Минтимер Шәймиев хыялларын ничек тормышка ашырган
Беренче Президент дәвере
– Минтимер Шәрипович, 90 нчы елларга «болгавыр еллар» дигән мөһер сугылып калды. Советлар Союзы таркала, бер сәяси стройга икенчесе алмашка килә, чуалышлар, ачлык игълан итүләр, кибетләрдә буш киштәләр... Сезгә шушы вазгыятьтә президент булып сайланып, республикада тәртип урнаштырырга туры килә. Әлеге давыллы елларда сезнең өчен иң катлаулысы нәрсә иде? Кайсы вакыйга белән аеруча горурланасыз? Ниндидер үкенечләр дә бардыр, бәлки...
ЯЗГА ЧЫККАН БОЗАУЛАР КЕБЕК ИДЕК...
– Нәрсәсенә үкенәсең? Бу – безнең буын язмышы, безнең өлешкә әнә шундый хәлиткеч, асылда, революцион еллар тиде. 1917 елда революция кораллы юл белән ясалган, ә 90 нчы елларда империянең таркалуын тормыш үзе китереп чыгарды.
Шулай килеп чыкты: нәкъ менә шундый вакытта президент булдым. Моңа кадәр хакимиятнең күп баскычларын уздым – министрдан алып республиканың Югары Советы Рәисенә кадәр, тиктомалдан президент була алмыйсың. Өстәвенә, безнең илдә президентлык институты юк иде әле. Президентларны беркем дә әзерләми, бу эшкә беркайда да өйрәтмиләр. 90 нчы еллар алдыннан, 1989 елда, мин, беренче тапкыр альтернатив нигездә, КПСС Татарстан өлкә комитетының беренче секретаре итеп сайландым. Бүләкнең дә бүләге иде бу! Минем өчен иң катлаулы еллар – үзгәртеп кору заманы менә шунда башланды да. Кешеләр тормышны яхшыртуны таләп итә. Бөтен нәрсә җимерек, кәстрүлләр буш... Тасвирлы әйтүем. Телевизордан Борис Николаевич Ельцинның, КПССның Мәскәү шәһәр комитетының беренче секретаре буларак, кибетләрдә йөргәнен күрсәтәләр, ә анда бөтен киштәләр буш. Кешеләр үз фикерләрен ачыктан-ачык белдерә башлады, урамнарның халык белән тулганын хәтерлим. Фәүзия Бәйрәмова протест йөзеннән ачлык игълан итте... Ул бит чын-чынлап ач торды, табигате шундый аның. Тормыш та шундый иде ул чакта. Барлык катлаулы сорауларга җавап табарга кирәк иде. Сөйләргә, аңлатырга, чөнки халык төркеме хакимияттән, димәк, миннән барысын да хәл итүне көтте. Төркем белән аралашу гомумән бик катлаулы. Биналарда чыгыш ясау – бер хәл, ә урамнарда, митингларда – бөтенләй башка. Кешеләр күкрәк киереп саф һава сулый башлады кебек, әмма алга таба ничек яшәргә кирәген белмиләр иде әле. Безнең танылган язучыбыз Туфан Миңнуллин үзенең бер чыгышында бу вазгыятьне болай сурәтләп биргән иде: «Кешеләр үзләрен декабрьдә туган бозау шикелле тота. Кыш буе өйдә торган да, яз җиткәч, аланга чыгарганнар». Бик төгәл билгеләмә. Без, авыл малайлары, мондый күренешне еш күзәтә идек, шул бозаулар белән бергәләп шатланышып-сикерешеп йөргәнебез дә булды. Нишләргә белмисең: ирек, шатлык, кояш җылыта... Кинәт кенә кая килеп эләккәнеңне һич аңламыйсың...
Президент вазыйфасына керешү. 1991 елның 4 июле.
ИТЕ ДӘ ЮК, МАЕ ДА
Союз ни өчен таркалды? Беренчедән, СССР Конституциясендә КПССның җитәкче роле турындагы 6 нчы статья бар иде. Шуңа күрә партия катнашыннан башка бернәрсә дә эшләнмәде – җитди мәсьәләләрне Госплан да, Министрлар Советы да хәл итә алмый иде. Төп сәбәп, әлбәттә, җитештерү өлкәсендә – халыкка нәрсә ашатырга? Мәсьәләләр хәл ителсен өчен союздаш республикаларга хокук бирергә кирәк иде, автономияле республикалар һәм өлкәләр турында әйтеп тә торасы юк. Автономияле республика буларак Татарстанның да бернинди хокукы юк иде. Мин – республика җитәкчесе, моны үз башымнан кичердем. Менә бер очрак. Бервакыт, Министрлар Советы Рәисе булып эшләгән чагымда, безне Краснодар крае башкарма комитеты рәисе Николай Кондратенко белән бергә КПСС Үзәк Комитетына «келәм өстенә» чакырдылар. Башта миннән союз фондына ТАССР ның сыер итеннән күбрәк дуңгыз ите тапшыруын аңлатып бирүемне сорадылар. Аңлатам: бездә яшүче халыкның яртысыннан артыгы мөселманнар. Без ит тапшыру буенча планны тулаем үтәп барабыз, ләбаса! Җавап: Юк, дуңгыз ите сыер итеннән күбрәк булырга тиеш түгел!
Ә Кондратенкога мондый дәгъва белдерелде: бик күп субпродукт (малның эчке органнары) тапшырасыз, ә фондка бары ит кенә кирәк. Ул да аңлата: крайда җитештерелгән барлык ит болай да союз фондына китеп бара, үзебезнең халыкка да нидер калдырырга кирәк бит... Юк! Син СССР Госпланы күрсәтмәсе буенча нәкъ менә ит кенә җибәрергә тиеш. Ә субпродуктны үзегезгә калдырыгыз.
Без дә җитештерәбез, алар да җитештерә, әмма ни аларда, ни бездә бернәрсә дә калмый. Бөтен нәрсә бик катгый күзәтчелек астында. Хәтта эремчекнең майлылыгын да өстән билгелиләр: 13% майлылыктагы эремчек ашарга хакыгыз юк, киметегез! Хәлләр менә шундый иде.
Референдум көне. 1992 елның 21 марты.
Без ул чакта Россиядә Шартнамәгә кадәр үк референдум уздырган бердәнбер республика булдык. Референдум барлык процессларны да тизләтте.
ЗАМАНА ТАЛӘБЕ
Гомумән алганда Татарстан Республикасы Балтыйк буендагы өч республика бергә җитештергән кадәр продукция эшләп чыгара иде. Сәнәгатебез мөмкинлекләре гаять зур, әмма республика аның бары тик ике проценты белән генә идарә итә ала иде. Калганы – СССР Министрлар Советы, өлешчә РСФСР Министрлар Советы карамагында. Ул вакытта «кичәге» союздаш республикалар союздаш дәүләт хокукларына дәгъва итә башлады. Һәм автономияле республикалар да үз хокуклары турында сүз кузгатты.
Россиядәге автономияле республикалар арасында дәүләт суверенитеты турындагы декларацияне беренче булып без кабул иттек. Бу, әлбәттә, кыю таләп иде. Без моны аңлап эш иттек. Татарстанның тарихы катлаулы. Милли мәдәният, тел, горефгадәтләр проблемалары алгы планга чыкты. Аларны хәл итәргә кирәк иде. Мондый мәсьәләләр килеп чыккан очракта аларны кичекмәстән хәл итәргә кирәк. Җәмгыятьтә киеренкелек калдырырга ярамый.
ЕЛЬЦИН ТРАМВАЙДА КИТЕП БАРДЫ
Ул чакта, 90 нчы елларда, бик күп көнүзәк проблемалар өлгереп җиткән иде, шуңа күрә без чигенергә уйламадык та, вазгыять тә шундый иде. 1990 елның август башында Казанга килгәч, Борис Николаевич Ельцин хәлнең бик нык кызганын күреп, халык алдында: «Суверенитетны йота алган кадәр алыгыз», – дип белдерде. Аның бу сүзе инде тарихи гыйбарәгә әверелде. Ә ул Язучылар берлегендәге очрашу вакытында туды. Татар зыялылары һәм җәмәгатьчелеге белән очрашу бик давыллы узды. Барысы да Ельцинга кискенкискен сораулар бирделәр, җавап таләп иттеләр... Нык кына кыса башладылар! Дөресен әйтергә кирәк, ул булдыра алганча түзде, барысына да җавап бирергә тырышты. Аннан соң арткы ишектән ишегалдына чыкты да күрде: халык һаман таралмый. «Моннан урамга чыгу юлы бармы?» – дип сорады. «Бар – дим. – Әнә анда трамвай соңгы тукталышына бара». Якында – Волков урамында Сәкинә Шакировна яши иде, аның белән йөргән чакта бу тирәләрне яхшылап өйрәнгән идем... Ельцин тиз генә урамга таба атлады, туктап торган трамвайга утырды да китеп барды. Китте дә барды, чөнки чынбарлыкны үз күзләре белән күрде.
Кичке ашка керешер алдыннан ул: «Минтимер, нишлибез инде?», – дип сорады. «Борис Николаевич, – дим, – вазгыять кызганнан–кыза бара, шартларга тора, бу хәлдән чыгу юлын табарга кирәк. Кешеләрне тынычландырырга, сөйләшергәкилешергә кирәк». Ул шартнамә проектын әзерләргә тәкъдим итте: «Әйдәгез, эшче төркемнәр төзик, алар эшкә керешсеннәр. Әгәр нәрсәгәдер барып төртелеп, шартнамә текстын язуны дәвам итә алмыйлар икән, без синең белән, яннарында торып, кулга каләм тотып, бу мәсьәләләрне хәл итәрбез». Шулай эшләдек тә. Ул сүзендә торды, һәм без 1994 елда шартнамәгә кул куюга ирештек. Тарихта беренче тапкыр Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнары арасында эшләр һәм вәкаләтләр бүлешү турында Шартнамә әнә шулай барлыкка килде. Шартнамәгә кул куйгач, халык тынычланды, кыен хәлдән шулай чыктык. Беләсезме, мин ул вакытта нәрсәдән курыктым? Коткы салучылардан. Урамнарда, аеруча кичкырын, яшьләр иркенләп йөри, шәһәрдә студентлар күп, шунда берәрсе атып җибәрсә яки пычакка тотынса... Ә менә Ирек мәйданыннан өйгә кадәр ияреп кайткан төркемтөркем халыктан курыкмадым – кешеләр, бөтен нәрсәне миннән таләп итәитә, янәшә атлыйлар иде...
ТАРИХ ДӘРЕСЛЕКЛӘРЕНДӘ НИЛӘР ЮК?
– Хәзерге буын 90 нчы еллардагы Татарстан турында ниләр белергә тиеш? Дәреслекләрдә язылмаганны...
– Шәхси тойгыларны, тарихи вакыйгаларга шәхсән катнашудан туган тәэсирләрнедер, мөгаен. Шул вакыйгалар эчендә кайнаган һәркем, һичшиксез, күңелендә җуелмас хатирәләр саклый. Соңыннан тарихка әвереләчәк әлеге хәлләрне үз вакытында йөрәкләребез аша уздырдык.
90 нчы елларда, яшь булсак та, тәҗрибәле, тормышны белә идек. Бу исә ахыр чиккә җитмәскә ярдәм итте. Белмим, бу кадәр сабырлыкны каян алганбыздыр – кешеләргә бөтен нәрсәне аңлатып бирергә кирәк иде бит. Барысы да беренче тапкыр эшләнә, ни кылырга, нинди адым ясарга кирәклеге аңлашылмый, хәтта партия элитасында да фикер каршылыклары килеп чыга иде.
Кагыйдәм шундый: башымда катлаулы проблемалар буенча төгәл карар, төгәл юнәлеш булдырырга тырышу. Әгәр эш барышында икеләнә, үз карарларыңны үзгәртә башласаң, хәл тагын да катлауланачак. Гадәти кагыйдәләр кебек, әмма алар барысы да безнең баштан үткән. Кешеләргә чынга ашмаслык вәгъдәләр бирергә кирәкми. Үзең булдыра алганны гына.
Төркем белән аралашу гомумән бик катлаулы. Биналарда чыгыш ясау – бер хәл, ә урамнарда, митингларда – бөтенләй башка. Кешеләр күкрәк киереп саф һава сулый башлады кебек, әмма алга таба ничек яшәргә кирәген белмиләр иде әле.
РЕФЕРЕНДУМ – БОРЫЛЫШ МИЗГЕЛЕ
Мәсәлән, 1992 нче елгы референдумны алыйк. Аның нәтиҗәсендә Татарстан, Канададагы Квебек, Испаниядәге Каталония шикелле, үзбилгеләнү турында референдум үткәрергә җөрьәт иткән, күпмилләтле халкы федераль үзәк белән мөнәсәбәтләрен ачыктаначык һәм цивилизацияле рәвештә билгеләгән республика буларак дөньяның иң яңа тарихы сәхифәсенә кереп калды. Бу инде халыкара дәрәҗәдәге вакыйга иде! Бүгенге көндә сезнең белән читлек аша сөйләшү ихтималы да бар иде...
Әлеге демократия, хокук юлларын башлап үтәргә туры килде. Без ул чакта Россиядә югарыда искә алынган Шартнамәгә кадәр үк референдум уздырган бердәнбер республика булдык. Референдум барлык процессларны да тизләтте.
1991 елның ноябрендә республиканың Югары Советы референдум турында закон кабул итте, февральдә аны уздыру көне билгеләнде – 1992 елның 21 марты. Референдумда катнашучыларга бер генә сорауга җавап бирергә тәкъдим ителде: «Татарстан Республикасының суверен дәүләт булуы, Россия Федерациясе һәм башка республикалар, дәүләтләр белән тигез хокуклы килешүләр нигезендә үз мөнәсәбәтләрен коручы халыкара хокук субъекты булуы белән килешәсезме?» Референдумга әзерлек СССР таркалу җирлегендә барды. Бу исә Мәскәүне бик җитди борчуга салды, мине бу нияттән ваз кичәргә үгетләделәр. Референдумны үткәрмәскә өндәү өчен башкалага чакырып алдылар. Казан вокзалында мине һич көтмәгәндә... Табиев каршы алды. Мин аны бик ихтирам итә идем, ул 1960–1979 елларда КПСС Татарстан өлкә комитетының беренче секретаре булып эшләде. Күрәсең, үзара яхшы мөнәсәбәтебезне белеп, мине үгетләргә җибәргәннәр. Табиев – оста дипломат: «Ни дә булса әйтү дә, киңәш итү дә кыен», – диде... Ул да республика өчен борчыла иде. Сергей Михайлович Шахрай янына киттек. Аңа ничек бар, шулай әйттем: халык референдум таләп итә. «Сез бит күренекле демократ, халык ихтыярына каршы килергә мөмкинмени?», – дидем. Минем урында булсагыз, нишләр идегез? Үзебез демократиягә таба беренче адымнар ясыйбыз, шул ук вакытта, үзебез үк референдумны тыябызмы? Мин моны аңламыйм...
Ул вакытта Россия Югары Советы Рәисе Руслан Хасбулатов иде. Үз вакытында: «Шәймиевне читлеккә бикләп, Мәскәүгә алып килергә кирәк», – дип белдергән кеше ул. Әйеәйе... Журналистлар ул заманда бу хакта бик күп язды. Хасбулатов – Кавказ кешесе, юл куярга теләмәде. «Референдумны уздырмау турында карар кабул итегез!» – дип таләп итте. Ә безнең команда барысына да әзер иде инде. ТР Югары Советы Рәисе урынбасары Зилә Вәлиева – Казанда, Фәрит Мөхәммәтшин Мәскәүдә, РСФСР Югары Советында оборона тоттылар.
Мин Мәскәүдәге җитәкчеләргә әйттем: «Үз халкыннан куркучы җәмгыять строе төзибезмени инде? Болай булса, без Россиянең яңарган, демократик рухлы җәмгыяте белән ничек идарә итәрбез соң? Революция бара бит... Халыкка референдум үткәрмәскә кирәк дип әйтергә кемнең хакы бар?»
Соңыннан җиткерделәр: ул очрашуда катнашкан берәү: «Каян чыккан бу үҗәт егет, кайда тәрбияләнгән?» – дип сораган...
Кыскасы, без берничек тә килешә алмадык. РСФСР Югары Советы безнең референдум буенча тискәре карар кабул иткән очракта, республика Югары Советының референдумны үткәрмәү турындагы утырышы әзерләнгән иде. Фәрит Хәйрулловичны Мәскәүдә депутатлар җәфалый, әмма ул бирешми. Татарстаннан сайланган кайбер депутатлар хәзер әүлия булып йөриләрйөрүен, ә теге чакта республикага каршы чыктылар. Тик мин гомерем буе андый хәлләргә артык игътибар бирмим, аларга вакыт сарыф итсәң, бик күп файдалы эшләргә өлгерә алмый калуың бар.
Республика җитәкчесе буларак, ахыргы сүзне мин әйтергә тиеш идем. Күңелеңдә, бигрәк тә үзең өчен, карар инде кабул ителгән икән, икеләнеп торырга урын юк. Һәм без үз карарыбызны үзгәртмәдек. Мәскәүдән Казанга десант килеп төште – безнең халыкны референдум үткәрмәскә үгетләп йөрделәр. Безнең прокурор Антоновны сайлау участоклары эшен тыярга мәҗбүр иттеләр.
Референдум алдыннан, кич белән, татарстанлыларга телевидение аша Борис Ельцин мөрәҗәгать итте. Россия президенты безнең халыкны референдумга бармаска өндәде.
Ельциннан соң республика телевидениесеннән мин чыгыш ясадым. Халкыбызга бүтән караштан чыгып мөрәҗәгать иттем: демократик җәмгыятьне үстерү зарурлыгы, илебезнең инде бу юлга басканы турында сөйләдем. Референдум соравына уңай җавап кына Татарстанга тынычлык һәм иминлек китерәчәк, дидем.
Халык реферундумга бердәм катнашты, 2611 сайлау участогының барысы да вакытында ачылды һәм тыныч кына эшләде. Минем өчен моның әһәмияте зур иде, кешеләр прокурор тыйганга карап тормадылар. Сайлау хокукына ия булган халыкның 81,7% ы референдумда катнашты, сайлаучыларның 61,4% ы куелган сорауга «әйе» дип җавап бирде. Бу турыда рәсми документ бар. Бу – безнең заманның иң мөһим хокукый документларының берсе, ул тормышыбыздагы борылыш мизгелен дәлилләп тора. Ул мизгелдә барыбыз да шуны аңладык: артка таба юл юк, уртак тел табарга һәм алга таба үсәргә кирәк.
Минтимер Шәймиев Тузган торакны бетерү программасы буенча яңа фатирларга күчүчеләрне котлый. 1998 ел.
Ил күләмендә моңа тиң программа хәзергәчә юк. Мин өй туйларына еш йөрдем ул чакта. Кешеләр сөенечтән елыйлар иде... Яшисең-яшисең җимерек йортта, һәм кинәт яңа йортта, яңа районда бушлай яңа фатир бирәләр!
БОЛАРНЫҢ ГАМӘЛГӘ АШМАВЫ ИХТИМАЛ ИДЕ...
– 90 нчы елларда көчле проектларга нигез салынды, ә бит аларга күпләр шикләнеп карады. Югары инфляция заманында матур хыял гына булып тоелган төзелешләрне, эшләрне башлап җибәрергә ничек күндерә алдыгыз кешеләрне? Тузган торакны бетерү, тоташ газлаштыру программалары, ул вакытта әкият булып тоелган метро идеясе...
– Боларны ничек гамәлгә ашыра алуыбызга бүген дә гаҗәпләнәбез. Кешеләргә чын, нәтиҗәле гамәлләр кирәк иде. Илдә хәтта акча әйләнеше дә калмаган вакыт бит – инфляция 1000% ка җитте! Ә без шундый зур проектларны башкарып чыгуга ирешә алдык.
Казан тузып-җимерелеп баручы шәһәр иде. Оборона предприятиеләре булган ябык шәһәр. Сугыш вакытында бирегә эшчеләре белән күпме предприятие күчеп килгән... Барысын да ашык-пошык, вакытлыча урнаштырып торганнар. Күбесе шулай калган да. Башкаланы үстерү-яңарту өчен акча юк.
Кемне дә булса гаепләү дә кыен. Тирәякта тормыш бик тиз яңадан корылганда, күпләр көчкә-көчкә очын-очка ялгап яшәгәндә торак төзү кайгысымыни?! Икътисадый яктан тотрыксыз үзгәртеп кору чорында торак төзүгә тотыну – читтән караганда, сәер генә түгел, ә гайре табигый хәл булып тоелгандыр. Әмма без 1995 елда җитди карарга килдек: шәһәрләрдәге һәм районнардагы барлык сәнәгать предприятиеләре җитәкчеләрен җыйдык та үз «салымыбызны» салдык – гамәлләштерелгән продукциянең 1% ын тузган торакны бетерү фондына күчереп барырга! Бу фәкать безнең – Татарстанның карары иде.
Бөтен тузган торакны исәпкә алдык. 1995 ел башына Казанда тузган торакта 31 мең гаилә яши, шуның 21 меңе – шәһәрнең иң үзәгендә булып чыкты. Күпме халык баракларда яши иде. Күпме кешегә фатир төзергә кирәклеген күз алдына китерә аласызмы? Хәзер минем үземә дә моңа ышану кыен, әмма без һәммәсен дә яңа, бушлай торакка күчердек! Бушлай, чөнки ул кешеләрнең түләргә акчалары юк, болай да, Горькийның «На дне» пьесасындагы кебек, тормышның төбендә яшиләр иде. Без кешеләрне тормыш төбеннән барлык уңайлыклары булган фатирларга тартып чыгардык. Бөтен ил шундый хәлдә иде, әмма без моны эшли алдык, ә башкалар – юк. Ил күләмендә моңа тиң программа хәзергәчә юк. Мин өй туйларына еш йөрдем ул чакта. Кешеләр сөенечтән елыйлар иде... Яшисең-яшисең җимерек йортта, һәм кинәт яңа йортта, яңа районда бушлай яңа фатир бирәләр! 2004 ел ахырында нәтиҗәләр ясадык: ун ел дәвамында тузган торак фондыннан гражданнарны күчерү өчен 48 мең 576 фатир төзеп тапшырылган. Мин бу карарыбызның дөреслегенә бер генә минут та шикләнмәдем, хәтта суд белән яный башлагач та. Татарстанны федераль салым базасына кул сузуда гаепләделәр, ә бу – хөкемгә тартырлык гамәл. «Мин хөкем ителергә әзер, әмма суд ачык булырга тиеш», – дип белдердем. Мин хәзер ул чорны рәхәтләнеп, канәгатьлек белән искә алам – без бөек эш башкардык.
КЕШЕЧӘ МӨНӘСӘБӘТ ҺӘМ КЕШЕЧӘ ШАРТЛАР
Газлаштыруга килгәндә, берничә тапкыр әйткәнем бар – бу минем шәхси ниятем. Туган ягым Актаныш районында урманнар бөтенләй юк диярлек. Без балачактан ук җәй буе ялыктыргыч, авыр эш белән – мичкә ягар өчен кизәк җыеп киптерү белән шөгыльләнә идек. Авыл гаиләләрендә балалар күп. Безгә су җылыту, чәй кайнату әнкәй өчен зур мәшәкать иде. Аның азаплануы күңелгә уелып калган, күрәсең. Шуңа күрә, мөмкинлек чыгу белән, без республиканы газлаштыруга керештек... Тормыш сыйфаты шунда ук үзгәрде, бигрәк тә күп балалы аналар өчен. Җирдәге оҗмах – көнкүрешебездә газ барлыкка килүне мин әнә шулай атыйм. Чөнки безнең буын мондый оҗмахсыз чорларны үз җилкәсендә татыды.
Моңа ничек ирештек? 90 нчы елларда күп нәрсә үзара мөнәсәбәтләр аша хәл ителде. Башкача булмый да, чөнки илдә акча әйләнеше туктаган, кешеләргә хезмәт хакы түләргә дә мөмкинлек юк. Шулай бервакыт безгә «Газпром» башлыгы Рем Иванович Вяхирев килде.
Без аның белән яхшы мөнәсәбәттә идек. «Минтимер, сез газны күп кулланасыз, әмма түләмисез», – диде ул. «Акча юк», – дим. Ул чакта бу бик киң таралган җавап иде. Республика предприятиеләренең «Газпром»га 53 миллион сум бурычы җыелган.
«Эшчеләргә айлык хезмәт хакын түләү өчен генә булса да бераз акча тап инде!» – ди Рем Иванович.
Һәм без ул вакытта Министрлар Советы Рәисенең беренче урынбасары Равил Моратов белән киңәшләштек тә, үз тәкъдимебезне керттек. Бездә, «Оргсинтез» заводында – полиэтилен, Әлмәттә металл торбалар җитештерәләр. Сәнәгать предприятиеләренең дә газ өчен бурычы җыелган икән, димәк алар барысы да республиканы газлаштыру эшенә кушылачак, дибез. Ә «Газпром»ның авылларны газлаштыру планы бар. Сез шул планыгызны үтисез, ә без, бурычларыбыз хисабына, бөтен республиканы газлаштырабыз. Килешкәнчә башкарып та чыктык. Без 2002 елга, илдә беренче булып, шәһәр-авылларыбызга тоташ газ керттек – газны һәр плитәгә китереп җиткердек. Хәзергә әле бер генә төбәкнең дә мондый уңышка ирешә алганы юк. Бүгенге көнгә илнең өчтән беренә газ бөтенләй кермәгән әле.
Метро турында да шул вакытларда хыяллана башладык. Хәтеремдә, ул вакытта Башкортостан җитәкчесе Мортаза Рәхимов белән еш күрешеп-сөйләшеп йөрдек – күршеләр бит! Мин планнарыбыз белән уртаклашам, метро төзи башларга ниятлибез, дим. Ә ул: «Минтимер, мөгаен, барып чыкмастыр ул эш, вакыты да ул түгел, транспорт мәсьәләсе дә ул кадәр кискен тормый...», – ди. Метро төзүләре җиңел булмады, ләкин хәзер тормышыбызны метродан башка күз алдына да китерә алмыйбыз. Әйе, чыгымлы эш булды, әмма яшәргә кешечә шартлар тудырдык!
ХЫЯЛЛАР ТОРМЫШКА РӘХӘТЕН ТОЕП АШЫРЫЛЫРГА ТИЕШ
– Ягъни теге яки бу гамәл – хыялны тормышка ашыру икән, димәк, ул уңышлы булачак?
– Минем өчен шулай. Һәм үз хыялыңны тормышка рәхәтен тоеп ашырырга кирәк. Инде ун ел президент булмасам да, нишләп мин берәүгә дә тынгы бирмим? Без «Яңарыш» фондын ни өчен оештырдык? Бусы да гомерем буе күңелемдә йөрткән хыялым иде: тарихи мирасыбызны – борынгы Болгар һәм Зөя шәһәрләрен тергезү. Президентлыктан соң мин үземне иреклерәк кеше итеп хис иттем, күңел өчен ниндидер игелекле эш белән шөгыльләнәсем килде. Эшләгәндә һәр көн җинаятьләр, янгыннар, һәлакәтләр һ.б. турында хәбәрләрдән башлана иде. Президентның көне беркайчан да яхшы хәлләрдән башланмый – миңа ышана аласыз. Әмма Конституциясенә кулыңны куеп ант иткәнсең икән – сәламәт бул, хезмәт ит, эшләрне көрәп бар! Акча беркайчан да җитми торган мәңгелек хәзинәләр бар: мәдәният, ана теле... Әмма кеше бу өлкәләрдә беренчел хокукка ия. Мин ЮНЕСКОның да мондый хәзинәләр өчен борчылганын беләм – глобальләшү шартларында күпме телләр югала! Әлеге мәсьәләләр көтеп торырга мөмкин кебек тоела гына. Юк, көтә алмыйлар! Алар кичектергесез. Республикабызның уңышлы үсеше гореф-гадәтләрне, рухи мирасны саклау белән турыдан-туры бәйләнештә. Без моның белән шөгыльләнергә бурычлы. Безне аңларга телиләрме-юкмы – бусы мөһим түгел, без республикабызда яшәүче милләтләрнең барысының да ана телләрен сакларга бурычлы. Бу өлкәдә аңлашылмаучылыклар булу аркасында тынычлыгыбызны югалтабыз, балаларны тәрбия итүгә зыян китерәбез. Без эшли беләбез, димәк, максатка ирешергә кирәк. Без бергәләп, дус-тату һәм шат яшәргә, киләчәгебезне тәрбияләргә тиеш. Хәзер без күп телдә белем бирү комплекслары булдыруга тотындык, алар безнең балаларны көндәшлеккә сәләтле итеп үстерергә мөмкинлек бирәчәк. Өч телдән – рус, татар һәм инглиз телләреннән башлыйбыз. Ата-аналардан балаларга кытай, гарәп һәм башка телләрне өйрәтүне үтенеп гаризалар керә. Дөнья ачык хәзер, моңа шатланырга кирәк. Безнең заманда «тимер пәрдә» корылды, күп нәрсә тыелган иде, хәтта радио да тыңлый алмадык. Шуңа күрә, мөмкинлекләр ачылуына куанып яшәргә һәм үсәргә кирәк.
Берәүгә дә ике гомер бирелмәгән, тик без ни өчендер кайчак бу дөньяга мәңгегә килгәндәй кыланабыз. Ничек инде кешене туган теленнән мәхрүм итәргә, телне саклар өчен шартлар тудырмаска мөмкин? Тел мәдәният һәм гореф-гадәтләр өлкәсенә алып керә. Кешене үз милләтеннән, диненнән мәхрүм итәргә кемнең хакы бар? Моны туган теленнән мәхрүм ителмәгән кеше генә аңламыйдыр, мөгаен. Без бит ачялангач түгел, Аллага шөкер, сугыш юк. Хәзер ясалма киртәләр кору заманы түгел, нәкъ менә үсеш өчен шартлар тудыру вакыты. Безнең кирәкле дәреслекләрне әзерләү, күп телдә белем бирү мәктәпләре булдыру, кирәкле шартлар тудыру өчен мөкинлекләребез бар. Укытырга һәм укырга гына кирәк! Зур социаль программаларны гамәлгә ашыра алганбыз икән, бу проектны да башкарып чыгарбыз. Дәүләтнең иҗтиһади нигезе булырга тиеш, ул мәдәниятне дә, телне дә, рухиятне дә саклап калачак.
ЯРАТКАН ЗАМАН ҺӘМ ЯРАТКАН УРЫН
– ТАССРның 100 еллык бик бай тарихы бар. Төрле чорлар булган, шуларның кайсысы сезгә аеруча ошый, Сез кайсы чорда яшәргә яки кайсысына беразга гына кайтып килергә теләр идегез?
– Мин бүген сезнең сорауларга ихлас җавап бирдем, язмышымнан зарланганны ишетмәгәнсездер бит? Бу дөньяда яшәвең нинди генә чорга туры килсә дә, лаеклы яшәргә кирәк. Мине беркем дә көчләп каядыр кертеп җибәрмәде. Үз өлешеңә тигән теләсә кайсы заманда лаеклы гомер кичерергә тырышырга кирәк.
– Сез Татарстанда һәр районны, аның һәр почмагын беләсез. Яраткан урыныгыз бармы? Сез үзегезне кайда бик бәхетле хис итәсез?
– Һәр кеше өчен иң яраткан урыны – туган җире, мөгаен. Актаныш районындагы кечкенә генә Әнәк авылы – язучы Нур Баянның һәм минем дә туган ягым. Без урта мәктәпне тәмамлаганда, анда 57 йорт бар иде. Югары уку йортларында да 57 студент укый иде. Димәк, уртача алганда, һәр йорттан бер бала югары белем алган булып чыга. Безнең мәктәп бик көчле иде, безнең күренекле укытучыларыбыз безгә бик яхшы белем бирделәр.
Әнкәй исән чакта авылга сирәк кайтканыма үкенәм. Барысы да бар югыйсә: транспорт, вакыт, мөмкинлекләр... Ә әнкәй янына кайтып күрешеп килергә өлгермим. Әни кеше ул һәрчак үз балаларын көтеп яши. Казанга безгә кунакка килгәч, ул бөтен нәрсә турында сөйли башлый иде. Эштән арып кайтасың, кайвакыт әнкәй сөйләгәндә йокыга да китәсең. Ә аның яңалыклары күп җыелган. Мин йокыга китәм, ә ул минем карават янында утырып сөйли дә сөйли... Нишләп мин аны тыңлап бетерергә, озаклап сөйләшеп утырырга мөмкинлек таба алмадым икән? Менә шушы хис һич тынгы бирми. Әтиәниләрне онытырга ярамый. Бу күңелгә мәңгелеккә кереп кала. Менә сезнең белән бер–беребезнең күзенә карап сөйләшеп утырабыз – сез дә үзгәрәсез, мин дә...
Минем тагын бер яраткан урыным бар – Казан Кремле. Анда ниләр булганын күзәтергә яратам. Ашлыкны гектардан берничә центнерга күбрәк җыелып алган уңышлы бер елда, авыл җыелышларында киңәшеп, Ходай биргән өстәмә уңышны саткан акчаны Кол Шәриф мәчетен төзергә һәм Благовещение соборын төзекләндерергә бирергә карар иттек. Төзедек, төзекләндердек. Кремльдә эшләгәч, мин анда кайвакыт җәяү йөргәлим, читтән күзәтеп торам. Кешеләр мәчеткә яки соборга гаиләләре белән киләләр һәм күз алдында үзгәрәләр. Ата-аналар балалары белән әкренрәк, ягымлырак сөйләшә башлый, күзләре нурланып китә. Күрәм дә шатланам. Чыннан да, игелекле уртак эшкә катнашу безне яхшыга үзгәртә. Бу – безнең байлыгыбыз. Бу – безнең барыбызның да яраткан урыннары. Бу – безнең Ватаныбыз.
Әнкәй исән чакта авылга сирәк кайтканыма үкенәм. Барысы да бар югыйсә: транспорт, вакыт, мөмкинлекләр... Ә әнкәй янына кайтып күрешеп килергә өлгермим. Әни кеше ул һәрчак үз балаларын көтеп яши.
БУЛДЫРА БУ ЕГЕТ!
– Сез – халыкның яраткан президенты. Сезне ни өчен яраталар? Халык игътибарын тою күңеллеме? Авырсынмыйсызмы?
– Үз-үзеңә бәя бирү бик катлаулы. Минем озын тормыш юлым күп кешеләр белән бәйләнгән. Мин моның кадерен беләм!
Хезмәт юлымны бөек реформатор Никита Хрущев чорында башладым. Кешегә үз сәләтләрен эретү-күрсәтү, халык алдына чыгару мөмкинлеге биргән яхшы заман – «җепшек чор» иде ул. Юллама белән Мөслимгә килдем. Яңа гына институт тәмамлаган 23 яшьлек инженер. Бәлки тырыштыр, намуслыдыр, әмма моны кем белсен ул чакта? Мөгаен, барысы да бергә бик яхшы туры килгәндер: заманы да, шәхси омтылышлар да, миңа насыйп булган форсат та. Без бит барыбыз да максималистлар идек, алны-ялны белми эшләдек.
Әлбәттә, тәҗрибәле осталар миңа сак карадылар: нишләр икән монда яшь инженер? Көз иде, остаханәләрне авыл хуҗалыгы техникасын ремонтлау сезонына әзерләү бара. Кулыма көрәк алдым да башкалар белән бергә остаханәне чүп-чардан чистарта башладым. Шуннан соң эшчеләр мине үз кеше итеп кабул иттеләр, үз араларына керттеләр.
Кыш көне яшь тракторчылар өчен әзерлек курслары алып барырга куштылар. Мәгълүм булганча, бу космосны актив үзләштерү еллары иде. Шуңа күрә «шәкертләрем» күбрәк трактор төзелеше белән түгел, космос белән кызыксындылар: галәмгә җибәрелгән иярчен ничек кире Җиргә егылып төшми икән? Кызыксынучан һәм белемгә тартылган кешеләргә үпкәләп буламыни? Озакка китсә дә, ясалма иярчен турында да, трактор детальләре турында да бар белгәнемне сөйләп бирергә тырыштым. Бу егетләрнең күзендә никадәр мәхәббәт, җылылык һәм өмет чагыла иде!
Иң мөһиме – кешеләрне аңлау. Кешеләр миңа ышана башлады, ә ышаныч ул – бик зур ярдәм. Мин яшьләр белән дә, олы яшьтәге тәҗрибәле агайлар белән дә уртак тел табарга өйрәндем. Һәркемгә кешечә карадым, тормышындагы проблемаларын хәл итүдә булышырга омтылдым.
Механизаторлар хезмәтен ничек җиңеләйтүем турында да искә төшерми булдыра алмыйм. Кышкы иртәләрдә машиналарны кабызу бик кыен иде, төнлә бөтен нәрсә туңа. Йөртүчеләр машина астына учаклар яга, двигательләрне җылыта, кайвакыт моңа ярты көн вакыт уза. Ул вакытта энергия белән тәэмин итү үзәкләштерелмәгән, автопаркта электрны урындагы генераторлар эшләп чыгара. Эшкә иң иртә килүче машинистка тәкъдим иттем: әйдә, машина йөртүчеләргә кайнар су әзерләп куябыз. Зур мичкә таптык, аңа катод белән анод урнаштырдык, асылда, зур су җылыткыч ясадык. Шул мичкәдә суны кайнап чыкканчы җылытабыз. Машина йөртүчеләрне җыйдым да әйттем: моннан ары бик иртә килергә кирәкми, радиаторларга салыр өчен кайнар су бар. Ни өчен моңа кадәр берәүнең дә башына килмәгәндер, белмим. Никадәр бәхет-шатлык күрдем ул эшчеләрнең йөзендә!
Техниканы гына түгел, кешеләрне дә кайгыртучы яшь инженер турында хәбәр әнә шулай таралды. «Булдыра бу егет!» – дигән фикер туды халыкта.
Тормыш – катлаулы нәрсә. Һәр кеше үзенең әзерлегеннән, тәрбиясеннән чыгып, яшәү рәвешенә һәм кагыйдәләренә карап үз фикерен белдерә яки үз гамәлләрен кыла. Төрле кешегә төрле мохит тәэсир итә. Шуңа күрә үз карашыңны аңлата белергә һәм сабыр булырга кирәк. Үз гомеремдә күңелемдә эшче кешегә карата ниндидер ачу туганы булмады. Барысы да – безнең кешеләр, безгә беркемне дә Айдан ташламаганнар, лабаса... Мин кешеләрне яратам – тормышымдагы төп кагыйдәм шул.
Фото: ТР Президенты Матбугат хезмәте архивыннан.
Добавить комментарий