Бервакыт Яңа елда...
Ярты сәгатьтән ишек шакыдылар: "Сезгә чыршы кирәкмиме?" Яңа елга ярты сәгать кала бөтен гаилә белән бергәләп чыршы бизәүдән дә рәхәтрәк нәрсә юк икән...
24 января 2017
Безнең иң яраткан бәйрәмебезгә кадәр санаулы көннәр генә калып бара. Ул курьер поезды тизлеге белән якынлаша. Тагын бер-ике атна – һәм хуш киләсең, Яңа ел төне! Һәрвакыттагыча, курантлар сугуы, шампан шәрабе тамчылары, шаккатыргыч фейерверклар һәм теләкләр теләү көтә безне. Яңа ел – дөнья барыбер яхшырак, игелеклерәк, сафрак булыр дип, безнең самими өметләнүебез чоры ул. Һәм тагын – гаҗәеп вакыйгалар төне. Күңелне эретә торган көлкеле дә, хыялый да һәм моңсу да вакыйгалар. Яңа ел могҗизалы бит ул, анда әллә ниләр булырга мөмкин. Моңа иң яхшы дәлил – “Татарстан” журналы укучылары белән Яңа ел төнендә булган хәлләр.
Ялгыз каршылаган Яңа ел
1990 елның 30 декабрендә мине Мөслим районына туйга чакырдылар. Шуган авылында төркемдәшем кияүгә чыкты. Туй бик затлы булды. Кунаклар да, сый-хөрмәт тә, кияү булырга яраклы егетләр дә күп иде... Кәләшнең дус кызына тагын нәрсә кирәк соң?! Ә икенче көнне, 31 декабрьдә, безнең барыбызны да авыл клубына Яңа елны каршыларга чакырдылар. Кәләш өендә йокымны туйдыргач, бизәнеп-ясанып, мин кияү белән кәләшне көтә башладым. Тик алар һаман күренмәде. Байтак авыл егете килеп, мине үзләре белән клубка чыгарга үгетләде, кайберләре хәтта тезләнеп ялварды. Минем бик барасым килсә дә, дус кызыма ышандырганга, һаман аларны көттем. Ә алар күренмәде, инде дустымның әнисе дә миңа егетләр белән клубка чыгарга кушса да, мин үз сүземдә тордым.
Табын әзерләп, телевизор карадык, Иске елны озаттык. Дустымның әти-әнисе, курантлар сукканын да көтмичә, ятып йоклады – иртәнге сәгать дүрттә торып, терлек карыйсылары бар бит аларның. Мин генә мул табын артында берүзем ямансулап утырдым. Дус кызымның мине шулай тиз онытуы бик аяныч иде. Яңа елны ялгыз каршылагач, ел буена ялгыз булырмын, дип тә кайгырдым...
Бәхеткә, алай булып чыкмады. Бу минем тормышымдагы беренче һәм соңгы ялгыз каршылаган Яңа елым булды.
Ирина Большакова, Чистай
Кыяр – яшерен корал
Бу вакыйганың герое – минем әтием – Беренче Украина фронтында сугышкан. 1943 елның 31 декабрендә аның отряды Кодня авылында булган. Җирле халык шундый шәп мәҗлес оештырган! Тик... кичкә таба көмешкәләре беткән. Әти һәм тагын ике сугышчы күрше авылга җыенганнар. Кычкырып җырлап баралар икән. Кинәт агачлар арасында күләгәләр һәм учак телләрен күреп алганнар. Немецлар! Яңа елны бәйрәм итүдән башлары әйләнеп, безнекеләр коралсыз да чыгып киткән була: үзләре белән – спиртлы фляга һәм тозлы кыяр гына... Кар көрте артында утыралар, немец итекләре астында кар шыгырдавы якынлашканнан-якынлаша бара. Нишләргә?! Әти кесәсендәге кыярны ала да, шуны граната кебек тотып: “Якын килмә, барыгызны да шартлатам!” – дип кычкыра. Немецлар да куркып кала: “Рус, атма! Таң аткач, китәбез без. Яңа ел бит! Әйдә безнең белән!” – дип кычкыралар икән. Әтием сагайган: “Сезнең янга килсәк, бездән колбаса ясыйсыз бит сез”, - дигән. “Wasistdas колбаса, Kommandant?” – дип сораган исерек немец. Барысы да көлеп җибәргән. Учак янына бергә киткәннәр. Аларның “табынына” безнекеләр кыярларын китереп куйган. Рус сугышчысының үзләренә нинди “граната” белән янавын күргәч, немецлар тагын шаркылдый башлаган. Ике сәгать бәйрәм иткәннәр – Яңа ел төне дошманнарны да дуслаштырган. Могҗизалар булмый, диләр тагын...
Иван Саможенов, Әлмәт
Бер очышта гашыйк булу
Яңа елга өч сәгать кала мин әле халык белән шыгрым тулы залда ямансулап утыра идем – Бөгелмә аэропорты ябык, Казанга берничек тә очып булмас кебек. Әмма тоткарланган биш рейсның беренчесенә кинәт кенә утырта башладылар. Законлы урыным бишенче самолетта гына булса да, мин дә теркәлү урынына ашыктым. Бер матур кыз белән талаша-талаша, аның урынына утыру талоны алдым. Оялып торырга вакыт юк иде – Казанда табын янында яхшы танышым көтеп утыра бит...
Һавага күтәрелдек, ярты сәгатьтән башкала утлары күренә башлады. Ә тагын ярты сәгатьтән стюардесса һава шартлары буенча Казанның безне кабул итә алмавын, кабат Бөгелмәгә төшеп утыруыбызны игълан итте. Безнең белән очып китә алмаганнарның үзебезне нинди сүзләр белән каршы алганнарын күз алдына китерә аласыздыр, шәт! Бигрәк тә теге чибәр кыз ачуланды, минем турында нәрсә уйлаганнарын барысын да әйтеп бетерде!
Һәм хәзергә кадәр туктаганы юк әле – өйләнешүебезгә 35 ел булды инде! Һәр Яңа елда безнең табында шампан шәрабе янәшәсендә гаилә реликвияләре – “Дюшес” лимонады һәм йомшак сыр. Ул чакта аэропорт буфетында башка бернәрсә дә юк иде...
Равил Ибраһимов, Әлмәт районы
Язмыш шаяртуы
Яңа ел алдыннан мин солдаттан кайттым. Галәмәт зур планнар, исерткеч ирек хисе – бернинди “тормоз” да юк! Бәйрәмне дустым белән ике тапкыр каршыларга булдык. Беренчесен – Октябрьскида, башкорт вакыты белән, икенчесен инде өйдә, Мәскәү вакыты белән. Лениногорскига Октябрьскидан нибары бер сәгать барасы, ә вакыт аермасы – ике сәгать!
Башкортстанга маҗараларсыз гына барып җиттек. Курантлар сукканда шампан шәрабе эчтек тә, өйгә, төп банкетка кайтырга чыктык. Баулыны үткәч, ниндидер чыршы астыннан ГАИ формасы кигән Кыш бабайлар килеп чыкмасынмы! Йөртү таныклыгын һәм ачкычларны кесәләренә шудырдылар: “Иртәнгә кадәр ял итегез, егетләр...” – диләр. Ялынуларыбызга колак та салмыйлар. Унике туларга биш минутта машиналарына чакырдылар – янәсе, безнең очракны тикшерәләр. Аннары исә барысы да әкияттәгечә булды. Машинада – мандариннар, каз, радиода – “Кадерле россиялеләр...” Безгә – шампан шәрабе, үзләренә термостан чәй салдылар. Иртән өебезгә кадәр үз машинабызда илтеп куйдылар. Документларны һәм ачкычны кайтарып бирделәр...
Мин армиядән соңгы беренче Яңа елымны менә шулай каршыладым. Ел ничек башлана, шулай үтә дә, диләр... Хәзер, Яңа елда кизү торырга туры килсә, үзем белән мандариннар һәм берәр тәмле әйбер алам. Кунакларны нәрсә белән булса да сыйларга кирәк бит!
Владимир Петров, Лениногорск
Зөядә булган хәл
Бу хәл Зөядә Совет чорында булган, диләр. 31 декабрьдә ике тракторчы кырдан печән алып кайтырга киткән. Салкын булган, озак кайнашканнар, караңгы төшкән. Кайтырга чыкканнар. Кинәт берсе тракторын туктаткан, кабинасыннан сикереп төшкән дә, икенчесенә кулы белән ишарәли башлаган. Икенчесе дә туктаган, иптәше күрсәткән якка караган. Ә анда, хәзер генә алар киткән җирдә, күктә чыршы балкый икән.
- Әй, Семеныч, без артыграк эчеп ташлаганбыз, ахры. Бу җен безнең арттан ияргәнче, әйдә тизрәк авылга! – ди икән берсе икенчесенә.
Тракторларын булдыра алганча куып, авылга кайтып җиткәннәр.
- Нәрсә булды сезгә? – дип сораган алардан карт бабай.
- Анда... кырда... чыршы! Һавада эленеп тора! Безнең арттан очып китә язды! Без шуңа ашыктык та!
- Әй аңгыралар да икән сез! Ул сезгә хәзинә яшерелгән урынны күрсәткән бит. Мондый хәл гасырга бер генә тапкыр була! – дип уфтанган бабай.
Тракторчылар кабат кырга киткән. Төн буе, таңга кадәр туң җирне казыганнар, Яңа ел икәнен дә онытканнар. Тик бушка тырышканнар...
Ә Зөя хәзинәләре кемнәргәдер хәзергә кадәр тынгы бирми.
Артем Силкин, Зөя шәһәр-утравы
Трамвайда тост
Мин Яңа елны дусларым белән каршыларга җыендым, тик аңа кадәр бер кызны бәйрәм белән котларга киттем. Аның белән шугалакка бардык, шәһәр урамнарында йөрдек, йорты янына килеп җиткәндә, инде 12 туларга 15 минут кына калып баруы ачыкланды. Мин якындагы трамвай тукталышына йөгердем. Урамда бер генә машина да, бер генә кеше дә юк. Унике туларга биш минут кала трамвай килде. Иске салкын вагонда миннән кала тагын трамвай йөртүче, кондуктор хатын һәм мех бүрек кигән исерек ирдән башка кеше юк иде.
Нәкъ сәгать уникедә трамвай, киләсе тукталышка барып җитмичә, туктады. Йөртүче радио кабызды, кондуктор хатын кайдандыр шампан шәрабе һәм конфет тартып чыгарды, исерекне төрткәләп уятты. Без шампан шәрабе эчтек һәм бер-беребезне Яңа ел белән котладык. Аннары ир-ат, бүрегенең идәнгә төшеп киткәнен дә сизмичә, кабат йокыга талды, ә трамвай исә юлын дәвам итте.
Айнур Мөхәммәтҗанов, Түбән Кама
Шахтада, тик оливье белән!
Бервакыт без Яңа елны дустыбыз Лехаларда каршыларга җыендык. Әллә нинди уңышсыз көн булды ул – дустыбыз тубык сөяген каймыктырды, шәһәр читендәге без гел бәйрәмнәр үткәрә торган йортны да башкалар броньлап өлгергән иде. Яңа елга бер-ике сәгать кала без Лехаларга киттек, Маратны ризык төягән пакетлар белән аста калдырып, үзебез фатирга кердек тә, үзебезчә шаяртырга булдык – янәсе, дустыбыз лифтта бикләнеп калды. Леха нервлана башлагач, шаркылдап көлеп җибәрдек һәм, Маратка шылтыратып, безнең янга менәргә куштык. Көтәбез-көтәбез – ул һаман юк, телефоны да җавап бирми. Фатирдан чыгып, лифт чакырган идек, шахтадан Маратның тавышы ишетелә:
- Егетләр, нишлибез?! Лифтчы иртән генә килә!
Без көч-хәл белән лифт ишекләрен бераз ачып, ризыкларны алдык, әмма Марат үзе бу ярыкка гына сыймады. Шунлыктан без Яңа елны лифт янәшәсендә каршыларга мәҗбүр булдык – дустыбызны шампан шәрабсез, оливьесыз, бер ялгызын калдыра алмыйбыз бит инде!
Шунлыктан, язмыш белән шаяртмагыз, бигрәк тә ул сезне кисәтмәкче булып, ниндидер ишарәләр ясаган очракта. Әллә нәрсәләр булуы бар...
Лилия Светлова, Чаллы
Мамык сакаллы бабай
Яңа 1979 елны мин институтның бушап калган тулай торагында ялгызым, кесәмдә бер тиен акчасыз каршыларга мәҗбүр булдым. Дусларым өйләренә кайтып китте, ә миңа Казанда калырга туры килде. Билетка, шампан шәрабе һәм мандаринга дигән акчаны – кыскасы, бөтен стипендиямне трамвайда ниндидер фокусчы урлады. Тик язмыш сиңа бәйрәм бүләк итүдән баш тарта икән, димәк, син аны үзең ясарга тиеш! Минем башыма әлеге даһи фикер Кызыл почмакта Кыш бабай костюмын тапкач килде. Димәк, кыздырган бәрәңге генә ашап утырырга туры килмәячәк – оливье һәм “сельдь под шубой” салатлары, бәйрәмчә йөз грамм да эләгәчәк дигән сүз! Башка – бүрек, җилкәгә – тун эләсең, борын астына сакал ябыштырасың да – әйдә, фатирлар буйлап алга!
Нәкъ шулай булып чыкты да. Беренче кергән фатирымда ук мине табынга утырттылар, туйганчы ашаттылар-эчерттеләр. Икенчесендә җырлаттылар, Иске елны озаттык, Яңа ел хөрмәтенә тагын берне салдык. Өченчесендә исә... мин 1 гыйнвар иртәсендә йокымнан уяндым! Буш фатирда, хуҗалар яткырган диванда. Өстәлдә мондый язу ята: “Михаил, деканыгызны Яңа ел белән тәбрикләргә теләвегез куандыра. Кызганыч, котлавыгызның мәгънәсен аңлый алмадым, әмма ул ихлас булгандыр, дип уйлыйм. Ачкычны палас астына куеп калдырырсыз. Яңа ел белән!”
Михаил Петров, Чаллы
Чәнечкеле бәхет агачы
Чыршы бизәлә, ә аның астындагы киез итек эченнән курантлар сукканнан соң һәркем Кыш бабай бүләген таба. Безнең гаиләдә шундый традиция, хәер, ул күп гаиләдә шундый уктыр. Әмма бер елны гел эш, калып эшләүләр, “аврал”лар белән әвәрә килеп, 31 декабрьдә кичке җиделәр тирәсендә генә, ниһаять, бушый алдым. Өйгә кайтып керсәм – кызым елый: “Әти, безнең чыршыбыз юкмыни?! Төнлә Кыш бабай да килмәячәк бит инде алайса!” – ди. Сез минем урында нишләр идегез? Әйе, мин дә нәкъ шулай эшләдем, тиз генә киендем дә, базарга чыгып чаптым. Ә алар инде барысы да диярлек ябыла, бер җирдә дә бер чыршы да юк... Чехов базарында инде шактый салмыш ике ирне очраттым. “Чыршы кирәкмени? Мең сум бирсәң, ике сәгатьтән подъезд төбеңә китереп җиткерәбез”, - диләр. Алдыйлар, дип уйласам да, башка чарам булмаганга, ризалаштым...
Өйгә буш кул белән кайттым, кичке сәгать унбердә чыршыны китереп җиткерәчәкләр, дим. Яңа елга бер сәгать калды – әлбәттә инде, чыршының исе дә юк! Үземне эчтән генә битәрлим. Ә тагын ярты сәгатьтән соң ишек шакыдылар. Күрше Рәфыйк икән: “Сезгә чыршы кирәкмиме ул? Миңа дусларым ни өчендер икене китергәннәр...” Яңа елга ярты сәгать кала бөтен гаилә белән бергәләп чыршы бизәүдән дә рәхәтрәк нәрсә юк икән ул...
Азат Гыйләҗев, Казан
Баскычтан... йолдыз табу
Бу хәл 1970 нче елларда булды. Ул Яңа ел кичендә бездә туй гөрләде. Таң алдыннан кәләшнең әтисе подъездда йоклап ятучы таныш түгел егетне уятып алып керде. Ленинградтан әнисе янына өй туена кайткан икән, тик кайсы фатир булуын оныткан. Ашаттык, идәндә яткан туганнарны бераз кысрыклап, йокларга яткырдык. Иртән ул әнисен эзләп тапты һәм икәүләп рәхмәт әйтергә керделәр. Чәй эчкәндә, бу тыйнак егетнең фамилиясе дә ачыкланды – Альберт Әсәдуллин үзе икән! Йолдыз, “Алтын Орфей” бүләге иясе, “Поющие гитары” вокаль-инструменталь ансамбле вокалчысы. Вакыйга әле моның белән генә тәмамланмады. Нәкъ бер елдан соң, миңа Ленинградка командировкага барырга туры килде. Альбертның туганы белән без бер заводта эшли идек, ул туганына күчтәнәч җибәрде. Әлбәттә инде, тапшырдым һәм үзебезнең кайчан танышуны да хәтеренә төшердем. Әй, сөенде дә соң! Берничә сәгатьтән мин инде Киров исемендәге театр партерында аның чыгышы белән хозурлана идем – ул Яңа ел кичендә “Фламандская история” рок-операсын куйдылар.
Сергей Артюхин, Казан
«Алчәчәк алып кайт миңа!»
Бөтен кешегә Яңа ел, ә миңа – җәза! Хатынымның туган көне – 1 гыйнварда! Һәм инде кунаклар Иске елны озатып, Яңа елны каршылаганда ук, иртүк кайдан чәчәк табарга, дип баш вата-вата, мин тиз арада айныйм. Хәтерләсәгез, Совет чорында кышын чәчәк табу кыен иде. Ә инде беренче гыйнвар иртәсендә аны табуның авырлыкларын мин үзем генә беләм. Чөнки миннән башка беркем дә Яңа елның тәүге таңында бөтен базарларны әйләнеп чыкмагандыр. Һәм инде чемоданында чәчәк яшерелгән туңып беткән көньяк кешесен очратканда, минем сөенечемә чик булмый иде. Көенечемә дә – суыктан күшеккән кунак космик бәя сорый. Сатулашу файдасыз: миңа яртылаш туңган канәфер чәчкәләре өчен хезмәт хакымның өчтән берен чыгарып бирергә туры килә...
Кайчандыр курантлар сукканда башланган интегүләрем чираттагы бер Яңа елны каршы алганда тәмамланды да. Бәйрәм табыны артында утырганда, хатынымның әнисе кызының туган көне чынлыкта 1 гыйнварда түгел, бәлки 9 декабрьдә булуын ычкындырды: кар күп булган, теркәр өчен ЗАГСка кадәр барып җитә алмаганнар...
Ул Яңа елда миннән дә бәхетлерәк кеше булмагандыр, мөгаен. Бик тиздән исә чәчәк кытлыгы искиткеч муллык белән алышынды. Тик бу бер дә аяныч түгел. Хәзер без хатынымның туган көнен елына ике тапкыр билгеләп үтәбез.
Илгиз Вафин, Казан
Тынычлык һәм тынлык фейерверкы
Иң тылсымлы, онытылмас тәэсирләребез – 2016 елны каршылаудан.
...Урал. Беркем дә яшәми торган Катавка авылы. Биредә Интернет та, телевидение һәм хәтта радио да юк. Урамда – 35 градус салкын. Без мичтә кабак пешерәбез, иртүк урманга барыр өчен иске агач чаңгыларны ремонтлыйбыз. Урманда исә пошилар йөри, куян һәм кабан дуңгызы эзләре ярылып ята...
Төн уртасында без урамга чыгабыз. Күктә ай балкый, бенгаль утлары кабызабыз һәм тынлыкны тыңлап хозурланабыз – аны шәһәрдә берничек тә ишетеп булмый бит. Бер-беребезне тәбриклибез, кочаклашабыз һәм барыбызга да гаҗәеп теләк телибез – Яңа елда хәтта көндәлек ыгы-зыгыда да тынлыкны табарга һәм тыңларга насыйп булсын, дибез...
Быел декабрь азагында без тауларга барабыз. Шул ук компания белән, чөнки былтыргы Яңа ел төне искиткеч булган иде!
Надежда һәм Роман Насыйровлар, Казан
Добавить комментарий