Безнең чорның Каюм Насыйрие
Кояшлы апрель урталарында, болай да тынгысыз, шомлы көннәребездә бу олуг затның үлем хәбәре безне сискәндереп җибәрде. Югыйсә без инде аның ике елдан артык өендә авырып ятуын, хәленең шактый мөшкел булуын ишетеп тора идек. Нишлисең бит, адәм баласы яманга түгел, яхшыга өметләнә.
Без – яшьтәшләр, бер чорда, охшаш тормыш шартларында туып-үскән, яшәгән кешеләр. Ярты гасырдан артык бер-беребезне беләбез. Бер коллективта эшләмәсәк тә, кунакларга бик йөрешмәсәк тә, очрашкалап тордык. Бер-беребезнең эш-гамәлләреннән ярыйсы гына хәбәрдар идек. Аның минем хакта, минем аның турында басылган берничә мәкаләбез дә бар.
Икебез дә, нигездә, бер юнәлештә – рухи мирасыбызны, язма чыганакларны, сүз сәнгатебезне өйрәнү өлкәсендә эшләдек. Кайвакыт безнең тикшерү тема-проблемалары, тармаклары керешеп, кушылып та китә иде. Шуңа күрә Марсель Әхмәтҗанов хакында берни дә әйтми кала алмыйм.
ТОРМЫШ ТӘҖРИБӘСЕ АША – ГЫЙЛЕМ ЯКТЫСЫНА
Марсель Әхмәтҗанов Индус һәм Энгель Таһировлар, Җәмит Рәхимов кебек билгеле галим-әдипләрне биргән Лениногорск районы Иске Шөгер авылында – Татарстан нефте табылган тәүге төбәкләрнең берсендә – 1939 елның 26 мартында дөньяга килә. Аның бабалары Казан артындагы Олы Мәңгәр авылыннан була. 1943 елда Марсельләр гаиләсе шул тирәдәге Яңа Кенәргә күчеп кайта. Булачак галимнең балалык һәм үсмер еллары Арча районындагы шул авылда уза. Аны соңгы юлга да шунда озаттылар.
Марсель мәктәп елларында ук тел, әдәбият, тарих белән кызыксына. Исәбе – шул юнәлештә китү. Әмма реаль чынбарлык егетнең планнарын кискен үзгәртә. 1957 елда өлгергәнлек аттестаты алган егет югары уку йортының көндезге бүлегенә керә алмый, моның өчен ике ел эш стажың булу шарт ул елларда. Марсель компрессор заводында, сәүдә системасында һәм кайбер башка урыннарда 10 елдан артык эшли, балта остасы да, товаровед та була. Гаилә әгъзаларының үгетләве буенча авыл хуҗалыгы, химия-технология институтларының кичке бүлекләрендә бераз укып та ала. Әмма тарих, иске китаплар, кулъязмалар белән «җенләнгән» егетне болар бик кызыксындырмый.
1963 елда ул Казан университетының тарих факультетындагы кичке бүлеккә укырга керә. Һәм китапханә-архивларда, махсус фондларда тикшеренүләр алып бара башлый. Әмма әле университетны тәмамлагач та, хуҗалык Тормыш тәҗрибәсе аша – гыйлем яктысына өлкәсендә эшләвен дәвам итә. Ниһаять, яшь белгеч 1972 елда Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институтына аспирантурага кабул ителә. Җитәкчесе – күренекле галим Фазыл ага Фәсиев. Төп темасы – татар шәҗәрәләре. Өч ел эчендә диссертациясен язып, өстәлгә сала егет. Әмма, Казанда яклау советы булмау аркасында, бу хезмәтне рәсми карау сузыла.
Марсель Әхмәтҗанов, 1981 елда Казахстанның Алма‑Ата шәһәрендә диссертациясен яклап, «филология фәннәре кандидаты» дигән гыйльми дәрәҗә алуга ирешә. Г. Ибраһимов исемендәге институтта әүвәл кече хезмәткәр булып эшли, ә 1986 елдан алып (өч дистә елга якын!) – шул гыйльми оешмадагы кулъязмалар һәм текстология бүлеге мөдире. 1998 елда ул Казан дәүләт университеты каршындагы гыйльми советта «Яңа археографик материаллар һәм аларның татар әдәбияты тарихын өйрәнүдәге әһәмияте» темасына диссертация яклап, филология фәннәре докторы дәрәҗәсенә ирешә. Шунысын да искәртим: бу могтәбәр затның диссертация яклавы фәнни‑рухи тормышыбызда мөһим бер вакыйга рәвешендә кабул ителде. Мин моны Советның секретаре сыйфатында ул процессның үзәгендә кайнаган кеше буларак әйтәм.
ФИДАКЯРЛЕК ҮРНӘГЕ
Марсель Әхмәтҗановның эшчәнлеге гаҗә еп күпкырлы. Ярты йөздән артык китап, меңәрләгән мәкалә. Ул – археограф, тарихчы, әдәбиятчы, телче, фольклорчы, текстолог һәм кайбер башка тармаклар буенча белгеч. Марсель әфәнде эшчәнлегенең үзәгендә – татар яшәеше, аның катлаулы язмышы, рухи мирасы. Ул гомере буе үз халкы өчен тырышты.
Халкыбызның күп кенә ядкәрләре кулъязмаларда таралган. Галим ул төр материалларны туплауга, өйрәнүгә аеруча игътибар бирде. Аның меңәрләгән авыл-шәһәрләрдә булып, дүрт меңнән артык кулъязманы китапханәләргә, махсус фондларга тапшыруы гына да гаҗәеп зур батырлык.
Чордашым эшләгән өлкә – шактый авыр тармак. Кулъязма текстларны, эпитафик истәлекләрне уку-анализлауның кыенлыгын бик аз кешеләр генә белә. Ул төр текстларда гарәпфарсы, борынгы төрки сүз-гыйбарәләр дә шактый очрый. Шуңа күрә Марсель Әхмәтҗановның бу юнәлештәге эшендә, иске текстларны хәзерге язуга күчерүдә, аңлатуда төрлелекләр, бәхәсле яклар булуы да табигый.
Мәрхүмнең үзе тапкан, тикшергән шәҗәрәләргә, төрле материалларга нигезләнеп язылган «Нугай Урдасы. Татар халкының тарихи мирасы» китабы да – фәндәге зур казаныш. Галимнең татар фольклорын, этнографиясен, ырым-арбауларын туплаган җыентыклары да бар. Аның «Еллар кичә килгән фикерләр», «Әйтер сүзләрем шулдыр» китапларында урнаштырылган мәкаләләрендә рухи мирасыбызның, фән һәм мәдәниятебезнең, милли тормышыбызның бик күп мәсьәләләре яктыртыла.
«МИРАСХАНӘ»ГӘ НИГЕЗ САЛУЧЫЛАРНЫҢ БЕРСЕ
Марсель Әхмәтҗанов – күренекле текстолог та, дидек. Ул Галимҗан Ибраһимов, Һади Такташ, Фатих Әмирхан һәм кайбер башка авторларның әсәрләрен, шулай ук дастаннарны әзерләп чыгаруда турыдан-туры катнашты.
Мөхтәрәм галим фәнни процессны оештыруда, кадрлар тәрбияләүдә дә зур эшләр башкарды. Хәзер Казан Кремле территориясендә бик күп кулъязма һәм басма ядкәрләрне, фольклор әсәрләрен, әдип-галимнәребезнең шәхси архивларын туплаган «Мирасханә» уңышлы гына эшләп килә. Аны оештыруда, материаллар туплауда Марсель әфәнде башлап йөрүче булды. Ул биредәге фонд-берәмлекләрне сыйфатлаган тасвирламалар да язды. Алар «Татар археографиясе» исеме белән дистәләгән китап рәвешендә басылып чыкты. Араларында шәҗәрәләргә багышланган берничә җыентык та бар.
Дистәләгән энциклопедия-белешмәлекләрдә басылган, төрле телләрдә дөнья күргән күпләгән мәкаләләр авторы да ул. Шигырьләре, әдәби әсәрләре дә бар.
Шөкер, хезмәте югары бәяләнде: фән докторы, академик, күптөрле премияләр, шул исәптән – Татарстан Республикасының Фән һәм техника өлкәсендәге премиясе лауреаты, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе.
Марсель Ибраһим улы Әхмәтҗановның хезмәтләре – рухи тормышыбызның кыйммәтле хәзинәләре. Мәрхүмнең исемен мәңгеләштерү дә көн тәртибендә. Үзе нигезләгән «Мирасханә» дә аның исемен сорап тора. Татар тарихында фәнгә мөкиббән китеп, халыкка армый-талмый хезмәт иткән кешеләр бар. Марсель Әхмәтҗанов – әнә шундый күпкырлы, эшчән шәхесләрнең берсе. Мин аны безнең чорның Каюм Насыйрие дип тә әйтер идем. Мин бу сүзләрне галимнең бер юбилее уңае илә язган идем, шуннан соң 30 еллап вакыт үткән. Әмма алар искермичә, бүген тагын да актуальрәк яңгырый.
Добавить комментарий