Аларга ак перчаткасыз кагылырга ярамый...
Чыршы уенчыкларын Германиянең Дрезден шәһәрендә ясый башлаганнар, Алар әле дә сәнгать әсәре булып тора.
24 января 2017
96 яшьлек “Татарстан” журналы үзенең яшьтәшләрен һәм, гомумән, республикабызның “озын гомерлеләрен” эзли. Сүз кешеләр турында гына бармый. Бәлки, яше 96га җиткән һәм аны узып ук киткән, әмма аңа карап әһәмиятен һәм кыйммәтен җуймаган тарихи һәйкәлдер ул, ә бәлки, бүген без сөйләргә теләгән гади чыршы уенчыгы гынадыр. Шул матур пыяла шарчыклар һәм ялтыравыклы нарат күркәләре аша да Татарстаныбыз тормышының бөтен бер тарихын – көтеп алынган Яңа ел бәйрәме тарихын күзалларга мөмкин бит.
Родионовлар һәм Порываевлар
ТР Милли музее фондында (ул үзе дә озын гомерле – аңа 120 яшь) без хәйран “яшь” коллециягә юлыктык. Яшь диюебез шуңа – ул әле узган гасырның 80 нче елларында гына туплана башлаган. Ә экспонатлар үзләре – чыршы уенчыклары; тиз уалучан булсалар да һәм балаларныкы дип исәпләнсәләр дә, алар инде шактый өлкән яшьтә. Әлеге коллекциянең беренче экспонатларын музейга борынгы морзалар нәселеннән чыккан, бүген Казанда яшәүче Родионовлар гаиләсе бүләк иткән. Алар артыннан Порываевлар гаиләсе дә “уянган”.
Музей фондының әйберләр чыганагы бүлеге өлкән фәнни хезмәткәре Елена Адрианова уенчыкларны күрсәтер алдыннан кулларына ак перчаткалар киеп куйды:
– Шулай тиеш, – дип аңлатты ул безгә, уенчыкларга кагылырга да рөхсәт итмәде. – Бармак эзләре экспонатларга зыян китерергә мөмкин.
Дрезден осталары
Елена Владимировна төрле чорга караган чыршы уенчыклары белән таныштырганда, без үзебезне Яңа ел әкияте тыңлаган кебек хис иттек. Менә мамыктан ясалган алмалар һәм грушалар – алар XIX гасыр ахырыннан бирле сакланып калган. Чыршы уенчыкларын беренчеләрдән булып Германиянең Дрезден шәһәрендә ясый башлаганнар, һәм Беренче бөтендөнья сугышына кадәр немецлар бу эштә иң осталардан саналган. Аларның мамык һәм катыргадан ясалган нәфис, матур уенчыклары әле дә тоташ бер сәнгать әсәре булып тора.
Алмасыз ел
Агач бизәү – элек-электән килгән Раштуа бәйрәме йоласы. Баштарак аны ашарга яраклы “уенчыклар” – алма, чикләвек, баллы тәм-томнар белән бизәгәннәр. Уенчык ясау идеясе шулардан килеп чыккан да. Германиядә алма уңышы булмаган елны беренче чыршы шарчыклары пәйда булган – алмаларны вакытлыча шулар белән алыштырып торырга уйлаганнар. Ә ул шарлар соңыннан да балалар күңеленнән югалмаган, яраткан чыршы уенчыкларына әйләнгәннәр.
1808 елда чыршы уенчыклары әзерләү эшенә Россиянең Клен шәһәрендә урнашкан, моңа кадәр бары тик керосин лампалары гына җитештерә торган пыяла заводы да катнаша башлаган.
Пыяла мәрҗән һәм сәйлән бөртекләре
1917 елда Николай II Раштуаны кышкы агачны бизәп бәйрәм итү гадәтен керткән. Төгәл бер елдан соң, Совнарком “Чыршы һәм аның белән бәйле чүп-чар бетсен!” дигән шигарь астында “буржуйлар бәйрәме”н тыйган.
Совет балалары 20 ел буе Яңа ел бәйрәменнән башка яшәде. Ә 1937 елның гыйнварында чыршы куярга рөхсәт иттеләр – Союзлар йортының Колонналар залында Яңа елны зурдан кубып һәм шау-шулы итеп үткәрделәр. Һәм чыршы уенчыгы промышленносте кабат эшли башлады. 50 нче елларга кадәр уенчыклар арасында пыяла мәрҗән һәм сәйлән бөртекләреннән ясалган йолдызчыклар, кар бөртекләре һәм башка геометрик фигуралар, шулай ук көмеш катыргыдан ясалган төрле әкият геройлары өстенлек итте.
Бәләкәй өйләр һәм кечкенә сәгатьләр
Елена Владимировна безгә төрле төстәге пыяладан ясалган кечкенә өйләрне күрсәтә; алар ХХ гасыр урталарына карый. Уклары унике туларга биш минутта тукталып калган нәни сәгатьләрне Эльдар Рязановның “Карнавал төне” фильмыннан соң җитештерә башлаганнар. Узган гасырның 60 нчы елларында ясалган уенчык космонавтлар Юрий Гагаринның космоска очуы белән бәйле, ул заманда алар бик киң таралган булган. “Бетчәле” кыярлар, “корсаклы” помидорлар һәм, билгеле, кырлар патшасы – кукуруз да – 60 нчы еллар ядкаре. Эләктергечле уенчыклар да шул елларга карый. Аларның “борынгы бабалары” – чыршы шәмнәре эләктергәчләреннән бер америкалы телеграфистның башында чыршы гирляндалары ясау идеясе туган.
Кыш бабайлар
Кыш бабайларга аерым бер бүлек багышларга була. Аларны, бүләкләрне саклап торсын дип, чыршы астына бастырып кую гадәте бик күптәннән килә. Менә бүген каршыбызда – төрлечә киенгән дүрт Кыш бабай.
– Игътибар! Төшерәм! Күзләрне йоммаска! – дип команда бирде безнең фотограф һәм берсе – мамыктан, икенчесе – папье-машедан, ә калган икесе пластмассадан ясалган Кыш бабайлар, күзләрен дә алмый, объективка текәлеп тора башлады.
– Бездә аның тагын берсе бар, ул гомуми фотосессиядә катнаша алмый, тик, аңа карап, кыйммәте һич тә кимеми, – дип, Елена Владимировна катыргы әрҗәне ачты. Аннан безгә Бөек Ватан сугышы чорыннан калган Кыш бабай карап тора иде. – Мондыйларны госпиталь хезмәткәрләре үзләренең балаларына кул астындагы әйберләрдән (мамык һәм журналдан кисеп алынган берәр кешенең йөзен кулланып) ясый торган булганнар.
Добавить комментарий