Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

«Чит илләргә чыксаң...»*

1975 ел. СССР иркен тормышлы Брежнев чорында. Казаннан ирле-хатынлы Шакировлар ялларын искиткеч шәп итеп уздырырга ниятли. Чит илгә, Болгариягә барып кайтырга! Балалар белән бергә! Ул вакыт өчен бу сәфәр хәзер Төньяк полюска бару кебек буй җитмәс хыял тоела!

Советлар илендә шаян әйтем йөри: «Тавык кош түгел, Болгария чит ил түгел...» Социалистик Болгарияне, түбәнсетеп, союзның уналтынчы республикасы дип атыйлар – анда тормыш Совет илендәгедән әллә ни аерылмый янәсе. Тик ул шаян төрттерүне Болгариядә булмаган кешеләр уйлап тапкан. Шакировлар моннан ике ел элек юллама белән икәүләп барып кайта һәм сокланып туя алмый. «Слынчев Бряг» курорты, кунакханә (безнең көньяктагы кебек тәүлегенә бер сумлык, һич уңайлыклары булмаган бүлмә түгел инде), җиләк-җимешләр, рөхсәт ителгән дәрәҗәдә алмаштырылган валюта бәрабәренә исә хәтта модалы «джерси» пальтосы һәм башка бик күп нәрсә сатып алалар…
Бергәләп бару мөмкинлеге башка булмаячак: балалар тиздән мәктәпне тәмамлый. Партия райкомында үткәрелгән әңгәмәдә ир белән хатын бу хакта дөресен сөйли. Гаять җаваплы иптәшләр утырган өстәл артындагы кырыс ханым, үтәли тишәрдәй итеп карап, сорау бирә: «Нинди максатта әле сезнең чит илгә барасыгыз килә, ни өчен бөтен гаилә белән?»
Җавап биргәндә, Шакировлар бик дулкынлана, югыйсә моңа сәбәп тә юк. Икесе дә – ышанычлы кеше, һөнәри-техник училище укытучылары, гаилә башлыгы – КПСС әгъзасы. Анкета да, эш урыныннан характеристикалары да  (аны тапшыру мәҗбүри)  – тел тидерерлек түгел! Әңгәмә тәмамлана һәм чит илгә бару өчен кандидатларга коридорда көтеп торырга кушалар. Алар язмышын хәл итәчәк хөкемдарлар киңәшмәгә кереп китә.
– Сезгә сәфәр чыгарга рөхсәт бирелми, – ди боздай салкын чырайлы ханым. – Үз илебез буйлап күбрәк сәяхәт кылырга киңәш итәбез…
Барып чыкмаган ул сәфәр турында бүген сөйләгәндә дә, Галия апаның нәкъ кырык алты ел элеккедәй кәефе кырыла. Куштан партия түрәләренең кирелеге аркасында ул вакытта аларга Болгария тарафын ябып куялар. Ә чит илгә бөтен гаилә белән бару бәхете, алар инде күзаллаганча, бүтән тәтеми дә.
Хәер, совет гражданнарының күпчелеге өчен чит илгә бару бөтенләй чынга ашмаслык хыял була. Берәүләренә – ышанычсыз зат дип саналганга күрә, икенчеләренә – яшерен производствода эшләгәнлектән, өченчеләренә – партия райкомында уздырыла торган мәҗбүри әңгәмәдә Чили коммунистлар партиясен кем җитәкли, дигән сорауга җавап бирә алмаганлыктан...
Сирәк булса да бәхет елмайган затлар – партия түрәләре һәм активистлары, предприятие директорлары һәм җитештерү алдынгылары – чит илгә, нигездә социалистик дәүләтләргә, егерме биш кешедән гыйбарәт оешкан төркемнәр составында гына бара ала. Иң әүвәл мәҗбүри инструктаж көтә: анда үзүзеңне ничек тотарга кирәк, кем белән аралашырга мөмкин һәм кем белән аралашырга ярамый – барысы да Высоцкийның атаклы җырындагы кебек...
Һәр төркемгә үз кул астындагы туристларның тәртибен күзәтеп йөриячәк җитәкче (ул казна хисабына сәяхәт итә) билгеләнә. Туристлар арасында, һичшиксез, КГБдан бер күзәтче бара– бер‑бер хәл килеп чыкмасын өчен. Ә чит илдәге истәлекле, матур урыннарга сокланып йөрү расланган маршрут буенча гына рөхсәт ителә, төркемдәгеләр бөтенесе бергә йөрергә тиеш, программадан бер адым да тайпылырга, үзбаш каядыр барырга ярамый.
Шундый очрак билгеле: ГДРга барган Казан төркеменнән өч турист, башкалардан аерылып, немец эшчеләре белән дуслык кичәсенә бармый кала. Җитәкче аларның «коточкыч» гамәле турында шунда ук эш урынына хәбәр итәргә һәм алар өчен чит илгә чыгу мөмкинлеген мәңгегә ябып куярга вәгъдә бирә. Бәхеткә, бу хәл инде үзгәртеп кору җилләре исә башлаган 80 нче еллар тирәсендә була...

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: