«Безнең дәүләтнең төп крепосте – кеше»
Бу сүзләрне Сталинград сугышыннан соң әйтә Василий Чуйков. Яу кырында сугышчыларның башка сыймас нинди батырлыкларга сәләтле булуын үз күзләре белән күргәнгә, алар белән ут һәм туфракны бергә йотып, исән чыкканга, чын күңеленнән инанып әйтә.
Тумышы, чыгышы белән үзе безнең яклардан булмаса да, Василий Чуйков исеме Татарстан һәм Казан белән тыгыз бәйләнгән. 1919 елда ул Көнчыгыш фронтта 5 нче армиянең 28 нче дивизиясе 40 нчы укчы полкын җитәкли һәм безнең төбәкне акгвардиячеләрдән азат итүдә катнаша. Аның оста җитәкчелеге Кызыл Армиянең хәлиткеч җиңүенә өлеш кертә.
Быел Советлар Союзы маршалы Василий Чуйковның тууына 125 ел.
ӘЗМӘВЕР ИОНЫЧ
Василий Чуйковның туган авылы Серебряные Пруды бик борынгы җирләр санала. Дозор, сак пункты буларак яши башлаган, күпсанлы узгыннар-баскыннарны кичкән авыл XIX гасыр азагына тәмам ныгый, аякка баса. Анда 4 меңнән артык кеше исәпләнә, сәүдә юллары уза, ул хәтта өяз шәһәре Венёвтан да мулрак яши.
Гади сословие халкы да ачтан интекми. Чуйковлар крестьяннардан була, гомер-гомергә иген игә, терлек асрый, балта эше белән көн күрә. Иван Ионыч та бу традицияне дәвам итә. Сукса, тимер бөгә торган бу әзмәвер ирнең ишле гаиләсендә зәмһәрир февраль таңында сигезенче бала булып тагын бер углан дөньяга килә – СССР ның булачак маршалы, ә әлегә – бәләкәч Василий. Сигез ир бала һәм 4 кыз үскән бу гаиләнең башлыгы Ионыч авылны дер селкетеп тотса да, гаилә дилбегәсен әниләре, Елизавета Федоровна, беразга гына да бушатмыйча, үз кулында тота. Ире белән каршылыкка кергәндә дә, шунда ук күкерт кебек кабынып киткән Ионычка түбәннән – үз буе биеклегеннән туп‑туры карап: «Мин әйттем, бетте-китте!» – дия торган була.
«ХОДАЙДАН ЯЛВАРЫП САКЛАП КАЛДЫМ!»
Әниләре Елизавета Федоровна 12 баланы тәрбияләү, җир эше белән беррәттән, беркайчан да чиркәүне калдырмый. Күп еллар дәвамында Никольский приходы советын җитәкли, чиркәү старостасы була. Чиркәүләрне җимергән елларда ул Серебряные Пруды гыйбадәтханәсен саклап калуга ирешә. Храмны ябалар, 30 нчы елларда рәшәткәләрен, тышкы якларын сүтәргә керешәләр. Сугыш вакытында аны немецлар атлар тотар өчен куллана. 40 нчы елларда Никольский храмы авылда бердәнбер ябып кадаклап куелмаган яки шартлатылмаган храм булып кала бирә. Ул үз чиратын көтә... Авыл картлары тетрәнеп искә ала: шул чакта Елизавета Федоровна, җыенып, Мәскәүгә «Сталин белән күрешергә» чыгып китә. «Бөтенсоюз старостасы» Михаил Калинин янына керергә мөмкинлек таба. Ул авылга әйләнеп кайтканнан соң, чиркәүгә орынмыйлар.
Уллары Гражданнар сугышында, Кытай, Маньчжурия чикләре янындагы бәрелешләрдә катнаша, Бөек Ватан сугышының соңгы көненәчә алгы сызыкларда була. Берсе дә һәлак булмый, аяксыз-кулсыз калмый, репрессия иттарткычына эләкми. Яулардан соң, дөньяга тынычлык килгәч, төп нигездә җыелганда, Елизавета Федоровна: «Мин сезне дога белән Ходайдан ялварып саклап калдым!» - дия торган була.
Кызыл Армия, партия сафларында булган уллары да һәрчак әниләренең фатихасын алып китә торган була. Елизавета Федоровна аларга хач һәм дога язып хәстәрләгән бөтиләрен биреп, озатып кала.
«МАЛИНОВЫЙ ЗВОН», ЯКИ КЫЗЫЛ ЯШЬЛЕК
Крестьян балалары тиз үсә һәм үз көнен күрә башлый. Василий да шулай – җиде яшендә аны чиркәү-приход мәктәбенә бирәләр. Беренче укытучысы Ефанов аның тырыш, зирәк, башлы малай булуын искәртә. Чуйков Бөек Ватан сугышын кичеп кайткач та, укытучысының хәлен белеп тора.
Чиркәү мәктәбеннән соң, малай авылдагы башлангыч белем бирү училищесында укый. Училищены тәмамлап, 12 яшендә Петербургка «акча эшләргә» барырга ниятли. Анда инде олы абыйлары барып төпләнгән була.
Гаилә ишле булгач, атасы белән анасы каршы килми, бала да ныгыр дип, ризалык бирә. Әтисенең улы юлга чыкканда биргән киңәшләре искиткеч гыйбрәтле. Алар Василий Чуйковның истәлекләр дәфтәрендә теркәлгән:
Малай баштарак йөк ташый, ишегаллары себерә. Аннары абыйлары юньлерәк эш юнәтеп бирә – мунчада парадная баскычында йомышчы малай булып тора башлый. Иртәнге 7 дән төнге 11 гә кадәр йомышта чабып йөри. Озакламый кечкенә генә бер ялгышы өчен куып чыгаралар. Аннары Нева проспектында җиһазланган бүлмәләр биреп торган бер йортка урнаша, аннары – бер кунакханәгә. Мондагы башбаштаклык һәм бозыклыкларны күреп, Василий үзе чыгып кача.
Ул шпорлар ясау буенча атаклы мастер Савельев остаханәсенә ярдәмче булып эшкә керә, һөнәргә өйрәнә башлый. «Малиновый звон» чыгара торган иң затлы шпорларны ул чакта Петроградта нәкъ менә Савельев ясый. 10‑12 шәр сәгать дәвам иткән сменада 3‑5 пар ясарга кушылса, Василий, тырышып, җиренә җиткереп, җидешәр пар ясап куя.
Ул арада башкала инде митинг, демонстрацияләрдән кайнап тора. Вакытлы хакимият урнаша. Июль демонстрациясе, атулардан соң, Петроградта яшәү чын-чынлап куркыныч була башлый. Остаханә ябыла. Василий Кронштадтка барып эләгә, юнга булып хезмәткә урнаша. Авылга кайтып, атааналары белән күрешеп ала да, 1918 елның язында Мәскәүгә Лефортовога килеп, Кызыл Армия командирлары әзерли торган хәрбиинструкторлык курсларына языла.
Башка курсантлар белән бергә, Көньяк фронтка җибәрелә. Краснов отрядлары белән көрәштә катнаша – инде рота командиры ярдәмчесе сыйфатында. Монда аның булдыклылыгын күреп алалар, хәтта ике‑өчмәртәбә өлкәнрәкләр, Беренче бөтендөнья сугышын кичкәннәр дә яшь малайга хөрмәт белән карый башлый. Лефортовода имтиханнар тапшыргач, «кызыл офицер» танык-лыгын тоттырып, Чуйковны атаклы 40 нчы укчы полкка командир ярдәмчесе итеп Казанга җибәрәләр.
Василий Чуйков һәм Валентина Чуйкова – төрле елларда.
«ВИНТОВКА ГАЕПЛЕ ТҮГЕЛ»
Казанда аңа губерна хәрби комиссариатында янә бер мәртәбә имтихан тотарга туры килә. 40 нчы полкта да күбесе әтисе яшендә булган командирлар белән сугышчылар бу малай-шалайга башта бик гаҗәпсенеп, шикләнебрәк карый. Көньяк фронтта булуы турында белүен беләләр, әмма кем әле ул – аларны укытырга һәм өйрәтергә...
Ләкин армия – армия инде, биредә фәрманны үтәмәү һәм синнән өстен торган офицерга буйсынмау фетнәгә тиңләнә. Шуңа да ачыктаначык ризасызлык белдерергә базмыйлар, әмма сынавын – сыныйлар.
Кызыл командир.
Өч айдан 150 шәр кешедән торган ике ротаның әзерлеген 2 нче армия командующие Василий Иванович Шорин кабул итә. Рус армиясенең элеккеге полковнигы, хәрби бүләкләр кавалеры, данлыклы гаскәри. Чуйков бик дулкынлана, билгеле, җитмәсә, полктагылар аңа малай‑шалай итеп карый... Әмма, ни гаҗәп, ике полк та ялт итеп, югары әзерлек күрсәтеп, сынауны бик яхшыга уза. Инде хәзер аларның якындагы армия сафларына барып кушыласы гына кала. Шорин Чуйковны бик югары бәяли һәм аларны күренекле 28 нче дивизия составына тәкъдим итә. Бу дивизиянең сугышчылар телендәге исеме – «Тимер дивизия». Ә башында легендар командир – 23 яшьлек Владимир Мартинович Азин тора…
Чуйков начдивны бер күрүдә, танышу белән үк ошата – аңардан үрнәк алырга тырыша. Ни кызганыч, аларның сугышчан дуслыгы озакка сузылмый, 1919 елның августында Азинны Көньяк фронтка җибәрәләр, Маныч елгасы буенда ак казаклар белән бәрелештә ул әсирлеккә эләгә. Озак тилмерткәннән соң, аны җәзалап үтерәләр.
40 нчы полк тимер юл буйлап Казаннан Вятские Поляныга күчерелә. Колчакның атаклы «Полёт к Волге» операциясен туктату бурычы йөкләнә аларга.
Сталинград фронты: сугыш стратегиясен планлаштырганда.
«ПУЛЕМЁТЛАР ҖИТМИ ИКӘН, АКЛАРДАН ҖЫЕП АЛЫГЫЗ!»
1919 елның мартында Колчакның яңа һөҗүме башлана. Аның гаскәрләре Бөрене алып, 11 мартта Уфаны буйсындыра. Чаллы белән Чистайга яныйлар. Аннан бөтен Идел буе уч төпләрендә, дигән сүз.
Чуйков полкы өч зур авылда урнаша: Тойма, Түбән Тойма һәм Югары Тойма. Чулманда илнең үзәгенә кирәк булган икмәк запаслары тупланган була. Полкка, 2 нче һәм 5 нче армияләр арасындагы «өзеклекне» кыскартып, Россиянең үзәгенә ипи илтүне яңадан эзгә салу бурычы куела. Язгы ташуга кадәр бу пунктларны кулда тоту да.
Әмма сүздә генә җиңел, асылда, бу – башкарып чыкмастай бурыч, чөнки корал җитми, бигрәк тә пулемётлар. Бөтен полкка – өч «максимка». Ачлык, арыганлык.
Полк командиры штат буенча җитешмәгән пулемётларны сорап, армия командующиена мөрәҗәгать итә. Командарм Шорин моңа болай җавап бирә: «Акларда пулемётлар күп, җитми икән, аклардан җыеп алыгыз, начдив Азин шулай итә иде». Снарядлар белән дә шулай: үзегезнеке бетте икән, «дошман тылына үтеп кереп, кирәк кадәрне табып алып чыгарга».
«МИНЗӘЛӘ ОПЕРАЦИЯСЕ»
40 нчы полк килеп урнашканда, акгвардиячеләр инде Минзәләне ала. Әмма Минзәләне бирергә ярамый, дигән карарга килә Азин кайнарлыгын һәм ныклыгын инде тоеп һәм үзләштереп алган Василий Чуйков.
Күп еллар дәвамында ТР Милли музее системасында эшләгән, фондларны да, тере локацияләрне дә яхшы күзаллаган эзтабар-журналист һәм музей белгече Михаил Черепанов фикеренчә, Минзәләдә Чуйковның «йолдызлы сәгате» суга: ул беренче мәртәбә җитәкчелек каршында үзенең тактик карарын раслый һәм аны югары дәрәҗәдә башкарып та чыга. «Минзәлә операциясе» фронтның бу өлешендә барган сугышларда хәлиткеч роль уйный.
(Василий Чуйков мемуарларыннан)
Чуйков полк командирына коммунистик батальон составы турында белдерә: төнгә каршы Минзәләгә кузгалыйк, дигән тәкъдим ясый. Югыйсә, Бөредән дошман дивизиясенең өстәмә көчләре килеп җитәчәк, сугышырга кыенрак булачак, вакыт хәл итә барысын да...
– Мин андый рөхсәт бирә алмыйм, хокукым юк, – дип, бүлдерә аның сүзен полк командиры. – Командарм рөхсәте юк, 28 нченең начдивы да Минзәләгә барырга команда бирмәде...
Ул арада яңа гына полкка килеп кушылган комиссар Алексей Юрьев сүз ала – Питер эшчесе, Октябрь восстаниесен узган кеше. Чуйковны хуплый:
– Пассив рәвештә Чаллыны саклау тактик яктан дөрес түгел, – ди ул кинәт. – Бу сугыш өчен җайлы позицияләр районда гомумән юк. Чулман ярында дошманны көтеп утыру да – ахмаклык.
Озак сөйләшүләрдән соң, командир, ниһаять, алар белән килешә. Әмма үзе Яр Чаллыда кала – кирәк булганда армия штабы белән элемтә тотарга.
– Сөйләшү тәмалангач, – дип искә ала Чуйков, – Юрьев, килеп, нык итеп кулымны кысты: «Питер ныклыгы синдә, алга таба да шулай тот».
МОНЫСЫ ИНДЕ – БӨТЕНЛӘЙ БАШКА ТАРИХ…
Казан, Татарстан җирлеге белән бәйле сәхифәләр уңышлы тәмамлана. Чуйков акгвар-диячеләргә Мәскәүгә узарга юл калдырмый. Озакламый аның үзен Көнбатыш фронтка җибәрәләр.
Бу сугышларда Василий Чуйков 4 тапкыр авыр яралана: 1919 елның маенда, Көнчыгыш фронтта, Алабуга астында – кулы өзелә яза; 1919 елның июлендә, Көнчыгыш фронтта, Мөслим янында – аягына зур зыян килә; 1920 елда Көнбатыш фронтта, Белоруссиядә, Лепель астында – аягы имгәнә; 1920 елның сентябрендә, Көнбатыш фронтта, Псков тирәсендә – иңбашы бик каты чәрдәкләнә, сөякләренә кадәр үтеп керә.
Соңгысында аны алгы сызыктан бик зур авырлык белән алып чыгып, госпитальгә озаталар, аннан, ай‑ваена каршы килеп, өенә ял итәргә кайтаралар. Ике Кызыл Байрак ордены белән «Омега» алтын сәгате һәм исемле корал белән бүләклиләр.
1925 елда ул Серебряные Пруды авылына ялга кайткач, булачак тормыш иптәше Валентинаны очрата. 1926 елда Валентина Павлова аның хатыны була, бу мәхәббәт гомер буена дәвам итә.
Бөек Ватан сугышына кадәр дә ул озын һәм озак юл уза. 1927 елдан – Мәскәү хәрби округы штабында башлык ярдәмчесе. 1928 елның гыйнварыннан – Кытайда киңәшче. Маньчжуриядәге аяныч, хәтәр хәлләрне үз күзләре белән күрә, үзе аша кичерә. 1932 елдан – разведка буенча начсостав курслары җитәкчесе санала.
1936 елда академик курсларны тәмамлый, Белоруссия юнәлешендә була, Совет‑фин сугышында Төньяк Карелияне саклый, Төньяк махсус хәрби округының 4 нче армиясе белән командалык итә.
1940–1942 елларда – Кытайда хәрби атташе һәм төп хәрби киңәшче. Аннан соң инде – Бөек Ватан сугышының иң кайнар нокталары, Сталинград кырлары, Висла‑Одер операциясе, «Майданек» лагерен азат итү, Берлинны алу, армия генералы булу... 1955 елда аңа Советлар Союзы маршалы исеме бирелә...
Ә сугыш тәмамлангач, илгә югары дәрәҗәдә – партия эшелонында хезмәт итә.
ЦК КПСС КА ХАТ ҺӘМ ДОГА КӘГАЗЕ
1981 елның июлендә Василий Чуйков олы җитәкчелеккә мондый хат белән мөрәҗәгать итә:
В. Чуйков.
Василий Чуйков 1982 елның 18 мартында дөнья куя. Васыятен истә тотып, аны Волгоградтагы Мамай курганында, «Ватан-анаЕ» монументы итәгендә, үз армиясе яугирләре яткан урында җирлиләр.
Улы Александр Чуйков, әтисе үлеменнән соң, аның партбилеты белән хәрби кенәгәсе саклана торган портмоне эченнән әбисе язып тыккан дога кәгазен тартып чыгара. Советлар Союзы маршалы Василий Чуйков ул дога кәгазен үзе белән хәрби юлында гомере буена йөрткән…
Луиза Янсуар
Добавить комментарий