Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»
Безгә килеп җиткән иман нуры

Безгә килеп җиткән иман нуры

1100 ел элек Көнчыгыш Европада хәзерге татарларның борынгы бабаларын ислам цивилизациясенә юнәлткән бер вакыйга була. Бу турыда мәгълүмат шунда турыдан-туры катнашкан Багдад хәлифәсе илчелеге сәркатибе Әхмәд ибн Фадлан тасвирламасында безнең көннәргә кадәр килеп җиткән. Шулай булса да, галимнәр әлегә кадәр борынгы чыганакны өйрәнгәндә туган сорауларга җавапларны эзләү белән мәшгуль.

15 июня 2022

Кыскача тарихка тукталмый булмый. Ул 921 елның язында, Багдад хәлифәсе әл-Мөкътәдир сараена ерак төньяк илдән илче – «хәзәр» кушаматлы Габдуллаһ ибне Башту килүдән башлана. Илче хәлифәгә, шулай ук сарайдагы хәрәм сакчысы Нәзир әл-Хәрәми һәм вәзир Хәмид ибне әл-Габбаска Болгар ханыннан хатлар китерә.
Багдадка илче җибәрү мөмкинлеге һәм хәтта зарурлыгы сәүдә юллары булу белән бәйле – алар Бөек ефәк юлының Урта Азиядән Идел буйлап Балтыйк диңгезенә кадәр булган арасын үз эченә ала. IX гасырда сәүдә гөрләп үсә – Шәрык товарларыннан тыш, аның буйлап төньяк илләрнең товарлары да агыла башлый. Идел буен Урта Азия белән бәйләгән икенче мөһим сәүдә артериясе – Хәрәземдә башланып, Үст‑Урт коры яссы тау сыртлары аша үтеп, Җаек (Урал) елгасының урта агымын кичеп чыгып, Идел-Агыйдел субүләре буйлап Болгар шәһәренә барып җиткән кәрван юлы. Бу Бөек ефәк юлының үзенә бертөрле төньяк тармагы була.
ИСЛАМ ТАРАЛУ ЮЛЛАРЫ: СӘҮДӘ ҺӘМ СӘЯСӘТ
Болгар кәрваннар килеп туктый торган урын була, ә товарлар суднолар һәм коры җир буйлап Рус иленә һәм Төньяк Европага юлын дәвам итә. Әлеге сәүдәдә Болгар иле төп роль уйный, ул шәрык илләре белән Европа арасында чын күпер булып тора. Нәкъ менә дөньякүләм сәүдәдәге уңайлы урыны болгар кабиләләренең утрак тормыш алып баруга күчүен тизләтә. Халыкара сәүдәдән кергән байлык, камырга эләккән чүпрә кебек, куәтле социаль кузгалышларга сәбәп булган һәм дәүләт барлыкка китергән, дип тә әйтеп буладыр.
Башта болгар кабиләләре Хәзәр каһанлыгына буйсындырыла һәм ясак түләргә, идарәчеләре исә балаларын каһаннарга тотык итеп бирергә мәҗбүр ителә. Әмма X гасыр башына икътисадый куәт һәм сәяси консолидация нәтиҗәсендә аеруча көчле өч кабилә – болгар, барсил һәм искилләр берләшә. Алар хәзәрләр хакимлегеннән котылыр өчен көрәш башлый. Ислам әлеге көрәшнең байрагына һәм идеологиясенә әйләнә. Эш шунда ки, мәҗүсилекнең төрле кабиләләр өчен берләштергеч көчкә әйләнергә хәленнән килми. Ул борын‑борын заманда әйләнәтирә дөньяны рухи аңлау чарасы буларак барлыкка килә, мифологиянең нигезен тәшкил итә һәм кабиләнең эчке тормышын көйли. Алар һәр җәмгыять өчен үзгә була, шунлыктан дәүләтнең этносларга бүленмәгән мәдәнияте формалашу шартларында кабиләләрне берләштерү өчен бөтенләй яраксызга чыга. Моннан тыш, мәҗүсилек хәзәрләрнең иудаизмына берничек тә каршы тора алмый.
Мөселманлык Урта Идел буена шактый иртә, сәүдәгәрләрнең тәүге кәрваннары белән бергә үтеп керә башлый. Урта Азия һәм Болгариядән чыккан көчле мөселман общиналары булу исламның җиңәчәгенә алдан ук өметләнү мөмкинлеген бирә. Әлеге факт хәтта болгарларның рәсми историографик традициясендә дә чагылыш тапкан. Аның Андалусиядән (Испания) килгән гарәп сәүдәгәре һәм дипломаты Әбү Хәмид әл-Гарнати хезмәтендә сакланган иң борынгы вариантында болгарларның ислам динен әмирләрен «Бохарадан килгән бер фәкыйһ» дәвалаганнан соң кабул итүе тасвирлана. Шуннан соң Болгарның бар халкы исламга күчә һәм нәкъ менә шуңа күрә сугышта хәзәр каһаны гаскәрен җиңә.
XVIII–XIX гасырларда язып алынып, безнең көннәргә кадәр килеп җиткән икенче бер фаразда әлеге сюжет тәфсилләбрәк сурәтләнә һәм Болгарстанда ислам дине таралуын Мөхәммәд Пәйгамбәрнең өч сәхабәсе белән бәйли. Янәсе, аларның берсе хан кызын төзәлмәс чирдән дәвалый һәм, аңа өйләнеп, яңа ислам династиясенә нигез сала. Тарихи чынбарлыкка моның бер катнашы да юк. Әмма риваятьтә хакыйкать бөртеге шулай да бар. Асылда, бу риваятьне Болгардагы урта гасыр тарихчыларының үзләренең хак дингә килү тамырларын «борынгылату» һәм ил халкында үзләренең күрше халыклардан өстенрәк булу хисен ныгыту омтылышы дип бәяләргә була – болгарлардан кала аларның берсе дә Пәйгамбәр сәхабәләре белән кардәшлеккә дәгъва кыла алмый бит.
Күрүебезчә, бер генә рәсми болгар традициясе дә яңа динне кабул итүгә бәйле рәвештә Багдад хәлифәләрен искә алмый. Һәм бу очраклы түгел. Идел буена исламның кайдан килүен һәм болгарлар өчен нинди дини элемтәләрнең гасырлар дәвамында актуаль булып калуын болгарлар үзләре бик ачык һәм төгәл күрсәтә – Урта Азия һәм Бохарадан. Дин тәгълиматы ягыннан караганда бу бик мөһим роль уйный. Эш шунда ки, Урта Азиядә, бигрәк тә Саманидлар сараенда, исламның Хәнәфи (Әбү Хәнифә) мәзһәбе аеруча киң таралган була, Багдадта исә Шәфигый һәм Хәнбәли мәзһәпләренә таяналар. Ибн Фадланның болгарлар динендәге кайбер «хаталарны» сурәтләве буенча (хөтбә уку үзенчәлекләре, икеләтә камәт төшерү, хәлифә исемен телгә алмау һ.б.) аларның нәкъ менә Әбү Хәнифә мәзһәбенә каравы турында нәтиҗә ясап була. Болар барысы да болгарларның дин сайлаганда Урта Азиядәге ислам үзәгенә өстенлек бирүен дәлилли.
ТӨНЬЯК ОЙКУМЕНА КОТКЫСЫ: АЕК НИЯТ ҺӘМ ДИПЛОМАТИЯ УЕНЫ
Ислам кайчан кабул ителгән соң? Шактый факт буенча, Багдад хәлифәсе белән мөнәсәбәтләрне җайлауга керешкән Алмыш ханның әтисе инде мөселман булган. Алмыш илтәбәр үзе дә, аның иң якын көрәштәшләре (мәсәлән, шул ук Габдуллаһ ибне Башту һ.б.) һәм халкының бер өлеше дә (мәсәлән, бәрәнҗәрләрнең хәтта үзләренең агач мәчете дә булган) ислам динен тоткан.
Болар барысы да Урта Идел буенда исламның инде IX гасырда ук тарала башлавын дәлилли, һәм әлеге процесс сәүдә активлыгының кинәт артуы, утрак тормышка күчү, X гасыр башында болгарларда беренче дәүләтчелек пәйда булу вакытына туры килә. X гасыр башында күренекле фарсы галиме, сәяхәтче Ибне Рустә, «Болгарларның Алмыш исемле ханы ислам динен тота», «Болгарларның күпчелеге ислам динендә, авылларында имамлы, мәзинле мәчетләре һәм башлангыч мәдрәсәләре бар», дип язып калдырган.
Әмма Саманидлар дәүләте белән мөнәсәбәтләре шундый нык булган болгар ханы ни өчен илчелекне нәкъ менә Багдадка җибәргән соң? Күрәмсең, Болгарстан хакиме ничек тә хәзәр каһанына бәйлелектән котылырга ниятләгәндер. Әлеге ирексезлек ясак түләүдә дә, Алмышның кызларын каһанга көчләп кияүгә бирүдә дә, хәтта Алмыш йөрткән титулда да чагыла.
Борынгы төркиләрнең «илтәбәр» титулын каһанга буйсынган вассал хакимнәр йөрткән. Моны үзгәртү таләп ителгән. Әмма Хәзәр иленә каршы сугыш ачар өчен Алмышның көче җитәрлек булмаган. Союздашлар эзләү зарурлыгы туган. Саманидлар моңа берничә сәбәп буенча ярамаган: алар гомумән Европа сәясәтенә бик сирәк тыкшынган, чөнки мәнфәгатьләре Хорасанда тупланган булган, моннан тыш, аларның үз империясе бетүгә-таркалуга йөз тоткан, һәм X гасыр уртасында таркалган да.
Һәм менә шул вакытта күптәнге сәүдә һәм этник элемтәләр ярдәмгә килгән. Болгарлар Багдад мөселманнарының хәзәрләрнең иң явыз дошманы булуын яхшы белгән. Димәк, Алмыш Багдад ярдәменә өметләнә алган.
Almush
Алмыш илтәбәр
Ибн Фадлан «сәкалиб (гарәпләр төньяк илләренең утрак тормыш алып баручы халкын шулай атаган) мәлиге» дип атаган Алмыш хан үзенең хатында хәлифәдән «үзен иманга китерерлек, шәригать кануннарын өйрәтерлек кешеләр җибәрүен, аңа мәчет төзеп бирүләрен» үтенгән һәм «шундагы мөнбәрдән вәгазь сөйләп, ил халкын ислам диненә өндәргә» җыенуын хәбәр иткән. Һәм ул тагын бер нәрсәдә – «үзенә дошман патшалардан кереп качарлык ныгытма төзеп бирүдә» ярдәмгә мохтаҗ булуына бигрәк тә басым ясаган.
Әлбәттә, бу хатлар белән хәлифә янына шундук барып керү турында хыяллану да мөмкин булмаган. Әмма илче сарайда үзләрен хәлифә янына кертерлек һәм аңа хатларны тапшыру мөмкинлеген бирерлек ышанычлы кеше тапкан. Бу төрки Тәгин булып чыккан, хәлифәгә хезмәткә алынганчы ул Хәрәземдә тимер сату белән шөгыльләнгән һәм хәтта кайчандыр Болгарстанда яшәгән дә. Хәлифә гвардиясендә Тәгин шактый югары урында саналган.
Төрки гвардия вәкиле Тәкин, хәрәм сакчысы Нәзир әл-Хәрәми, шулай ук хәлифәнең үзе катнашындагы катлаулы дипломатия уены нәтиҗәсендә хатка җавап итеп төньякка илчелек җибәрергә һәм болгарлар белән килешү төзергә карар кылына. Хәлифәне һәм аның вәзирләрен мондый абсурд планга керешергә нәрсә мәҗбүр итүен әйтүе кыен. Бер яктан, күрәмсең, болгарларның көче һәм куәте турында чынбарлыкка туры килмәгән күзаллаулардыр – Ибн Фадлан сүзләре белән әйткәндә, Тәгин һәм аның төрки тарафдарлары «күзгә төтен җибәрергә яраткан». Икенче яктан – Багдадны ислам илләре үзәге, Пәйгамбәр идеяләрен цивилизацияле дөньяның яртысына тараткан данлыклы элгәрләре варисы дип санау омтылышы. Моннан тыш, мөгаен, үзләренең күптәнге дошманнары хәзәрләр тылында сәяси диверсия оештыру теләге дә зур булгандыр, чөнки алар узындырган төньяк викинглар – «руслар» Хәлифәтнең Каспийдагы провинцияләренә әледән-әле яу чабып торган. Ихтимал, барысы да – Болгар илтәбәре Алмыш та, хәлифә дә, Тәгин дә – әлеге гамәлнең сәяси файдасын арттырып күзаллагандыр. Шунлыктан, аның белән бәйле өметләр юкка чыккач, бу шактый тиз арада онытылган да.
Әмма әле илчелекне җибәрергә генә җыенган чакта бөтен сәяси көчләр анда үз урынын ныгытырга тырышкан. Төрле интригалар һәм лоббизм нәтиҗәсендә илчелек җитәкчесе итеп хәрәм агасы Сусан әл‑Расси – хәлифә сараенда урнашу өчен үз патронына хыянәт иткән һәм Нәзирнең мәүләсенә әйләнгән кеше билгеләнә. Үз хуҗасына җаны‑тәне белән бирелгән булганга, ул аның теләсә нинди карарына да ризалаша. Илчелек составына тагын Тәгин һәм Барс (ул да сугышчы, Сәклаб кушаматлы болгар), шулай ук берничә сакчы һәм хезмәтче, мөселман хокукы белгечләре һәм дин мөгаллимнәре керә. Сәркатиб сыйфатында укымышлы, тирән белемле, сөйләшүләр үткәрү тәҗрибәсе булган кеше – Әхмәд ибн Фадлан кертелә, ул бөтен дипломатия эше белән җитәкчелек итәргә тиеш була.
ҖИР ЧИТЕНДӘ: ДИПЛОМАТИЯ УҢЫШСЫЗЛЫГЫ ҺӘМ ИСЛАМ УҢЫШЛАРЫ
Илчелек Алмыш ставкасына җитмеш көнлек авыр юлдан соң 922 елның 12 маенда аяк баса. Инде «өч көн һәм өч төн алдан» илчеләрне болгар ханына буйсынган дүрт мәлик, аның ага-эне һәм уллары каршы ала. Күрсәтелгән әлеге югары хөрмәт болгарларның Багдад хәлифәсе миссиясенә никадәр әһәмият бирүен дәлилләп тора. Ниһаять, гарәпләр легендар «сәкалиб мәлиге» Алмышны күрү бәхетенә ирешә, алар инде аны ул чакта «Караңгылык диңгезе» дип йөртелгән Төньяк Боз океанына да шактый якын урнашкан ерак җирләрдә эзләп табудан өметен өзә язган була.
Алмыш яшь күренә, көч‑куәте ташып тора. Ил аңа әтисеннән мирас булып күчә, тик ул, ислам динен кертеп, аны киңәйтә һәм хакимиятне ныгыта. Әмма әлеге юлда аны шактый кыенлыклар көтә. Шулардан берсе – үз казнасына байлык кертә торган чыганактан аерылырга теләмәгән куәтле Хәзәр иле каршылыгы. Икенчесе – исламны кабул итәргә һәм Алмышка буйсынырга теләмәгән кайбер болгар нәсел һәм кабиләләренең канәгатьсезлеге. Илчелек килгәннән соң булган шундый бер хәлне Ибн Фадлан тасвирлап калдырган. Искилләр берләшмәсенә кергән суарлар кабиләсе Алмышка буйсынудан баш тарта һәм аңа каршы чыга. Монда болгарларның көчәюеннән курыккан хәзәрләр кулы уйнавы сизелә.
Әмма Алмыш илтәбәр яклылар да юк түгел. Җирләреннән Хәрәземгә кәрван юлы үтә торган көнбатыш огузларның бер өлеше болгарларга дустанә мөнәсәбәттә була. Аларның юлбашчысы Әтрәк хәтта үз кызын Алмышка кияүгә дә бирә. Һичшиксез, Алмыш хан – халкын берләштерүдә алдан күреп эш итүче һәм гакыллы дәүләт эшлеклесе, аны Франциядәге Хлодвиг, Рус дәүләтендәге Олег, Британиядәге Артурга тиңләп була. Илчелекнең килүен ишетүгә үк, илтәбәр актив эшчәнлек җәелдерә. Инде дүртенче көнне үк, ягъни 922 елның 16 маенда, ул бөтен аксөякләрен – кабилә «мәликләрен» һәм «юлбашчыларын» җыя да, Багдад илчелеге килү хөрмәтенә зур тантана оештыра. Ул бу сәбәпне ил халкына үз хакимиятенең хәтта Пәйгамбәр нәселеннән булган куәтле хәлифә тарафыннан да танылуын күрсәтү өчен файдалана.
Илчелек сәркатибе аңа бу эштә актив булыша. Ул ханга ислам дине нигезләрен аңлата, Алмышка хакимлек тапшыру тантанасында (бусы белән әл‑ Расси җитәкчелек итә) катнаша, кирәкле документларны төзеп һәм сөйләшүләр алып барып, илтәбәр чатырында мәҗлесләрдә катнаша. Ибн Фадлан киңәшен тотып, үз хакимиятен хәлифә исеме белән изгеләштергәндә Алмыш хәлифә әл-Мөкътәдир исеменә охшаш Җәгъфәр ибне Габдуллаһ исемен ала. Бераз соңрак Җәүшир (хәзерге Кече Чирмешән елгасы булырга тиеш) елгасында болгар кабиләләре җыенында күп кенә вак идарәчеләр һәм кабиләләр Алмыш хакимиятен таный. Калганнарын исә ул бераз вакыттан соң көч белән буйсындыра.
Әмма илчеләрнең болгар ханы белән дустанә мөнәсәбәтләре озакка бармый. Инде бер атнадан соң ук Алмыш хан Ибн Фадланны чакырта һәм бик күп гаеп ташлый. Авторның бу турыда күпкә йомшартып язуын исәпкә алганда да, хакимнең ризасызлыгы яхшы аңлашыла. Илчелекне акчаны «бушка» сарыф итүдә гаепләп, Алмыш хан күнегелгән Хәнәфи мәзһәбе урынына Шәфигый мәзһәбен кабул итүдән баш тарта.
Болгар мәлиге кәефенең кинәт шулай үзгәрүе Хәлифәтнең чын мөмкинлекләрен аңлаганнан соң булгандыр. Әмма, хәлифә илчелеге белән араны өзсә дә, Алмыш хан Ибн Фадлан белән аралашуын дәвам итә. Алар болгар иле, халкының гореф-гадәтләре, күршеләре һәм сәясәте турында озаклап сөйләшеп утыра.
Ибн Фадлан нәкъ менә шул әңгәмәләр вакытында Болгарстан хакында күп мәгълүмат туплый. Моннан тыш, ул әйләнә-тирә җирләрне дә карап йөри, мәсәлән, бәрәнҗәрләрнең агач мәчетен барып күрә. Алар илче күзлегеннән караганда намазны дөрес укымый, шунлыктан ул «бер төркемне Багдадтагы кебек намаз укырга өйрәттем», дип горурланып язып куя.
Әмма бу ахыр чиктә илчелекнең гомуми уңышсызлыгыннан коткармый. Алар Болгарстанда үз мәзһәпләрен тарата алмый, Багдад хәлифәте хакимлеге дә урнаштырылмый.


БОЛГАРСТАН ЧЫННАН ДА ТӨП ИСЛАМ ҮЗӘКЛӘРЕННӘН ШАКТЫЙ ЕРАКТА УРНАШКАН БУЛА, ШӘРЫКТА ӘЙТҮЛӘРЕНЧӘ, КАРАҢГЫЛЫК ДИҢГЕЗЕ ЯРЫНДА, ҖИР ЧИТЕНДӘ ҮК ДИП КҮЗАЛЛАНА.


Алайса, әлеге миссиянең уңышы нидә соң, һәм ни өчен без Багдад хәлифәсе илчелеге килүне татар халкының борынгы бабалары тарихында мөһим вакыйга итеп билгеләп үтәбез? Сүз дә юк, илчелек илдә Алмыш хакимиятенең, аннары исә исламның көчәюенә һәм таралуына куәтле этәргеч бирә. Әмма иң мөһиме – Болгарстанның дипломатиядә ислам дәүләте буларак танылуы.
Шул вакыттан бирле бер генә географик хезмәт тә болгарларны телгә алмый калмый. X гасыр азагы – XI гасыр башында Идел Болгарстаны урта гасыр дәүләтенә, классик ислам иленә әйләнә. Барлык рус һәм гарәп‑фарсы чыганакларында, шулай ук археология мәгълүматларында X гасыр азагына Болгарстанның ислам киң таралган илгә әйләнүе, халыкара аренада аның Шәрык илләре белән сәүдә, мәдәни һәм сәяси мөнәсәбәтләр урнаштырган мөселман иле буларак кабул ителүе күрсәтелә.
Болгарстан чыннан да төп ислам үзәкләреннән шактый еракта урнашкан була, Шәрыкта әйтүләренчә, Караңгылык диңгезе ярында, җир читендә үк дип күзаллана. Әмма ислам илләреннән Идел Болгарстанына кадәр ара никадәр ерак булса да, ислам дине һәм мәдәнияте Идел буенда шулкадәр җиңел тарала, һәм биредә төрки мөселман мәдәниятенең искиткеч ареалы пәйда була.
Искәндәр Измайлов, тарих фәннәре докторы
Фото: Ибн Фадлан илчелеге Идел буе Болгарстаны ханы Алмыш янында. Булат Гыйльванов (islamonline.ru) картинасы фрагменты

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: