«Чаян»га – 100 ел!
2023 елда республикабызның иң өлкән басмаларыннан берсе – «Чаян» журналы оешуга 100 ел тула. Сокланырлык яшь! Бу аныбызда, каләмдәшләребезне юбилейлары белән котлап, журналның үткәненә, бүгенгесенә сәяхәт кылырга булдык.
1923 ел. Казанда шагыйрь һәм драматург Фәтхи Бурнаш берничә иптәше белән журналның беренче санын чыгаралар – гарәп шрифтында, гади генә, аклы-каралы кәгазьдә, карикатуралар бөтенләй юк диярлек. Журналга исем сайлаганда, алар революциягә кадәр Төркестанда чыгарылган «Чаян» исемле татар газетасын искә төшергән.
30 нчы еллар. Илдә күрелмәгән үзгәрешләр: күмәкләштерү, индустрияләштерү, культура революциясе, халык дошманнарына каршы көрәш... Басмада Һади Такташ, Гадел Кутуй, Муса Җәлил, Әхмәт Фәйзи, Мирсәй Әмир кебек исемнәре билгеле авторлар эшли. Алар кулакларны, нэпманнарны, җиңелеп бетмәгән буржуйларны һәм милләтчеләрне аяусыз рәвештә хурлык баганасына тери, совет иленең казанышларына дан җырлый.
40 нчы еллар. Авыр чор – шаян-көлкегә урын калмаган вакыт. Журнал хезмәткәрләре һәм авторлары ватанны сакларга фронтка китә. Алар татар телендә чыга торган фронт газеталарында эшли, каләм тотып та, кулларына мылтык алып та фашистларга каршы көрәшә. Журнал басылудан тукталып тора.
1951 елда «Чаян» яңадан укучыларына кайта. Дөньяда салкын сугыш чоры башлана. Журнал колонизаторлар, империалистлар, сионистлар һәм башка сугыш чукмарларын фаш итә. Илдәшләре – бюрократ, спекулянт, эчкече, ялкауларны һәм башка юньсезләрне дә онытмый, әлбәттә. Бу эштә аңа Гамил Афзал, Салих Баттал, Әмирхан Еники, Зыя Мансур, Габдрахман Минский, Газиз Мөхәммәтшин һәм башка чаянчылар ярдәм итә. 1956 елда журнал тарихында зур вакыйга була – ул рус телендә дә чыга башлый. Аның Советлар Союзында яңа дуслары барлыкка килә.
60 нчы еллар. Тарихка җепшеклек чоры дип кереп калган вакыт. Ил төрле өлкәләрдә гаять зур уңышларга ирешә – беренче мәртәбә галәмгә очу, чирәм җирләрне күтәрү, гөрләп торган төзелешләр. Максат зур – коммунизм төзү! Ә журналныкы – алтын каләм һәм пумалага ия иң шәп рәссамнарны үз канаты астына җыю. Һәм бу эшне Казан карикатура мәктәбенә нигез салучылар – Петр Новичков белән Борис Старчиков башкарып чыга.
70 нче еллар. Соңрак бу чорны торгынлык еллары дип атаячаклар. Их, хәзер шундый торгынлык булса иде! Икътисад үсә, чикнең буеннан-буена союздашлар, халык алдагы көнгә ышаныч белән карый, ә басманы олуг мөхәррир Альберт Яхин җитәкли. Язучы, журналист, шагыйрьләрне туплаган «йолдызлы команда» әрәмтамаклар, ришвәтчеләр һәм бюрократларга каршы аяусыз көрәш алып бара. Кыскасы, җәмгыятьнең әхлагын яхшырта.
80 нче, 90 нчы еллар, 2000 нче еллар башы. Җәмгыятьтә, икътисадта үзгәртеп корулар, уйланылып бетмәгән реформалар, илне таркату, күрелмәгән талау һәм халыкның хәерчеләнүе. «Кыргый базар» мөнәсәбәтләренә чыдый алмыйча, бер‑бер артлы тугандашларыбыз – юмористик журналлар ябыла. Шушы шаулы диңгез дулкыннары аша редакция корабын баш мөхәррир Рәшит Зәкиев алып бара.
Бүгенге цифр заманында редакция шат күңелле һәм акыллы кешеләр өчен юмористик журнал чыгарып килә. Ул басманың юморсатира, халыкчанлык, тормыштагы ахмаклыклардан көлү кебек иң шәп традицияләрен сакларга тырыша.
Менә шулай, уйнап-көлеп, икенче гасырны башлап җибәрде журналыбыз! Тышлыгының кашында да: «Көлү – сихәт, көлеп яшәү мәслихәт!» дип юкка язылмаган бит!
Шул җәһәттән еллар дәвамында басылып килгән кайбер шаян шигырь-эпиграммаларны тәкъдим итәбез.
Алмаз Хәмзин, «Чаян « журналының бүлек мөхәррире
Иллюстрацияләр «Чаян» журналы редакциясеннән алынды
Добавить комментарий