Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

«Балачагым хыяллары канатлар куяр әле»

Балачактагы хыяллар һәм дуслык, туйганчы уйнау һәм пионер лагерьларындагы күңелле яллар... «Волга-Волга» ВИА сәнгать җитәкчесе Антон Салакаев гаджетларсыз балачак турында хатирәләре белән уртаклаша.

 
- Без көннәр буе урамнан кайтып кермәдек, гаджетларны исә иксез-чиксез хыяллар алыштыра иде. Мин туып‑үскән Чистайда «Циферблат» уенын яратып уйный идек. Иң башта «Восток» сәгать заводының гаять зур территориясен урап үтәргә һәм, каравылчы күрмәгәндә, предприятиедә бракка чыгарылган нәрсәләр ташлана торган «сәгать чүплегенә» эләгергә кирәк. Нәрсә эзлибезме? Әлбәттә инде, атаклы «Командирские» сәгатьләренең циферблатларын! Аларның бизәлү төрлелеге шаккатыргыч иде. Араларында еш очрый торган сурәтләр дә, бик сирәкләре дә очрый. Без аларны сәгатьләр буе карарга әзер – һәр рәсемнең үзенчәлеген һәм бик вак хәрефләр белән язылган сүзләрне җентекләп өйрәнәбез. Уен үзе исә бик күп кагыйдәле гольфны хәтерләтә – комда чокыр казыйбыз да шунда төрле ысуллар белән циферблатны төртеп төшерергә тырышабыз. Чүплеккә бик сирәк эләгеп булганга, без үзебезнең циферблатлар тупланмасын нәкъ менә шул уен вакытында гына баета ала идек.
Һәрберебезнең тагын бер хыялы бар иде әле. Велосипед! Бабам миңа башта өч тәгәрмәчлесен алып бирде, аннары шуны ике тәгәрмәчлегә әйләндерде. Әмма бик тиздән минем сөенечем көенечкә әйләнде – дусларым күптән инде «Школьник» велосипедына күчте, ә мин әле һаман үземнең кечкенә сәпидтә йөрергә мәҗбүр идем. Ләкин бабама рәхмәт: ул туган көнемә инде зурлар өчен тәгаенләнгән «Кама» бүләк итте. Бу инде бөтенләй башка дәрәҗә иде! Җыелмалы рамлы зур велосипед. Дусларым арасында мин чын корольгә әйләндем. Өлкәннәр безнең балачак хыялларын менә шулай тормышка ашырды.
Пионер лагеренда ял итү дә совет балалары хыялларыннан берсе иде. Юлламаны әтиәниләргә эшләреннән бушка яки бик арзанга гына бирәләр. Анда иң көтеп алганыбыз – «Аҗаган» уены, Нептун көнендә туйганчы су коену һәм бер-беребез белән су сибешү. Һәм, әлбәттә инде, соңгы дискотека – «пионерларча романтика» һәм саубуллашу кичәсе. Тәүге тапкыр пионер лагерена мин бик кечкенә вакытта ук бардым. Чулман елгасы буендагы Лиза Чайкина исемендәге лагерь иде ул. Аннары исә без Казанга күчендек, һәм әти‑әни мине Коры Елгадагы «Чайка» лагерена җибәрде. Барысы да бик шәп иде, әмма Нептун көнендә су сибешкәндә мин кадакка бастым. Һәм минем өчен «Чайка»дагы смена шуның белән тәмамланды, аягымда әлеге шатлыклы көннәр хатирәсе булып җөй генә калды. Ә менә «Мечта» дигән матур исемле лагерьда ялым искиткеч булды! Ул җәйдәге күп хатирәләр әле һаман күңелдә саклана. Иң мөһиме – андагы мохит. Искиткеч җылы. Бәхетле совет балачагының маркерлары менә шулар. Ә безнең балаларның шундый сөенечле хатирәләре булырмы икән?

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: