Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»
Без Кырымда эзлебез...

Без Кырымда эзлебез...

«Түгәрәк уен» Бөтенроссия татар фольклоры фестиваленең тугызынчысы быел Кырымның Бахчасарай районында узды.

27 октября 2016

«Түгәрәк уен» Бөтенроссия татар фольклоры фестиваленең географиясе елдан-ел киңәя бара. Быелгы фестиваль, исәп буенча тугызынчысы, Кырымның Бахчасарай районында узды. Монда Россиянең 20 субъектыннан җыелган 40тан артык фольклор коллективы катнашты. Шулай ук – Кырым Республикасының вокаль-хореография коллективлары да.
%d0%b7%d0%b0%d1%85%d0%be%d0%b4%d0%bd%d0%be%d0%b5-%d1%84%d0%be%d1%82%d0%be
Халыкара дәрәҗә, яки Уртак бәйрәм
Татарстан, Әстерхан, Самара, Свердловск, Киров, Түбән Новгород, Омск, Оренбург, Төмән, Ульяновск, Чиләбе, Волгоград, Пенза өлкәләре, Пермь краеннан килгән милләттәшләребез – алар барысы да үз төбәкләренең күркәм гореф-гадәтләрен, җыр-биюләрен тәкъдим итте.  Шулай ук Башкортостан, Мордовия, Мари Эл, Удмуртия, Чувашиядә гомер итүче татарлар да килде. «Түгәрәк уен» оештырылганнан бирле  алар бу фестивальне калдырмыйлар. Быелгы фестивальдә Бахчасарайның «Авдет» («Кайту») һәм «Эбедиет» («Мәңгелек») ансамбльләре катнашуы да ямь өстенә ямь булды.
Сүз уңаеннан, фестиваль тагын бер елдан 10 яшьлек юбилеен бәйрәм итәчәк.
- Юбилейны башкалабызда уздырырга ниятләп торабыз, - дип белдерде ТРның Традицион мәдәниятне үстерү үзәге җитәкчесе Фәнзилә Җәүһәрова. Дөрес, фестивальнең Гала-концерты вакытында Кырым Республикасының мәдәният министры урынбасары Исмәт Заатов тагын да куанычлырак тәкъдим ясады:
- «Түгәрәк уен»га халыкара статус биреп, аны дүрт елга бер Кырымда уздыра торган итик, - диде ул. – Ул безнең уртак бәйрәмебезгә әверелсен!
Киләчәктә, бәлки, нәкъ менә «Түгәрәк уен»ның җырлы-биюле җыеннары ике арадагы дуслык күперен төзеп бетерергә, ә аннары тагын да яхшырак итеп ныгытырга да ярдәм итәр. Һәрхәлдә, залда утыручы Кырым тамашачысы да, Казаннан килгән делегация вәкилләре дә, «Түгәрәк уен»ның барлык катнашучылары да бу тәкъдимне куәтле алкышларга күмде.
%d1%84%d0%be%d1%82%d0%be-1
Себердән килгән «динозаврлар»   
Бахчасарай районының Песчаное бистәсендәге «Бригантина» пансионатына таң беленгәндә килеп урнаштык.
- Диңгез пансионатка терәлеп үк тора, - дип ышандырды оештыручылар. – Вакыт тапсагыз, рәхәтләнеп коенырга була!
Әмма Кырым безне болытлы моңсу күк йөзе, салкын һавасы белән каршы алды.
- Коенып булмас микәнни инде, - дип хафаланып алды килгән халык. Бигрәк тә – балалар һәм... өлкән яшьтәге абзыйлар белән әбиләр пошынды. Әйтергә кирәк, фестивальгә килгән фольклор коллективлары катнашучыларының яше 8 белән 82 арасында тирбәлә.
- Килгән-килгән, коенмый калмабыз инде анысы, без бит Себер егетләре, - дип шаяртып алды Төмәннән килгән гармунчы абзыйлар. – Кырымга, дигәч, аеруча җилкенеп килдек фестивальгә...
Монда Себердән килгән татар коллективлары да бар, керәшеннәр дә, мишәрләр дә. Һәм, әлеге дә баягы агайлар кебек, фестивальдә сигезенче, тугызынчы ел рәттән катнашучы «динозаврлар» да. Шундый «динозаврлар»ның берсе – Төмәннән килгән Җәгъфәр абый Касыймов. Ул «Пышны» ансамбленең җитәкчесе.
- Ә исеме нәрсәне аңлата? – дип сорыйм Җәгъфәр абыйдан.
- Ә, безнең Себер гүзәлебез исеменнән ул, - дип елмая Җәгъфәр абый. – Пышма дип атала торган бик матур елга бар бездә. Моңа кадәр мин «Саз» ансамбле белән катнаша идем «Түгәрәк уен»да, аннары «Пышны»ны оештырдым. Монда безнең гаилә подряды, дисәк тә була. Ансамбльгә йөрүчеләр фольклор материалын да үзләре таба, үзләре өйрәнә дә, костюмнарны да үзләре хәстәрли. Мәдәният йортына карасак та, үзең янып тормасаң, булмый. Дөрес, безгә инструментларны алып бирәләр, бюджеттан күпмедер күләмдә финанслау каралган, монда фестивальгә килергә Бөтендөнья татар конгрессы ярдәм итә... Әмма спонсорлар юк. Бездә әле рухи мәдәниятне үстерү кирәк икәнне аңлаган чын мәгънәсендә зыялы татар меценатлары формалашып җитмәгән.
_mg_6006
«Без төрле һәм шуның белән горурланырга тиешбез» 
«Түгәрәк уен» фестиваленең төп таләпләре – тере башкару, үзенчәлекле, кабатланмас фольклор материалы һәм аның аутентик (чын, халыкчан, эшкәртелмәгән) булуы. Биредә фонограммага җырлау турында сүз дә булырга мөмкин түгел. Хәзерге фолк юнәлешендә бик популяр булган стилизация дә хупланмый. Коллективлар үз төбәкләреннән алып килгән фольклор материалын борын-борын заманда әби-бабайлары тарафыннан ничек башкарылса, нәкъ шул рәвешле башкарырга тиешләр.
ТРның Традицион мәдәниятне үстерү үзәге белгече, сәнгать фәннәре кандидаты Эльмира Каюмова фестивальгә килүче коллективларның иң «авырткан» урыны шул булуы хакында әйтте:
- Еш кына булган материалны матурайтырга, бизәкләргә тырышалар. Бер-берсеннән күреп, костюмнарда стилизация ясый башлыйлар. Әмма бит безгә матурлык кирәкми, безгә төбәкнең йөзен билгеләүче материал үзе кирәк. Без һәммәбез дә төрле, һәм бу төрлелек – байлыгыбыз, горурлыгыбыз.
Күптән түгел генә ТР Традицион мәдәниятне үстерү үзәге «Татар халкының йолалары һәм аларның сәхнәдә куелышы» дип аталган өр-яңа видеобасма чыгарган. Әлеге җыентыкта Казан, себер, Урал ягы татарларының, керәшен, мишәрләрнең югалып бара торган уникаль гореф-гадәтләре, йолалары тупланган. Шунысын да әйтеп үтәргә кирәк: бу материаллар нәкъ менә үзәк оештыра һәм уздыра торган «Түгәрәк уен» белән «Иске Казан» фестивальләрендә төшереп алынган. Басма DVD диск һәм аңа кереш буклет рәвешендә әзерләнгән.
- Буклеттагы мәкалә дә, диск үзе дә фольклор коллективларына ярдәм итү, аларны фольклор материалы  белән дөрес эш итәргә өйрәтү йөзеннән эшләнде, - ди Эльмира ханым.
Болар хакында Эльмира ханым фестиваль кысаларында оештырылган мастер-классында да сөйләде. Диск «Түгәрәк уен» фестивалендә катнашучы коллективларга таратылды.
Әлеге үзәк фольклор коллективларына шул рәвешле, кулыннан килгәнчә, ярдәм итәргә тырыша. Ә бит фольклорны тергезү җиңел эшләрдән түгел, үз эченә бик күп аспектларны ала торган хезмәт: экспедицияләргә чыгып, яңа әсәрләр яздыру, борынгы уен коралларын барлау һәм табу, коллектив җитәкчеләре белән өзлексез бәйләнештә тору, репертуар туплау һ.б. Әлеге дә баягы кием сайлау да, Эльмира ханым әйткәнчә, белгечләр тарафыннан контрольдә тотылырга тиеш, чөнки, сүз үзебезнең этник үзенчәлегебезне дөрес иттереп киләсе буыннарга тапшыру турында бара.
%d1%84%d0%be%d1%82%d0%be-1-2
Тыпыр-тыпыр, шытыр-шатыр 
Фестивальгә килгән коллективлар, чыннан да, төрле – фольклор материалының үзенчәлеге ягыннан да, әзерлек ягыннан да. Шуны да әйтергә кирәк: төбәкләрдә  сайлап алу турлары узганнан соң, бирегә инде иң яхшылары җыела. Нәтиҗә ясар һәм урыннар алыр өчен. Әмма быелгы Кырым фестивале  аерылып тора иде – биредә урыннар бирелмәде, ул махсус бәйрәм җыены рәвешендә оештырылды.
Инде үзенчәлекләргә бераз тукталып үтик. Әйтик, шул ук «Пышны» «егетләрен» алыйк. Алар үзләренең гармуннары һәм шул гармун көе астына «аяк тыпырдатуы» белән данлыклы.
- Читекнең төбенә махсус пластина куела, үзенә күрә чечетка инде бу, - дип елмая Җәгъфәр абый.
Мордовиядән килгән катнашучы – 82 яшьлек Нурия Әбделрәшитова – «Түгәрәк уен»ның янә бер «динозавры». Ул «Дуслык» фольклор ансамблендә бәетләр башкара. Репертуарында XVI гасырга караган бәетләр дә бар, ди хәтта.
- Мин аларның тарихын-ниен әллә ни белеп җиткермим инде, балам. Әбиемнән отып алган идем, ул ничек җырласа, мин дә шулай җырлап йөрим, - диде Нурия апа.
Мари Элдан килгән коллективларның берсе гөсләдә уйнап һушландырды.
- Гөсләдә уйнау үз заманында керәшеннәрдә бик киң таралган булган, - ди Эльмира Каюмова. – Аларда уникаль борынгы гөсләләр сакланып калган. Әйтик, быел сез ишеткән ике яклы (ягъни берьюлы ике кеше уйный торган) гөслә – әле өр-яңа табылдык. Моңарчы аның барлыгын да белми идек. Безгә бит инструментларның сызымнарын ясау өчен, менә шушындый уникаль табылдыклар кирәк. Аннары, схемалары билгеле булгач, бәлки, аларны осталар эшли дә алыр. Тик андый осталар да бетеп бара шул, кызганыч.
%d1%84%d0%be%d1%82%d0%be-2
Бу урында Төмәннән килгән «Шытыр-шатыр» коллективы белән таныштырып узасы килә. Аның җитәкчесе Гаяз Габдуллин һәм аның кечкенә башкаручылары – берничә ел рәттән «Түгәрәк уен»  җиңүчеләре, чып-чын йөзек кашлары. Күптән түгел генә бу балалар коллективы Италиядәге фольклор фестивалендә катнашып, андагы тамашачыны да шаккатырып кайткан. Быелгы чыгышлары вакытында «Шытыр-шатыр»лар халыкны янә гаҗәпләндерде – алар үзләре инстурментларда уйнап, җырлап-биеп торды, ә барабан өстендә... кәҗә биеде. Ансамбльнең солисты Илүсә Габдуллина безгә бу кәҗәнең серен ачты:
- Әти аны үз куллары белән ясады, - диде ул. – Без аның белән чиратлашып идарә итәбез. Музыканың темпына карап, кәҗәнең сикерү рәвеше дә үзгәрергә тиеш. Әтием бит без уйный торган уен коралларын да үз куллары белән ясый...
- Ясамый нишлисең?! – дип кул гына җәя Гаяз абый. – Борынгы уен коралларының бит сызымнары да сакланып калмаган. Менә, йөрим шулай авыллардагы картларга, сораштырам. Әбиләрдән җырлау манерасына өйрәнәбез, бер авылның башкару рәвеше икенчесенекен кабатламый беркайчан да. Уен коралларын ясау серенә балаларны да төшендерә башладым, алар бу серне үзләреннән соңгы буыннарга тапшырырга тиешләр.
- Теләп өйрәнәләрме? – дип сорыйм Гаяз абыйдан.
- Өйрәтүче булса, өйрәнәләр, - дип кистереп куя Гаяз абый. - Без инде болай да «компьютер буыны» тәрбияләдек бит, ә монда алар үз куллары белән борынгылыкка кагыла ала...
- Уен коралларын нәрсәдән ясыйсыз? – дип төпченәм. – Акча белән кем дә булса ярдәм итәме?
- Мәдәният министрлыгына, Конгресска рәхмәт – менә, йөреп торабыз ич әле фестивальләргә... Ә уен коралларына килгәндә... Алар өчен кем акча түләсен инде. Шөкер, агач бар әле, урманнар бай бездә. Нарат, ат ялы, хайван карыны... – барысы да чиста экологик материалдан хәстәрләнгән, - дип шаяртып, дөресрәге, чеметтереп тә ала Гаяз абый.
%d1%84%d0%be%d1%82%d0%be-2-2
«Күңел кушуы буенча... » 
Фольклор коллективлары алты авылда концерт программасы белән чыгыш ясады. Болар – Почтовое, Угловское, Каштановское, Песчановское, Табачное, Плодовое. Безнең төркем үзенең тәмәке үстерү традицияләре белән данлыклы Табачное авылына барды.
- Элек бездә тәмәке җитештерүнең эре производствосы булган, - дип башлады сүзен җирле үзидарә башлыгы Иван Шаповалов. – Атаклы «тәмәке патшалары» Стамболилар турында ишетә беләсездер шәт. Хәзер инде Кырым тәмәкесенең данлыклы чорлары тарихта гына калды.
Табачное авылы 1925 елда Кырым тикшеренү үзәгенең бер пункты буларак оеша, монда Тәмәке совхозы була, билгеле. Хәзер биредә Тәмәке җитештерү музее эшли. Без килеп кергәндә, Мәдәният сараеның фойесында тәмәке күргәзмәсе оештырылган иде. Әмма тәмәкене инде сату һәм керем алу өчен түгел, ә элеккеге заманнардан килгән уникаль тәҗрибәне югалтмас өчен үстерәләр һәм әзерлиләр. Кунакларга патша Россиясе заманыннан ук данлыклы булган, совет чорында да үз маркасын саклап килгән кырым тәмәкәсе сортларын бүләк иттеләр: «Дюбек», «Вирджиния», «Американец»...
- Кырымның Россия составына керүенә бик шатланабыз, - дип тә өстәде Иван Шаповалов. – Яңаруга йөз тоту сизелә башлады. Менә, сез килдегез. Ә җирле халыкның инде 20 еллап читтән килгән артистны күргәне юктыр, чын әйтәм!
%d1%84%d0%be%d1%82%d0%be-3
Ә үз Мәдәният сарайларында берничә коллектив эшли булып чыкты аларның. Шуларның берсе – Табачное авылының данлыклы тынлы уен кораллары оркестры. Автобуслардан төшеп, Мәдәният йортына таба атлауга, иң беренче эш итеп, аларны ишеттек: хәрби марш, сугыш чоры көйләре... Баксаң, ансамбльнең җитәкчесе диңгез флотында хезмәт иткән булган икән. Аннары мәктәптә математика укыткан. Ә 1976 елда, «күңел кушуы буенча», мәктәп укучыларын җыеп, менә шушы оркестрны оештырып җибәргән. Безне аның гына түгел, ә укучыларның үзләренең дә энтузиазмы сокландырды. Кич буе, таралашырга теләмичә, уйнады да уйнады алар...
Табачное авылының Мәдәният сарае 500 кешегә исәпләнгән. Безнең коллективлар «буш залга җырлап-биеп кайтыбыз икән» дип борчылган иде. Ә концерт башлангач, аһ иттек! Зал да тулды, тамашачы да һәр чыгышны тоташ алкышларга күмде. Юкса, Табачноеда яшәүче халык – нигездә, украиннар һәм руслар. Күрәмсең, җыр-бию белән музыканың милләте юк, алар һәркем өчен дә аңлаешлы...
Фестиваль кысаларында Кырым Республикасы хакимияте безнең өчен Корбан ашы оештырды. Исмәгыйль бәй Гаспралы каберен дә зиярәт итеп  кайттык. Һәм, әйтерсең, Җәгъфәр абыйның теләген исәптә тотып, мондагы җирле химаячеләр – кырымтатар мәдәниятен үстерүгә ярдәм итәргә әзер торучы эшкуарлар белән дә очрашып сөйләштек.
%d1%84%d0%be%d1%82%d0%be-4-3
Ватанга кайту  
- Ә Кырымда чип-чиста кырымтатар авыллары сакланып калганмы? – дип сорыйм Кырым Республикасының Мәдәният министрлыгы вәкиленнән.
- Сез бит тарихны ишетеп булса да беләсез инде... – дип, соравымны ярымҗавапсыз калдыра ул. Хәер, мондый җавап та – җавап.
Шулай да фестиваль кысаларында кырымтатар мәдәнияте буенча мастер-класслар оештырылган иде: кырымтатар биюләренә өйрәтү һәм кырымтатар чигү эшләре буенча. Мине иң кызыксындырганы – чигү буенча мастер-класс булды. Аны «Эвджияр» оешмасыннан килгән оста Халидә Кыпчакова уздырды. («Эвджияр» - кырымтатар теленнән безнеңчәгә күчерсәк, «өй җыю» дигәнне аңлата. – Авт.) Кырымтатар чигешенең символикасы белән таныштырды ул безне: менә монысы тау билгесе, дип, ә монысы сугышны белдерә.
- Чигү ул заманында сакраль сәнгать булган , - ди Халидә ханым. – Әйтик, кияүгә чыгар алдыннан кыз бала бирнә әзерләгән. Аның мендәрләренә һәм чаршауларына, әлбәттә инде, ир-ат символларын чигәргә ярамаган...
- Ә ничек аерырга аларны, - дип төпченәбез.
- Бездә, мәсәлән, кипарис агачы – ир-егет символы, шулай ук, үлемне дә гәүдәләндерә. Яшь киленчәкләргә анар агачы һәм җимеше килешәчәк, ул әле уңдырышлылык билгесе дә. Кыз бала, тормышка чыккач, нәселнең дәвамы өчен җаваплы була бит.
%d1%84%d0%be%d1%82%d0%be-4-1
Сакраль, дигәннән, Халидә ханым атаклы тәмәке янчыкларының серен дә чиште. Баксаң, алар формасы белән дә, бизәкләре белән дә хатын-кыз сынын гәүдәләндерә икән.
- Ире яу кырына чыгып киткәндә, хатыннар бу формадагы янчыкларны үзләрен хәтерләтеп торсын өчен хәстәрләгән, - дип елмайды ул. – Фотога төшү юк бит әле ул чакта, хәер, рәсем бездә тыелган да, димәк, менә шушындый ысул калган...
Хан сараендагы затлы мендәрләр – Халидә апа һәм аның белән бергә эшләүче осталарның уртак иҗат җимешләре икән. Алар китапларда сакланып калган борынгы эскизлар буенча әзерләнә, ди.
- Бер мендәргә кайчак тугыз айлап вакыт китә, бәби алып кайткандай булабыз, - дип елмайды Халидә ханым. – Шулай да, шөкер, хәзер заказлар ала башладык. Димәк, киләчәккә өмет бар, дигән сүз.
Гала-концертта кырымтатар вокаль-хореографик ансамбльләренең чыгышларын аеруча дулкынлану белән тыңладым һәм карадым. Грек, төрек, балкан мотивлары көчле яңгыраса да, нәрсәседер белән тарихи хәтерне кузгатты алар – бәлки, Урда чорыннан чәрдәкләнеп җилгә таралган моң-зар беләндер?
 
«Сөт белән кергәнне оныттырып булмый!» 
Ава Азаматова, «Авдет» кырымтатар ансамбле җитәкчесе:

Халык 50 ел буе сөргендә яшәсә дә, авыллардагы әбиләр-бабайлар арасыннан әле традицияләрне саклап калучыларны табарга мөмкин. Мин үзем Краснодар шәһәрендә югары белем алдым – андагы мәдәният институтында хореография бүлегендә укыдым. Аңлашыла инде, кырымтатар биюләренә өйрәтмәделәр безне анда. «Кырым татарлары» дигән халык гомумән юк дип исәпләнә иде бит. Безнең биюләрне әниемнән өйрәндем. Буыннан-буынга килгән күнекмәләр бу. Балаларымны да үзем өйрәтәм.
%d1%84%d0%be%d1%82%d0%be-5
Безнең мәдәниятне, шөкер, өлешчә Хан сараендагы тупланмалар саклап калды. Анда төрле тарихи чорларга караган эскизлар бар, сәхнә костюмнарын, алардагы орнаментларны, бизәкләрне шулардан өйрәнеп әзерлибез. Мин бу мәсьәләдә бик консерватив кеше, аз гына да чит элемент, стилизация булырга тиеш түгел, дигән карашта торам. Безнең костюмнарда билгә кадәрге өске өлеш тоташ алтыннан булган, ә аскы өлештә алтын элемент кертү, бизәкләр өстәү зәвыксызлык билгесе саналган.
Бию элементларын, җырлау манерасын без авыллардагы кырымтатар туйларына йөреп өйрәндек. Китаплардан укып өйрәнеп булмый бит инде аларны! Кызганыч, миңа Үзбәкстандагы «Хайтарма» кырымтатар ансамблен күрү бәхете насыйп булмады. Шунысы кызык, улыма 1 яшь вакытта, күрәм, бу җилкәләрен сикертә. Нишләп икән, дип аптырыйм. Соңрак белдем: кырымтатар биюләрендә ир-атларның төп хәрәкәтләреннән берсе икән ул! «Әнкә сөте белән кергәнне, күрәмсең, хәтердән сызып ташлап булмый...»
P.S. Фестиваль 24 сентябрьдә Симферополь Дәүләт академик музыка театрында тантаналы рәвештә ябылды. Аңа кадәр, төп рәсми программадан тыш, һәр кичне катнашучылар – яше дә, карты да – традицион «Кичке уен»га җыела торган иде. Таңга кадәр диңгез ярында Россиянең төрле төбәкләреннән килгән татарларның, түгәрәккә басып уйнаганда уйнала торган көйләре, җырлары яңгырап торды. Күңелләребез түгәрәкләнеп кайттык!

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: