Кыл өстендәге гомер: Гитлерның шәхси дошманы
Даян Мурзин өчен фюрер күпме рейхсмарка вәгъдә иткән
АЮ ӨНЕНДӘ ДҮРТ КӨН
Пуля яңгыры астыннан елга агымына ияреп котылганнан соң, ул, яралы килеш судан чыгып, урманчы өенә үрмәләп килеп җитәргә көч таба. Өйдә калу куркыныч була, шуңа да урманчы, сугышчының яраларын бәйләп, аны яңадан урман куелыгына алып керә. Ташландык аю өнендә вакытлыча калдырып китә.
– Ботаклар аша күреп ятам – фашистлар 15 метрда гына печән кибәненә ут төртәләр, этләр минем өн тирәли әйләнгәләп йөри, әмма эзгә чыга алмый, – дип искә төшерә Кара генерал, еллар узгач. – Мин ул өндә дүрт көнгә якын яттым. Ашарга юк иде, сусауны кар белән бастым. Ул арада аяктагы яраның сызлавына түзәр чама калмады – ул бик нык үлекләгән иде. Кыр сумкасыннан компасны алып, аның пыяласын пистолет белән бәреп ваттым. Иң зур кыйпылчыкны алып, яраны кисеп җибәрдем. Үлек агып чыкты, авыртудан мин аңымны җуйдым...
Аңына килгәндә, аны иптәшләре сарайга күчергән була инде. Яралары төзәлгәч, ул янә дусларын эзләп таба, янә сугыш өермәсенә барып керә.
БЕЗ СУГЫШКА ЫШАНМАДЫК
Совет-фин сугышы башланганда Даян мәктәп директоры булып эшли. Ул үз ирке белән фронтка китәргә языла, әмма сугыш фәнен үзләштергән арада сугыш бетеп өлгерә. Даян Рига хәрби училищесына укырга керә. 1941 елның июнен ул Балтыйк буе хәрби округының 10 нчы укчылар дивизиясендә взвод командиры буларак каршылый.
– Бөек Ватан сугышы минем өчен башкаларга караганда, иртәрәк башланды. 1941 елның 19 июнендә үк әле безне, көтмәгәндә, чик буендагы шәһәргә җибәрделәр. Без барыбыз да аптырашка калдык. Ике немец коммунисты чик аша үтеп, безнең командованиене фашистларның һөҗүм итәчәге хакында кисәткән булган икән, – дип яңгырый Даян Мурзинның тасмага яздырылган тавышы. – Күпләр моңа ышанмады, хәтта окоплар казыганда да. 21 июньнән 22 июньгә каршы төнне без тулы әзерлек белән аягүрә басып торып үткәрдек, һичкем керфек тә какмады, бәләкәй генә кыштырдаган тавышка да колак салдык. Иртән иртүк безнең баш өстеннән фашистларның беренче самолетлары очып үтте…
МИН КАЛДЫМ...
Сугышның беренче көннәре гомерлек булып истә калды. Самолетлар улавы, танклар гөрелтесе, пулялар сызгыруы, яралыларның ыңгырашуы – немецлар изеп-таптап алга ыргылды. Дүртенче көнне, Рига вокзалындагы кул сугышы вакытында, Даянның эченә штык белән кадыйлар. Яугирләр күп итеп канын югалткан иптәшләрен яу кырыннан алып чыгалар.
– Ул вакыттагы газапларга адәм баласы түзәрлек түгел иде. Мин: «Үтерегез мине!» – дип ялвардым, күрәсең, берәүнең дә кулы күтәрелмәгән. Минем белән алар ерак китә алмый иде. Зинһар, урман юлындагы чокырда калдырыгыз, дип үгетләдем.
Ике көн аңсыз ятканнан соң яралы аңына килә. Янәшәдән үтеп баручы крестьянга сигнал бирә ала. Латыш кешесе, арбасына салып, солдатны табиблар кулына тапшыра. Күпмедер хәл җыйганнан соң, Даян хастаханәдән кача һәм шунда ук үзенекеләрне куып тотарга ашыга. Минск янында баш түбәсенә приклад белән оралар. Әсирлеккә төшә. Бу юлы Вера исемле шәфкать туташы качарга булыша аңарга. Әмма инде фронтны куып тота алмый.
ПАРТИЗАН, ДИВЕРСАНТ
Ямпольскиның «За Родину» дигән партизаннар төркеменә кушылып, Даян беренче операциясенә китә. Аларның төркеме күпердә немецларның йөк машинасын каравыллап торып, җиде фрицны юк итә һәм трофей итеп корал алып кайта. Шуннан соң яшь егетне взвод командиры итеп куялар.
Икенче операция вакытында аның башын яралыйлар. Яралы партизанны Горькийдагы госпитальгә озаталар. Сәламәтләнгәч, диверсион мәктәптә уку көтә үзен.
Командование Мурзинны фронт сызыгының артына, Төркестан легионына җибәрергә хәл итә. Шәхси составны таркату бурычы куела. Нәтиҗә озак көттерми – озакламый Төркестан легионы һәм Идел‑Урал легионы бүлекчәләре Кызыл армия ягына чыга башлый.
ДЖЕЙМС БОНДТАН ДА БОЛАЙРАК
Бурычны уңышлы үтәгәннән соң, сугышчыны Коминтерн халыкара мәктәбенә җибәрәләр, анда чит илләрдә каршылык күрсәтү өчен разведчиклар һәм диверсантлар әзерлиләр. 1944 елның августында Даян Мурзин Ян Жижка исемендәге интернациональ партизаннар бригадасының командиры була.
– Миңа 1944 елда 23 кенә яшь иде әле, ә минем бригадада – меңнән артык кеше, шуларның яртысы кырык яшьтән узган. Мәктәптә миңа өлкәнрәк булып күренер өчен сакал үстерергә кирәк, дип киңәш бирделәр. Чөнки ул бик куе иде, һәм мине, шул сакалыма ишарәләп, Кара генерал дип йөртә башладылар. Ел ярым йөрттем мин аны. Сугыштан соң, инде кыргач, фронтташ дусларның: «Син малай гына икән бит әле!» – дип исләре китте.
Әнә шул «малайга» берничә көндә 300‑500 кешелек отрядлар җыярга туры килә, алар дошман тылында көтелмәгән һөҗүмнәр ясый. Бригадада руслар, чехлар, словаклар, поляклар, инглизләр, французлар, итальяннар, венгрлар, румыннар һәм хәтта ике Америка очучысы, шулай ук немец коммунистлары да була.
Даянның Чехиядә хәрәкәт итүче партизаннар отряды турында Гитлер белеп ала һәм чын мәгънәсендә котырына. Әлеге сакаллы әрсез партизанның тотып китергәннәре өчен ул 3 миллион рейхсмарка вәгъдә итә. Шулай итеп, «Кара генералны» тотарга дип СС оберштурмбаннфюреры Отто Скорцени чыгып китә. Партизаннар отрядының берсе яшеренгән Плоштина авылын камап алалар. Фашист анда икенче Хатынь оештыра.
Даян Мурзин иптәшләре өчен үч ала башлый. Аның төркеме танк дивизиясенең генерал-лейтенанты фон Мюллерны әсирлеккә ала. Бу фашистлар җитәкчелегенә шок ясый, әмма ул вакытта аның барлык фронтларда да проблемалары башланган була инде – Кызыл Армия Берлинга якынлаша.
МИЛЛИ КАҺАРМАН
Сугыштан Даян Баян улы инвалид булып кайта: яралары бихисап. Чехиядә подпольеда булганда танышкан радист кызга өйләнә. Туган Башкортстанында Даян Мурзин эчке эшләр министрының кадрлар буенча урынбасары дәрәҗәсенә кадәр күтәрелә. Еш кына Чехия белән Словакиягә барып йөри, анда ул – милли каһарман һәм 16 шәһәрнең мактаулы гражданы, хәтта урамнар аның исемен йөртә.
Россиядә Мурзин исемендәге урам әле һаман да юк. Кызганыч, разведчиклар туган илләрендә сирәк очракта гына танылу ала шул.
Даян Мурзин җиде ел элек вафат булды.
Даян Мурзин.
Мурзинның партизан отряды.
Даян Мурзин, ул Юрий Васильевич да, ул «Кара генерал» да, ул «грузин генералы Юрий» да.
Партизаннарның Җиңү парады. Алда – Даян Мурзин.
Даян Мурзин Владимир Путин белән. 2005 ел. Словакия.
Добавить комментарий