Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»
Берия үзе куратор булган лаборатория

Берия үзе куратор булган лаборатория

Американың «Манхэттен» проекты* эшли башлаганнан соң бер ай узгач, ТАССРда атом‑төш коралын әзерләүгә керешәләр.

13 июня 2025

1942 елның 28 сентябрендә СССР Оборона дәүләт комитетының 2352 нче номерлы боерыгы чыга: «Уран җитештерү буенча эшне оештырырга» диелгән анда. Оборона дәүләт комитеты рәисе Иосиф Сталин имзалаган документ бу. «Катгый яшерен» грифы куелган документ. Ул документ буенча түбәндәгеләр каралган: «СССР Фәннәр академиясенә (академик Иоффе) атом энергиясен уран төшен таркатып алуга караган тикшеренү эшләрен яңартырга һәм Оборона дәүләт комитетына 1943 елның 1 апреленә уран бомбасын яки уран ягулыгын җитештерү мөмкинлеге хакында доклад әзерләргә».

Бурычны үтәр өчен кирәкле чаралар билгеләнә. Беренчедән, СССР ФА каршында уранны тикшерү буенча махсус лаборатория оештырырга. Кайдамы? Мондый сорау тумый да, чөнки Фәннәр академиясе ул чакта Казанда эвакуациядә була. Моңа бәйле рәвештә, ОДК күрсәтмәсендә болай дип языла: «Татарстан АССР Халык комиссарлары советына (иптәш Гафиатуллинга) 1942 елның 15 октябреннән Казандагы СССР Фәннәр академиясенә атом‑төш лабораториясен урнаштыру өчен 500 квадрат метрлы бина табарга һәм 10 фәнни хезмәткәрне торак белән тәэмин итәргә».

Сталин документы шактый кырыс сроклар куя. 5 октябрьгә Казанга самолёт белән 20 кг уран китерелә, шулай ук 200 кг авырлыктагы лаборатория җиһазлары. Боерык чыкканнан соң, бер айдан да кимрәк вакыт эчендә, ягъни 1942 елның 20 октябренә УССР Фәннәр академиясе «центрифугалау ысулы белән уран-235 бүлеп чыгару» лаборатория җайланмасының техник проектын эшләргә, аны шул ук көнне Казанның «Серп и молот» заводына тапшырырга тиеш була.

Авыр машина төзелеше халык комиссариатына, үз чиратында, 1943 елның 1 гыйнварына Казан предприятиесендә центрифуга җыярга боерык бирелә. Моның өчен, аерым алганда, Финанслар халык комиссариатына 30 грамм стратегик кыйммәтле металл – платина бүлеп бирү бурычы куела.

Сталин карары чыкканнан соң, Казандагы яшерен лаборатория икенче көнне үк эшкә керешә. Ленинград физика-техника институты директоры Абрам Иоффе 11 кешелек Казан төркеме турында боерык имзалый. Беренче совет махсус атом‑төш лабораториясен Игорь Курчатов җитәкли.

Эш Казанның үзәгендә үк алып барыла – Карл Маркс урамы, 10 адресы буенча урнашкан КАИ бинасы подвалында. Рәсми рәвештә «2 нче лаборатория» булып йөри. Нигә икенче, дисезме? Проектны турыдан-туры үз кураторлыгында тоткан Лаврентий Берия сүзләреннән соң ябышып кала бу исем: «Лаборатория №1 – ул без, Мәскәү Кремле...»

Коточкыч кырыс срок куелуга карамастан, боерыкның үтәлүенә һичбер шик тә булмый. Эш хәрби вакыт законнарында гына да түгел. Сталин документы разведка җиткергән мәгълүматларга нигезләнә. Ә алар менә нәрсә ди: АКШ атом‑төш коралын җитештерүдә сизелерлек ыргылыш ясады. Атом‑төш коралы җитештерүдә алардан артта калу илнең үлем турындагы кәгазенә кул куюга тиң.

 

P.S. 2 нче лаборатория Игорь Курчатов җитәкчелегендә Казанда берничә ай буена эшли. 1943 елдан ул инде Мәскәүгә күчә. 1949 елда, ягъни алты ел узгач, Семипалатинск полигонында беренче совет атом‑төш коралын сынап карыйлар. АКШның дөньяда өстенлек итү турындагы планнары юк ителә. Ә проектның 1942 елның сентябрендә Карл Маркс урамындагы подвалда башланганын онытмыйк...

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Добавить комментарий

Тема номера