Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

Дөньяга Зөләйха күзләре белән карасак...

«Зөләйха» Татарстанга кайта. Ни өчен Чулманны Ангарага әйләндерәләр

Ерак Себер авылы – Татарстанда. Мондый хәл кинода гына була ала, дисезме? Һәм – хаклы булачаксыз! Старая Пристань дип аталган Лаеш районындагы авылдан ерак түгел, гүзәл Чулман ярында, стахановчылар темпы белән зур төзелеш бара – «Зөләйха күзләрен ача» фильмына декорацияләр әзерлиләр.
 
СПРАВКА
Гүзәл Яхинаның бестселлерга әверелгән романы буенча крестьяннарны кулаклыкта гаепләп кулга алу, ГУЛАГның махсус авылында кол урынына эшләтү турындагы күпсерияле фильмны тамашачыга «Россия 1» телеканалы тәкъ­дим итәргә җыена. Фильмны төшерү бәхете «Русское» кинокомпаниясенә тәтегән. Ре­жиссер итеп Егор Атнашкинны билгеләгәннәр. Картинаны ав­густта төшерә башлаячаклар. Зөләйха ролен Чулпан Хамма­това уйнарга тиеш.
 
...Менә килеп тә җиттек. Безне «Зөләйха күзләрен ача» сериалын куючы рәссамның ассистенты Дмит­рий Лебедев каршы алды. Күченеп утырган роман геройлары (хәер, кино, дисәк, дөресрәк булыр – авт.) яшәячәк яр буе – кул сузымында гына. Нәкъ китаптагыча ул: «...башта күндәм генә, су буйлатып җәелгән булса, аннан калкулыклар булып та­ралып китә, калкулыклар тауларга әверелеп, кыя тешләренә барып тоташа, ыржая башлый...»
Актерларны рольләргә бер­кетмәгәннәр әле, ә менә яр буендагы «Сәмруг авылының» йортлары инде үрчи башлаган.
– Ни өчен нәкъ менә шушы урын­ны сайладыгыз? – дип сорыйм Дмит­рийдан.
– Безнең сюжет буенча Ангара елгасы булырга тиеш бит! Димәк, акбурлы яр буйлары, сөзәклекләр, дигән сүз. Бик күп урыннарны карап йөрдек, бу урын елгадан акбурлы яр күренеп торган бердәнбер җир. Тагын бер охшаш урын Архангельск тирәсендә бар, әмма андагы инф­раструктура безгә мондагы дәрәҗәдә төшерергә мөмкинлек бирмәс иде. Анда 100 кешедән торган төркемне һәм җиһазларны, җайланмаларны илтеп җиткерү зур кыенлык ту­дырачак. Чулман яры – иң кулай урын булып чыкты, без моңа үзебез дә сөенәбез, фильмны Татарстанда төшерүнең үз мәгънәсе бар чөнки.
СӘМРУГ: СЫЛТАМАДА – КОНСТРУКТИВИЗМ
...Дөнья лазареттан һәйбәтләп тапталган сукмак буйлап алга – авылга таба җәелә. Монда өч бура биеклегенә тиң озын кара бараклар калкып утыра; атлас лозунглары ут кебек янып торган агитацион стенд канатларын җәеп салган; ризык исләре белән камап алынган кухня урнашкан серле бинада нидер өзлексез кыштырдый һәм чыжылдый; калкулык башыннан, җиңел генә яулап алып булмастай бастиондай, шомлы комендатура күләгә ташлап тора; ерактарак, чыршыларның зәңгәр ябалдашлары артында, клуб утлары күренә – анда, төн дими, көн дими, үзенең аңкып торган буяулары белән Илья Петрович тылсым тудыра...
Менә ул – Зөләйханың улы Йосыф күзләре аша без күргән дөнья. Була­чак декорацияләрнең җете төсләр белән ясалган иллюстрацияләре беркетелгән стенд каршына ки­леп басабыз. Борылып карыйбыз да, чагыштырабыз: чынбарлык ни дәрәҗәдә сурәттәгесенә туры килә? Әнә, саргылт төстәге әле төзелеп бетмәгән йортларда лазаретны да комендатура­ны да шәйләргә була, бал­кып утырган клуб та күзгә чалына. Соңгысы бигрәк тә игътибарны җәлеп итә. Чып‑чын конструктивизм өлгесе булган бу бина бар­лык элементлары белән фильмда күрсәтеләчәк чорны ча­гылдыра.
– Сөргендәгеләр яши торган авылларда да шундыйларны төзе­деләрме икән? – дип тел шартлатам.
1-1
– Ә монысы инде сәнгатьнең бер алымы, – дип шәрехли Дмит­рий. – Безнең төп бурычыбыз – Сәм­ругны китапта автор сурәтләгәнчә итеп торгызу түгел. Кадрда ул җете, караучының игътибарын җәлеп итәрдәй булырга тиеш. Истә ка­лырдай. Әгәр йорт гади бер квадрат кына булса, без мондый эффектка ирешә алмаячакбыз, билгеле. Сю­жет буенча, аның эчендә әле кулдан язылган бизәкләр дә бар. Моны­сын ничек хәстәрләргә, дисезме? Әлбәттә, шулай ук – кулдан!
Бу искиткеч манзаралар сериал­ның куючы рәссамы Мария Турская эскизлары буенча чынбарлыкка әверелергә тиеш. Мөгаен, рәсамнар белән төзүчеләр командасы алдына килеп баскан иң зур кыенлык авыл­ны конкрет бер урынчалык – Лаеш рельефына (ә ул, әйтүләренчә, шак­тый катлаулы) туры китерү булган­дыр. Мондагы калкулыклар белән тигез җир арасындагы аралыклар кайбер урыннарда 2,5 метрны тәш­кил итә икән.
– Гадәттә, декорацияләрне тигез урында, япан кыр ур­тасында торгызалар, – дип сөйли безгә Дмитрий. – Ә монда, алар торыклы булсын өчен, бертуктаусыз субайлар салырга, бетон җәяргә, нәрсәнедер эретеп ябыштырырга туры килә...
Чулман яры буендагы өр‑яңа Сәм­руг авылы – Россия киносы өчен уникаль объект. Мондый масш­таблы декорацияләрне, гадәттә, бик сирәк торгызалар. Китап ел­ның дүрт фасылын да үз эченә ала, шуңа да «авыл», ким дигәндә, бер ел торырга тиеш. Димәк, «Потемкин авылы» гына килешмәяәк, ә чып‑чын җылытылган йортлар калкып чыгарга тиеш биредә. Аларда, су­байлардан кала, бар да, борынгы заманча: агачтан эшләнгән. Дмит­рий сүзләренә ышансак, «Зөләйха күзләрен ача» сериалы декора­цияләрен Кырымда төшерелгән «Скиф» картинасы, йә булмаса, бөтенләй дә «Викинг» белән генә чагыштырып була.
Мәйданда даими рәвештә Мәскәүдән килгән тугыз рәссам эшли. Шулай ук – 20 ялланган эшче. Араларында Татарстан кешеләре дә бар, Чувашиядән килүчеләр дә... Фильмны әзерләүчеләр эшчеләрдән бик канәгать. Канәгать булмыйча соң – бер ай эчендә ярты авылны төзеп чык әле син!
– Шартлар җиңел түгел, – ди Дмитрий. – Баштарак һава то­рышы гел бозылып торды, инде менә эссегә чыдап булмый. Әмма, ничек кенә булмасын, августка эшне төгәлләргә дип торабыз.
Әйе, кояш, чыннан да, яндыра гына! Аннан яшеренер өчен, без ур­манга юл алабыз.
– Аяк астыгызга карап йөри күре­гез берүк, – дип кисәтә мине Дмит­рий. – Монда тагын бер проблема бар – зәһәр еланнар. Мин инде унал­тыны санап өлгердем...
Һәм менә без тарлавык авызына килеп туктыйбыз. Ул күләгәле сук­магы белән турыдан-туры Чулманга тоташа. Төшү юлының башы – фильм каһарманнарының, кырыс тайгага килеп урнашкач, беренче сыенган урыны булачак – монда балчыктан йорт (землянка) торгызырга җые­налар.
– Кабат агачларны күчереп утыр­тырга туры киләчәк инде, – дип, авыр сулап куя безнең фильм буен­ча гидыбыз. – Ә болай, бу иң идеаль урын землянка өчен. Тарлавыкны файдаланачакбыз – землянканың тулы мәйданы 87 квадрат метрны тәшкил итәчәк бит! Ә син ул кадәрне казып кара...
Әлеге объект буенча эшләр октябрь башында старт алачак – төшерүнең иң кызган вакытында. Казуны да ак­терлар башлап җибәрәчәк – камера­га! Ә тәмамлауны инде төзүчеләргә йөкләячәкләр, әлбәттә.
1-4
ЧУЛМАНМЫ? АНГАРАМЫ?
...Давыл, әйтерсең, кинәт кенә башланды. Котырып искән җил баш­тан фуражкасын алып атты. Игна­тов уянып китте, аның артыннан томырылды, караса – әнекәем! –
тирә‑юньдә инде дөнья актарыла: офык чайкала, дулкыннар, ак күбеккә батып, күперә, акчарлаклар һава­ны ярып шашынып оча, койрыгы­на ут капкан мәчедәй, матрослар бәргәләнә. Авазлардан ник берсе ишетелсен – давыл барысын да кү­меп киткән.
– Елганы төшерегез, – ди Дмитрий безнең фотографка. – Ул бит карти­наның төп каһарманы, персонажы!
Чынлап та, Чулманның тынгы­сыз горур Ангараны ничек «уйна­вы» фильмның бөтен атмофера­сын хәл итәчәк. Хәзер аның өслеге тып-тын. Әмма барысы да санаулы мизгелләрдә үзгәрергә мөмкин – Чулман да бик үзенчәлекле холыклы елга. Көчле давыллар вакытында аның дулкыннары икешәр метрга кадәр җиртәргә мөмкин, диләр. Ә фильм төшерер өчен сайланган урын, гомумән, «холыксыз», ди, ан­нан ерак түгел генә Чулман Идел белән кушыла чөнки.
– Әнә, карагыз ул сызыкка, – ди Дмитрий (ә анда, дикъкать белән баксаң, соргылт һава баганасы уй­наклап тора – авт.). – Без 30 май көнен бик яхшы истә калдырдык. Һава эссе иде. Шурпа ашарга гына утыруыбыз булды, кинәт башланды, минсиңәйтим! Котлар калмады...
1-5
Һәм ул безгә кәрәзле телефонына төшереп алган шул мизгелләрне күрсәтә. Коточкыч тизлектә офык буйлап, кап‑кара атлар табуныдай, болытлар җилдерә. Ерактарак – су өслегендә – өермә кузгала. Икен­че бер мизгелдә ул Казан ягына таба томырыла. Ә Чулман өстендә кабат ялтырап кояш балкый...
Сюжет буенча Ангара өстендә купкан давыл «Клара» баржасын батыра. Ә аның эчендә –сөргенгә сөрелгән өч йөз кеше, барысы да, төрмәгә бикләнгәндәй, трюмга ябып куелган. Исәпсез-хисапсыз куллар рәшәткәгә ябышып, аны сел­ки, ачарга омтыла, әмма су барысын да күмеп китә...
Әлеге гаять катлаулы эпизодны Чулманда төшерерләрме, юкмы, әлегә билгесез.
– Бу зур осталык таләп итә торган каскадерлар трюгы, – ди Дмитрий безгә. – Нәтиҗәсе, шулай ук, күп­төрле факторлардан торачак – баржа юнәлешеннән дә, каскадерлар бри­гадасы эшенннән дә...
– Ә «Клара»ны батыру – мөмкин эшме? – дип кызыксынабыз.
– Кадрда – әйе. Калганы инде – кино хәйләсе, – дип, интригага урын калдыра әңгәмәдәшебез.
Сүз уңаеннан, фильм өчен ярардай баржаны әле һаман тапмаганнар. Ә менә фильм каһарманнары дебар­кадерга килеп туктый торган катер инде әзер, ди. Берәү генә дә түгел, алар дүртәү икән. Җирле көймә верфьләрендә юлыкканнар. Нәкъ туры килә торганнар, ди, искеләр, әмма әле йөрергә сәләтле икән үзләре.
ТАТАРСТАНДА ТАБЫП БУЛМЫЙ ТОРГАН ТАТАР АВЫЛЫ
...Паласка абынмаска. Диварның уң ягында торган чүкеп ясалган сан­дыкка яланаягың белән бәрелмәскә. Мич борылышындагы шыгырдый торган тактаны атлап үтәргә. Ха­тын-кызлар ягын ир-атларныкыннан аерып торган ситсы чаршау артына тавыш чыгармый гына чумарга...
Яхина – детальләргә чиксез зур игътибар бирә, аларны җен­текләп сурәтли торган автор. Аның ярдәмендә мин, укучысы, узган гасырдагы татар йортының эчке бизәлеше нинди булганын шунда ук аңлап алам, атмосферасына ба­рып эләгәм.
1-3
– Татар көнкүрешен каян шулай яхшы беләсез? – дип сорыйм ав­тордан.
– Болар барысы да минем ха­тирәләремнән алынган, – ди ул. – Мортаза яши торган йорт – ул, нигездә, әбием белән бабамның йорты. Аны романнан икетуган абый-апаларым да шунда ук та­нып алды! Балачагымның шактый күп өлеше шунда узды. Казан чи­тендә урнашкан зур йорт иде ул – бакчасы, мунчасы, чарлагы бар. Ә ул чарлакта тау‑тау иске‑москы өелеп тора. Шунда ук – каклаган казлар, җимеш каклары. Бабам аларны түбәдә август-сентябрь айларында киптерә торган иде... Миңа анда күргәннәрне искә төшерү дә җит­те. Бераз гына буяуларны куертып, акцентларны күчереп, нәрсәнедер кискен бер чиккә җиткереп, ничек кенә булмасын, барыбер дә газиз, ба­лачактан күреп үскән предметларны, тирәлегемне сурәтләдем.
Гүзәл Яхина романында сурәтләгән Юлбаш авылын карта­дан Россия буйлап эзлиләр. Хәтта Архангельск төбәгендә урнашкан Кимжи исемле искиткеч гүзәл авылга кадәр барып җитәләр. Әмма берсе дә ул булып чыкмый. Миңа бер сорау тынгы бирми: ә Татарстандагы авыллар төшерүчеләргә нәрсәсе белән ярамаган?! Соравыма җавап тиз табыла: алар шулкадәр яңартылган һәм төзек икән, узган гасыр башындагы авылны берничек тә уйный алмыйлар, янәсе.
– Безнең иксез-чиксез илебез территориясендә йорт төзелеше технологияләре бик төрле булган, берсе икенчесеннән ягы‑ягы белән сизелерлек дәрәҗәдә аерылып тора, – дип сөйли сериалның кую­чы рәссамы Мария Турская. – Әле­ге аермаларны без һәрбер төбәктә урнашкан агач төзелеш сәнгате музейларында күрә алабыз. Әмма Татарстанда – инде юк. Казанда, шәһәр эчендә, бармак белән генә санарлык агач йортлар сакланып калган. Ә безгә эш өчен атмосферасы булган, тарихилык аңкып торган авыл кирәк бит.
Ахыр чиктә, фильмны төшерү­челәр, тирәлекне үзгәртеп, корыл­маларга үзгәреш кертеп, җирле авыл халкын мәшәкатьләп торуны кирәк тапмаган. Татар авылын алар Пермьдәге «Хохловка» музеенда тө­шерергә карар кылган. Рәссамнар Этнография музеенда тиешле дәрәҗәдә консультация алган – хә­зер алар рус ызбасында нәрсәләрне үзгәртергә кирәген белә. Ул татар йортына охшасын өчен, ызба прост­ранствосына тиешле деталь-эле­ментларны өстисе генә кала.
1-6
– Аермалар җитәрлек, билгеле, – ди Мария. – Әйтик, рус ызбасында пешеренү бик әһәмиятле роль уй­наган, ул шуңа йөз тотып төзелгән дә. Утынны янып торган учакка таш­лаганнар – бу мичтә ярымтүгәрәк рәвешендәге ачык урынны күздә тоткан, нәкъ әкияттәгечә. Ә татар өйләрендә пешеренү өчен махсус плитә каралган, анда казан утыртыр­га мөмкин булган. Утынны исә ишеге ябып куела торган махсус уемтыга урнаштырганнар. Шулай итеп, безгә әзер мичкә модернизация ясап тору кирәкми, югыйсә бу инде татар миче булмаячак. Башка нюанслар да бар. Татарларда ян капка һәрчак төп кап­кадан сул якта урнашкан, бу ырым-йолалар белән бәйле. Хохловкадагы ян капкалар – уң якта. Болар – кайбер мисаллар гына! Барысын да исәпкә алу зарур, исәпкә алмасак, фильмны караган татар тамашачысы шунда ук ялгышларны танып алачак. Җирле халык татар йорты белән рус йор­ты арасындагы аерманы яхшы белә ләбаса. Замана кешесе, әлбәттә, аңлы рәвештә бу үзенчәлекләрне өйрәнмәгән дә булырга мөмкин, әмма аның хәтере ялгышмаячак, ул барысын да «аң төпкеле»ндә сак­лый. Халык хәтере – ул бик зур нәрсә!
ЧОР: БҮГЕН ҺӘМ КИЧӘ
– Тарихи чор белән эш итү бер үк вакытта җиңел дә, читен дә, – ди Дмитрий. – Бер яктан, мәгълүмат­ка кытлык юк, анысы әйбәт, икенче яктан – без аерым бер материалга береккән. Чөнки тамашачыга ул чор әле һаман да таныш, фильмнар, ки­таплар аша гына булса да – барыбер. Мисал өчен, без такталарны бары тик кадак белән генә кадаклыйбыз. Әйе, тамашачы бер генә саморез да күрмәячәк кадрда. Ни өчен, ди­сезме? Сәбәбе гади: бары тик кадак кына яңгырдан соң тутыккан кыз­гылт-көрән эз калдырачак. Әгәр кай­дадыр ул эз булмый икән, аны буяу ярдәмендә кулдан ясарга туры киләчәк, димәк.
Китапта тайга авылына барып җиткәнче озын‑озак михнәтле юл процессы сурәтләнгән, аның ат­мосферасы гаҗәеп җете буялар белән, детальләр аша бирелгән. Без беләбез: Гүзәл Яхинаның әбисе 16 ел гомерен Пит-шәһәрчектә сөргендә уздыра. Зөләйха турыдан-туры аңардан кү­череп язылмаган булса да, ул җиде яшьлек Рәйсәнең фактик географик юлын кабатлый.
– Әбием миңа ул еллардагы тор­мыш-көнкүреш турында еш сөйли иде, – ди Гүзәл. – Җентекләп, тәмләп – ничек җиләк җыюларын, нинди рецептлар куллануларын, бозлы су эчендә торып, нинди җайланма­лар ярдәмендә алтын юууларын... Әмма мин әлеге хатирәләрне тиеш­ле дәрәҗәдә файдалана алмадым, чөнки вакытында теркәп барырга башыма килмәгән. Алар әбием белән бергә гүргә иңде инде. Шуңа аның истәлекләре белән бәйле бүлекләргә урыны‑урыны белән уйдырма да ку­шылып китә. Миңа музейлар ярдәмгә килде. ГУЛАГ тарихы музее, мәсәлән. Мәскәү тимер юл музеенда мин сөре­лүчеләрне күчереп йөрткән вагонны күрдем. Әнә шулай, әйберләргә, җи­һазларга орына-орына, максималь рәвештә чорның моделен торгызырга тырыштым. Фильмны төшерүчеләр­нең дә ул чорның рухын торгызу ку­лыннан килер, дип ышанам.
Ә нәрсә кирәк соң моның өчен? Тәҗрибә, ди Дмитрий. Мәсәлән, агачны картайтуның бик күп төрле ысуллары бар икән. Берничә сәгать эчендә алар яңа гына төзелгән йорт­ны «ике йөз еллык тарихы» булган раритетка әйләндерә ала икән. Иң мөһиме – аны дөрес итеп фай­далану, ягъни йортка җан кертү. Кадрда ул декорация генә булып күренмәсен, ә чып‑чын яшәлгән урын төсмерен алсын өчен, деко­раторларга әле сукмакны кайдан ничек саласын да, чүлмәкне кайсы җиргә эләсен дә, нинди почмакка пәрәвез тарттырасын да хәл итәргә кирәк булачак.
– Мин беркайчан да бер генә чы­ганак белән чикләнмим, – ди Мария Турская. – Материалны җыю эта­бында искиткеч игътибарлы бу­лырга кирәк: вакытның сулышы нинди булуын тоемлар өчен, фо­тографияләрне җентекләп өйрәнү, детальләргә аерым бер игътибар бирү сорала. Тарих нәкъ менә аларда яши. Шуннан син инде үзеннән-үзе кирәкле стильне тоя башлыйсың. Билгеле бер предметны, интерь­ерны, костюмны, бинаны күрүгә, шунда ук тәгаен беләсең: барамы бу фильм өчен, әллә юкмы.
Шул ук вакытта рәссамнар кат‑кат ассызыклый: аларның төп бурычы – чорны бар нечкәлекләрендә торгы­зу түгел. Төп бурычлары – билгеле бер тарихи эпоханың образы белән атмосферасын тудыру.
 
 
 
 

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: