Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

Билгеле билгесез чыгътай

Бу шәхесне онытылганнар сафына кертәсе килми. Соңгы ун елда, һәрхәлдә, аның әдәби мирасын барлаучылар, үзен яд итүчеләр артты. Бәхеткә, җыентыклары да нәшер ителә башлады. XX гасыр башының әдәби тормышы, мәгариф һәм фән тарихы турында хезмәтләр язганда аның исеме элек тә телгә алынмыйча калмады. Әмма аның киңкырлы һәм бәяләве катлаулы булган эшчәнлеген бик искә алырга теләмәүчеләр дә юк түгел. Галиәсгар Гафуров-Чыгътай – тарихыбызның үзенчәлекле шәхесләреннән.

ГАЛИНЕҢ БАЛА ЧАГЫ

Язучы, журналист һәм педагог Галиәсгар Гафуров 1867 елның 16 сентябрендә Казан губернасының Чистай өязенә кергән Чәтрән авылында туа. Бу авыл хәзерге Аксубай районына карый һәм Яңа Ибрай дип атала.

Галиәсгарның бабасы Әхмәтҗанны халык «мулла» дип йөрткән, әмма Чыгътайның хатирәләренә таянсаң, ул рәсми дини вазифа биләмәгән. Шул ук истәлекләргә ышансаң, Гафуровлар гаиләсе – Мөгыйнь белән Фатыйма үстергән күп балалы ишле йорт – беркайчан да байлык-тазалык белән аерылып тормаган. Галиәсгар кат‑кат «10 ревизия буенча атасына 1 гектар» җир бирелгәнен, ул җирнең дә, тора‑бара ярлыланып, бик аз уңыш китерә торган кишәрлеккә әйләнгәнен ассызыклый.

Ә бит аларның нәселе авылга нигез салучылар белән бәйле булган. Заманында авылның бер өлеше, христиан динен кабул итеп, аннары исламга кайткан, бер өлеше исламнан чыкмыйча калган. Галиәсгарләр дин алыштырмаган тармакка караган. Ә бу нәселнең башында Исмәгыйль Чаадаев дигән кеше торган. Рус дворяннары нәселе белән дә бәйле дип саналган бу шәхес. Шуның хөрмәтенә Галиәсгар соңрак үзенең тәхәллүсен Чыгътай, яки Чагатай дип ала.

Галиәсгар әүвәл туган авылы Чәтрәндә, соңрак Көек авылындагы мәдрәсәдә укый. Кечкенәдән укуга хирыслыгы көчле булганга, бу аның өчен ярлылыктан котылу, үсеп, «кеше булу» мөмкинлеге дип күзаллана. Үзе ул бу хакта болай язган: «Чәтрәннән я мәдрәсәгә, я урыс баена хезмәтчелеккә, яисә, күз йомып, эш эзләп кенә китәләр».

1883 елдан сигез ел Чистайның атаклы Закир ишан мәдрәсәсендә белем ала. 1891 елдан шулай ук сигез ел буена үзе дә якын‑тирә авылларда, мәсәлән, Кизләү мәдрәсәсендә мөгаллимлек итә. Шушы еллар арасында ул Костромага барып яшәп алырга да, Казанда Владимир Изусимов дигән егеттән рус телен өйрәнергә дә өлгерә. Ахыр чиктә, рус теленнән имтихан тапшырып, дини гыйлемен дә раслап, указлы мулла булырга юл ачыла. Бер‑ике ел Түнтәр авылында яши һәм Нәҗип хәзрәт мәдрәсәсендә эшли. Биредә аның белән кызык үзгәрешләр була. Бердән, ул Түнтәрдә легендар Ишми хәзрәт белән яшь Нәҗип мулланың конфликтына шаһит була. Икенчедән, рәхәтләнеп мәдрәсә китапханәсеннән файдалана һәм… «монда Галинең исламнан алган гакыйдәләре бер‑бер артлы җимерелеп бетеп, бары Ибн Рөшднең пантеизмы гына вакытлыча торып кала».

«ИСАБӘТ» ҺӘМ ЧЫГЪТАЙ ТӘҮБӘСЕ

Яңгыр ява сибәләп,
Төймә-төймә төймәләп.
Чыгътай мулла үкреп җылый,
«Тәүбә, тәүбә, тәүбә»ләп.

«Авыл җырлары», Г.Тукай

1899 елда Галиәсгар Гафуров Бозаулык шәһәренә (хәзерге Оренбург өлкәсе, Бузулук шәһәре) чакыру ала һәм анда муллалык итә, мәчет янында мәктәп ачып, ир һәм кыз балаларны укытырга керешә. Тиз арада бу мәдрәсәнең даны тарала: «Башкорт илләреннән, Ык буеннан, Ыргыз буеннан Бозаулыкка укырга бала китерәләр».

1910 ел башында Чыгътайның данын бөтен татар дөньясына тараткан вакыйга була. Казанның Иван Харитонов типографиясендә аның «Мөхәммәд галәйһиссәлам тугрысында Исабәт» («исабәт» – дөреслеккә ирешү – авт.) исемле китабы басыла. Бу китапта ул Мөхәммәд пәйгамбәрнең тормыш юлын тасвирлаган хәбәрләрнең ни дәрәҗәдә төгәл, дөрес булуы турында фикер йөртә. Кайбер мәсьәләләрне шик астына куюы, пәйгамбәр биографиясен Европадагы Шәрык белеме күзлегеннән чыгып анализлавы аркасында, бик тиз арада матбугатта шау‑шу куба. Беренчеләрдән булып алдынгы карашлы Буби мәдрәсәсе мөгаллимнәре хат яза. Гомер булмаган хәл: җәдитләр дә, кадимнәр дә, берләшеп, Чыгътайны тәнкыйтьли башлыйлар.

Әллә җәмгыятьтә купкан гауга шулкадәр көчле булган, әллә Чыгътайның тиресе җитәрлек дәрәҗәдә калын булмаган, ләкин мөфти указлы мулла Гафуровны Уфага җавап бирергә чакырганда, «Йолдыз» газетасында тәүбә мәкаләсе чыгарга өлгерә. Анда Чыгътай хаталарын таный һәм китапның башка кисәкләрен язмаска вәгъдә бирә, тиражның да калган өлешен үзем сатып алып бетереп юк итәчәкмен, ди. Уфада казыйларга һәм мөфтигә дә бу хакта әйтә, нәтиҗәдә, аңа бернинди дә җәза бирелми. Әмма аның бу рәвешле артка чигенүе «Исабәт»не кызыксынып кабул итүчеләрнең җен ачуын чыгара. Моңарчы Чыгътайның әсәрләрен һәм мәкаләләрен хуплап каршы алган Тукайның (ә бит нәкъ менә Тукай Чыгътайның «Тутам» повестен Казанда «Гасыр» нәшриятында бастыруны сөйләшә) сатирик «Мәҗрух указ» шигыре нәкъ шушы вакыйгага багышланган:

Тизүк мәжрух указымны күтәрдем,
Дәваларга Өфе якка юнәлдем.
Тагын терлер микән мискин указым –
Дәвасына фидадыр күп һәм азым!

«Исабәт» гаугасы чыккач, Чыгътай күпмедер вакытка Санкт-Петербургка китеп ала. Бозаулыкта ул‑бу булмасын дип курка ул. Питерда Садри Максудиларда, Гатаулла һәм Сафа Баязитовларда кунакта булырга, алар белән дә «Исабәт» турында сөйләшергә өлгерә. Садри Максуди аңа: «Татар теле белән мондый әче сурәттә «Исабәт»тә булган фикерләрне әйтү мөмкин булуына ышанмый идем», – ди. Чыгътай өчен бу югары бәя була, әлбәттә.

Янәдән үз мәхәлләсенә кайткач, халык аны гаҗәпләнеп каршы ала: «миссионерлар сүзен кабатлаучы» Галиәсгар мулланың төс-кыяфәте үзгәрмәгән, русча киенми, чукынмаган, шул ук кеше икән. Хәлбуки аңа, указын саклап калса да, Бозаулыкта иркенләп эшләргә мөмкин булмый инде. Бер яктан, шәһәр хакимияте аннан канәгать: метрика кенәгәләре, рәсми документ эшләре төгәл бара. Әмма тәнкыйтьчеләр дә, Чыгътай үзе дә, муллалыктан җибәрүне сорап, кат‑кат гаризалар язалар.

КАЗАНДА ҺӘМ УФАДА

Гафуровларга Бозаулыктан китеп, берникадәр вакыт авыл хуҗалыгы белән көн күрергә туры килә. Чебенле авылында Галиәсгарның хатынына калган җирне алып, иген чәчәләр, шулай итеп авырайган тормыш шартларын яхшырталар.

Әмма Казаннан чакыру килгәч, Галиәсгар, гаиләсен төяп, татар мәркәзенә күченеп китә. Биредә ул «Кояш» газетасы редакциясендә эшли. Хезмәттәшләре – мөхәррир Зәкәрия Садретдинов, газетаның төп идеологы Фатих Әмирхан, журналист Ибраһим Биккуловлар. Редакция «Амур» кунакханәсендә, Печән базары каршында урнашкан.

Димәк, Чыгътай бөтен татар Казанының кап уртасында эшли, көн саен төрледән-төрле йөзләрне күрә. Аны танучылар арасында «Исабәт» тарихын искә төшереп мыскыллап көлүчеләр дә, ихластан сокланучылар да була. Әмма «Кояш»та эш җиңел бармый. Гафуровның инде тиресе калынайган, үз сүзен әйтә белә. Вакыт‑вакыт Фатих Әмирхан белән бәхәсләре дә кубып ала, бер-берсен зәһәр итеп тәнкыйтьләгән язмалары газета битләрендә дә чыга.

ЧЫГЪТАЙ ДИГӘН ӘДИП

1901 елда Чыгътай «Үрмәкүч» романын бастырырга ниятли. Әмма цензура бу текстны уздырмый. Аның сакланган кулъязмасын уку бәхетенә ирешкән галимнәр күп түгел. Бу әсәр тиешле бәя бирүне һәм басылып чыгуны һаман да көтеп ята.

1902 елда «Тутам» повестеның беренче кисәге Оренбургта басыла. Аны бастырыр өчен Галиәсгар хәйлә кора: цензура комитетына текстны җибәргәндә, авторны күрсәтми. Икенче кисәге 1906 елда «Әл-гасрел-җәдид» журналында басыла. Шунысы кызыклы: бу юлы да ул үз исемен күрсәтми, «Галимә» псевдонимын куллана. 1908 елда исә «Бәянелхак» газетасының типографиясендә ике кисәкне берләштергән китап булып чыга.

«Тутам, яхуд Яшь гомрем» повесте мәгърифәтчелек реализмының кызыклы үрнәге дип санала. Әсәрдә кызларны гыйффәтлеккә өндәү өлеше дә бар (башлыча беренче кисәкнең темасы бу). Шул ук вакытта хатын-кызның ир-ат күзеннән яшеренү-яшеренмәү мәсьәләсе дә өйрәнелә. Текстта диалоглар – ике төрле фикердә булган каһарманнарның әңгәмәләре күп. Кайчагында автор үзе бөтенләй югалып, бары дискуссияләрнең протоколы гына теркәлгән кебек тоела. Моның үз өстенлеге бар: укучы да бу фикер алышуга кушыла ала, үзе хуп күргән якны сайлый, өстәмә дәлилләрне чынбарлыктан үзе таба ала. Әсәрдә татар хатын-кызының тормышында булган җитешсезлекләр дә тасвирлана, Казан татарларының көндәлек хәятендә булган әхлаксызлык, әдәпсезлек күренешләре тәнкыйть ителә.

«Тутам» – чиксез дәрәҗәдә кызыклы әсәр. Аның аша Галиәсгар Чыгътайның ике гасыр алышкан дәвердә булган татар тормышын ничек күрүен дә беләбез. Ягъни субъективлык көчле була ала. Әмма, 1930 нчы елларда язылган мемуарлардан аермалы буларак, повесть шул заманда ук иҗат ителгән һәм бастырылган әсәр. Авторга совет күзлегеннән чыгып борынгы заманны тәнкыйтьләргә кирәк түгел. Ул үз замандашлары турында яза. Җиһанда яктыга омтылудан ваз кичеп, мәхәббәтсез, әмма бай тормышка риза булып калган Шәмсебану – Гафуров күрергә мәҗбүр булган чынбарлык, ә хатынының киң фикерле булып үсүенә ярдәм итәргә тырышкан ир һәм аның тормыш иптәше, «актив тормыш позицияле» Галимә – Чыгътай күрергә теләгән үрнәкләр. Шунысы да мөһим: әсәрдә абстракт лозунглар юк, хатын‑кыз иреге мәсьәләсендә дә урталыкка омтылыш күзәтелә. Автор хатын-кызларның иҗтимагый тормыштан бөтенләй ябылып ятуына да каршы, шул ук вакытта Европа хатын-кызларында кебек «чамадан тыш» ирекне дә тәнкыйтьли. «Тутам» – һичшиксез әдәби дискуссияләр кырына кайтарылырга тиешле әсәр. Аны укып, кабат һәм кабат моназаралар кылырга була һәм кирәк тә.

Гафуров татар балалар әдәбиятына да өлеш кертә. 1908 елда Казанның «Шәрекъ» басмаханәсендә «Мәче белән төлке» әкияте чыга. 1914 елда «Мәгариф» нәшриятында «Хан Баскак» хикәяте басыла. «Аң» журналында 1914 елда «Ул» дип исемләнгән дини-психологик хикәясе чыга. 1926 елда «Ачлык корбаннары» исемле драмасы языла. Аның каләме белән язылган шигырьләр, басылмый калган бүтән хикәяләр дә шактый. Мәсәлән, «Суфи тәкъва», «Сабир Ахун», «Яшь абыстай» хикәяләре, «Ике өлештән торган хыялый бер комедия»се Язма һәм музыкаль мирас үзәгендә саклана.

1916 елда Чыгътай Уфага, андагы «Тормыш» газетасына эшкә күчә. Инкыйлабны ул бу шәһәрдә каршылый. Мөселман съездларын да, гарасат дәверендә булган мең дә бер төрле дәһшәтле хәлләрне дә күрергә өлгерә. Уфадан китеп, тирә-яктагы төрле авылларда да яшәп ала.

1921 елгы ачлык вакытында исән калуының тарихы бигрәк гыйбрәтле. Бу вакытта ул Сакмар буендагы Бәктәр авылында яши. Авыл халкы, аның гыйлемле икәнен белгәнгә, мулла булып торырга тәкъдим итә. Бушка түгел, билгеле: иген чәчәр өчен авыл җиреннән кишәрлек бирелә, аз‑маз ярдәм күрсәтелә. Мемуарларында язылганча, ул, бу вакытта инде чын атеист булуына карамастан, ачлык елы афәтен җиңелрәк уздыру хакына мулла булырга ризалаша: «Мин шушы мулла исеме белән егерме беренче ел куркынычларын корбансыз яисә аз корбан белән генә үткәреп җибәрә алсам, ул исемне күтәрүне бик авырга санамам».

Корбаннар «аз» була. Галиәсгар гаиләсеннән ике бала үлә, үзе бик каты авырып, үлгәннән кала.

ЧЫГЪТАЙНЫҢ ДИСТӘЛӘГӘН РЕЦЕНЗИЯСЕ, ЖУРНАЛЛАРДА ЧЫККАН МӘКАЛӘЛӘРЕ КАЛГАН. АЛАР ДА ТИЕШЕНЧӘ ӨЙРӘНҮНЕ ТАЛӘП ИТӘ.

«СУГЫШЧАН АЛЛАСЫЗ»

1922 елда Галиәсгар дингә каршы көрәш юлына баса. Ул Уфада узган динсезләр белән диспутлар, бәхәсләрдә җиңелгән дәһриләр турында матбугаттан укып белә. Диниләрнең җиңүенә эче поша. Еллар буена диннәр тарихы, ислам тарихы буенча туплаган белеменең кулланылмавына борчыла.

1924 елның көзендә Гафуров-Чыгътай Мәскәүгә күченә. Ул СССР халыкларының Үзәк нәшриятында эшли башлый. Бер елдан Алласызлар союзының үзәк советы Мәскәүдә татар телендә «Фән һәм дин» исемле айлык журнал чыгара башлый (1932 елдан исеме «Сугышчан алласыз» дип үзгәртелә). Ул 12 ел дәвамында басылып килә, барлыгы 172 саны чыга. Журналның беренче баш мөхәррире – Галиәсгар Гафуров-Чыгътай.

«Фән һәм дин» – дингә каршы көрәшне җәелдерү һәм атеизмны пропагандалау максатыннан чыгарылган фәнни-популяр журнал. Аның битләрендә төрле фәннәр турында мәкаләләр дә, муллалар турында сатира да, дин тарихы, дини идеяләрнең, «мифларның» килеп чыгышын аңлаткан язмалар да дөнья күргән. Чыгътай бу журналда эшләр өчен кирәкле белемгә һәм тәҗрибә ия кеше булган.

Мәскәүдә ул 17 ел яши. Берничә тапкыр Татарстанга, Чәтрән авылына кайтып килә. Туган авылында аның якыннары калмый диярлек. Соңгы тапкыр 1941 елның язында авылына кайта. Сугыш башлангач, Мәскәүгә китү мөмкинлеге калмый.

ИКЕ ИБРАЙ АРАСЫНДА

Галиәсгар картны 1930 нчы еллар ахырында һәм 1941–1942 елларда күреп калган туганнарының истәлекләренә күз салыйк. «Намазларны калдырмыйча укый иде. Үзе белән алып кайткан дини китапларны да озаклап укып утырганы хәтеремдә», – дип сөйләгән Миңлебәян ханым. Рауза апа сөйләгән хатирәләрдә «Саулыгы какшаган бабай, бераз рәтләнгәннән соң, Коръән укый башлады. Хәтеремдә ул Коръәнне бер тапкыр тулысынча укып чыккач, бер як каберлекләргә барып багышлап кайтты, икенче тапкыр укыгачтын, икенче як каберлекләргә барып багышлады».

Бу истәлекләрдә Чыгътайның 1938 елда хаҗ кылуы да әйтелә. Монысы бик шикле тоела: Җиддә шәһәрендә совет консуллыгы ябылганнан соң, Гарәбстан белән рәсми элемтәләр өзелә, легаль рәвештә хаҗ кылу мөмкинлеге бетә. Хәер, Чыгътай кебек кешегә чит илгә чыгарга рөхсәт тә бирелмәс иде. Әмма янәдән Чыгътай бабайның көндәлегенә мөрәҗәгать итик:

«Һәр нәрсәнең үз исеме белән, чын кыяфәте белән язарга ярамау тия теңкәгә. Адәм улы үз заманының ирексез колы. Аны ирексез кылалар. 5.11.1941».

Озын гомер яшәгән Галиәсгар картның шундый уйлары да булган. Бәлки, чынлап та соңгы көннәрендә иманга кайткандыр, еллар буе алып барган публицистик эшчәнлегенә карашын үзгәрткәндер.

Хәер, үз фикерендә калса да, Чыгътайның кадере кимеми. Ул, һичшиксез, XX гасыр башы татар тормышында ифрат дәрәҗәдә үзенчәлекле урын биләгән, һәрбер даирәдә каршылыклы мөнәсәбәт уятырга сәләтле булган фикер иясе. Аның дини карашларын кабул итмәү исә әдәби һәм фәнни мирасын инкарь итүгә сәбәп була алмый.

Галиәсгар Мөгыйнь улы 1942 елның 20 августында Иске Ибрай авылында вафат була һәм шунда җирләнә. Чыгътай исемен XXI гасырда яңартуда, аның әдәби-публицистик мирасын кайтаруда укытучы һәм тарихчы, Яңа Ибрайда Туган як музеен җитәкләгән Шәүкәт Кәбировның роле гаять зур. 2013 һәм 2017 елларда Чыгътай әсәрләреннән торган җыентыклар басылды. Туган ягында искә алу чаралары үткәрелде. Ахыр чиктә, Галиәсгар Гафуров-Чыгътай турында аерым бүлек татар әдәбияты тарихының яңа басмаларында да лаеклы урын алды.

Әмма Чыгътай үз сәгатен көтә әле. Аны акларга да, каралтырга да кирәкми, ул моңа мохтаҗ түгел. Юк, аны укырга һәм фикерләшергә, узган гасыр башындагыча кайнар бәхәсләр куптарырга, юшкын утырган күңелләребезне йомшартырга гына кирәк...

 

 

Айдар Шәйхин

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Добавить комментарий

Тема номера