Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»
“Дәүләт үз халкы белән татарча сөйләшергә тиеш”

“Дәүләт үз халкы белән татарча сөйләшергә тиеш”

Индус ага Таһиров кебекләр турында “аяклы тарих” диләр. Ул гомерен татар тарихын өйрәнүгә багышлаган шәхес.

11 июля 2016

Индус ага Таһиров кебекләр турында “аяклы тарих”, диләр – ул бөтен гомерен татар тарихын өйрәнүгә багышлап, академик дәрәҗәсенә ирешкән шәхес. 24 майда галимгә 80 яшь тулды.
Индус Ризакович 30 елдан артык Казан федераль университетының тарихи фәннәр буенча докторлык һәм кандидатлык диссертацияләрен яклау советын җитәкли. Шул рәвешле ул тарих белән кызыксынучы күп кенә яшьләргә канат куя. 1992 елдан ул, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитетын оештыруда катнашып, 2002 елга кадәр аның рәисе була. Индус Таһиров 1995-2009 елларда ТР Дәүләт Советында депутат булып, иҗтмагый эшчәнлектә актив катнаша, аның ялкынлы чыгышларын бүген дә күпләр хәтерли.
- Тарихка кызыксынуны татарлыгым уятты 
- Индус абый, балачагыгыз сугыш елларына туры килгән. Шул чордагы кайсы вакыйгалар, хис-кичерешләр аеруча истә калды?
- 1941 елның июнендә әтине фронтка озату. Аны озатырга бертуганы Кыяметдин абзый да барган иде. Шулчак әти безгә кибеттән мандолина алып бирде. “Мин кайтуга уйнарга өйрәнеп куегыз”, – диде. Ул романтика рухлы, бик матур җырлый иде. Фронттан язган хатларында әтиебез сугышның туктап торган чагын: табигатьне, кошлар сайравын, хәтфә үләннәрне, тулышып пешкән җиләкләрне шулкадәр матур итеп тасвирлый иде. Әни аны озатырга Келәүле станциясенә кадәр китте. Кыяметдин абзый безне җитәкләде дә үзе: “Еламагыз, балалар. Әтиегез тиздән кайтыр”, – ди, ә үзенең күзеннән яшь ага.
Әтиебез 1944 елның ноябрендә рота командиры вазыйфасында Латвияне азат иткәндә һәлак була. Аның Аутц өязендә җирләгәне турында хәбәр килде. Аспирантурада укып йөргән чакта, әтинең каберен эзләп киттем.
Ригага килеп җиткәч, автобуска күчеп утырдым. Бергә барган латышлар, кем икәнлегем, каян килгәнем белән кызыксына башлады. Әтием турында сөйләгән хис-кичерешләрем аларның үзәгенә шулкадәр үтеп керде, барысы да, була гына күрсен, дип теләде. Аутцка барып җиткәч, хәрби комиссариатта: “Аутцның беркайчан да өяз булганы юк. Республика военкоматына барыгыз, анда шушы эш белән фәлән полковник шөгыльләнә”, – дип, кабат Ригага җибәрделәр.
Чыксам, тагын шул ук автобус һәм шул ук кешеләр. Гөнаһ шомлыгына, коеп яңгыр ява башлады. Автобус туктады. Латышлар, хәлемә кереп, шоферга, бернигә дә карамастан юлыбызны дәвам итик, диде. Кузгалдык. Шәһәргә кергәч, халык автобус йөртүчегә хәрби комиссариат янына ук китереп туктарга кушты. Юкса, ул бит рейс автобусы. Латышлар безне яратмый, дибез. Дөрес сүз түгел, бик яраталар.
Мин килеп җитүгә, хәрби комиссариатта эш вакыты тәмамланып килә, офицерлар өйләренә кайтырга җыена иде. Фәлән полковникны ничек табарга була, дип сораша торгач, берзаман ул үзе каршыма килеп чыкты. Полковник мине кабинетына алып кереп, документларны тапты да әтинең Саулус шәһәрендәге туганнар каберлегендә җирләнгәнен әйтте.
Икенче елны шул шәһәргә барып, исемлектә әтине табуын таптым, әмма истәлек ташында исеме юк. Исемен яздырырсыз, дип старшинага акча биреп калдырдым.
Бер елдан энем Энгель белән әнине алып бардык. Аны кунакханәгә урнаштырдык та үзебез каберлеккә киттек. Карасак, ташта әтинең исеме юк. Болай булмый, дип райкомга барып, беренче секретарь янына кердек. Ул телефон аша хәрби комиссариаттагыларны, “хәзер үк эшләп куегыз”, дип пыр туздырды. Барып карасак, исеме, чыннан да, язылган. Әни әти җирләнгән туганнар каберлеге янында намаз укыды. Шуннан туфрак алып кайтып, гөл утыртты. Алар әниебез бу дөньядан киткәнчегә кадәр чәчәк атып утырды.
- Мандолинада уйнарга өйрәндегезме соң инде?
- Барыбыз да өйрәндек. Әнинең бертуган абыйсының кызы Тәнзилә мандолинада бик матур уйный иде, әтигә шул тәэсир иткән булган, күрәсең.
- Тарих белән кайчаннан кызыксына башладыгыз?
- Нишләп безнең төбәк автономия республика гына, дәүләтчелегебез кайчандыр булдымы икән, дип яшь чактан уйлана башладым. Тарих белән кызыксынуымны татарлыгым уятты.
Әти сугышка киткәч, әнине Түбән Чыршылы авылына мәктәп директоры итеп билгеләделәр. Заманында анда бик зур мәдрәсә булган, Һади Атласи, Ризаэтдин Фәхретдин укыткан. Сугыштан соң Шөгергә кайттык. Шул чактан бирле бик күп укый идем. Без, бер төркем малайлар, тезелешеп, китапханәгә китәбез дә китаплар алып кайтабыз, аннары аларны алышып-алышып укыйбыз. Латин шрифтында басылган китаплар күп иде, инглиз телен өйрәнгәч, ул хәрефләр безгә ят булмады. Әниебез татар теле укытучысы иде, туган якны һәм туган телне ярату аңардан килә.
dz6a5039
- Сабан туенда катнашу беркемгә дә тыелмый
- Сез Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитетының беренче рәисе дә бит. Ул вакытта нинди максатларны беренче урынга куеп эш иттегез? Аларга ирешә алдыгызмы?
- Татарның проблемалары күп, ул төрле халыклар арасында төрле җирләргә чәчелеп яши. Сеңү, югалу кебек куркыныч күренешләр хәзер дә бар. Сибелеп яши торган татар халкы үзен бер милләт итеп тоеп яшәсен, дигән максат белән эшләдек. Төбәкләрдә татарларның җирле оешмалары безнең катнаштан башка барлыкка килгән иде инде, бу татарның уянган вакыты иде.
Күчмә утырышларыбызны төбәкләрдә еш үткәрдек. Конгрессның башкарма комитетына Татарстанның матбугат, мәгариф, мәдәният министрлары керә иде, утырышларга җирле хакимият вәкилләрен дә чакырып, сөйләшү дәүләти төстә узды.
Бик күп губернаторлар белән аралаштым, татарларның русларга, Россиягә бернинди куркыныч тудырмаганын, киресенчә икәнлеген исбат итеп эшләргә туры килде. Свердловск өлкәсе губернаторы Эдуард Россель, Удмуртиянең беренче президенты Александр Волков, Саратов өлкәсе губернаторы Дмитрий Аяцков белән якын мөнәсәбәттә идек. Татарларга бер тапкыр да каршы чыкканнары булмады.
Чит илләр арасыннан Төркия белән махсус рәвештә эшләргә туры килде. Беренчедән, төрекләр безгә тугандаш халык, икенчедән, анда моннан киткән күп татарларыбыз, хәтта татар авыллары бар. Төркия хакимияте безгә һәрвакыт тиешле игътибар күрсәтте. Истанбул губернаторы безне капка төбендә үк каршы алып, капка төбенә кадәр озатып җибәрде. Америкада, күп булмаса да, күренекле шәхесләребез бар. Вашингтондагы, Нью-Йорктагы милли оешма җитәкчеләре белән дә очрашулар үткәрдек.
- Конгрессның бүгенге эшчәнлеген күзәтәсезме? Аны, Сабан туе үткәрү өчен генә җаваплы оешмага әйләнеп калды, дип еш кына тәнкыйть утына тоталар.
- Чит төбәкләрдә Сабантуй үткәрүне дә без башлап җибәрдек. Ләкин ул вакытта бәйрәмебез милли горурлыкны уята торган искиткеч үтемле чара иде. Бүген ул, бәлки, формаль рәвешкә кереп барадыр.
Конгресс эшчәнлеген читтән генә күзәтәм. Аның аппараты бик зур, диләр. Андый аппарат һич тә кирәк түгел, кеше күп булган саен, оешмадагы система бюрократиягә әйләнә. Без эшләгәндә үз куышыбыз да юк иде, Ирек мәйдандагы хәзерге бинаны соңрак кына алдык. Безнең аппаратта 7-8 кеше генә иде.
- Сабан туеның интернациоль бәйрәмгә әверелүен хуплыйсызмы? Әллә ул үзебезнеке генә булып калырга тиешме?
- Татарлар кунакчыл халык. Сабан туе – безнең бәйрәм, ә менә андагы кунаклар кемгә килгәнлекләрен белергә тиеш. Сабан туеның миллилеген, һичшиксез, беренче урынга куярга кирәк. Анда катнашу берәүгә дәү тыелмый, килсеннәр, күрсеннәр. Без аны Вашингтонга, Истанбулга да барып үткәрдек.
- Сез Россиядән чыгасызмы әллә? 
- Дөньяда татарларга мөнәсәбәт ничек? Россия халкының мөнәсәбәтеннән аерыламы?
- Мәскәүдә Фәрит Фәрисов исемле милли җанлы активист бар, ул Мәскәү татарлары турында фильм да чыгарды. Аның: “Выше татар только небо”, - дип әйткән сүзе бар. Милли горурлык булганда, тел дә, гореф-гадәт тә саклана. Татар факторы бүген искиткеч зур. Россия белән Татарстан мөнәсәбәтләре башка юнәлештә корылган, без бит 1990 елның августында Декларация кабул иттек, ә ул бүтән өлкә-республикаларның килешүләреннән аерыла.
Үзебезне Россия составында түгеллеген күрсәтү өчен, әлбәттә, көрәшергә туры килде. Әгәр Татарстанны Россия составында итеп күрсәткән булсак, СССРга Россия аша гына керү булыр иде. Мәскәүдә моны шактый вакыт аңламый да тордылар, бер ел Декларация уңаеннан мөнәсәбәт белдерелмәде. Татарстан союздаш республика булырга әзерләнеп тә йөрде. Шул турыдагы килешүгә кул кую вакыты якынлашкан саен, Мәскәүдә уйлана башладылар. Россия һәм Татарстан Президентлары – Борис Ельцин белән Минтимер Шәймиев сөйләшеп, шушы мәсьәләне тикшерү өчен ике комиссия төзелде. Мәскәү делегациясен Ельцинның уң кулы – Россиянең дәүләт секретаре Геннадий Бурбулис җитәкләде, ә безнекен – республика вице-президенты Василий Лихачев. Делегациябезгә министрлар, Дәүләт Советы депутатлары да керде. Ул вакытта депутат түгел идем әле, ләкин Минтимер Шәймиев мине делегация җитәкчесенең урынбасары итеп билгеләде. Моңа ризасызлык белдерүчеләр дә булды. Әмма Шәймиев: “Нәрсә эшләргә кирәклеген үзем беләм”, – дип кырт кисте.
РФ Хөкүмәте рәисе урынбасары Сергей Шахрай: “Сез Россиядән чыгасызмы әллә?” – дип сорады. “Россиягә үз теләгебез белән кергәнебез дә булмады. Шуңа күрә бу соравыгыз урынсыз”, – дидем. Шуннан соң ул: “Россиядән чыкмыйсыз һәм аның составына кермисез дә булып чыгамы?” – диде. “Дөрес фикерлисез, Сергей Махйлович”, – дидем. Ләкин кул куярга берничә көн кала, ГКЧП килеп чыкты. СССР беткәч, 1992 елда Мәскәү делегациясе белән янә очраштык.
- Шул очрашу нинди нәтиҗәләргә китерде?
- Россия делегациясенә күптән түгел генә кертелгән милләтләр эше буенча министр Валерий Тишков да сөйләшүләр вакытында: “Сез Россиядән чыгасызмы әллә?” – дип сорады. Бурбулиска карадым да: “Геннадий Эдуардович, бу сорауга җавап бирәсеме?” – дип эндәштем. Ул Тишковка карады да: “Татарстанга мондый ахмак сораулар бирмәгез”, – диде. Ахыр чиктә, берничә килешү имзаланды.
Шуннан соң икътисадый мәсьәләләр буенча килешү әзерләдек. Мин финансист та, икътисадчы да түгел, әмма ТР Премьер-министры Мөхәммәт Сабиров шушы делегациягә керүемне сорады. Мәскәү делегациясен Россия хөкүмәте башлыгы Егор Гайдар җитәкләде. Атнадан артык сөйләшүләр алып барып, Татарстанда милли банк төзү турында килешенде. Нефть мәсьәләсе дә кузгатылды. Без ул вакытта елына 28,5 миллион тонна кара алтын чыгара идек. Яртысын үзебездә калдырабыз, дип сөйләштек.
Ике делегациянең соңгы очрашуында Мөхәммәт Сабиров беренче булып миңа сүз бирде. Егор Гайдар: “Сезнең Декларацияне таныйбыз”, – дигәч, “Бубликтагы тишекне таныгандай таныйсыз”, - дип, кызып китеп әйттем. Бу сүзем Гайдарның да ачуын китерде. “Череп беткән нефть сәнәгате белән нәрсә эшләргә җыенасыз соң?” – дип тузына башлады. Сабиров ярдәмгә килде: “Сатарбыз”, – диде. “Кемгә?” – дип сорады Гайдар. “Сезгә. Казан ханлыгы чорындагы кебек”, – дигәч, барысы көлеште дә, хәлләр җайланды. Шулай итеп, Мәскәүдән милкебезне танытып кайттык.
img_9876
 - Татарлар – төркиләрнең иң затлы тамырларыннан 
- Бер әңгәмәгездә: “Кешене ышандыру, күндерү сәләтем бар”, - дисез. Бу осталыкка ничек ирештегез?
- Ул ата-ана тарафыннан бирелгән һәм белем белән ныгытылган сәләт. Эшлекле сөйләшүгә әзерлекле булып барудан күп нәрсә тора. Мәскәү белән Татарстан делегацияләрендә катнашучылар да, теге вакыттагы очрашып сөйләшүләр фәнни семинар рәвешендә үтте, диде. Теге як безгә сорау бирә, без аргументлар нигезендә җавап бирәбез, алар тагын каршы сөйли. Шул вакыттагы сөйләшүләр барышында Мәскәү безнең өстенлекне таныды.
- Әйтик, Татарстан союздаш республика булып танылды, ди. Аның яшәешен, булмышын ничек күз алдына китерер идегез? Татарстан элеккеге союздаш республикалар сыман Россия белән чиктәш түгел, аның үзәгендә урнашкан бит.
- Андый сорауны еш бирделәр. Союздаш һәм автономия республикалары бертигез булырга тиеш, дигән приципны һәрчак алга сөрдек. Башкортостанга да безнеке сыман декларация кабул итәргә тәкъдим иттек. Алай эшләсәгез, мөмкинлекләрегез күбрәк булачак, дип аңлаттык. Алар үз республикаларын 1917 елның декабрендә үк игълан иткән, ягъни ул декрет белән туган республика түгел. Башкортостанның, Украинаныкы сыман, бик зур хокуклары таныла, ә ул вакытта Украина бәйсез дәүләт сыман санала иде. Башкортостанның хәтта тышкы эшләр алып бару хокукы була. Гражданнар сугышының нәтиҗәсе билгеле булгач, 1,5 елдан соң килешү гамәлдән чыгарыла.
Сезнең хокукларыгыз бозылган, шуларга таянып, яңа декларация кабул итә аласыз,  дидек үзләренә. Ләкин башкортлар аны үзләренең Югары Советы аркылы үткәрә алмады, каршы көчләр күп булды. Шәймиев бик борчылды, “Фикердәшләрсез калдык”, диде. “Минтимер Шәрипович, алар бит бернәрсә югалтмады, заманында Россиягә ирекле рәвештә керүләрен таныганнар. Шуның өчен алар өстенлекләргә ия булган. Ә безнең Россиягә ирекле рәвештә кергәнебез юк”, – дидем.
Татарстанның Россия эчендә яки тышында булуы әһәмиятле түгел. Мәскәүдә, ә башка төбәкләр нишләр, дигәч, безнең анда эшебез юк, алар белән үзегез сөйләшегез, дидек. Ул төбәкләрнең Мәскәү белән безнең сыман дәрәҗәдә сөйләшергә мөмкинлекләре һәм әзерлекләре булмаган, бүген дә юк. Без Президент атамасын саклап кала алдык, ә алар?
Татарстанны читтәге руслар горур республика дип атый иде. Геннадий Бурбулисның да: “Татарстан башкаларны үзе артыннан ияртә торган әхлакый вектор булдыра”, – дип әйткәне бар. Татар факторы шушы була инде. Татарстан һәм татарлар бүген Россиянең иң ныклы терәкләренең берсе. Союздаш республика турында килешүгә кул куеп өлгергән булсак, СССР таркалса да, без бәйсез дәүләт булыр идек инде.
- Бүгенге глобальләшү шартларында татарны милләт буларак кем саклап кала ала? Шушы җәһәттән татар элитасына нинди өметләр баглыйсыз?
- Татарны бетерергә тырышу 1552 елдан бирле бара. Нәрсә генә эшләнмәде, ни генә кыланмадылар, нинди генә законнар чыгарылмады. Татарны бетереп булмый, чөнки безнең тамырларыбыз тирәндә.
Күптән түгел “Голос Евразии” китабының тәкъдир итү кичәсе узды, әлеге хезмәттә татар атамасының Кытай чыганакларында ике мең ел элек барлыкка килүе турында язылган. Ни өчен Кытай җырларында татар моңы ишетелә? Чөнки Кытай тирәсендә яшәгән бабаларыбыз Казан тирәсенә күчеп киткәндә, кытайларга моңыбызны бүләк итеп калдыра. Бу тамырларыбызның тирәнлеген күрсәтә. Аны йолкып алып булмый.
Татарлыгыбызга ислам, ягъни болгар тамырлары да килеп кушыла. Кытай ягыннан килгән татарлар кыргыйрак булса, болгарлар бөтенләй башка. Биредә шәһәрләр төзү, җир эшкәртү сәнгате иң югары биеклеккә җитә. Ул вакытта Европада андый шәһәрләр булмый, Парижда пычрак суны әле тәрәзәдән түгә торган булалар. Бездә җәмәгать бәдрәфләре, суүткәргечләр дә эшләп тора. Татарлар төркиләрнең иң затлы тамырларыннан барлыкка килгән, дип әйтергә яратам.
Дингә махсус игътибар бирергә тиешбез. Халкыбыз исламны кабул итмәгән булса, бәлки, татарлар хәзерге рәвештә сакланып калмаган да булыр иде. Бүгенге дин әһелләре дә татарлыгыбызны беренче урынга куеп эш итәргә тиеш.
Иң авыр елларда – XIX-XX гасыр чигендә татарлар яңарыш кичерә, берничә ел эчендә утыздан артык газета-журнал барлыкка килә. Аның өчен элита, журналистлар, аларны чыгару өчен матди чаралар кирәк. Бу халыкның яшәү көчен күрсәтә. Башка төрки һәм төрки булмаган халыкларга йогынтыбыз зур булган. Чуваш, мариларны әйтмим дә, алар һәрвакыт безнең йогынтыда яши.
Телне элита һәм халык үзе сакларга тиеш. Татарлык бит кешенең канына сеңгән, тел балада туганчы ук була. “Иң элек бу тел белән әнкәм бишектә көйләгән”, дигәндәй, Аллаһ биргән телне беренче булып әни кеше ачарга тиеш... Теге закон, бу закон юк, дип хөкүмәткә кизәнәсе урынга, башта өеңдә эшлә, балаңны татар итеп дөньяга чыгар. Шуннан соң ул бернәрсәгә дә бирешми торган булачак. Бүгенге татар элитасы бик көчле, ул Казанда гына түгел, бөтен җирдә бар. Татарлыкны саклаучылар - язучы-шагыйрьләр генә түгел, араларында гап-гади татарлар да күп.
Дәүләткә дә дәгъвалар бар. Ни өчен әле татар теле дәүләт теле түгел?  Хөкүмәт бүген үз халкы белән татар телендә сөйләшергә тиеш. Әгәр сине татар кешесе булганга министр иткәннәр икән, үз халкың белән матур итеп татарча сөйләшә беләсеңме? Министрлык материаллары да татар телендә чыгарга тиеш, кызганыч, бүген эшләр шушы рәвештә алып барылмый.
- Дәвамчыларыгыз бармы?
- Яшьләр арасында тарихны әйбәт белүчеләр күп түгел, ләкин бар. 9 нчы классны тәмамлаган оныгым Каюм намаз укый. Кем булса да, намуслы, чын татар булып үссен. Тегендә бар, болай эшлә, дип аны кыстап йөрүче юк. Үзен кайсы өлкәдә күрә, шунда хезмәт куйсын, без аңа ярдәм итә генә алабыз.
Фотолар: Александр Эшкинин.
Индус Таһиров архивыннан.

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: