Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Монда «Татарстан» булды
Беренче татар революционеры Хөсәен Ямашев

Беренче татар революционеры Хөсәен Ямашев

ХХ гасыр башында, Беренче рус инкыйлабы елларында татар элитасы сәясәт мәйданына керә, иҗтимагый хәрәкәт тә сәясиләшә. Шул чорда берничә татар большевигы, ташбасма мөмкинлекләрен киң файдаланып, мөселманнарның сәяси аңын үстерүгә зур өлеш кертә. Араларында татар большевиклары юлбашчысы Хөсәен Ямашев та була. 1912 елда Габдулла Тукай, аның якты рухына багышлап, «Хөрмәтле Хөсәен ядкәре» исемле мәрсия яза һәм аны халык бәхете өчен көрәшкән изге кеше дип атый.

24 июня 2023

УКУ ЕЛЛАРЫ

Хөсәен Ямашев 1882 елның 6 гыйнварында Казанда, Яңа Татар бистәсендә дөньяга килә. Әтисе Хәсән улы Минһаҗетдин Саратов губернасы Кузнецк өязе Кече Труя авылыннан чыккан сәүдәгәр була. 1870 елда гаилә Новоузенск шәһәреннән Казанга күченә. Әтисе улын башта кадими «Мәрҗания» мәдрәсәсенә укырга бирә, 2‑3 елдан соң «Мөхәммәдия» мәдрәсәсенә күчерә. 7 ел белем туплагаганнан соң, алга таба муллалыкка укырга теләмичә, Хөсәен мәдрәсәдән китә. Егет башлангыч рус‑татар мәктәбе мөгаллимнәре әзерли торган Казан Татар укытучылар мәктәбенә (КТУМ) керергә уйлый. Әмма аның бу карарын әтисе хупламый, рөхсәтен бирми.

Шулай да Хөсәен әтисе белән русча уку турында бәхәстә «җиңә». Ләкин бу вакытка имтиханнар тәмамлану сәбәпле, сәүдәгәргә бердәнбер ир баласын урнаштыруны үтенеп, башта КТУМ инспекторына, тискәре җавап алгач, Казан уку‑укыту округы попечителе исеменә гариза язарга туры килә. Ниһаять, Хөсәенне 1897 елның 1 декабреннән ирекле, үз хисабына укучы итеп укытучылар мәктәбенә кабул итәләр. Русча начар белүе һәм укырга соңга калып керүе үзен сиздерә – егет беренче сыйныфта икенче елга утырып кала. 1 нче һәм 2 нче сыйныфларда физика түгәрәгенә яратып йөри. Ә менә ислам дине дәресләрендә, атеистик фикерләр әйтеп, еш кына мөгаллим белән сүзгә килә. 3 нче сыйныфны тәмамлагач, 5 укучы, шул исәптән Хөсәен дә, дин сабагыннан имтиханда җавап бирүдән баш тарта. Ул көз көне кабат имтихан тапшырып кына укуын дәвам итә. Хөсәен укыган төркемдә педагогик практиканы 11 укучыдан 4 есе генә «бишле» билгесенә тапшыра, шуларның берсе Ямашев була.

КТУМда рус классик әдәбияты тирәнтен укытыла. Укучылар революцион демократлар Александр Герцен, Николай Чернышевский, Николай Добролюбов һ.б.ның әсәрләрен йотлыгып укый. Рус мәдәниятенә ияреп, татар яшьләре арасына социалистлар тәгълиматы үтеп керә. Яңа тәгълимат аларның дөньяга карашын тамырдан үзгәртә, сәяси аңын үстерә. XIX йөз ахырында биредә укучылар яшерен түгәрәк оештыра. Аның белән Гаяз Исхакый, Садри Максуди, Гафур Коләхмәтов, Хөсәен Ямашев, Гомәр Терегулов җитәкчелек итә. Бу түгәрәк радикаль юнәлештәге «Тәрәкъкый» (Прогресс) исемле газета нәшер итә. 1901 елда татар укучы яшьләренең «Шәкертлек» исемле яшерен оешмасы төзелә. Хөсәен шушы оешманың актив әгъзасы булып китә. Оешманың максаты самодержавиене бәреп төшерү, милләтне берләштерү һәм мөстәкыйльлек өчен көрәшкә туплау дип билгеләнә. 1904 елны рус‑япон сугышы башлангач, «Шәкертлек» оешмасы Гаяз Исхакый җитәкчелегендәге «Хөррият» исемле милли-радикаль юнәлешле сәяси берлек итеп үзгәртелә. Татар укучы яшьләре, Россия җәмгыятендәге сословиеләрне җимереп, демократик ирекләргә ирешеп, социаль гаделлеккә килү, эшче һәм крестьяннар тормышын яхшырту турында хыяллана.

Хөсәен 1902 елның маенда КТУМны яхшы билгеләргә тәмамлый. Чистай шәһәре сәүдәгәре Зариф Бадамшинның бердәнбер кызы Хәдичәгә өйләнә.

Егет, мәктәпкә эшкә бармыйча, революцион эшчәнлеккә бирелә. Ямашев 1903 елдан Казан шәһәре социал-демократлар оешмасына әгъза булып керә.

Казанда татарлар арасында большевиклар идеологиясен таратырлык дәрәҗәдә йогынтылы сыйнфый төркемнәрнең саны зур булмый. Беренче чиратта КТУМда укучы яшьләр мондый карашлар белән мавыга. 1904 елда биредә яшерен марксистик түгәрәк төзеп, Хөсәен шулар арасында пропаганда алып бара.

Шулай ук КТУМда бергә укыган иптәшләре белән дә араны суытмый, алар үткәргән чараларда катнаша килә. Хөсәен Ямашев 1905 елның 23 гыйнварында сәүдәгәр Хөсәенов йортында Габдерәшит Ибраһимов рәислегендә узган шәһәрнең 50 зыялысы катнашындагы җыелышта да була. 1905 елның августында Хөсәен, татар яшьләренә кушылып, Түбән Новгородка, Россия мөселманнарының 1 нче съездына бара.

Гаяз Исхакый, ул вакытларны искә төшереп, 1905 елгы инкыйлаб тәэсирендә «Шәкертлек» оешмасы һәм «Хөррият» берлеге таралды, алардан Әхтәмов, Терегулов һәм Ямашев җитәкчелегендә – социал-демократлар, Исхакый, Туктаров һәм Мөхәммәдъяров җитәкчелегендә – социалист-революционерлар һәм Садри Максуди, Йосыф Акчура, Г. Тупчыбашев җитәкчелегендә «Иттифак әл-мөслимин» партиясе үсеп чыкты, дип яза.

БЕРЕНЧЕ РУС ИНКЫЙЛАБЫ ЕЛЛАРЫНДА КАЗАНДАГЫ ЭШЧӘНЛЕГЕ

Беренче рус инкыйлабы алдыннан рус либераллары, банкетлар оештырып, мәҗлесләрдә сәяси мәсьәләләр тикшерүне оештыра. Хөсәен Ямашев та 1904 ел ахырында якшәмбе көннәрендә, Алафузов заводы татар эшчеләрен «Шәрык» номерына чәй мәҗлесенә чакырып, сәяси темаларга әңгәмәләр үткәрүне җайга сала.

Бу елларда листовка иң үтемле чара санала. Хөсәен яшерен фатирларда һәм үз өендә 6 гектограф урнаштыра. Большевикларның листовкаларын, марксистик әдәбиятны тәрҗемә итеп һәм яшерен җилем басмаларда прокламация һәм брошюралар чыгарып, татар эшчеләренә тарату эше оештырыла.

«Урал» газетасының беренче бите.

Ямашев Россия социал-демократик эшчеләр партиясенең (РСДЭП) Казан комитетында татар төркемен җитәкли. 1905 елның гыйнвар-февраль айларында Казан эшчеләренең стачка хәрәкәте башлана. Моңа прокламацияләрне ике телдә тарату да нык ярдәм итә. Аларда 8 сәгатьлек эш көнен билгеләү, эш хакын 50%ка арттыру, штрафларны бетерү, эшчеләр белән яхшы мөгамәләдә булу таләп ителә. Ямашев, нигездә, Алафузов заводында агитация алып бара. Биредә июль аенда булган масштаблы эш ташлауны (забастовканы) оештыруда аның да көче күп керә. 16 сентябрь–16 октябрь көннәрендә университет студентлары уздырган сходкаларда катнаша. Шуларның берсендә ясаган чыгышында, татар зыялыларына мөрәҗәгать итеп, аларны революция хәрәкәтендә актив катнашырга чакыра.

1905 ел 17 октябрендә демократик ирекләр бирү турында патша манифесты чыга. Шул уңайдан 19 октябрь көнне Ямашев, Печән базары мәйданында татар эшче, шәкерт, һөнәрче һәм приказчикларын җыеп, митинг оештыра, киләчәктә эшчеләр хокукларын яклап кораллы көрәшкә өнди. Митингта катнашучылар, Крестовниковлар заводына килеп, кызыл әләм элә, русча һәм татарча «Марсельеза» җырлый. Ноябрьнең икенче яртысында Алафузов заводы хезмәткәрләре өченче тапкыр эш ташлагач, Ямашев татар эшчеләре өчен махсус митинглар оештыра.

Хөсәен Ямашев, русча тәрҗемәләрдән тыш, үзе дә прокламацияләр яза. Аның «Казан татарларына» исемле листовкасында патша хөкүмәтенең кешеләрне талаштырырга, милләтләр арасына дошманлык агуы салырга, революцион халыкның көчен сындырырга тырышуы фаш ителә; «Шәкертләргә» исемлесендә самодержавие шартларында чын мәгърифәт, алгарыш була алмый, дигән фикер үткәрелә.

1905 елның декабрендә полиция 39 революционерны кулга ала, 50 урында тентү уздыра. Ямашев яшәгән йортта да тентү була. Хөсәен, кулга алынудан качып, башына парик, өстенә украин крестьяны киемен киеп, сеңлесе Хәдичә кияүдә булган Самара губернасы Бөгелмә өязе Әлмәт авылындагы Якуб гаиләсенә барып сыена. Бер атна чамасы мунчада яшеренеп торганнан соң, җизнәсе табып биргән ялган паспорт белән Уфага юл ала.

Татар яшьләренең «Шимбә» әдәби түгәрәге әгъзалары. Утырганнар (сулдан уңга): Габдрахман Мостафин, Әминә Терегулова, Рәхимбәк Маликов; басканнар: Хәдичә Ямашева, Мәдинә Терегулова, Хөсәен Ямашев. 1911 ел.

«УРАЛ» ГАЗЕТАСЫ МӨХӘРРИРЕ

Ямашев меньшевикларга каршы сәяси дискуссияләрдә чыгыш ясауны Уфада да дәвам итә, шулай ук мөселманнарны Думага сайлауларда катнашмаска өндәп йөри, сәяси прокламацияләр тәрҗемә итә, РСДЭП Уфа комитетында татар-башкорт төркемен җитәкли. Уфада татарча большевистик газета чыгару өчен партия кассасыннан акча бүлеп бирелә. Әмма шәһәрдә татар шрифтлары һәм полиграфик база булмау сәбәпле, газетаны Оренбургта бастырырга карар кабул ителә. Искечә стиль белән 1907 елның 4 гыйнварыннан атнага 2–3 тапкыр нәшер ителүче, конспирация максатында сәяси юнәлеше социал-демократик дип язылмаган большевистик «Урал» газетасы оештырыла. 24 нче санга кадәр аның рәсми нәшире – Тимерша Соловьев, калган саннарыныкы – Гомәр Терегулов, ә мөхәррире Хөсәеннең хәләл җефете Хәдичә Ямашева исәпләнә. 4 битлек «Урал» 27 апрельгә кадәр басыла. Барлыгы 31 саны дөнья күрә.

Шунысын әйтергә кирәк: Оренбург 1907 елда татар дөньясында төрле сәяси юнәлештәге вакытлы матбугат үзәге булып таныла. Биредә югарыда аталган газетадан тыш, либераль рухлы «Вакыт» газетасы, сатирик, иҗтимагый-сәяси «Карчыга» журналы, ислам дине кыйммәтләрен үзәккә куйган консерватив, атналык «Дин вә мәгыйшәт» журналы чыга.

Газетаның эчтәлеген билгеләүдә төп рольне Хөсәен Ямашев һәм революцион эшчәнлеге өчен Оренбургка сөрелгән Галимҗан Сәйфетдинов уйный. Баш мәкалә, күпчелекне тәшкил иткән авторсыз язмалар, шулай ук төрле псевдонимнар куеп бастырылган хәбәрләр алар тарафыннан языла.

«Урал»ның күпчелек рубрикалары ул заман милли матбугаты өчен яңалык була: «Оренбург хәбәрләре», «Чит мәмләкәт хәбәрләре», «Тирәяк хәбәрләре», «Үз мөхәррирләребездән», «Соңгы хәбәрләр», «Дума тирәсендә», «Думага даир», «Идарәгә хатлар», «Эшчеләр хәленнән», «Шәкертләр хәле», «Партияләр хәленнән», «Думага сораулар».

Газетада яктыртылган төп темалар сәяси вакыйгалар, беренче чиратта Дәүләт Думасы белән бәйле була дисәк, дөреслеккә туры килер. Редакция татар либераллары матбугаты булган «Вакыт» һәм «Йолдыз» газеталары, татар социалистлары органы «Таң йолдызы» белән бәхәсләшә. Шул ук вакытта, «иттифакчыларга» кушылып, хакимиятнең гарәп имлясыннан кириллицага күчү планына каршы чыга. Хакимиятне халык үз кулына алгач кына, милли мәсьәләне уңай хәл итеп була, дип саный. Хатын-кызларның тигез хокуклылыгын яклап, басма «Дин вә мәгыйшәт» журналында басылган тенденциоз мәкаләләр белән бәхәскә керә, динчеләрне, милләтчеләрне тәнкыйть утына тота.

Зурлыгы буенча «Искра» газетасына охшаш «Урал» хакимияткә каршы мәкаләләр бастырган өчен ябыла. Редакция хезмәткәрләре татар, башкорт, казахларның сәяси аңын үстерү юнәлешендә 3 ай ярым армый-талмый эшләргә өлгерә, аннары суд җаваплылыгына тартыла. Тикшерү эше 1909 елга кадәр дәвам итә.

«Урал» газетасына кушымта рәвешендә бушка таратылган «Төрле милләтләрне җәберләү кемгә кирәк?» исемле брошюра тышлыгы. 

ИНКЫЙЛАБТАН СОҢГЫ ЕЛЛАР

Ямашев 1907 елның 9 маенда Оренбургтан Уральскига китә, аннан партия эше белән тирә‑якта сәнәгать оешмалары күп булган Чиләбе шәһәренә, Чиләбедән Уфа каласына бара һәм, ниһаять, Казанга кайта.

19 сентябрьдән университетның юридик факультетына ирекле тыңлаучы булып укырга керә. Берничә лекция тыңлагач ук, Хөсәен туберкулез белән җитди авырый башлый, сәяси эшчәнлеген туктатып торырга мәҗбүр була. 1908 елның мартында иптәшләре җыйган акчага Сухумига барып дәвалана.

Казанга кайткан елны «тамгалы» Ямашевлар белән аралашучы татар зыялылары күп булмый. Яннарына, нигездә, Галиәсгар Камал, Гафур Коләхмәтов һәм Габдулла Тукай килеп йөри. Хөсәен хатыны Хәдичәгә Котованың шәхси кызлар гимназиясендә экстерн тәртибендә имтихан бирергә әзерләнергә ярдәм итә. Хәләл җефете, 1910 елда урта белем турында таныклык алгач, ике еллык курсларда укый һәм татар хатын-кызлары арасында беренче теш табибы шәһадәтнамәсенә ия була.

Хөсәен Ямашев үзе дә 1911 елда экстерн тәртибендә шәһәрнең 1 нче ирләр гимназиясен тәмамлый. Казан университетының юридик факультетына укырга кереп, биредә студентларның марксистик түгәрәген оештыра.

Революциядән соңгы елларда илдә реакция нык көчәя, сәяси эшчәнлек алып бару кыенлаша. Бу елларда Хөсәен татар яшьләре һәм зыялылары белән еш аралаша. Аның «Шимбә» татар яшьләре әдәби түгәрәгенә йөрүчеләр белән төшкән фотосы саклана. Галимнәр аның Габдулла Тукай, Мәҗит Гафури, Галиәсгар Камал, Ш. Мөхәммәдов иҗатларына зур йогынты ясаганлыгын ассызыклый. Әйтик, 1911 елны соңгы тапкыр Уфага баргач, Ямашев Мәҗит Гафури белән очраша. Шагыйрьнең иң уңышлы шигырьләреннән берсе дип ул «1906 елдан 1907 елга васыять» әсәрен саный, киләчәктә халык мәнфәгатьләрен алга куеп иҗат итәргә киңәш бирә.

Ямашевлар гаиләсе. Сулдан уңга: Хөсәеннең әнисе Бибифатыйма Хөсәен, сеңлесе Хәдичә һәм апасы Рокыя балалары белән.

Хөсәен Ямашев 1912 елның 13 мартында 30 яшендә вафат була. Аны җирләү демократик яшьләрнең туплану чарасына әверелә. Галиәсгар Камал бу вакыйганы тарих өчен теркәп калдыра: «Хөсәен әфәндене махсус ясалган гүзәл рәшәткәле җеназа агачына салып, өстен зәңгәр хәтфә белән төрделәр. Аның өстенә үзенең иптәшләре һәм дуслары тарафыннан тәкъдим ителгән чын чәчкәләр вә гөлләрне тезделәр. Җеназаны күтәреп чыктылар. Университет ишек алдында бөялеп торган халык дәрьясы хәрәкәткә килде. Дәрелфөнунның киң капкаларына халык сыймый, бер-берсен тыгызлап чыгалар иде. Мәйданга барып җиткәнче озатучылар дәхи дә артты. […] Мәйданда […], һичшиксез, ике мең кадәр кеше бар иде». Беренче татар революционерының җеназасы өстенә студентларның хокук түгәрәге идарәсе тарафыннан куелган тасмада «Ул үз халкының якты киләчәге булачагына ышану һәм өмет белән китте» дип язылган була.

Илдус Заһидуллин

Фотолар автордан алынды

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Добавить комментарий

Номер темасы
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: