Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

«Без нык ышанабыз: сез дошманга тын алырга бирмәссез, аны көнбатышка таба тагын да ераграк куарсыз...»

1943 елның 5 мартында «Правда» газетасында Татарстан АССР хезмәт ияләренең барлык фронтовик татарларга язган хаты басылып чыга.

Бу өндәү‑хатка академик Александр Арбузов, язучылар Кави Нәҗми һәм Таҗи Гыйззәт, композитор Нәҗип Җиһанов, актриса Гөлсем Болгарская, профессор Гыйлем Камай һәм тагын йөзләрчә мең та­тарстан­ лы: танылган галимнәр, мәдәният эшлеклеләре, предприятие җитәкчеләре һәм гади гражданнар – барлыгы миллион ярымнан артык кеше имза куя.

Якташлары сугышчыларны фашист хәшәрәтләрен юк итү, дошманны тулысынча җиңү өчен бөтен көчләрен тупларга өнди. «Ак диңгездән алып Кара диңгезгә кадәр сузылган фронтларда туган илебезнең һәрбер карыш туфрагын җаннан кадерле күреп, күкрәк киереп саклаучы һәм һөҗүмгә күчкән татар егетләре! – диелгән хатта. – Гаскәрләребезнең гүзәл җиңүләре көннәрендә татар халкы сезгә үзенең ялкынлы сәламен җибәрә… Без нык ышанабыз: сез дошманга тын алырга бирмәссез, аны Көнбатышка таба тагын да ераграк куарсыз һәм немец басып алучыларын беткәнче кырырсыз».

Бу 1942 ел ахыры – 1943 ел башында үзәк һәм җирле матбугатта СССР халыклары исеменнән фронтовик ватандашларга җибәрелгән наказ хатларының берсе була (беренчесе – 1942 елның 31 октябрендә «Правда»да басылып чыккан «Үзбәк халкының Бөек Ватан сугышы солдатларына хаты»).

Шунысы мәгълүм: «Фронтовик татарларга татар халкыннан сәлам хатын» әзерләүне ВКП (б) ның Татарстан өлкә комитеты ТАССР Халык комиссарлары советы каршындагы Тел, әдәбият һәм тарих институтына йөкли. Текст язуны Кави Нәҗми һәм Гази Кашшафка ыша‑ нып тапшыралар, аларга фольклорчы Хәмит Ярми ярдәм итә. Ә хатны рус теленә сүзенсүзгә тәрҗемә итү һәм әдәби эшкәртү эшен язучы Константин Федин башкара.

Татарстан АССР хезмәтчәннәренең барлык фронтовик татарларга язган хаты республика газеталарында, фронт газеталарында татар телендә басылып чыга, берничә тапкыр аерым брошюра булып та нәшер ителә. Кайбер тикшеренүчеләр билгеләп үткәнчә, соңрак чыккан басмаларда хатның тексты төзәтелгән. Аерым алганда, документның беренче версиясендә татарларның Кырым һәм Кавказ халыклары белән туганлыклары турында искәртү булган, соңыннан ул юкка чыккан; ә хатның тагын да соңрак редакциясеннән татар ханы Шаһгали исемен телгә алуны һәм «элек татар халкы үз мәдәниятен саклап кала алган» дигән гыйбарәне төшереп калдырганнар.

Бөек Ватан сугышы елларында 160 тан артык татар Советлар Союзы Герое исеменә лаек була.

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Добавить комментарий

Тема номера