш белән бәхеткә күмелгән геройлары әнә шулай дип җырлый иде. Нәкъ менә Черёмушки СССР ның 50 нче еллар ахыры – 60 нчы еллар уртасында эксперименталь торак төзелеше районына әверелә. Биредә беренче биш катлы «хрущёвка»лар күпләп төзелә, аннары алар бөтен Советлар Союзы буенча, шул исәптән Татарстанда да тарала. Шуңа күрә, мөгаен, республиканың теләсә кайсы шәһәрендәге архитектура бездә дежавю халәтен – «моны кайдадыр күргән бар» тойгысын уята.
«БЕР ТӨНДӘ НӘКЪ БЕР КАТКА ҮСӘДЕР БЕЗНЕҢ КАЛА»
– Әйдәгез, Хрущёв индустриализациясе башланганчы, СССР халкының 80 проценты, шул исәптән Татарстанныкы да, ничек һәм нинди шартларда яшәгәненә күз салыйк, – ди Россиянең мактаулы, Россиянең һәм Татарстанның атказанган төзүчесе Борис Кадников. – Бөек Ватан сугышы тәмамлануга бары тик 15–20 ел вакыт узган. Илнең Европа өлешендәге 40% территория 3–4 ел немецлар оккупациясендә булды, йөзләгән шәһәр, меңләгән сәнәгать предприятиесе, заводлар, фабрикалар җимерелгән, яндырылган. Меңләгән торак йорт, мәктәп, хастаханә, колхоз һәм совхозлар ишелгән. Бәхеткә, фашистик Германия ТАССРга кадәр килеп җитә алмады. Ул вакытта СССР хөкүмәте һәм КПСС Үзәк комитеты бар көчне илнең халык хуҗалыгын торгызуга юнәлтте. Һәм эш башкарылды да.
Хрущёв заманындагы төзелешләргә, күпләп йортлар төзи башлаганчы, һәркем диярлек бик кысанлыкта яшәде. СССРда йөз меңләгән гаилә революциягә кадәрге таш йортларда, агач баракларда яки хәтта подвалларда урын алган коммуналь фатирларда яши. Ә коммуналкаларда – берничә гаиләгә бер кухня һәм бәдрәф…
Мин Казанга 1958 елда килдем. Хатыным һәм ике игезәк балабыз белән җәмәгатемнең әнисендә 18 квадрат метрлы бүлмәдә яшәдек – Карл Маркс урамындагы 38/5 номерлы ике катлы иске йорт опера театры каршында иде. Әллә ничә бүлмәле озын коридордан гыйбарәт иде ул – бөтен уңайлыклары ишегалдында булган чын кырмыска оясы. Утыз ел элек ул йортны сүттеләр. 1960 елда КПСС Үзәк Комитеты һәм СССР Министрлар Советы «СССРда торак төзелешен үстерү турында»гы атаклы карарны кабул итте. Шуннан соң тормышка ашырылган массакүләм социаль төзелеш проекты күп гаиләләргә аерым фатирлар – бушлай торак алырга мөмкинлек бирде.
– 60 нчы еллар башында зур панельле йорт төзелешенең үсеш темплары бүген дә шаккатыра, – дип ассызыклый Борис Александрович. – Аның механизмы күз алдында камилләштерелә. Төзүчеләр монтаж эшен шундук үзләштерә барды, хуҗалык хисабындагы беренче бригадалар һәм участоклар барлыкка килде. «Бер төндә нәкъ бер катка үсәдер безнең кала» дигән җыр сүзләре – шул кызу төзелеш вакытыннан. 1961 елда 2 нче трест төзүчеләре өч ай эчендә Совет районында 80 фатирлы биш катлы йорт торгызып, аны файдалануга тапшырды, хәзерге Вахитов районы, Әмәт бистәсе. 1962 елда «Татстрой» идарәсенең беренче тресты коллективы 146 мең квадрат метр торак файдалануга тапшырды, ә ун ел эчендә төзүчеләр 1 миллион 565 мең квадрат метр торак күтәрде, шул рәвешле дистәләрчә мең казанлы гаиләне яңа фатир белән сөендерде.
Ул вакытта төзелеш 4–5,9 катлы йортлардан гыйбарәт иде. Аз катлы йортлар салу төзелеш темпын тизләтте һәм дәүләткә шактый арзанга төшә иде, чөнки йортлар лифтсыз гына төзелде бит. Һәм тагын бер үзенчәлек – төзелеш комплекслы алып барылды. Торактан тыш, татарстанлылар өчен ел саен йөзләгән мәктәп һәм балалар бакчасы, хастаханәләр һәм сырхауханәләр, сәүдә предприятиеләре һәм клублары сафка бастырылды.
Хәзерге яңа өй-биналар фонында халык «хрущёвка» дип атаган биш катлы өйләр бүген, бәлки, шыксызрак та күренәдер, алардагы фатирлар да заманча фатирлар белән чагыштырырлык түгел. Хәер, һәр нәрсәнең үз вакыты. Әмма нәкъ менә 60 нчы еллардагы зур панельле йорт төзелешенең шундый үсеше бик кискен торган торак проблемасын гына хәл итеп калмыйча, мондый мөһим социаль бурычны алдагы унъеллыкларда да киң колачлы һәм иҗади тормышка ашыру өчен нигез дә салган, дип саныйм. Совет кешесенең тормышы тамырдан үзгәрде.
«Хрущёвка» йортлар төзү 1959 елда башлана һәм сиксәненче елларда тәмамлана.
Гадәттә, мондый йортларның фатирлары бердән дүрткә кадәр бүлмәле.
1-бүлмәле фатир 30 м2
2-бүлмәле фатир 43 м2
3-бүлмәле фатир 54 м2
Түшәм биеклеге 260 см
Кухня мәйданы 4,5–6,8 м2
Бәдрәф һәм ванна бүлмәсе бергә
АЛДА – ЯКТЫ КИЛӘЧӘК
– 60 нчы елларда төзелгән йортлар, аларны ничек кенә сүксәк тә, революциядән соң халык өчен беренче торак булды, – дип саный Казанның хәзерге Мәскәү районындагы Ленская урамында урнашкан шундый өйләрнең берсендә яшәүче Татьяна Вершинина. Ул ире белән әлегәчә гомер кичергән фатирны 1962 елның 3 мартында ала:
– Ирем хәрби иде, аны демобилизацияләгәндә, балаларны әнием янына, Псков өлкәсенә кайтарып куйдык. Ә үзебез Казанга күчендек. Восстание урамындагы подвалда кайнана янында яшәдек. Анда 11 квадрат метрлы бүлмәсе һәм кечкенә генә кухнясы бар иде. Ә 1962 елда иремә шушы фатирны бирделәр.
Без бәхеткә күмелдек дип әйтү генә аз. Ул чакта «хрущёвка»лар гына түгел, бараклар да куаныч иде. Иремнең абыйсының гаиләсе баракта тагын ике гаилә белән бергә яши иде. Барысының да балалары бар. Аларның «диварлары» урынына – шифоньерлар һәм кара пәрдәләр. Уңайлыклардан шул электр уты гына. Суны колонкадан ташыйлар, ашарга керогаз белән әзерлиләр. Ә бөтен Казан, бөтен Татарстан халкы кебек үк, җәмәгать мунчаларында юынды. Бөтен ил буенча шулай булды... Һәм менә без фатирлы булдык, ремонт ясадык, җыештырдык, аз‑маз җыелган акчага күпмедер җиһазлар да сатып алдык. Шунда ук әнием Казанга балаларыбызны алып килде.
Минем өчен ул вакыт – һәркем дә бер төрлерәк яшәгән чор, – дип елмая Татьяна Константиновна. – Һичкемнең артык мөлкәт-байлыгы чекерәеп тормады. Фатирлар бикләнми иде диярлек. Кемнән? Өстәлләр бик еш зурайтыла, күчерелә иде – кунаклар күп килә. Аларны тозлы кәбестә һәм кайнар бәрәңге белән сөенә‑сөенә каршылый, сыйлый идек. Үзебез дә кунакка йөрдек. Болай гына, сөйләшер-аралашыр өчен. Бер атна алдан телефоннан шалтыратып, кисәтеп тормыйча гына.
Ишегаллары. Агачтан агачка кер бавы суза идек. Һәр гаиләнең үз бавы бар. Ишегалларында агачлар утырттык. Без бирегә күченгәндә, монда шәхси йортлар тора иде. Тирә-яктагы биш һәм тугыз катлы йортлар соңрак калкып чыкты. Агач бура өйләрдә яшәгәннәрнең күбесе хәзерге Ленская, Декабристлар һәм Тверь урамнарына күченде. Агачлар, куаклар һәм чәчәкләр – боларның барысын да үзебез утырттык. Элек ишегалдына агач утыртырга һәркем чыга иде – бала-чагадан алып иң өлкән яшьтәгеләргә кадәр.
Гомумән, 60 нчы елларда күпләрнең бакчасы пәйда булуга карамастан, ишегалды безнең өчен аерым дөнья кебек иде. Ишегалдында һәрвакыт кем дә булса бар иде: әбиләр дисеңме, комлыкта уйнаучы сабыйлар һәм әниләрме, домино һәм кәрт сугучылармы. Яхшы, һәркемгә аңлаешлы тормыш иде. Агачлар утырттык, балалар үстердек һәм алар коммунизмда яшәячәгенә чын күңелдән ышандык. Алда безне якты киләчәк көтә иде. Бәхет тулы еллар…
60 нчы елларда ярдәмче хуҗалык алып бару максатыннан җир кишәрлекләре өләшү дәвам итә. Ул вакытта күп кенә татарстанлыларның да бакчалары, дачалары барлыкка килә. Дөрес, бер гаиләгә 6 сутый гына бирелә. Тик, икенче яктан караганда, яшелчә, җиләк-җимеш, яшел тәмләткечләр үстерү өчен бу бик җиткән. Өстәвенә, бакча кишәрлекләре эшчеләргә һәм хезмәткәрләргә файдалану өчен чикләнмәгән вакытка бушлай бирелә.
Мондый «типлаштырылган» проект буенча салынган йортларның якынча хезмәт итү вакыты – 100 ел. 50 елдан соң тулы капиталь ремонт уздырган очракта. Финляндия һәм Германиядә панель йортлар бүген дә өр‑яңа кебек күренә. Кайчак аларны тыштан җылыталар, бу очракта хезмәт итү вакыты тагын да арта.
Добавить комментарий