Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

Бөек Пётрның һава флоты

Американы юкка чыгарырга тиешле самолётлар кайда җыела

1967 елның июле. Домодедово күгендә стратегик бомбардировщиклар гүли, реактив «МиГлар» мәтәлчек ата. Само­лётлар «Ленин» сүзен яза! Тамашачы таң кала, Көнбатышның хәрби атташе­лары исә уйга чума... Генераль секретарь Леонид Ильич, кулын маңгаена куеп, күкне күзәтә һәм канәгать елмая. Авиа­ция сәнәгате министры Пётр Дементьев исә бик бәхетле. СССРда беренче авиа­салон уздыру һәм илебездә җитеш­терелгән иң шәп очкычларны бөтен дөньяга күрсәтү – аның акылга сыймас­лык идеясе. Һәм барып та чыга бит!
 1-%d0%bf-%d0%b2-%d0%b4%d0%b5%d0%bc%d0%b5%d0%bd%d1%82%d1%8c%d0%b5%d0%b2-min
БЕЛЕШМӘ
Пётр Васильевич Дементьев. Татарстанның Чүпрәле районында туган. 1953 елдан 1957 елга һәм 1965 елдан 1977 елга кадәр СССРның авиа­ция сәнәгате министры. 1957 елның декабреннән 1963 елның мартына кадәр – СССР Министрлар Советы Авиация техникасы буенча дәүләт комитетының беренче рәисе, 1963 елның мартыннан 1965 елның мартына кадәр СССР Министрлар Советы Авиация техникасы буенча дәүләт комитетының беренче рәисе – СССР министры. Генерал-полков­ник-инженер. Ике тапкыр Социалистик Хезмәт Герое. Сталин премиясе лауреаты. Мәскәүдәге Новодевичье зиратында җирләнгән.
 
Бөек Пётр булсын да, ниятләгә­нен булдырмасын, имеш! Авиа­конструкторлар Ильюшин, Тупо­лев, Сухой, Яковлев Дементьевның үз теләгенә һичшиксез ирешәчә­генә тамчы да шикләнми. «Бөек Пётр» кушаматы күктән төшмәгән бит, аны халык үзе шулай зурлаган. Гәрчә министрның Пётр патша белән охшашлыгы бөтенләй булма­са да. Тәбәнәк буйлы, пеләш баш­лы, кысык күзле... Шәҗәрәсендә дә аксөякләр юк. Татарстанның Чүпрәле районындагы чуваш авы­лы Үбигә патша җәнапларының гомердә дә аяк басканы булмаган...
Ә менә Пётр Васильевич кул ас­тындагы империя Пётрныкы ише генә түгел, шаккатырырлык. Эстониядән алып Үзбәкстан­га кадәр булган территориядәге өч йөздән артыграк предприя­тие – заводлар, конструкторлык бюролары, институтлар – Көнба­тышныкыннан һич калышмый торган самолётлар, вертолет­лар уйлап таба һәм җитештерә. Һәм дөньядагы һәр бишенче са­молёт – безнеке, советлар иленеке. Бөек Пётр түгелмени? Тик аның хуҗалыгын империя дип атамау хәерлерәк – СССРда бу сүзне ярат­мыйлар. Дәүләт эчендәге дәүләт, дисәк, дөресрәк булыр...
ТОРМЫШТАН МӨМКИН БУЛМАГАННЫ ДӘГЪВАЛА
Илебезнең авиация куәтен җиһанга күрсәтү идеясе ни өчен гайре табигый тоела соң? Лубян­када һәм Иске мәйданда утыру­чыларның бу җәһәттән фикерлә­ре уртак диярлек. Салкын сугыш бара, һәм анда, тимер пәрдә ар­тында, тоташ дошманнар. Ә без аларга үзебезнең өр‑яңа «МиГ», «Як», «Су», стратегик «Ту-22» са­молётларын күрсәтикме?! Башка өлкәләрдә исә яшеренлек белән тулы тәртип: СССРда кайбер шәһәрләргә чит ил кешеләре бө­тенләй кертелми, хәтта юллар киңлеге, күперләр озынлыгы һәм кайбер футбол командала­рының исеме дә дәүләт сере булып тора – аларны матбугатта телгә алырга да ярамый...
Дементьевка хәрби сернең нәрсә икәнен аңлатасы түгел – ул инде Сталин вакытында ук авиация сәнә­гате халык комиссары урынбасары булган кеше. Әмма ул артта калмас өчен чит илләрдән яшеренмәскә кирәклеген дә яхшы аңлый. Ми­нистр барыбер үз дигәненә ирешә: 1965 елда Ле‑Бурже авиасалонына илдәге иң яхшы һава транспорты – Ил-62, Ан‑22 – «Антей» гигант са­молёты, дөньяда иң зур Ми‑6 һәм Ми‑10 вертолётлары җибәрелә... 1967 елда аларга «Восток» космик корабле макеты өстәлә. Нәтиҗә – со­вет экспозициясенең шаккатыргыч уңышка ирешүе.
Хәзер инде уңышны ныгытыр­га кирәк, дип уйлый Дементьев һәм үзебезнең авиация казаныш­ларын илебездә дә күрсәтү зарур­лыгын кайгырта башлый. Идеяне хупламыйлармы? Бу җәһәттән Бөек Пётрның яраткан гыйбарәсе бар: «Тормыштан мөмкин булмаганны да дәгъвала, шул очракта гына ба­рысына да ирешәчәксең», – ди ул.
«Мөмкин булмаганны» даулап, Дементьев иң югарыга, КПСС Гене­раль секретарена юнәлә. Министр­ны идеяне файдалы итеп күрсәтү осталыгына өйрәтәсе түгел: СССРда хәтта иң даһи самолёт проектын да, югарыда ошатмасалар, җитеште­рергә рөхсәт итмәскә мөмкиннәр... Бу юлы ул партиягә кагылышлы дәлилләр китерә: тиздән Совет хакимиятенең 50 еллыгы җитә, нишләп әле казанышларыбызны бөтен дөньяга күрсәтмәскә ди?
– Иптәшләр, шәп идея бит бу! – дип мөрәҗәгать итә Леонид Ильич очрашуда катнашкан ҮК әгъзала­рына. – Авиаторлар совет халкын үз уңышлары белән сөендерсен әйдә...
Әлбәттә инде, хәзер каршылар юк. Дөрес, нәтиҗәдә авиасалонны «күрсәтү» дип атаячаклар, ә аны үткәрү вакытын нибары бер көнгә калдырачаклар. Әмма бу инде ба­рыбер Пётр Дементьевның чират­тагы җиңүе булачак.
Ничәү соң алар, мондый җи­ңүләр? Кимендә, Домодедово са­лонындагы самолётлар саны кадәр бар. Шул җиңүләрдән бирсе – Домо­дедоводагы күрсәтү мәйданчыгын­да тарихи реликвияләр рәтендә то­ручы «Як» истребителе. Ә бит әлеге очракта җиңелү карьерадан колак кагуга гына түгел, бик күңелсез нә­тиҗәләргә китерергә мөмкин була…
 
1-3
Домодедовода һавада очышлар. 1967 ел.
 
ИКЕ АТНАЛЫК СЫНАУ ВАКЫТЫ
Бу хәлләр 1943 елда була. Халык комиссарының серияләп самолёт­лар чыгару өчен җаваплы урын­басары Дементьевны көтмәгәндә Кремльгә чакыртып алалар. Ста­лин янына. Сәбәбе: очучы-ист­ребительләр җитәкчеләргә зар­лана икән – полкларга бирелгән яңа «Як»ларның тышлыгы ике‑өч очыштан соң ук катлау-катлау бу­лып кубып төшә.
Югары башкомандующий ачулы, гаеплене шәхсән үзе тапмакчы була. Авиаконструктор Яковлев гаепне тиз генә үз өстеннән төшерә: янәсе, машина яхшы, җитештерүчеләре начар, алар брак ясый...Яковлев хаклы булганмы-юкмы, хәзер инде билгесез, ә менә Дементьевның ак­ланырга маташмавы һәм гаепне башкаларга аударырга тырышма­вы – хак.
– Ни өчен совет кешеләренең эчке дошманнары да бар соң әле? – Сталинның әлеге соравыннан соң яхшыга өметләнеп булмый инде.
Дементьев, шулай да, каушап калмый. Җавап бирә: ике атна эчендә барлык дефектлы само­лётларны да сафка бастыруны гарантияли.
– Ике атна эчендә дисезме? Алайса, сезнең язмышны да ике атнадан соң хәл итәрбез, – ди Ста­лин, озак кына дәшми торганнан соң...
Еллар үткәч, бу вакыйганы Ерак авиация командующие Василий Решетниковка сөйләгәндә, Де­ментьев яшермичә әйтә: ул ва­кытта аңа кабинеттан ничек тә чыгып китәргә һәм кулга алын­маска кирәк була – чөнки кабул итү бүлмәсендә Лаврентий Берия көтеп тора...
Ә аннары? Аннары нарком урынбасары кабат үзенең булдык­лы идарәче икәнен күрсәтә. Авиа­ция заводлары директорларына иң оста хатын‑кыз белгечләрдән тиз арада бригадалар оештырырга һәм аларны, сыйфат һәм тизлек өчен өстәмә акча түләп, фронт аэродромнарына, авиация полк­ларына – дефектларны төзәтергә җибәрергә боера.
Анда, полкларда, хатын‑кыз белән аралашуга сусаган техник­лар, хәтта пилотлар да, коман­дировкага килгән белгечләргә хәлкадәри булышачак. Ике ат­надан соң Дементьев Сталинга хәбәр итәчәк: күрсәтмә үтәлде. Тормыштан мөмкин булмаганны дәгъвала...
Дементьев Сталин чорында ничек исән кала алгандыр – моны без бер­ничек тә белә алмыйбыз инде. Су­гыш вакытында да, аннан соң да Хуҗаның аны вазыйфасыннан, ирегеннән, ниһаять гомереннән мәхрүм итү өчен сәбәпләре күп була.
 
1-2
Як-28 бомдировщиклары.
 
Мәсәлән, 1941 елның декабрендә, Куйбышевка эвакуацияләнгән авиа­заводка Сталин телеграмма-хөкем җибәргән вакытта: «Бу – илдән, Кы­зыл Армиядән көлү. Әгәр завод илгә көненә нибары бер Ил‑2 самолёты җыеп бирергә җыена икән, бик нык ялгыша һәм моның өчен каты җә­зага тартылачак...» – диелгән була анда. Яисә инде 1942 елда, Казанда җыелган серияле Пе‑2 завод дефекты аркасында ватылып, авиаконструк­тор Петляков һәлак булган чакта...
Бу ике очракта да нәкъ менә се­рияләп самолётлар чыгару өчен җа­ваплы нарком урынбасары шәхсән җавап тотарга тиештер кебек. Ике очракта да нәкъ менә нарком урынбасары Куйбышевта һәм Ка­занда көнне төнгә ялгап эшли. Сәбәпләрне ачыклый, оештыра, яный, катгый карарлар кабул итә. Нинди бәя белән икәнне фаразлап кына була, әмма ул һәрвакыт нә­тиҗәгә ирешә. Куйбышевта картлар, хатын-кызлар һәм балалар, салкын цехларда, ярымач килеш, 1942 ел­ның гыйнвар азагына инде көненә сигезәр Ил‑2 җыя...
Сталин эштән башка бернәрсәгә исе китми торган яшь нарком урын­басарына тәгаен хәерхаһ була. Һәм, шуңадыр мөгаен, башкаларга ки­чермәгәнне аңа кичерә.
1946 елда, Җиңүдән соң, авиация наркомы Алексей Шахурин кулга алына – янәсе хәрби самолётларның начар сыйфатлы булуы, сугышта акланмаган югалтуларга китергән күпләгән брак өчен. Бу самолётлар­ны чыгару өчен җаваплы нарком урынбасары Петр Дементьев исә, гайре табигый булса да, үз вазыйфа­сын саклап кала. Һәм безнең само­лётлар тизрәк, югарырак, көчлерәк очсын өчен, әле тагын бик күп нәрсә эшләү мөмкинлеге ала.
Хәер, самолётлар гына да түгел. Бүген, 1967 елның июлендә Домо­дедовода хөкүмәт трибунасыннан министр Дементьев күзәткән верто­лётлар – аның катнашыннан башка алар булыр иде микән, юк микән?
 
1-1
Петр Дементьевны Ленин ордены һәм икенче «Урак һәм Чүкеч» медале бүләкләү. 1977 ел.
 
 
«Әйтергә кирәк, Дементьев масштабындагы кешене йөзләрчә кыры балкыган бриллиантка тиңләп була, һәм беркем дә аларның барысын берьюлы күрә ал­мый. Министр үзе аралашкан кешеләрнең һәркайсына үзе күрсәтергә теләгәнне генә күрергә рөхсәт итә. Ул кырыс та, рәхимле дә, кире дә, шәфкатьле дә була белә, кирәк икән – мактый, кирәк икән – сүгә, кешене якынайта да, билгеле бер дистанциядә тота да ала – ул күпкырлы һәм, министр янәшәсендә эшләүчеләр фикеренчә, нәкъ менә шуңа күрә кызыклы һәм кадерле була да инде».
Генрих Новожилов, РФА академигы, генераль конструктор, ике тапкыр Социалистик Хезмәт Герое.
 
 
ЗӘҢГӘР КҮКТӘГЕ ПОЛИТБЮРО
Ми-8 вертолётларын серияләп җитештерү булачакмы-юкмы ту­рындагы мәсьәлә КПСС ҮК По­литбюросының бердәнбер тап­кыр күктә – «сигезле» бортында үткәрелгән утырышында тикше­релгән, диләр. Булган хәлме бу? Мөгаен, дөрестер. Эш шунда: ан­нары дөньяның дистәләрчә илендә югары бәя бирелгән бу машина­ның күкне яулау тарихы шактый катлаулы була. Дементьев «сигез­легә» Никита Хрущёвны гашыйк итә, әмма бу гына җитми – бөтен нәрсә Кремльдәге бер генә каби­нетта хәл ителгән вакытлар үткән шул инде... Һәм Никита Сергеевич, Дементьевның басымына түзә ал­мыйча, мәсьәләне тикшерү өчен Политбюро әгъзаларын күккә дәшә. Эксперименталь машина бортына.
Хрущёвның чираттагы яңалыгын Политбюро әгъзаларының ничек кабул итүен күз алдына китерү җиңел. Артык сак Анастас Микоян хәтта бортка һичшиксез конструк­тор Михаил Мильне һәм министр Пётр Дементьевны да алырга тәкъ­дим иткән, диләр. Әмма Никита Сергеевич аның бу фикерен хуп­ламаган. Янәсе, берәр нәрсә була калса, җаваплылыктан барыбер кача алмаячаклар.
Тарихи очыш 1963 елның язында булачак. Мәскәү һәм аның тирә‑юне белән кошлар югарылыгыннан хозурланып, партия җитәкчелеге Ходынка кырына исән‑имин тө­шеп утырачак. Кояштай балкыган Никита Сергеевич конструктор һәм министрга бик шәп машина төзегәннәре өчен рәхмәтен җит­керәчәк һәм шундук үзе өчен вер­толёт-салон ясарга фәрман бирәчәк. «Сигезлене» серияләп җитештерә башлау рөхсәт ителәчәк.
Нәтиҗәдә Ми‑8 Казанда җитеш­терелә башлый, 1969 елга бу ма­шиналар җыю линиясеннән Ми‑4 вертолётларын тулысынча кысрык­лап чыгара, тора‑бара биредә елына берничәшәр йөз «сигезле» җыела. Вертолёт 50 дән артык илгә саты­лачак. Азиядә, Африкада, Европада, Америкада...
Кемдәдер мондый фикер дә туар­га мөмкин: гүя министр Дементьев перспективалы хәрби һәм граждан­лык самолёт һәм вертолётларын җитештерә башлау максатында югарыда «юл ачу» белән генә шө­гыльләнгән. Чыннан да, юл ачкан, һәм моны, дипломатия могҗизасы күрсәтеп, бик оста эшләгән. Кабат­лап әйтәм, СССРда авиация техни­касының һәр яңа тибының киләчә­ге югары җитәкчелек дәрәҗәсендә хәл ителгән. Һәм, мөгаен, генсек­ларның эше аларга бу техниканы партия номенклатурасыннан чык­маган министр тәкъдим иткәнгә уңгандыр.
Дементьевның тормыш багажын­да – аэродромда эшләү, Жуковский академиясе, Мәскәү авиазаводында цех башлыгы вазыйфасы... Утызын­чы елларда ул – авиация заводында баш инженер, аннары – директор, авиация җитештерүен оештыруны өйрәнү өчен АКШка һәм Германиягә бара һәм илнең иң яхшы конструк­торлары белән тиң булып аралаша. Инандыру һәм үзенең дөреслеген дәлилләү өчен белеме хәттин ашкан. Булачак министр бервакыт хәтта авиаһәлакәткә дә юлыга – 1934 ел­ның кышында Ерак Көнчыгышка очкан «Юнкерс», гадәттән тыш хәл аркасында Амур бозына төшеп утырганда, ватыла. Командир һәлак була, сынаучы-инженер Дементьев һәм экипажның калган әгъзалары могҗиза белән исән кала һәм, утыз градуслы салкында берничә тәүлек буе баргач кына, кеше яши торган торакка килеп җитә...
Әйе, самолётларның язмышы югарыда хәл ителә, әмма аларны үзләштерү, җитештерүне оешты­ру, серияләп чыгаруны җайга салу министрлык эше була һәм еш кына бик авыр бара. Әмма Бөек Пётр эш­нең бу өлешен хәтта Сталин, Хрущёв яки Брежнев каршында үз фикерен яклаудан да кырысрак итеп баш­кара. Казан вертолёт заводы вете­раннары, мәсәлән, Дементьевның тоташ металлдан эшләнгән калак­ларны (элеккеләре бик тиз вакыт эчендә сафтан чыга торган була) үзләштерү процессын ничек катгый контрольдә тотуын хәзергә кадәр хәтерли. Технологик проблемалар бик күп була, әмма 1961 елгы соңгы зур киңәшмәдә министр «объектив сәбәпләр» турында тыңлап та тор­мый – хисап аенда берьюлы алт­мыш комплект җитештерү графигын раслау өчен үзенә бирергә боера! Һәм бернинди өзеклек тә булмаска тиеш!
Биредә, үзенең идарәсендә, ул инде патша да, алла да. Бик усал һәм кире дә, кирәк икән – рәхимле һәм юмарт та була, җәза да бирә, ак­лый да ала. Һәм боларның барысын да эшли – иң мөһиме нәтиҗә бит.
МИНИСТРЧА ШАБАШКА
Авиация сәнәгатенең барлык предприятиеләренә минуты-сәгате белән барып ирешкән әлеге вакыйга завод аэродромнарының берсендә була. Реактив бомбардировщиклар конструкциясендә ашыгыч рәвештә нәрсәдер үзгәртәсе бар. Моның өчен исә аларның барысын да – егерме дүрт машинаны – ангарга кертергә кирәк. Әмма аэродром хезмәтләре, конструктор һәм инженерлар ни­кадәр генә баш ватмасын, ангарга моннан ике тапкыр кимрәк кенә самолет сыя. Министр кара көйгән. Әмма бу такелажчылар бригадирын куркытмый:
– Пётр Васильич, бөтен 24 маши­наны да ангарга кертсәк, бригадага ун мең сум акча бирәсезме?
– Ә ничек кертмәкче буласың?
– Үзем беләм мин... Акча бирә­сезме?
– Бирәм!
Ярты сәгатьтән соң 24 машина да ангарда тора. Барысы да бик гади булып чыга: шассиның сул терәклә­рендә шинадагы басымны ки­метәләр, һәм күрше машиналар­ның бер-берсенә комачаулаган ка­натлары берсе өстенә берсе кереп урнаша...
Иң мөһиме – нәтиҗә. Министр­лыктан китерткән акча төргәген биргәндә, Дементьев бригадирдан сорый:
– Санап аласыңмы?
– Юк, әлбәттә. Мин сезнең сүзе­гезгә ышанам...
Авиация сәнәгате хезмәткәрләре Дементьевны кырыс, әмма гадел җитәкче дип саный. Бу очрактан соң министрның абруе күккә кадәр күтәрелә. Шулкадәр югары күтәрелә ки, хәтта тарихның күңелсез дәвамы күпләргә мәгълүм дә түгел. Берничә елдан соң авиаконструктор Илью­шин «хуҗалыгында» шундый ук хәл килеп чыга – ангарга самолетлар сыймый. Козлов фамилияле бри­гадир министрдан акча каермакчы була. Тик бу юлы Дементьев көлем­сери генә:
– Әгәр Сергей Владимирович (Ильюшин – ред. иск.) бераз акча бирсә, моны ничек эшләргә кирәк­лекне мин үзем сөйләп бирәм...
Аннары, машиналар ангарга кер­телгәч, министр бригадирны чакы­рып ала һәм ихластан әйтә:
– А для вас, Козлов, денег не при­пасли…
– Карагыз нинди безнең министр, эшчеләргә дә «сез» дип һәм фами­лия белән эндәшә, – дип соклана бер хезмәткәр.
– Син нәрсә, ул хәтта директор­ларга да «син» дип кенә эндәшә...
Дементьевның Ильюшинга (министр аңа да, кул астындагы кешеләргә мөрәҗәгать иткәндәй, «син» дип эндәшә) мөнәсәбәте дус­танә диярлек – кагыйдә буларак, аның тәҗрибә-конструкторлык бюросына претензияләр юк. Әмма бу эшкә кагылмый. 1962 елның де­кабрендә беренче Ил‑62 җыелгач, Дементьев үзенең бөтен номенкла­тура куәте белән Ильюшинга басым ясамакчы була – самолёт ел азагына кадәр һавага күтәрелсә, матур итеп рапорт биреп булыр иде! Әмма Сер­гей Владимирович бирешми – тагын бер тапкыр «чистартырга», тикше­рергә кирәк...
Нәтиҗәдә исә нинди матур са­молёт килеп чыга! Менә ул, илебез авиатөзелешендә эпохага әйләнгән континентара реактив лайнер – До­модедово өстеннән түбәннән генә очып бара. 1967 елның июленә ул инде Казан авиация заводында елдан артык серияләп җитештерелә. Беренче очыштан алып серияләп чыгаруга кадәр өч елдан азрак ва­кыт китү – Бөек Пётр империясе казанышы.
ИЛЛЕ ЕЛГА АЛГАРАК
1967 елның июле, Домодедово. СССР авиациясендә соңгы елларда җитештерелгән иң яхшы самолёт һәм вертолётлар дөньяга һәм илгә күрсәтелә. Бу – Дементьевның министр вазыйфасындагы эшенә иң зур бәя бит инде. Әмма Пётр Васильевичның үзенә хәзер шулай дип әйтсәң – үпкәләячәк.
Аңа әле нәтиҗәләр ясарга бик иртә. Ул үзе һәм тагын бик аз кеше генә белгән перспективалы темалар бар. СССР Министрлар Советы НАТО илләренең һава һө­җүменә каршы оборонасын үтеп керерлек яңа стратегик ракета­йөрткеч төзү турында карар ка­бул иткән инде, шул документтан туып, Казаныбызда Ту-160, безнең «Ак аккош» төзеләчәк. 1968 елда Ту‑154 беренче тапкыр һавага күтә­реләчәк – ул әле бүген дә оча. 1969 елның июнендә дөньяда беренче тапкыр пассажир самолеты тавыш барьерын үтәчәк – һәм бу Англия-Франция «Конкорды» түгел, без­нең Ту‑144 булачак. Якынча шул ук вакытта Ильюшинның тәҗрибә-конструкторлык бюросында илдә беренче аэробус эскизлары ясала инде – аннары шулардан Ил‑86 пәйда булачак...
Барлык бу техника Пётр Дементь­ев министрлыгында дөньяга килә. Ул – үз заманы министры. Кырыс, авторитар. Аның кайсы карарлары ил авиациясе өчен бик файдалы, кайсылары ялгыш булыр (Аллаһ кына ялгышмый) – дистәләрчә елдан соң гына мәгълүм булачак. Әмма инде алтмышынчы еллар­да ук шунысы ачык: ул министр булган чорда безнең авиация көн­батышныкына тиң булып тора, бө­тен ил исә үзебездә җитештерелгән самолетларда оча.
photo-2019-10-11-15-58-04
photo-2019-10-11-15-58-27
photo-2019-10-11-15-58-39
Чүпрәле районында яңадан торгызылган әлеге йортта 1905 елдан 1920 елга кадәр Елена Гераси­мовна һәм Василий Степанович Демен­тьевлар гаиләсе яшәгән. Монда аларның балалары, шул исәптән улла­ры Пётр – булачак авиация сәнәгате министры туган.
 
 

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: