Без яшәгән һәм без яшәмәгән дөньялар
Бу сезон сериалларга шактый бай булды, әле Яңа елга кадәр стримингларга чыгасы яңа ымсындыргыч релизлар да бар. Бер-берсенә бөтенләй охшамаган, әмма шул охшамавы белән кызыклы 2 премьерага тукталып узыйк.
01 декабря 2021
ДӘВАЛЫЙ ТОРГАН ЧЫНБАРЛЫК
«Ир белән хатын тормышыннан
манзаралар»,18+
Жанры: драма
Иле: АКШ
Сценарий авторлары: Ингмар Бергман,
Эми Херцог, Хагай Леви
Режиссеры: Хагай Леви
Студиясе: НВО
Релизы: 4 сентябрь 2021
Ингмар Бергман төшергән һәм кинематографның алтын фондына кергән «Ир белән хатын тормышыннан манзаралар» фильмына ремейк әзерләү, бигрәк тә аннан мини-сериал эшләү, ким дигәндә, көтелмәгән авантюра. Хәер, Бергман үзе үк сериал турында уйлаган, хәтта ниятләгән дә, диләр. Ә инде бу камералы һәм киеренке атмосфераны таләп иткән проектка төп рольләргә Джессика Честейн белән Оскар Айзекны чакыру – бөтенләй дә интрига. Нәкъ бу икәү булачак сериалның реклама кампаниясе башланганда ук инде эстетикасын да, стилен дә билгели иде.
Бергман картинасы фанатлары өчен артык борчылыр урын юк – НВО эпизодларга һәм сериалның фокусына кадәр даһи режиссерның оригинал версиясенә якынлык сакларга тырышкан. Беренче мәртәбә әлеге әсәр белән танышучыларга соңыннан Бергман оригиналын да карарга киңәш итәр идем – сериалда экран тарихын заманчалаштыру өчен әллә ни махсус механизмнар кулланылмый, шуңа да ул бераз ракурсы ягыннан сәер, ялыктыргыч тоелырга мөмкин. Әмма ымсындыргыч. Дөрес, монда гендер һәм ир‑ат белән хатын-кызның рольләре үзгәрүе, бер җенес вәкилләре мөнәсәбәтләре турында да сөйләшәләр, ләкин сериал авторлары фильм фактурасына ХХI гасыр технологияләре белән реалийләрен көчләп тутырмый һәм шуның белән аның аурасын ямьлирәк төшә, миңа калса.
Шулай да, режиссер керткән иң зур үзгәреш ремейкның бөтен мәгънәви асылын билгели – оригиналда аерылышу инициаторы Йоханн булса, сериал версиясендә бу – Марианна. Биредә без иреннән күбрәк акча эшли торган, үзен җәмгыятьтә бик тә уңышлы дип исәпләүче, ләкин барыбер дә ярату һәм назга сусаган ханым белән очрашабыз. Сериалдагы социаль яссылык – нәкъ без яшәгән чорныкы. Әмма мөнәсәбәтләрне саклап калу проблемасы, гаиләдә бәхетле була алу мәсьәләсе – моның заманы бар микән?
Хагай Леви әйтүенчә, аның өчен Бергман геройларының мораль йөзе әһәмиятле булган. Ул нәкъ менә алардагы чалымнарны үзгәртүне, яңартуны күздә тоткан. Һәм, әйтергә кирәк, Честейн белән Айзек ремейкта катлаулырак һәм күппланлырак. Шул ук вакытта Леви безгә һәр кадрда диярлек тоемларга мөмкинлек калдыра – бу бары тик бер гаилә тарихы һәм аның түзеп булмаслык кысаларга кергән язмышы гына, сез моны гаилә психотерапиясе дип кабул итегез, әмма – шуннан ары түгел.
Атаклы швед режиссерының кайбер биографлары әйтүенчә, «Ир белән хатын тормышыннан манзаралар» фильмы чыккач, Швециядә аерылышулар саны артып китә һәм Бергман моның белән горурлана торган була.
Эре планнар, камераның шуып кына озаклап эмоцияләрне аулавы, әмма тоткарланса да, ул хисләрдән спекуляция ясамыйча, сак эш итүе – бик тә интим, камералы, хәтта ки класустрофобик халәткә китерә. Син үзеңне геройларның аш яки йокы бүлмәсендә итеп кенә түгел, ә башларында итеп тә хис итә башлыйсың. Бер үк вакытта сериал авторлары үтә театраль алымнарга да мөрәҗәгать итә. Шунысын да ассызыкламый булмый: сериалның башыннан алып ахырынача ике герой арасында искиткеч химия барлыгы сизелеп тора. Ул һәр кадрда экраннан бөркелә һәм ышандыра. НВО әлеге проектын инде стримингларга чыгарды, аны тулаем карарга була. Зур акчалар һәм амбицияләр белән төшерелгән күпчелек проектлардан аермалы буларак, «Ир белән хатын тормышыннан манзаралар» нәкъ менә шул камералы булуы белән кызыклы һәм кадерле. Әйе, бу – фэнтези дөньялары да, блокбастерлар да түгел, ә безнең көндәлек ялыктыргыч та, эчпошыргыч та тормышыбыз. Әмма без бу дөньядан башка планеталарга һәм яссылыкларга чыгып китә алмыйбыз, һәрхәлдә, ракетасыз һәм спонсорларсыз. Ә шул чынбарлыкка Честейн һәм Айзек геройлары аша караганда, моның авырттыра да, шул ук вакытта дәвалый да торган үзенә бер көче бар.
«МИН БҮТӘН КАЛЬМАР АШЫЙ АЛМЫЙМ...»
«Кальмар уены», 18+
Жанры: триллер, детектив, драма
Иле: Көньяк Корея
Сценарий авторы: Хван Дон‑хёк
Режиссеры: Хван Дон-хёк
Студиясе: Netflix
Релизы: 17 сентябрь, 2021
Һәм менә чынбарлыкны гипертрофия дәрәҗәсенә җиткереп сурәтләгән, бу елгы иң шау-шулы, хайп дип исәпләнгән сериалга тукталыйк. Һичшиксез, бу – Көньяк Корея кинематографының да, режиссерның да уңышы. Бик яхшы касса җыюларына ия булулары һәм, сериал бюджетын каплап кына калмыйча, аның белән бик яхшы акча эшли алулары турында әйтеп тә торасы юк. Иң кызыгы – сериал үзе үк шул темаларга кагыла һәм аларны безгә үтә сискәндергеч, кансыз һәм кешелексез яссылыкта тәкъдим итә...
Сериалның Young Adult аудиториядә зур кызыксыну уятуы һәм бүгенге заман яшүсмерләренә бик тә ошавы турында сүз Интернет мәйданында инде күп булды. Аны хәтта «яшьләрне боза» дигән гаепләү тамгасы сугып, Россиядә күрсәтүне тыярга сораучылар да табылды. Әмма ул тыелмады, алай гына да түгел, һаман да стримингларда рекордлы караучылар санын җыюын дәвам итә.
Дөресен генә әйткәндә, мондый төр тематикага кагылган һәм көч куллануны бар детальләре белән күрсәткән картиналар, сериаллар моңа кадәр дә булды, арада бик популярлары бар иде, артык күзгә чалынмый калучылары, билгеле, күбрәк. Ни өчен нәкъ менә «Кальмар уены» шулкадәр бәгырьгә үтәрлек тәэсир калдыра соң? Югыйсә, без экранда бик тә таныш, хәтта инде күп фильмнарда һәм сериалларда кабатланган сюжет белән очрашабыз – маска киеп алган берәү ангарда бер төркем кешене җыя да аларны кыргый, кагыйдәләре коточкыч булган уенга җәлеп итә, азакта исән калучыны 45,6 миллиард вона (40 миллион доллардан артыграк) көтә. Безнең, әйтерсең, Стэнфорд экспериментына нигезләнгән яки башка шок халәтенә китерердәй фильмнарны караганыбыз юк, монда нәрсәдер башкачарак тәэсир итә... Нәрсә соң, дип баш ватасың. Минем яшүсмер бер туганым тәэсирләре белән болай уртаклашты: «Шундый үзенә суырып ала, карыйсың һәм туктый алмыйсың, дөньяның чыннан да кемнәрдер тарафыннан «махсус ясалган» булуына ышанасың, укшыйсың, сокланасың... мин ул сериалдан соң бүтән кальмар ашый алмыйм».
Октябрь азагында Netflix сериалның фанатлары саны 111 миллионга җитте, бу безнең тарихыбыздагы иң масштаблы проект, дип игълан бирде. Шулай ук сериалдагы кебек спорт костюмнарына, гомумән сериал белән бәйле мерчка сорау бик нык арткан булуын шәрехләде.
Сериалның режиссер тарафыннан һәм үз мәдәнияте, һәм Көнбатыш мәдәнияте вәкилләренә җиткерергә теләгән төп мотивларыннан берсе, миңа калса, Тарантино стилендәгечәрәк – әй, менә мин сезгә канлы калҗалар күрсәтәм, махсус бер стилистикада, эстетикада күрсәтәм, сез шуларны гына күрәсезме, әллә минем әйтергә теләгәнемне дә ишетәсезме? Ә-ә-әй?!
Әйе, билгеле бу – караучы үзаңы һәм психологиясе белән спекуляция ясау, аны комфорт зонасыннан чыгарып, тотып селкү. Әмма бит Хван Дон‑хёк әнә шул ысулны кулланмый торып, кешеләр үзләренең чынчынлап көндәлек чабышта булуларын, система коллары икәнлекләрен ваемламаска да мөмкин. Президентларның, илләрнең, сәяси партияләрнең, банкларның коллары. Шуңа да картинада анык кына төп герой да, төгәл генә коткарырга, якларга теләгән персонаж да юк, бу – ялган ясалма карнавал һәм менә‑менә шартлап юкка чыгам, ә аннан тагын бер ялган тудырам дип янап торган декорацияләр. Бу – үзенә күрә бер кәмит шоу да, сызлангыч ритуал хор да.
Әйтүләре буенча, Корея кредитлар саны буенча дөньякүләм лидерлар исемлегендә, һәм халыкның психологиясендә бу, билгеле, чагылмый калмый. Әмма безнең Җир планетасында хәзер системага бурычлы булмыйча ирекле яши алган берәүне дә эзләп тапмаслык түгелме соң? ...Ә ул арада тамашачы үз ипие белән корбанын тагын да көтә – 2 нче сезонда «Кальмар уенында» нәрсә булачагы турында бүген инде аермачык сүз куерталар.
Автор: Луиза Янсуар
Добавить комментарий