Бер сугыш – ике язмыш
Рядовой Миңнулла Гыйззәтуллин, унсигез яшь. Лейтенант Гали Шәмсетдинов, егерме тугыз яшь. Советлар Союзы Герое исеме икесенә бер көнне бирелә, тик берсенә – үлгәннән соң...
1944 елның җәенә танкист Шәмсетдинов cугышның нәрсә икәнен шактый татып өлгергән кеше була. Фронтта сугышның беренче көннәреннән катнаша ул. Танкта калып яна, дүрт тапкыр яралана. Бөек Ватан сугышының иң дәһшәтле танклар бәрелешендә – Курск сугышында катнаша, исән кала.
Миңнулла Гыйззәтуллин.
Гали Шәмсетдинов.
Букрин һәм Лютеж плацдармнарында Днепрны ике тапкыр кичә. Киевны азат итешә. 1943 елның 5 ноябреннән 6 сына каршы төндә, атаклы «фаралар кабызган атакада», үзенең танкында дошман ныгытмалары полосасына бәреп кереп, берничә туп һәм пулемётны, дистәләгән немецны юк итә, Кызыл Йолдыз орденына лаек була.
Львов-Сандомир операциясе рота командиры лейтенант Шәмсетдиновның йолдызлы сәгатенә әйләнә. Волковец хуторы янындагы сугышта аның экипажы унлап немец «тигр»ы һәм «пантера»сы белән сугыша, дүрт «тигр»ны яндыра. Соңрак, Куткож тимер юл станциясенә бәреп кереп, аның ротасы дошманның бронепоездын юк итә, алга таба елга кичүен кулга төшерә һәм аны төп көчләр килеп җиткәнче саклап тора.
Бу сугыштан соң шагыйрь Александр Безыменский дивизия газетасында «Шәмсетдиновка дан!» дигән сокланулы шигырен бастыра. Шигырьне герой үзе бик тыйнак кабул итә.
Ул профессиональ хәрби була. Аны, Әгерҗе районының Салагыш мәктәбе директорын, 1939 елда хәрби хезмәткә алалар. Сугышка кадәр танк училищесын тәмамларга өлгерә. Гали Шәмсетдиновка Львов өлкәсендәге сугышлардагы батырлыгы өчен Советлар Союзы Герое исеме бирү турындагы Указ 1944 елның 23 сентябрендә чыга. Әмма лейтенантка Йолдызын тапшырырга соңаралар – Чистай районының Яуширмә авылында туып‑үскән егет 1944 елның 22 июлендә Львов өлкәсенең Гамулец хуторы янында һәлак була…
Ә гвардия рядовое Миңнулла Гыйззәтуллин, 1944 елның 23 сентябрендә Советлар Союзы Герое исеме бирелгәндә, алты айдан аз гына артыграк сугышырга өлгергән була.
Балык Бистәсе районының Күки авылында туып‑үскән егетне Кызыл Армиягә унсигез яше тулганчы алалар, фронтка ул бераз соңрак, 1943 елның декабрендә эләгә. Сандомир плацдармын алуда батырлык күрсәтә. Польшаның Баранув-Сандомерский шәһәре тирәсендә пехотачы Гыйззәтуллин фашистлар уты астында Висланы кичә, дошман траншеяларына таба шуыша һәм гранаталар ыргыта. Аннары, окопка төшеп, автоматтан ут ача һәм елганы кичүче иптәшләрен дошман утыннан саклый. 22 немецны юк итә.
Гыйззәтуллин бәхетле булып чыга. Сугышып, Германиягә кадәр барып җитә, Берлин операциясе вакытында яралана. 1947 елда демобилизацияләнә һәм Татарстанга кайта. Казан ТБЭ заводында эретеп ябыштыручы булып эшли.
Добавить комментарий