Бистә Бизәге: Исәнбаевлар йорты
Иске Татар бистәсендәге матур агач корылмаларның тагын берсе — Каюм Насыйри урамы, 33 адресы буенча урнашкан Исәнбаевлар йорты.
29 октябрь 2025
МӨӘЗИННӘР МИХРАБЫ
XIX гасыр ахырында төзелгән бу тарихи йорт 1856 елдан күрше Апанай мәчете мөәзине Мостафа Исәнбаевка карый. 1889 елда биләмәне аның улы, шулай ук азанчы Ибраһим мирас итеп ала.
Халык төзелеш сәнгате традицияләрен саклап салынган йортның өске каты – агачтан, хуҗалык хезмәтләрен башкару өчен булган ярымподвал өлеше кирпечтән салынган. Йорт үзе турыпочмаклы, яны белән урамның кызыл сызыгына ук чыга. Урам ягында өч тәрәзәсе бар, аскы катның түбән тәрәзәләре бизәлмәгән. Төп торак йортның тәрәзәләре, кәрнизе, мезониндагы кечкенә тәрәзәләре купшы итеп бизәлгән, диварлары, почмаклары тар такта белән «чыршылап» тышланган.
ЯҢАРГАННАН СОҢ...
Бу йорт рәссам Рушан Шәмсетдинов исеме белән дә бәйле. «Мин шушы йортта тудым, шушында үстем, хәзер дә биредә яшим, эшлим. Безгә бигрәк тә җәй айларында күп кенә туристлар килә, барысын да кабул итәбез, чәйләр эчерәбез», – ди ул.
Совет заманында бу йортта барлыгы 12 гаилә яшәгән. Хәтта ишегалдындагы мунчага да бер гаиләне кертүләрен искә ала Рушан әфәнде.
2012–2013 елларда бинада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов карары нигезендә реставрация эшләре уздырыла. Яңартудан соң, элеккеге соры тондагы буяулар ачык яшел, кызыл төсләргә алмаштырыла.
Биредә хәзер кечкенә генә көнкүреш музее урнашкан. Бина төбәк әһәмиятендәге мәдәни мирас объекты исәпләнә.
Добавить комментарий