«Бер-бер артлы еллар уза, көмеш өстәп чәчләремә»*
– Бүген, миллионнарча россияленең пенсиясе яшәү минимумына да җитмәгән, ә пенсиягә чыгу яше берничә елга арттырылган дәвердә, мин совет чорын сагынып искә алам, – ди Венера Зыятдинова.
Әмма мин үз гомеремдә эштән шулкадәр туйган идем, пенсиягә чыккач, бер генә көн дә эшләмәскә карар кылдым. Нервлар һәм сәламәтлек теләсә нинди акчадан да кыйммәтрәк. Өзлексез 20 еллык стаж өчен 10 процент өстәмә белән пенсиямнең 132 сум буласын ишеткәч исә сөенечемнән нишләргә белмәдем. Кайбер кешенең хезмәт хакы да моның кадәр булмый әле!
Ура, пенсия! Мин 55 яшемдә кинәт үземне сабый итеп тойдым. Мультфильмдагы кебек: «Телим икән – кәтлит ашыйм, телим икән – кисель эчәм. Теләсәм – тәрәзәгә карап утырам... Теләсәм – караватта ауныйм!» Тәүге эш итеп оныгым белән Анапага диңгезгә китеп бардык. Иртүк сикереп торып эшкә барырга кирәкмәгәнгә куанычым чиксез иде! Пенсиям исә хезмәт хакымнан беразга гына ким булып чыкты...
Сүз уңаенда, 132 сум пенсиягә өстәп мин әле социализмның башка казанышларыннан – арзанлы дарулар һәм транспорт, түләүсез медицина ярдәме, торакка һәм коммуналь хезмәтләргә дотацияләрдән, арзанлы азык-төлектән дә файдалана башладым.
– СССРда халык тормыштан зарланмый, төгәлрәге, киләчәге өчен борчылмый иде, – ди элек Татарстанның Кукмара районында пенсия фонды идарәсе җитәкчесе булган Әлфинур Сабитова.
– Ир-атларның хезмәт стажы – 25 ел, хатын-кызныкы 20 ел булса, ул лаеклы пенсиягә өметләнә ала. Эштән туктаганчы 130 сум хезмәт хакы алган кеше шуннан бик азга гына кимрәк пенсия билгеләнгәч, әлбәттә инде, акчасызлыктан интекмәячәк һәм үз киләчәге өчен хафаланмаячак.
Бервакыт минем авылдагы туганым: «Әлфинур, мин 70 сум пенсия алам. Бу бик күп бит! Кая туздырыйм мин аны?» – дип «зарланган» иде хәтта. Әйтик, ул вакыттагы 70 сумга өлкән яшьтәге кешеләр хәзерге 12 мең сумга караганда күпкә яхшырак яши ала иде, дип саныйм.
Добавить комментарий