Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»
«Дөньядан кызык табудан туктаганым юк...»

«Дөньядан кызык табудан туктаганым юк...»

Айдар абый Фәйзрахманов белән күрешкәч, беренче сүзе шул булды: «Бик күп интервью алдылар бу арада, Луиза сеңлем, әйдә, мине борчыган мәсьәләләр турында сөйләшик әле, минем турыда түгел…» Хуп күрдем бу тәкъдимне. Тора-бара, әңгәмә барышында, бу мәсьәләрнең минем өчен дә әһәмияткә ия булуына төшендем.

14 марта 2017

Балачактан аны башка җырчылардан аерып куя, үз итә идем. Телевизордан күрсәтсәләр: «Урсәтигә* охшаган абый җырлый», - дип, зәңгәр экранга сеңәм. Тавышының аңа гына хас булган ягымлылыгы, аһәңе яраттыра. Ә инде ул ТР Фольклор музыкасы дәүләт ансамблен җитәкләп, борынгы җырларны, йола-традицияләрне, онытылып барган халык инструментларын сәхнәгә кайтара башлагач, бу шәхескә булган ихтирамым бермә-бер артты.
Оясында ни күрсә, очканда шуны кабатлый, дигән татар халык мәкале бар бит. Миңа гаиләдә ике яктан да сеңгән татар моңы. Әтием ягыннан бабам скрипкалар ясый торган булган. Аның чормасында орган сакланган, дип сөйлиләр. Әнием шигъриятне ярата иде, бик күп шагыйрьләрне яттан сөйли... Гаилә кешене формалаштыра һәм адәм баласына мәдәни кодларны сала торган милли бишек ул. 
 Яшьләр безнеңчә яши
- Мине, яшьләр белән эшләүче кеше буларак, яңа буынның тәрбия мәсьәләсе бик борчый. Безнең яшьләр сәләтле, үзенчәлекле, аларга карата яңгыраган күпчелек тәнкыйть сүзләре белән килешә алмыйм. «Яшьләр безнеңчә яшәми», - дияргә ярата өлкән буын. Минем буын. Ә минем ансамбльгә эшләргә килгән яшь артистларны күзәтү тәҗрибәм киресен сөйли: яшьләр безнеңчә яши. Татарча яши! Итагатьле, әдәпле алар.
Татарлык ул генетик дәрәҗәдә саклана, кан аша күчә. Бу – үзенә бер программа. Без сәяхәтләргә күп йөрибез бит, татар авылына килеп керүгә, аның татар авылы икәнлеге шунда ук күзгә ташлана. Тәрәзә яңакларыннан, өйдәге тәртиптән, әзерләгән ризыклардан, аны өстәләгә ничек итеп китереп куюдан, хәтта ки кырып юылган идәннән, шыкраеп катырып куелган ашъяулыктан...
Мөхәммәт ага Мәһдиев үз әсәрләрендә менә шушы татарлыкны бик оста күрсәтә белә иде – ул бер яктан аның матурлыгын да чагылдыра, мокытлыгын да. Мокытлык дигәннән, уйлыйм-уйлыйм да, шундый нәтиҗәгә киләм: бәлки, нәкъ менә шул мокытлык саклап киләдер дә безнең миллилекне. Мокытлык дигәндә, мин үзебездән башка нәрсәләрне кабул итмәвебезне күздә тотам, татар кешесенә хас булган консерватизмны. «Татарга болай ярамый, ул аңа хас түгел», - ди дә кабул итми безнең халык. Бетте китте! Юкса ул рус мәмләкәте эчендә камалышта яшәп, үзен ничек саклар иде?!
Соңгы 10-15 ел эчендә мин чын мәгънәсендә үз милләтемнең, республикамның патриотына әверелдем. Элек тә мин татар булуым белән горурлана идем, әмма хәзер, башка милләтләр белән чагыштырганнан соң, үзебезнең иң асыл, матур сыйфатларны тагын да калкурак күрәм, тагын да ныграк горурланам. Гарәп Әмирлегендә йөреп кайттык яңа гына, Оман солтанаты, Төрекмәнстан, Монголия, Испания – кайда гына булсак та, үз җиребезнең җәннәт булуына инанам. Бездә, мәсәлән, елда 4 фасыл. Мин менә кызу чүл эчендә ком бураннарын гына күреп яшәгән гарәпләрне бурап яуган ап-ак кар эченә алып чыгып бастырыр идем. Менә, ичмасам, гаҗәпләнерләр иде! Мин үзебезнең Татарстан буйлап йөргәндә, авылларда тукталганда, табигатебезгә сокланып туялмыйм. Әле менә бүген юлда килгәндә, җәнлек эзе күрмәдем. Ник икән, дип пошындым... (Бу урында мин Айдар абыйны тынычландырырга ашыктым: Питрәч юлыннан килгәндә, машина каршысына көртлекләр очып килеп чыкты да, бормы-борма төлке эзләре карда челтәрләнеп калды, диеп. – Авт.)
Үз өеңдә – үз көең
Өй – ул безнең иң кадерле, сакраль урыныбыз. Чөнки нәкъ менә өйдә кеше үзенең кабатланмас мохитен тудыра. Кытай фольклорында өйне, олылап, болай дип атыйлар: «Ата белән ана бала өчен тудырган пыяла оядыр». Пыяла ул үзе нәзек-нәзберек тә, әмма үтә күренмәле бер оя. Безнең халкыбыз: «Үз өеңдә – үз көең», - дияргә ярата.
Гастрольләрдә бик күп йөрсәм дә, өемә нык бәйләнгән кеше мин. Гаиләнең башлыгы ир-егет булырга тиеш, гаилә эчендәге атмосфераны, аның нинди кануният буенча яшәргә тиешлеген дә ир-ат хәл итә. Хатын-кызны икенче урынга кую, дип аңлашылмасын, әмма хатын-кызга бу йортта җайлы, уңайлы булсын өчен, ул ир-атка ышанырга һәм таяна алырга тиеш. Шул чакта гына гүзәл затлар матурлык һәм җылылык тудыра башлый.
Гаиләсе белән өе – кешенең барлык зилзиләләрдән саклана, ышыклана торган урыны. Авыл өебездәге мич исен гел хәтеремдә саклыйм. Мин инде яшүсмер егет, 9-10нчы классларда укыган чак. Чаңгы белән Арчадан 4 километр араны узып кайтып керәсең өйгә, әни мичтән каз маенда ярып пешергән бәрәңгене ала, йә чуен белән куелган кәбестә була ул... Кызганыч, тулы бер буын хәзер менә бу авылдагы ныклы хуҗалык һәм гаилә тормышы турында китаплардан гына укып белә. Укып та белми инде күбесе...
Авыл җирендә гаилә культурасы искиткеч матур традицияләр белән үрелгән иде бит. Борынгыдан ничек килгән, шулай. Туй йоласыннан башлап, бәби тугач уздырыла торган  бәйрәмнәрне үз эченә алып. Кеше тормышының барлык этаплары, цикллары да гаилә тормышында үз чагылышын ала иде анда. Сыналган, матур итеп оештырылган яшәеш рәвеше, дип атар идем мин аны.
Кызганыч, хәзер шәһәрләрдә гаилә культурасы кризис кичерә. Аерылышулар, хатын-кызларның япа-ялгыз бала тәрбияләве – болар мине нык пошындыра. Әни тәрбиясе генә күреп, татып үскән бала киләчәктә бер канатлы гына була, ир-ат буларак ныгып бетә алмый. Сугыш чорыннан соң үскән бер буын – шагыйрьләр, язучылар, сәнгать әһелләре – гел шул ятим үткән яралы балачакларын искә алалар бит. Юкка түгел...
Дәүләткә дә бу мәсьәләгә аеруча игътибар итәргә кирәк – матди ягына яшь гаиләләрнең. Мин Гарәп Әмирлегендә сокланып кайттым – анда хатын-кызлар гаилә белән шөгыльләнә, парклар, урамнар тулы 7шәр, 8әр бала иярткән ханымнар йөри. Сал син бездә дә, бала тугач, аның махсус счетына 500 меңләп акча. Ул бераз мантып киткәнче, гаилә мохтаҗлык кичермәсен өчен. Илнең иминлеге ул гаиләнең иминлегеннән дә тора.
Алар миңа кирәк булган икән...
Илдар абый Юзеев, Мөдәррис Әгъләм, Рөстәм Мингалим, Роберт Әхмәтҗанов... Мин алар белән бераз аралашып калдым. Кызганыч, шигърият өчен ул вакытта мин әле ныклап өлгереп җитмәгән идем. Ә алар миңа шулкадәр кирәкле шәхесләр булганнар икән! Монда рус мәктәбен тәмамлаган булуым да гаепледер беркадәр. Безнең заманда бит әти-әниләр балаларын, кеше булсын, алга таба укуын дәвам итә алсын, дип, рус классына бирәләр иде. Шуңа карамастан, мин гаиләдә татарча сөйләшеп, татар мохитен тоеп үстем.
Хатыным Халисәнең җизнәсе – Зиннәт Шәрифуллин – легендар нефтьче, Социалистик Хезмәт Герое, сугыш кичергән кеше. Тормышы үзе бер китап булырдай шәхес иде ул. Картая төшкәч, әйтә башлады: «Миңа хәзер кызык түгел инде», - дия иде мәрхүм. Бу сүзләр зур гыйбрәт булды. Һәрвакыт, нинди генә яшьтә булуга карамастан, тормыштан кызык табып яшәргә омтылуны үзем өчен канун итеп куйдым. Менә 62 яшемдә Интернеттан актив кулланырга өйрәндем. Хәзер социаль челтәрләрдә язышам, Интернет киңлекләрендә эзләнәм – әйтик, Кытай татарларының, уйгурларның тарихын өйрәнәм, Австралия, Финляндия татарлары турында мәгълүмат туплыйм.
Сәнгатьтәге, мәдәнияттәге яңалыкларны хәзер бит актив рәвештә Интернетта элеп баралар. Бу бик яхшы – шул рәвешле мин, мәсәлән, яшьләрнең иҗаты белән танышып барам. Шул исәптән, яшьләрнең, челтәрдә текстларын элеп баручы шагыйрьләрнең әсәрләре белән дә. Шунысы бар: Илдар абыйлар, Мөдәррисләр кебек тәэсирләндерүчеләре сирәк. Күбесендә, бигрәк тә шәһәр культурасын сеңдереп үскәннәрендә, минем өчен ятрак булган темалар, мотивлар өстенлек итә. Ләкин моның бер куркынычы да юк, аларның үз укучылары бардыр, мөгаен. Тик шулай да яңа заман шигъриятендә без бөтенләй үзебезнең милли йөзебезне югалтуга йөз тотмасак иде.
Демократия – анархия дигән сүз түгел
Тормышта һәр нәрсәнең үз урыны бар. Мәҗлесләрне алып баручы тамадалар пәйда булды да, мәҗлес артистлары дигән яңа төр барлыкка килде соңгы елларда. Алар үзләрен нәкъ шулай артист дип исәпләп йөри. Чөнки бездә хәзер цензура да, ниндидер тәнкыйди оешма, шура да юк – үзешчәннәр белән профессиональләрне аерып куя торган. Тулы демократия! Әмма демократия ул бит әле анархия дигән сүз түгел!
Мин цензура дигән төшенчәне яратып бетермим, әмма тәртип яратам. Мәсәлән, мин җырчы һәм музыкант буларак югары профессиональ белем алган кеше. Беркайчан да инженер, йә булмаса, очучы булып эшли алмаячакмын. Чөнки, андый белемем юк. Булдыра алмаячакмын. Мин хәтта авыл хуҗалыгында агроном-фәлән булып та эшли алмаячакмын, ул эшнең дә үз нечкәлекләре бар.
Җырчылар белән дә – нәкъ шул хәл. Менә, мисал өчен, син филолог, әмма, теләгең булса, бүген Татарстанның атказанган артисты була аласың. Элек анык бүленеш бар иде – үзешчәннәр белән профессионаллар. Үзешчәннәр дә менә дигән матур әсәрләр иҗат итә алалар, шәп җырлыйлар, әмма җыр һәм музыка сәнгатен алга үстерер өчен нәкъ менә белеме булган профессионаллар кирәк. Шулай булганда гына тәртип була ала!
Мин, мәсәлән, мәктәп бетергәндә, республикада үзешчән сәнгатьтә катнашучы буларак танылган идем, лауреат исеменә лаек булдым. Илһам Шакировка охшатып җырлап йөрдем. Халык бик яратып кабул итә иде.
Хәзерге эстрадада җырлап йөргән күп кенә кызлар белән егетләргә консерватория белеме бирсәң, алар болай җырларга ярамавын аңлар, йә үсеш, камилләшү юлын сайлар, йә оялып, сәнгатьне чүпләвеннән туктар иде. Бу эшне махсус төзелгән аксакаллар шурасына тапшырырга мөмкин – профессиональ музыкантлар белән җырчылар, җыелып, бирсеннәр юнәлеш безнең яшь талантларыбызга.
«Кимонолы» джаз, яки Эстраданы ничек үзгәртергә?
Менә без татар көрәшен дөньякүләм таныту бурычын куйдык хәзер үз алдыбызга. Әмма бит көрәшчеләрне көрәш мәйданына кимоно кидереп чыгармыйбыз. Сәнгать өлкәсендә дә шулай. «Үзгәреш җиле»ндә мин, мәсәлән, беренче 15 минутта ук мине нәрсә көткәнен аңладым, шуңа да алга таба тыңлап, карап утырудан мәгънә тапмадым. Миллилек сәнгатьтә үз йөзебезне саклап калуның – бердәнбер ысулы. Мин экспериментларга каршы кеше түгел, алар кирәк, алар файдалы. Заманында безнең джаз стилендә җырлаучы «Сәйяр», «Идел», «Сак-сок» эксперименталь ансамбльләребез бар иде. Алар шулай эксперименталь булып калдылар да. Әлфия апаларның, Илһам абыйларның, композиторларыбыздан, мәсәлән, Монасыйповның бар ул джаз юнәлешендәге экспериментлары, Лундстрем оркестрының эшчәнлеген инде искә алып тору артыктыр... Әмма, ничек кенә булмасын, безнең халык халыкчанлыкны күбрәк үз итә. Джаз аның өчен ят нәрсә.
«Үзгәреш җиле»нә әйләнеп кайтсак, минемчә, бу яхшы башлангыч. Президентыбыз эстрада өлкәсендәге ситуацияне күреп, ишетеп, белеп, дөрес команда бирде. Әмма бу юнәлештә безгә киңәшләшеп эш итәргә кирәк. «Киңәшле эш таркалмас», - дигән безнең халык. Эксперимент икән, булсын эксперимент: быел ул джаз юнәлешендә эшләнде, ә киләсе елга аны башкача эшләргә мөмкин. Командалар да алышынып торырга тиеш, катнашучылар да...
Эстрада, исеме буенча ук, киң тамашачыга юнәлтелгән җиңел сәнгать төре дигәнне аңлата. Без Опера һәм балет театрында эшләргә калган елларда эстрада сәхнәсендә популярлык казанган җырчыларны өнәп бетермиләр иде хәтта. Мин үзем, югары белем алганнан соң, эстрада җырчысы булачакмын, дип укый башладым. Әмма өченче курста карашларым үзгәрде дә куйды. Аннары, укуны тәмамлагач, Опера һәм балет театры сәхнәсендә озак еллар опера җырладым. Монда сәхнәгә үзебезнең милли уен коралын – гармунны алып чыктым. Ул чорда сәхнәдә үзе гармунда уйнап үзе җырлаучы артистлар юк иде. Бу яңалык булды.
Эстрадага килсәк, монда мин үзгәреш һәм яңарыш юлы буларак янә дә шул миллилек һәм халыкчанлыкка йөз тотуны тәкъдим итәм. Алыйк Луиза Батыр-Болгари иҗатын. Аның җырлары – дөнья күләмендә теләсә нинди сәхнәдә оялмыйча яңгыратырлык әсәрләр. Аранжировкалары да менә дигән! Чөнки Луиза аранжировка ясаучылар белән бергәләп эш итә иде. Луизадан кала, безнең Резеда Әхиярова дигән талантлы композиторыбыз бар. Шушы ике ханым, минем карашка, яңа заман милли музыка сәнгатенең, нәкъ менә эстраданың, ике канаты. Аларның иҗатының нигезендә милли яңгыраш, аһәң ята. Сәйдәшләр, Яхиннар безнең онытылмас классикабыз булса, Батыр-Болгари белән Әхиярова безнең нәкъ менә бүгенге җыр сәнгатебезнең нигезен тәшкил итәргә тиешләр.
 

Китапсыз яши алмыйм...
Быелгы концертымны «Олы юл әйтте...» дип, Рөстәм Мингалим сүзләре белән атарга булдым. Без бит инде шушы юлдан шактый гына гомер баручы егетләр. Мин элек тә җырлар язгалый идем. Кайберләрен Луиза Батыр-Болгарига күрсәткәнем дә булды. Ә менә шушы яшемә җиткәч, чын-чынлап шөгыльләнә башладым җыр язу белән. Луиза ханым, аларны хуплап: «Мин инде бу өлкәдән читләштем, Айдар, әмма без язмасак, кем язар», - диде. Тагын да рухландым.
Ни өчен җыр яза инде бу Айдар, дигән сорау туадыр, бәлки, кешеләрдә. Бу – минем позиция белдерүем. Татар җыр сәнгатендә җырлар менә шушындый рухта булырга тиеш, диюем. Мин бары тик классик, чын мәгънәсендә зыялы, затлы шагыйрьләр иҗатына гына мөрәҗәгать итәм. Исемнәре инде югарыда аталды. Бу да – мөнәсәбәт. Текст авторы да чын филологик белем алган сүз остасы булырга тиешле. Сүз көченә мин бик зур әһәмият бирәм.
Опера һәм балет театрында эшләгән тамашаларны һәрвакыт шагыйрьләр иҗатына таянып эшләдем – Харрас Әюпнең «Көй эзләү» поэмасыннан башлаган идем, аннары Гамил Афзалның «Риваять» поэмасына мөрәҗәгать иттем. Шуннан китте, китте…
Әле менә, күр, өстәлемдә Роберт Әхмәтҗановның китабы ята. Ул миңа бу китабын 1989 елда, автограф куеп, җылы теләкләрен белдереп, язып биргән булган. Мин шул чакта ук аның «Җәяүле күбәләк» дигән шигырен күңелемдә җыр язар өчен теркәп куйган идем, һәм менә 2013 елда язылды ул җыр. Ничә еллар буе бу шигырь минем белән бергә урап, каңгырап йөргән.
Кайбер җырлар шулай урау юллар аша килсә, кайберләре мизгел эчендә языла да куя. Мин туктаусыз шигырь китапларын актарам, китап кибетләрен карап, йөреп чыгам. Китапсыз яши алмыйм. Ансамблемдәге яшь артистларны да укырга, сәнгатьнең башка өлкәләре белән даими кызыксынып торырга чакырам. Алар – болай да белемле, үз һөнәренең остасы булган кешеләр. Әмма кеше туктаусыз үсештә булырга тиеш.
- Безнең ансамбльне дөньяның төрле почмакларында аягүрә басып алкышлыйлар. Бу татар сәнгатен дә олылау дигән сүз. Ягъни безне тану. Кайда гына барсак та, «без татарлар», «Татарстаннан» дигәч, тискәре мөнәсәбәт белдергәннәре юк әле.
Уйный да белсен, җырлый-бии дә…
Безнең состав алышынып тора, миңа һәр килгән яшь артистны өр-яңадан өйрәтергә кирәк була. 5 ел эчендә ансамбль эчендәге артист чын мәгънәсендә өлгереп җитә. Монда шунысы авыр: берьюлы уен коралында уйный белергә генә түгел, җырларга да, биергә дә кирәк. Ә артистлар, гадәттә, шундый халык: җырлый да, бии дә белүчеләре бик сирәк очрый. Шакылдавыкта уйнап торганда да, гәүдә, тиешле ритмны тоеп, хәрәкәтләнә алырга тиеш.
Репетицияләргә һәр иртәне сәгать 10да керешәбез, алар 5-6 сәгать дәвам итә. Тавыш белән эшләүдән башлыйбыз, аннары җырларны камилләштерү, бию хәрәкәтләре буенча эшләүгә тотынабыз. Иң авыры: шушы өч компонентны җыеп, аннары тулаем тамашаны, композицияне сәхнәгә кую. Ул бер сулышта булырга тиеш. Һәр нәрсә – үз урынында.
Мин коллективка, билгеле, профессионалларны җыям. Әмма халык уен коралларында уйнауның, фольклорны тәкъдим итүнең үз кыенлыклары, үзенчәлекләре бар. Без архивлардан җыелган материаллар белән эшлибез, «Түгәрәк уен» басмасы һәм фестивале белән тыгыз хезмәттәшлек итәбез. Хәзерге көндә тальянда уйнаучы егетләргә кытлык кичерәбез. Уен кораллары мәсьәләсенә килгәндә дә, аларны йөреп, эзләп табып алырга кирәк… Элеккечә, халык уен коралларын әзерләүче фабрикалар да юк. Аларны районнарга барып, халык осталарыннан барлап, җыеп йөрергә кирәк…
Безгә килергә яшьләр атлыгып тора, монысы зур сөенеч. «Укып бетергәч, сезнең ансамбльгә эшләргә килик әле», - дип студентлар яза – Казахстаннан, Башкортостаннан. Мин ансамбльдә бугаз, тамак җыруларын куллануны да кертеп җибәрдем – безнең тамырларыбыз Алтай якларына барып тоташа бит. Ә менә Башкортостан сәнгатендә ул техника сакланып калган. Бездә инде онытылган. Яшьләр безнең ансамбльдә зур осталык мәктәбе дә, тәрбия мәктәбе дә үтә.
КАК ВРЕЗ:
- Мин милләтне дин саклый, дигән карашка төзәтмә кертер идем. Милләтне дин генә түгел, ә сәнгать тә саклый. 90нчы елларда минем бер концертыма мөфтиебез Тәлгать Таҗетдин килде. Аннары сәхнә артына керде дә, кулымны кысып: «Милләт өчен сез безгә караганда да күбрәкне эшлисез», - диде. 
____________
* Керәшенчә «урсәти» – крестный.
Автор: Луиза Янсуар
Фотолар: Айдар Фәйзрахманов архивыннан

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: