Бакый Урманче музее
Бакый Урманче: cыннарга җан өрүче
04 февраля 2020
ЕГЕРМЕ ЕЛ ЭЛЕК...
Бакый Урманче исемен ишетмәгән татар кешесе юктыр дип уйлыйм. Аны татар сынлы сәнгатенә үзеннән искиткеч олы өлеш керткән атаклы сынчы, талантлы, күпкырлы иҗади мирас калдырган рәссам буларак беләбез. Рәсем сәнгате белән сынлы сәнгать – аның ике канаты. Шунысы кызык: сынчылар Бакый аганы: «Ул безгә юл күрсәтте», – ди, рәссамнар исә: «Юк, ул – безнеке», – ди. Боларга өстәп, Урманче турында тагын нәкыш, графика остасы дип тә әйтергә кирәк. Хәер, бик күп нәрсә белән кызыксына, мавыга, үзен сынап карый ул тормышта...
Бөек шәхеснең биографиясенә, иҗатына кагылганчы, башта музей турында сөйләү кирәктер. Әлеге бина тарихи: ул XIX гасыр азагында төзелгән булган. Ике катлы йорт 1997 нче елга кадәр «коммуналка» дип атап йөртелгән, анда кешеләр яшәгән. Алар белән килешеп (торак биреп), йортны дәүләт карамагына күчерәләр. Шуннан ике катлы йортка өченче кат – чарлак (мансарда) өстәп коралар. 1999 елда аны Бакый Урманче музее итеп ачалар.
– Әлеге музейны оештыручы – Бакый Урманченың тормыш иптәше, фольклор белгече – Флора Әхмәтова-Урманче, – диде музей җитәкчесе Гөлүсә Әсфәндиярова. – ТРның ул вакыттагы Президенты Минтимер Шәймиев янына үзе барып, Бакый Урманче шәхесенең ни дәрәҗәдә бөек икәнен сөйли ул. Андый кешенең Казан үзәгендә музее булырга тиеш, ди. Президент әлеге идеяне берсүзсез хуплый. Нәтиҗәдә шушы музей барлыкка килә.
Биредә өч зал бар. Беренче катта – Фатих Әмирхан, Шиһабетдин Мәрҗани,
Габдулла Тукай, Кол Гали кебек бөек шәхесләрнең сыннары, икенчесендә – останың картиналары, ә инде өченчесендә – Бакый Урманченың шәхси әйберләре, шулай ук берничә картинасы урын алган.
– Бу шәхси әйберләрне Флора Әхмәтова–Урманче үзе алып килгән музейга, – дип сөйләде музейның экскурсоводы Гөлгенә Абилова. – Ул чакта әле мин монда эшләми идем. Флора ханым музей ачылганнан башлап, соңгы көннәренә кадәр биредә әдәби хезмәткәр булып эшләгән. Кинәт кенә вафат булмаса, әле Бакый аганың тагын күпме иҗатын өйрәнер, халыкка җиткерер иде.
Бакый Урманченең шәхси әйберләре өченче залда, чарлакта. Түрдә зур картина – тәмамланмаган эше тора. Бу – Флора Әхмәтова-Урманче портреты. Сәламәтлеге какшау сәбәпле, оста тормыш иптәшенең рәсемен эшләп бетерә алмаган. Ләкин шулай да бу картинада гаҗәеп бер җылылык бар. Ир белән хатынның бер-берсенә булган тирән ихтирамы, мәхәббәте сирпелә гүяки.
Бакый Урманченың шәхси әйберләре.
Беркайчан да музыка мәктәбендә укымаган егет үзлегеннән скрипкада уйнарга өйрәнгән.
Флора Әхмәтова-Урманче портреты. Сәламәтлеге какшау сәбәпле, оста тормыш иптәшенең рәсемен эшләп бетерә алмаган.
«НИНДИ КЕШЕЛӘР СОҢ СЕЗ?!..»
Бакый Урманчега шактый авыр язмыш сынауларын узарга туры килә.
Буа районының Күл Черкене авылында туган малайга әти‑әнисе яхшы белем бирә. Әтисе, Идрис атлы авылның мулласы, башта улын Казандагы «Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә укырга җибәрә (1907–1914 еллар). Аннан кайткач, үсмер малай Тамбов губернасының Тархан авылында мөгаллим була. Беренче бөтендөнья сугышы елларында армиягә алына, Казахстанда хезмәт итә. Менә шунда ул ныклап торып рәсем сәнгате белән кызыксына башлый. Революциядән соң Тәтештә Наркомпрос инструкторы булып эшли. Клублар, мәктәпләр һәм бәйрәм демонстрацияләре бизәү өчен лозунг һәм нәфис паннолар ясый.
Егерме ике яшендә Бакый Урманче Казан Сәнгать мәктәбенә укырга керә. (Ул вакытта әлеге мәктәп Казан ирекле сәнгать остаханәсе дип атала). Аннан соң белемен күтәрергә Мәскәүгә китә. ВХУТЕМАСның берьюлы ике факультетында – нәкыш һәм сынлы сәнгать остаханәләрендә укый. 1926 елда, укуын тәмамлап, бик күп идеяләр белән туган ягына – Казанга кайта. Иҗат итә, шуның белән беррәттән, Казан сәнгать техникумында уку‑укыту бүлеге мөдире вазыйфасын алып бара. Тик оста, мөгаллимнең бу уңышлы юлы озакка бармый – 1929 елда аны кулга алалар. Сталинга гарәп әлифбасын сакларга өндәп язылган «82 кеше хаты»на кул куйганы өчен, аны Соловки атауларына сөргенгә җибәрәләр. Анда ул 1929 елдан 1933 елга кадәр була. Азат ителгәч, Мәскәүгә кайта. Тик бу шәһәрдә озак тормый, 1941 елда Алма‑Атага китә. Соңрак Сәмәрканд, Ташкентта яши. Шулай итеп ундүрт ел буе Казахстан һәм Урта Азия мәдәниятен күтәрә, сәнгатьне пропагандалый, мәдәни-агарту эшчәнлеге алып бара. Ә Казанга ул бары тик 1958 елда, Сталин үлеп, «дөньялар тынычлангач» кына кайта. Ул вакытта Бакый Урманчега 61 яшь тулган була инде.
– Кайбер кешеләрдән, Бакый Урманче татар милләтенә хезмәт итмәгән, дигән сүзләр ишетергә туры килә, – диде музейның экскурсоводы Гөлгенә Абилова. – Ә бит бу – нахак сүзләр. Беренчедән, яңадан Казанга кайткач, ул утыз елдан артык яши. Үзенең иң күренекле, иң дәртле әсәрләрен нәкъ менә шул чорда иҗат итә. Икенчедән, Казахстанга ул чарасызлыктан китә. Соловкида сөргенлектә күпме нужа чигеп, исән калганнан соң, аңа Санкт-Петербург, Мәскәү, Казан кебек шәһәрләрдә яшәргә ярамаган, чөнки «халык дошманы» дигән тамгасы булган...
Кызганыч, шул кара тамга белән Бакый Урманче гомеренең соңгы көннәренә кадәр яши. Дөрес, заманалар үзгәреп, аның кайчандыр сөргендә булганын күпләр оныта. Шулай да үзе ара‑тирә искә ала торган була. Иң гаҗәбе – үләренә берничә ай кала, ягъни 1990 нчы елның 6 июнендә Бакый агага бер документ тапшыралар. Аны останың өенә бер яшь кенә егет алып килә. Документта мондый юллар була: «Габделбакый Идрис улы Урманчеев, ялгыш репрессиягә дучар булган...» Бакый ага шул юлларны укып чыга да, кәгазьне өстәл читенә куя. Аннан соң, берничә секунд читкә карап торганнан соң: «Нинди кешеләр соң сез?!..» – дип куя. Шуның белән бетә. Тормыш иптәшенә, балаларына да бу хакта башка сүз әйтми. Күрәсең, җитмеш ел буе нахакка «халык дошманы» исемен күтәреп йөри торгач, гарык була.
– Яшьрәк чакта Бакый Урманче үз исемен аклауны сорап бик күп хатлар язган, – диде Гөлгенә Абилова. – Тик ул вакытта аның бер хатына да җавап булмый. Мөгаен, алар кайдадыр югалгандыр. Гаепсезгә репрессиягә дучар булучылар бик күп бит. Ә инде олыгайгач, Бакый ага үткәннәрдә дөреслек эзләп казынмый. Үләр алдыннан «аклануы» шуның белән бәйле – 1990 нчы елларда архив документлары белән танышырга мөмкинлек туа, шул гына.
ТАЛАНТНЫҢ ЧИГЕ ЮК...
Җитмеш елдан артык сәнгатькә хезмәт итү дәверендә Бакый Урманче дүрт йөзгә якын нәкыш, йөз илледән артык скульптура һәм кәгазь битләрендә меңнәрчә график әсәрләр иҗат итә. Аңлашыла ки, башкаланың Щапов урамы, егерменче йортта урнашкан әлеге өч катлы бинага ул эшләрнең чиреген дә сыйдырып булмый. (Аларның күбесе дәүләт карамагында түгел дә). Шулай да останың биредә шактый кызыклы эшләре бар. Мисал өчен, Тукайның Шүрәлеләре! Билгеле булганча, рәссам тарафыннан Габдулла Тукайның әлеге поэмасына карата бик зур игътибар бирелгән. Аның Шүрәлеләр турында ике йөздән артык эше бар! Урманчы Шүрәлене урман хуҗасы, хайваннар дөньясының кызыклы бер вәкиле генә түгел, ә табигатьнең якты рухы, рәхәт бер символы буларак та тасвирлый.
– Бу – Шүрәлеләрнең берничәсе генә, – дип таныштырып йөрде безне Гөлгенә Абилова.
Шүрәле турында сүз чыккач, Габдулла Тукайның Кырлайдагы музее турында да язасым килә. Бакый Урманче 1979 елда Кырлайга барып, берничә ай яшәп кайткан. Музейны ясау, бизәү – тулысынча аның идеясе, планы буенча эшләгән. Быел язын безнең редакция дә Кырлайда булып кайтты. Шулчак җирле халык Бакый Урманче турында: «Бакый ага үз эшенең чын остасы иде. Урманга үзе барып, музей төзү өчен өлгергән агачларны гына алып кайткан. Шуңа күрә ул бүрәнәләр бүген дә бер дигән итеп тора, хәтта ярылган урыннары да юк», – дип, тирән хөрмәт белән искә алдылар.
Музейга көн саен халык килә икән. Хәер, бу гаҗәп тә түгел, беренчедән, Бакый Урманченың шәхесе бөтен элеккеге СССР күләмендә билгеле. Икенчедән, берьюлы скульптура, нәкыш, графика, сценография үрнәкләренең оригиналларын кайда күрәсең?
Шулай ук биредә сәнгать остасының иҗатына бәйле төрле кичәләр дә уза.
«Җамбулда кунакта». 1946 ел.
«Йөзем җыю». 1958 ел.
Музейга бүген дә студентлар, мәктәп укучылары бик теләп килә.
Автопортрет. 1947 ел.
Тукай, Әмирхан, Мәрҗани, Дәрдемәнд, Җиһанов... Ул ясаган сыннар шул дәрәҗәдә җанлы булып күренәләр ки, килеп сүз кушардай буласың…
Останың Шүрәлеләр турында ике йөздән артык эше бар.
– Флора Әхмәтова-Урманче әлеге үзәкнең җанлы булуын теләде, – диде музей җитәкчесе Гөлүсә Әсфәндиярова. – Үзе биредә эшләгәндә дә Бакый Урманче иҗатына багышланган кичәләр үткәрә идек. Бүген дә бирегә студентлар, мәктәп укучылары бик теләп килә. Бакый Урманче шәхес буларак бик кызыклы бит. Аның иҗаты аша татар сәнгате белән танышудан кала, Казахстан һәм Урта Азия мәдәнияте белән дә танышып була. Бакый ага РСФСРның һәм ТАССРның халык рәссамы булуы белән беррәттән, Казахстанның да атказанган рәссамы исеменә лаек булган кеше. «Җамбулда кунакта», «Тирмәдәге кызлар», «Тут агачлары», «Йөзем җыю» – барысы да шул якта яшәүчеләрнең тормышын, көнкүрешен яктырта...
Мин исә менә нәрсәгә игътибар иттем: Бакый Урманче мирасының скульптура өлеше, вакыт буенча соңгырак чорга – 1960–1970 нче елларга карый. Ләкин оста ясаган бөек шәхесләрнең сыннары музейның беренче залына ук урнашкан. Ни өчен? Музей хезмәткәрләре болай дип җавап бирде:
– Беренчедән, сыннарны аска катта саклау уңайлырак, – диде Гөлгенә Абилова. – Икенчедән, музейга килгән кунакларны Кол Гали, Шиһабетдин Мәрҗани, Каюм Насыйри, Дәрдемәндләр «каршылый». Әйе, бу – мәрмәр бюстлар гына, шулай да килгән кешеләр күңелендә нәкъ менә алар истә кала. Беренче чиратта, Бакый ага республика сәнгатендә үзенчәлекле скульптор буларак теркәлеп калган бит.
Музейда безне күп нәрсәләр тәэсирләндерде. Аерым картиналары күңелгә кереп калды. Тагын – Бакый аганың скрипкасы. Беркайчан да музыка мәктәбендә укымаган егет үзлегеннән скрипкада уйнарга өйрәнгән. «Талантлы кеше бөтен өлкәдә талантлы була», диләрме әле? Бу гыйбарә Бакый Урманче турында кебек тоелды. Биш‑алты телдә аралаша алу – монысы да аның белемле, зыялы шәхес булуы турында сөйли. Һичшиксез, XX гасыр тарихына Бакый Урманче исеме эре хәрефләр белән уелып калган. Аның иҗатына, шәхесенә, киләчәк буын кат‑кат әйләнеп кайтыр әле. Ә Казан уртасындагы музей бу юнәлештә аларга ярдәмче булыр, дип өметләник.
КАЙДА:
Казан, Щапов ур., 20
КАЙЧАН:
Көн саен 10:00 сәгатьтән 17:00 сәгатькә кадәр. Дүшәмбе – ял көне
НӘРСӘ:
Бакый Урманче музее
Фото: Лилиана Вәлитова
Добавить комментарий