
Берлинга танкта беренче булып бәреп кергән
Америкада җыелган «Шерман» танкы Берлинны штурмлауга өч көн кала Густав-Адольф штрасседа пәйда була һәм үзенең чылбыр тәгәрмәче астына эләккән бар нәрсәне – өч дошман тубын һәм иллеләп солдатын юк итә.
10 июня 2025
Фашистлар өнендәге әлеге көтелмәгән кунак Гарәпша Шаһимәрданов танкы була. «Шерман»нар ротасы командиры капитан Шаһимәрдановның әле яулап алынмаган немец башкаласында күрсәткән бу батырлыгын һәм аннан соңгы кыю гамәлләрен югары бәялиләр. 1945 елның 5 маенда танк бригадасы командиры подполковник Евсей Вайнруб Гарәпшаны Советлар Союзы Герое исеменә тәкъдим иткән бүләкләү кәгазен имзалый.
Шаһимәрдановның анда санап кителгән батырлыклары, һичшиксез, бүләккә лаек икәнен раслый. 22 апрельгә каршы төндә «Шерман»да дошманның тыныч йокысын бозган тарихи разведка рейдыннан соң, Гарәпша әле тагын ике тапкыр искиткеч кыюлык күрсәтә. 24 апрельдә, танк батальонына Го- генцоллерн каналы аша кичүне үз кулына алу бурычы куелгач, Шаһимәрданов үз ротасы белән немецларның тылына бәреп керә, 45 танк һәм үзйөрешле тупны кулга төшерә, 60 лап кешене юк итә. Ә бер атнадан соң, 1 майда, Берлинерштрасседагы кичү өчен барган яуда шулай ук сугышчан бурычын уңышлы үти: алдынгы отрядта хәрәкәт итеп, дошманның 4 танкка каршы һәм 2 зенит тубын, 95 ләп солдат һәм офицерын юкка чыгара.
Шаһимәрдановны Советлар Союзы Герое исеменә тәкъдим итү документларын 1 нче мех-корпус командиры генерал-лейтенант Семён Кривошеин, аннары 2 нче гвардия танк армиясе командующие генерал-полковник Семён Богданов һәм армиянең Хәрби советы әгъзасы генерал-майор Пётр Латышев бер‑бер артлы раслый. Ә нәтиҗәдә, 1 нче Белоруссия фронтының бронетанклар һәм механикалаштырылган гаскәрләре командующиеның 1945 елның 30 маендагы боерыгы белән капитан Гарәпша Шаһимәрдановны I дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләклиләр.
Ни өчен Герой исемен бирмиләр соң? Бәлки, югарыда кемгәдер Берлин урамнарына беренче булып үзебезнең Т‑34 түгел, ә лендлиз буенча алынган «Шерман»ның бәреп керүе ошамагандыр, бәлки, ул чор өчен башка җитди сәбәпләр булгандыр…
Герой үзе ни уйлады икән? Иң мөһиме, аның гомере өзелми. Саба районыннан 1941 елның 5 ноябрендә үз теләге белән фронтка киткән тарих укытучысы туган ягына исән‑сау әйләнеп кайта. Уллары әйтүенчә, бер генә нәрсәгә – танк белән туп‑туры рейхстагка кадәр барып җитә алмавына гына көенгән ул.
P.S. 2007 елда РФ Оборона министрлыгы дөньяга чыгарган документлар арасында Гарәпша Шаһимәрдановны Советлар Союзы Герое исеменә тәкъдим итү кәгазе дә була. Берничә елдан соң документның күчермәсен аның туганнарына тапшыралар.
Добавить комментарий