Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

«Бакчам гади, үсми анда, кипарислар, хөрмәләр...»

Советлар Союзы идеологиясе хосусый милекне санламый. Тик шуңа карамастан, ул чакта да һәркемнең мөлкәте булуны икърар итү мәгънәсез, ә дачалар исә моңа иң зур дәлил булып тора. Өстен катлам өчен генә зиннәт объекты булудан туктап, шәһәр читендәге җир кишәрлекләре әкренләп гавам өчен дә ләззәт чыганагына әверелә

Өлкән яшьтәге немец яшел чирәмдәге шезлонгта утыра һәм газета укый. Германиягә сәфәре вакытында Никита Хрущевның күз алдында пәйда булган нәкъ менә шул манзара КПСС ҮК Беренче секретарен дача кампаниясен башлауга этәргән диләр: янәсе, без кемнән ким әле, ни өчен совет халкы да шулай ял итмәскә тиеш!? Һәрхәлдә, «Хрущев җепшеклеге» вакытында дачалар төзелешенә яңа сулыш өрелә.
Кишәрлекләр бушлай бүленә. Еш кына – социализм төзү эшендәге һәм ил файдасына башка казанышлар өчен бүләк сыйфатында бирелә. Менә дигән бүләк бит!
– Безнең гаилә хыялы 1971 елда тормышка ашты, – дип сөйли Нина Архипова. – Әтиебез, отставкадагы офицер, сугыш һәм социалистик хезмәт ветераннары җәмгыятенең ял базасы территориясендә дача йортын төзү мөмкинлеген алды. Бик сөендек, чөнки әлеге база Казан янындагы гаҗәеп матур нарат урманында урнашкан иде.
dsc05318
Дачада йорт кына гаилә милке була. Дүрт сутыйлы кишәрлек озак вакытлы арендага бирелә. Дача тормышы күршеләр белән якын аралашусыз була алмый. Гаиләләр дуслаша, бергәләп Иделгә төшәләр, бадминтон уйныйлар, бәйрәм итәләр...
Бигрәк тә 1980 елның җәе Нина Александровнаның хәтерендә калган. Мәскәүдә Олимпиада барган көннәр. Ул чакта дачада телевизор зур байлык саналган, шулай да күрше ял базасында бер булган. Аны көн саен урамга алып чыгып куйганнар, һәм урман зур тамаша залына әйләнгән. Барысы бергә совет спортчылары өчен җан аткан. Спорт бәйрәме төгәлләнгәндә күккә очкан аю баласына карап та бергәләшеп елаганнар.
Авырлыкларны да бергә җиңгәннәр.
– Бервакыт күршеләребезнең түбәсе тишелде. Без, күрше-тирә, ярдәм итәргә ниятләдек, – дип искә ала Нина Архипова. – Дача сезоны вакытында теләсә нинди төзелеш тыела, әмма нишләмәк кирәк? Үч иткәндәй, чүкеч тавышына янәшәдәге ял базалары җитәкчелеге шундук килеп җитте һәм, штраф белән куркытып, эшне туктатуны таләп итте. Без алардан хәлгә керүләрен үтендек, әмма «зур түрәләр» үз сүзендә нык торды. Туктарга туры килде.
Аннары исә кемдер уйлап тапты: күршедәге бөтен йортларда радионы бер дулкынга көйләделәр дә, каты итеп ачтылар. Музыка чүкеч тавышын басты. Түбәне тиз арада төзәтеп тә куйдылар.

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: