Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»
Боратынскийлар Утары: Изрәп торган үләннәр һәм сирень исе

Боратынскийлар Утары: Изрәп торган үләннәр һәм сирень исе

Казанның Максим Горький урамы, 25 нче йорт адресы буенча урнашкан Боратынскийлар утарының өч буынга сузылган 200 еллык тарихы бар.

12 июль 2026

Башкалабыз Казанда сакланып калган, тарихлары милли мәдәниятебезнең асыл затлары белән бәйле агач йортлар белән таныштыруны дәвам итәбез. «Казанның агач йортлары» проектын «Татарстан» журналы «Татар ядкәрләре» шәхси оешмасы белән берлектә эшли.

КАЗАННЫҢ БЕРДӘЙ АРХИТЕКТУРАСЫ

XVIII гасыр ахыры – XIX гасыр башы агач төзелешнең бүгенгәчә сакланган уникаль үрнәге булган утар графиня Вера Апраксина өчен төзелгән була. Утар төзүнең барлык кануннарын исәптә тотып эш итәләр: флигельләр, зур ишегалды, бакча. 1836 елда утар Новгород дворяннарыннан булган һәм отставкага чыккан диңгез флоты лейтенанты, IV дәрәҗә Изге Георгий ордены кавалеры Иван Мамаев кулына күчә. Яулардан соң, ул яраткан эшенә – төзелеш мәшәкатьләренә чума. «Үз йортында һәрвакыт үзгәртеп корып булырдай нәрсәләрне таба иде», – дип искә ала аны замандашлары.

Мамаевның тынгысызлыгы нәтиҗәсендә төп йорт атаклы Казан архитекторы Фома Петонди тарафыннан үзгәртеп корыла. Архитектор ул чор Казанының үзәгендә бердәй архитектура ансамбле булдыру өчен күп көч куя – йорт та шул ансамбльнең бер өлешенә әверелә.

Мамаевлардан соң утар Чемодуровлар, Колбецкийлар һәм Казиннар кулында була.

ЙОРТ ХӘТЕРЕ – ЧОР ХӘТЕР

Милекне 1869 елда шагыйрь Боратынскийның улы – Николай Боратынский сатып ала. Балалары, хатыны Ольга Александровна Казем-Бек (атаклы көнчыгыш белгече, профессор Александр Казембекның кызы) белән Казанга күченеп, ул биредә төпләнеп яши башлый.

Яңа хуҗалар утарны шулай ук үзгәртеп кора: йорт көнчыгыштан да, көнбатыштан да кирпеч диварлар белән киңәйтелә, ярымтүгәрәк таш терраса төзелә, Боратынскийлар гербы куела. Ак зал йортның йөрәге санала: «Бу зал – галәмнең үзәге әйтерсең... Безнең үткәнебез дә, бабаларыбызның үткәне дә шунда. Ак залның пыяла ишеге бакчага ачыла, ә аннан кояш сулышы сеңеп изрәп торган үләннәр, сирень һәм Җып-Җылы туфрак исе керә...» – дип искә ала шагыйрьнең оныкчыгы Ольга Ильина-Боратынская.

Бу кунакчыл йортта үз чорының күренекле, затлы шәхесләре еш була: әлбәттә, галим Александр Казембек, рәссамнар Николай Фешин, Александр Фомин, Надежда Сапожникова, шагыйрь һәм рәссам Павел Радимов. Йорт хәтта тарих күчәрен кискен борып Җибәргән затларның сугылып чыкканын да хәтерли. Шундыйларның берсе – патша гаиләсенә якын торган һәм Россиядәге хәтәр хәлләрнең сәбәпчесе булган Григорий Распутин. Шулай ук – Россиянең Италиядәге консулы Лев Иславин.

Боратынскийлар йортына ярдәм сорап агыла торган булалар. Һәм хуҗалар булыша да – киңәш белән, акча белән, элемтәләре белән, кайчак гап-гади Җылы сүз белән. Авыру крестьяннар өчен картлар йортлары, өязләрдә мәктәпләр ачалар, ярлы гаиләләрдән сәләтле балаларны укыталар.

РУХНЫҢ КАЙТУЫ

Революциядән соң утар яңа совет хакимияте кулына күчә, дәүләт милкенә әверелә. Соңгы хуҗасы – шагыйрьнең оныгы Александр Боратынский атып үтерелә. Исән калган нәсел тармаклары чит илгә, нигездә, Америкага күченеп китә.

Бинадан төрле елларда төрле оешмалар уза. Ахыр чиктә, Чайковский исемендәге музыка мәктәбе, балалар бакчасы озак елларга кереп урнаша.

1977 елда, утарның соңгы атаклы хуҗалары рухын кайтарып, Евгений Боратынскийның әдәби музее ачыла. 1981 елдан музей Татарстан Республикасы Милли музее структурасына керә, дәүләт музее статусы ала.

2012–2015 елларда төзекләндерелә. Утарда бүгенге көндә дә кайбер ремонт эшләре бара. Музей бинасы – федераль әһәмияткә ия мәдәни мирас объекты.

 

 

 

Луиза Янсуар, Фәнзилә Җәүһәрова

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Добавить комментарий

Тема номера