Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»
Чынбарлык турында – уйдырма дөньяда

Чынбарлык турында – уйдырма дөньяда

Соңгы елларда мәгълүматны кабул итүнең иң кулай ысулларыннан берсе – подкастлар. Китапларны – укып, фильмнарны карап тормыйча гына, алар турында сөйләгән подкастлар аша ишетеп тә яшәп булганына инандыра безне бүгенге чынбарлык. Ә инде үзеңне үстерү, тәрбияләү, белем алу, технологияләрне үзләштерү, күңел ачу – болары хакында әйтеп торасы да юк. 15–20 яисә 30–60 минут бөкедә уздырган вакыт аралыгында, фатирны җыештырганда яки йөгерергә чыкканда, замана гурулары сиңа барысын да сөйләп бирәчәк.

17 ноября 2021

 
ЛОКДАУН ҺӘМ ЯҢА ФОРМАЛАР
Сораштыруларга караганда, иң популяр формат – музыкаль подкастлар, аудиоблоглар, ток‑шоу һәм әңгәмә. Шулай ук рейтингларда иң алдынгы урында торган тагын берсе – лекцияләр. Подкастны күбрәк смартфоннан махсус кушымта йөкләтеп алып тыңлыйлар. Андроидларда гадәттә Google Podcasts кушымтасына мөрәҗәгать ителсә, айфонда бу – Apple Podcasts кушымтасы. Уңайлы софт кушымталар белән генә төгәлләнми, шулай ук социаль челтәрләр, һәртөрле сервислар, сайт аша тыңлаучылар да бар. Подкастлар турында гәпләшү өчен аерым каналлар да булдырыла, нигездә, Телеграмда.
Россиядә подкастларның иң югары популярлык ноктасы, әйтүләренә караганда, 2018 елга туры килә. Аларның кульминация ноктасына җитүенә СOVID‑19 таралуы да, локдаун белән яшәешнең онлайн-режимга күчүе дә сәбәпче. Бу чорда подкастлар арасында нәкъ менә белем, киңәшләр бирү, психологик һәм профессиональ яктан төрле өлкәләргә караган әңгәмәләр күбәеп китә. Бүген подкаст форматында дөнья яңалыкларын да, спорт аналитикасын да, атаклы шәхесләр турында лекцияләр дә, финанслар һәм башка бик күп өлкәләр буенча мәгълүмат алу программаларын да табарга мөмкин. Ә менә подкастлар яулап алмаган өлкәне табуы шактый читен. Хәтта аудиокитаплар белән аудиоспектакльләр дә, подкастлар үсешенә бәйле рәвештә, икенче сулыш алды. Уку, кабул итү, тәэсирләнү дә бүген кыскача кемдер «чәйнәп каптырган» анализга, ягъни икенче берәүнең күзәтү ноктасына бәйле.
ТРЕНДЛАР, ЯКИ НӘРСӘ КӨТӘРГӘ КИРӘК?
2020-2021 еллардагы мәгълүмат буенча, «Яндекс.Музыка» язылучыларының 28%ы, стриминг сервисына керүгә, яңа подкастларга күз йөртеп чыкмый калмый, ә шулар арасында 14%ы подкастларны атнага бер мәртәбә булса да тыңлый. Уртача исәпкә караганда, подкастларга без көнебезнең, азмы-күпме, 2‑4 сәгать вакытын сарыф итәбез.
2020 ел рус телле Интернет дөньясында эш итүче подкастчылар өчен чын мәгънәсендә уңыш елы, дип исәпләнә. Шушы бер ел эчендә генә платформалардагы яңартылган подкастлар саны 1 меңнән артып киткән. Алай гына да түгел, подкаст – интим сөйләшү яки мәгълүмат тарату чарасы гына булудан туктап, экспериментлар өлкәсе булып та әверелеп бара. Медиаконцерннар аның аудитория белән кире элемтә булдыру өчен бик уңайлы канал булуын абайлап алды һәм актив куллана башлады. Һәрбер үзен хөрмәт иткән басма яки ГМЧ подкастлар сериясенә нигез салды. Театр, кино индустриясе, музейлар, уку йортлары, спорт юнәлешләре һ.б. – барысының да үз подкаст-каналлары бар.
Подкаст өлкәсенә эре рекламачылар килде. Күпсанлы студияләр һәм зур компанияләр брендлы подкастлар сериясен булдырды. Хәтта банклар да. Бүгенге көндә эре компанияләр һәм стриминг сервислары арасында проектлар, авторлар һәм жанрлар көрәше бара. Ә без ул арада Россиядә инде үзен танытып, абруен ныгытып өлгергән 5 иң популяр подкастка тукталып узыйк.
Что случилось_2
«Что случилось» якшәмбедән кала, һәр көнне чыга, аудиоформатта
Подкастлар барлыкка килү белән яңалыкларны тәкъдим итү һәм кабул итү культурасы да үзгәрде. «Медуза»ның (Россиядә чит ил агенты-ГМЧ буларак игълан ителде – авт.) яңалыклар подкасты – шуның ачык мисалы.
Якшәмбедән кала, барлык көннәрдә дә эфирга чыга. Шимбә көннәрдә – махсус чыгарылышлар. Подкастны сайттан яки аерым кушымта аша тыңларга мөмкин. Чит ил агенты буларак игълан ителгәннән соң, «Медуза» «Что случилось» һәм башка подкастларын аерым туплады – аларны хәзер кереп тыңларга бик җиңел.
«Что случилось» подкастларының һәр чыгарылышы бүгенге көндә актуаль булган теге яки бу темага багышлана. Бу – теманы үзәккә куеп сөйләшү генә түгел, ә аңа төрле яклап күз салырга омтылу да. Алып баручылар – журналист Владислав Горин һәм шимбә чыгарылышы авторлары – журналист Андрей Перцев, социолог Константин Гаазе.
Подкастка чакырылган кунаклар гадәттә үз өлкәсенең белгечләре, аларның экспертларча фикере иң катлаулы мәсьәләләрне дә җиңел һәм барлык ракурслардан ваемларга мөмкинлек бирә. Ягъни актуаль мәсьәләләр турында җитди, профессиональ сөйләшү дигән сүз бу. Бүгенге көндә Россиядә әлеге подкаст тиз арада әһәмиятле һәм көнүзәк темалар турында фикереңне булдырырга ярдәм иткән иң күп тыңлана торган чыганаклардан исәпләнә. Шунысы да игътибарга лаек: «Что случилось»ны яшь буын да, урта буын да актив тыңлый. Ә менә 65+ һәм аннан өлкәнрәкләр – алай ук түгел.
Дневники Лоры ПАлны_2
«Дневники лоры палны» атнага бер мәртәбә чыга, аудиоформатта
АКШта бүгенге көндә иң популяр подкастлар тру‑кpайм форматында. Бу – документаль-криминаль жанр дигәнне аңлата. Журналистлар Маша Погребняк белән Митя Лебедев әлеге жанрны Россия киңлеге өчен дә сынап карарга булган. Ә инде подкастның атамасына килгәндә, 80–90 нчы еллар буыны өчен яхшы таныш «Твин Пикс» сериалына ишарә – үзенә күрә бер ачкыч та. Нәкъ менә Линчның культ дәрәҗәсендә йөргән сериалы күп нәрсәләргә күзебезне ачты бит. «Совы не то, чем они кажутся» гыйбарәсе дә үзаңыбызга шуннан урнашып калды.
«Безне подкаст-индустриягә SoundStream студиясе генераль продюсеры Кристина Крыжановская чакырды. Ул чакта рус аудиобазарында тру‑крайм жанрында берни дә юк иде әле. «Дневники Лоры Палны» атамасын минем хатыным уйлап тапты».

Митя Лебедев


«Без серияле үтерүчеләр һәм маньяклар турында сөйләүне генә максат итеп куймыйбыз, алар белән бәйле тарихларга нигезләнеп, җәмгыятьнең социаль портретын сурәтләргә дә омтылабыз. Җинаятьләр контексты бик әһәмиятле, алар аша ил тарихының төрле этапларында нәрсәнең һәм ни өчен булганын аңларга мөмкин».

Маша Погребняк


Подкаст Россиядәге һәм дөньядагы иң хәтәр маньяклар, үтерүчеләр һәм алар белән бәйле вакыйгаларга багышланган. Авторлар һәм алып баручылар аны шактый кызыклы һәм мавыктыргыч итеп әзерли, тәкъдим иткәндә, һәм форма, һәм эчтәлек ягыннан тулыканлы картина тудыруны максат итеп куя. Бу кызык өчен генә сөйләшеп утыру түгел, ә ныгытып әзерләнгән һәм нарративка тулаем күмелеп башкарылган анализ һәм рефлексия дә. Тыңлаучыларны әнә шул җәлеп итә дә. Әмма йоклар алдыннан тыңламау хәерлерәк.
Подкаст шулай ук социаль челтәрләрдә – «Инстаграм», ВК, «Фейсбук»та да тәкъдим ителеп бара.
Психология на Дожде
«Психология на «дожде» атнага бер мәртәбә чыга, видеоформатта
Дөнья күзгә күренеп үзгәрә, без аның тизлегенә ияләшеп өлгермибез, очына чыга алмастай мәгълүмат дәрьясына батабыз, калкып чыгабыз да яңадан аяк астындагы туфракны югалтабыз. «Заман кешесенең төгәл ориентирлары юк, шуңа да ул психологик яктан бик тә бирешүчән», – ди социологлар.
«Дождь» каналы (Россиядә чит ил агенты-ГМЧ буларак игълан ителде – авт.) бу җәһәттән бик тә файдалы һәм үтемле подкаст тәкъдим итә. Абруйлы һәм үз эшенең остасы булган белгечләрне (психолог, педагог, социологлар) чакырып, биредә һәркем өчен әһәмиятле булган, борчый торган темаларга сөйләшәләр: карьера, шәхси мөнәсәбәтләр, хыянәт, аерылышу, бала тәрбияләү, стресс, эштәге һәм өйдәге низаглар, буыннар арасындагы бәйләнеш, приютлар белән картлар йортлары, үлем, бала туу һ.б.
Подкастның авторы һәм алып баручысы – Александра Яковлева. Ул абруйлы белгечләр не чакырып, алар ярдәме белән уникаль платформа булдыра алган. Без якыннарыбыз белән дә сөйләшергә кыенсына торган темаларга монда курыкмыйча һәм ачыктан-ачык сөйләшәләр, киңәшләр бирәләр, проблеманы хәл итү юлларын эзлиләр, кайларга мөрәҗәгать итәргә мөмкин булуын искәртәләр. Подкаст «Инстаграм»да да тәкъдим ителгән, әйтүләренчә, анда директка сораулар, темалар язып җибәрү мөмкинлеге бар.
Голый землекоп_1
«Голый землекоп» атнага бер мәртәбә чыга, аудиоформатта
Чираттагы кызыклы подкастларның берсе – биолог һәм журналист Илья Колмановский проекты. Автор үзе әйткәнчә, бу проектның максаты – «гыйлемнең күңелсез һәм эчпошыргыч түгел, ә мавыктыргыч була алуын исбатлау». Подкаст моны чынлап та исбатлый – катлаулы темаларны да кызыксынып тыңлыйсың, автор һәм алып баручының харизмасы һәм материалны тәкъдим итү манерасы шулай ук үз эшен эшли.
«Йонсыз җирказыр – ул гаҗәеп җанвар. Яман шеш авыруына дучар түгел, беркайчан да диярлек картаймый. Әнә шуңа да мин аның исеме белән подкастны атарга булдым, ә үзен тотем җанварым итеп билгеләдем».

Илья Колмановский


Фәнни ачышлар, атаклы галимнәр – подкастны аларның дәрәҗәле фикерләре белән мөнәсәбәте дә бизи. Шулай ук тыңлаучыларның сорауларына җавап бирү, кире элемтә булдыру да – гаять әһәмиятле.
Запуск завтра_1
«Запуск завтра» атнага бер мәртәбә чыга, аудиоформатта
Бүгенге көнне технологияләрдән башка күз алдына китереп булмый гына түгел, ә ул технологияләр артыннан куып җитә алу да – үзе бер фән. Ригада яшәүче Самат Галимов нигез салган «Запуск завтра» подкасты әнә шул турыда – бүгенге көн технологияләрен генә түгел, ә иртәгә нәрсәләр булырга торганын да барлый ул. Хакерлар аңа куркынычсызлык ысуллары турында сөйли, дата-сайентислар – машиналарны өйрәтү һәм йөзләрне тану системалары турында. Ни өчен «Фейсбук», «Инстаграм» һәм вотсап 6 сәгать буена «җимерелеп ятты», ә Телеграм-канал – калды; онлайнбанкинг ул нәрсә, аны ничек кулланырга; Клабхаустагы мәгълүматны ничек «тартып чыгарырга» була; Интернет-фольклор ни өчен кирәк... һ.б.лар.
Ә үзе белән бик гади һәм тыйнак кына итеп болай таныштыра Самат:
«Сәлам! Минем исемем Самат Галимов. Миңа 31 яшь, хатыным, ике кызым, бер улым бар. Техник директор булып эшлим, клиентларым арасында шактый зур компанияләр бар. «Медуза» (Россиядә чит ил агенты-ГМЧ буларак игълан ителде – авт.), Букмейт, RAWG, Pure ның техник директоры булып эшләдем, Артдокфестка ярдәм итәм.
Катлаулы әйберләрне җиңел генә итеп аңлатырга яратам. Психолог белән психотерапевт һөнәрен үзләштерәм, укыйм. Миңа тормышка экзистенциаль якын килү отышлы тоела». P.S. Әлегә менә шулар. Дәвамы булачак.
Автор: Луиза Янсуар

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: