Дөнья йөген тарткан Әминә
Өлкән буын
28 июня 2018
«АСРАМАГА БИРӘМ...»
Әминә апа Камалиева белән Яшел Үзән районының Олы Ачасыр авылына баргач таныштым. Олы кызы Кадриясендә кунакта иде ул. Туксан бер яшендәге әбинең зиһене дә, сәламәтлеге дә, ә иң мөһиме – изге күңеле сокландырды. Гаҗәп: шулкадәр михнәт күреп тә, шаянлыгын югалтмас, көр күңеленә тап төшермәс икән кеше.
Әминә апага бик яшьли – 10 яшеннән тормыш арбасын тартырга туры килә. Ләкин ул зарланмый. «Аллаһы Тәгалә шулай кушкан, язмыш», – дип, сабыр гына елмая:
– Без Яшел Үзән районының Мамадыш авылында яшәдек. Әтиебез 1932 елда вафат булды. Ул исән булса, бәлки бу кадәр михнәт тә күрмәгән булыр идек. Әтидән дүрт бала калдык. Миңа биш яшь тә тулмаган иде. Тормышлар бик авыр. Яңа власть килгәч, дөньялар тиз генә тотрыкланмады бит. Колхозда бушка эшлисең, җирең дә, атың да, сыерың да юк. Көчкә авыл мәктәбендә өч класс тәмамладым. Әни бик укымышлы иде, өйдә дә безнең белән шөгыльләнде. Шулай итеп укуда шактый тиз алдырдым, яшьтәшләремә караганда әйбәтрәк укый идем.
Кечкенә Әминәгә укытучысы сабакны ташламаска кушса да, кыз бүтән мәктәпкә бармый. Туган авылын ташлап, Норлатка – туганнарына китә ул.
– Һич онытмыйм, – ди Әминә апа. – Җәй уртасы иде. Әни алдына утыртты: «Кызым, әйдә, җыен. Норлатка алып китәләр сине. Туган апаңнарда яшәрсең. Бер яшьлек кызларын карарга кеше кирәк икән. Тамагың тук, өстең бөтен булыр. Миңа рәнҗемә, кызым. Шулай яхшырак булачак...
Куркып кына:
– Әни, мин аннан соң яңадан өйгә кайтаммы соң? – дим.
Әни кочып алды:
– И, кайтасың, кызым, кайтмый ни. Әле яхшы тормышны күргәч, безнең белән яшисең дә килмәс.
Шулай итеп кечкенә Әминә бер ел туганнарында яши. 1939 елның җәендә туган авылы Мамадышка кайта. Өс‑башы яңарган, битләре алсуланган...
– Туганнар миңа карата хәерхаһлы булды, – ди Әминә апа. – Кечкенәдән тырыш идем. Бала йоклаган арада хуҗалар кайтканчы идәннәрне юып, ризык әзерләп куям. Әллә шуның өчен дә яраттылар.
Көзен үсмер кызны янә Норлатка алып китәләр. Тик бу юлы ул туганнарында җәйгә кадәр яшәми.
– Кисәк кенә туган апа үлеп китте, – ди Әминә апа. – Туган абый мине кире авылга кайтарды. Һәм 1940 елның җәендә гел басуда эшләдем. Һәр йортка җир бүленгән бит, эшләргә кирәк. Ә әнигә басуга чыгарга ярамый иде – эсседә аның кан басымы күтәрелә. Ул абый белән мин эштән кайткан вакытка ашарга әзерләп торды.
СУГЫШ ЭЗЛӘП – АВЫЛ БАШЫНА!
Бөек Ватан сугышы башланганда Әминә апага ундүрт яшь була. Ел әйләнәсе колхоз эшендә булган үсмер кыз, шул көннән башлап кисәк олыгая.
– 16 июньдә Рәхим абыйны армиягә озаттык, – ди Әминә апа. – 22се сугыш башланды. Әле дә истә: иртән әни йөгереп кергән. «Балалар, торыгыз, сугыш башланган бит, – ди. Без, аны‑моны белештерми, урамга атылып чыктык. Ату тавышлары ишетелми, тирә‑як тып-тыныч. «Кайда сугышалар икән?» – дибез. Күрше балалары белән авыл башына йөгердек: сугыш карарга! Анда да берәү дә атышмый. Сугыш күргән балалар түгел бит. Нәрсә, ничек булганын да аңламыйбыз. Аннан төшендек инде...
Сугышның чын йөзен Мамадыш балалары тиз күрә: бер‑бер артлы авылның әзмәвердәй егетләре, ир-атлары фронтка китә. Эшләргә техника, атлар калмый.
– Авылда карап торган ике трактор бар иде, – дип, истәлекләре белән уртаклашты Әминә апа. – Берсе – Галимҗан абыйда, икенчесе Вәли абыйда. Аларны сугышның беренче көннәрендә үк техникалары белән фронтка озаттык. Аннан колхозның яхшы атларын да алдылар. 1941 елның көзе бик яңгырлы килде. Басуларда игенне дә җыеп алып бетереп булмады. Уңыш мул, эшләргә кеше юк, туктаусыз яңгыр коя. Шуңа 1941 елның кышын бик авыр кичердек. Иген булмау бер хәл, бәрәңге дә нык череде. Аны кайбер кешеләр бакчадан алып та тормады. Без исә казып булса да чыктык: бәрәңге төбе белән черек иде. «Казып азапланмагыз да», – дигән иде әни, тик минем бакчаны алай калдырасым килмәде. «Өйдә өч кеше яши, шул бәрәңгеләрен дә алмаганнар диярләр», – дидем.
Авыл фронттан хат көткәндә, Әминә апа да, башкалар шикелле үк, көн саен абыйсыннан хат көтә. Хатлар килә тора. Рәхим абыйсы, яраланып, ике тапкыр госпитальдә ята. Туган авылына ул 1945 елның ноябрь аенда кайта. Һәм, иң беренче эш итеп, сеңлесе Әминәне кочаклап: «Әни белән энекәшне ачлыктан коткардың», – ди.
СӘҮДӘГӘРЛЕК
– Сугыш вакытында мин сәүдә эшенә керештем, – ди Әминә апа. – Авылда берничә үткен хатын‑кыз бар иде. Алар Яльчик базарыннан иген алып кайтып сату белән шөгыльләнделәр. Ничектер мине дә үзләренең әртиленә алдылар. Олы апаларга ияреп барам, бер пот игенне тартып кайтам. Кыш көне – чана, җәен арба белән йөрибез. Әни, җаныкаем, каршы килә торган иде. Авылдан ерак түгел Бабай тавы бар, ул шул тауда мине көтеп тора да арбага утыртып алып төшә. «Кызым, аякларың ял итсен, сузып утыр», – ди торган иде. Авылга иген төяп кайтып керәсең – и рәхәт! Берлинны алган диярсең! Чөнки беләсең – ай буена җитәрлек ризык бар. Әни белән сөйләшә-сөйләшә тәмләп чәй эчәбез. «Кызым, син әллә нинди акыллы сүзләр сөйлисең, каян белеп бетерәсең», – ди ул миңа. «Күп йөргән таш шомара ул», – дим мин дә, сер бирмичә. Икенче көнне игенне Норлат базарына алып барасың. Яльчик базарында бер пот иген 800 сум торса, без 1200 сумнан сатабыз. Эшләгән акчага өйгә төяп ризык алып кайтасың. Әни башымнан сыйпап елый иде. Әле менә шуңа аптырыйм: ничек ул үткен апалар мине дә үзләренә иярттеләр икән? Күрәсең, кызганганнардыр. Әти дә юк, абый сугышта, өйдә авырый торган әни дә энем. Хәер, үзем дә җебегән түгел. Зурлардан калышмадым, йөгереп кенә йөрдем.
Сөйкемле сөяге булган кыз, товар поездына утырып, Казанга да йөри. Авылдан 300 тавык йомыркасы алып китә дә дә шәһәр базарында сата.
– 350 йомырка алсаң, күтәрергә авыр була иде, – ди Әминә апа. – Шуңа аерым бер нормасы бар. Казаннан кайтканда да кул буш булмый – түгәрәк клиндер, батон алам. Аны кыйммәткәрәк Норлат базарында сатам.
– Товар поездларына шулай утырта иделәрме? – дим Әминә апага.
– Утырталар. Гел йөргәч, танып бетерәләр. Товар поезды булса да, аның агач урындыклары бар иде.
Шунда менеп кунаклыйсың да келтер-келтер барасың. Поезддан төшкәндә машина йөртүче белән сөйләшәсең: «Станциягә җиткәндә акрынрак барыгыз әле». Ул исә үзенең киңәшен бирә: «Башта капчык белән ипиеңне ат, аннан үзең алга сикер. Артка сикерә күрмә, поезд астына төшәсең». Ул поезд йөртүчеләрнең дә рухларына дога кылам, бик мәрхәмәтле кешеләр булганнар.
Әминә апа, Казанда гел бер кибеттән батон ала торгач, кибетче белән дә дуслаша. Сатучы ханым үсмер кызга чәйләр эчертә, чиратсыз ипи бирә.
– Берсендә, миңа шул кибетче апа, авылга алып кайтып сатарга дип, зур кәгазь тартма белән шырпы бирде, – ди Әминә апа. – Шуны өйгә күтәреп кайттым. Әле бит бер капчык ипи дә бар. Кәгазь тартма өстенә капчыкны куйдым. Күтәрешергә кешеләр дә булышты инде. Икенче көнне Норлат базарына киттем. Шырпыны сатып бетереп кайттым. Аннан әле тагын теге дус кибетче бер зур тартма белән сабын да бирде, аны да саттым. Акчасын урталай бүлдек.
Менә шулай үсмер кызның үткенлеге, тырышлыгы аркасында, гаилә сугыш вакытында ачлыктан интекми.
«ХӘЗЕР ИРЛӘР БҮТӘН»
Әминә апа сугыштан соң колхоз эшендә эшли, урман кисә, торф чыгара.
– Торф чыгарырга Мәскәү янына кадәр бардык, – ди Әминә апа. – 1950 нче еллар. Тормышлар авыр. Ипилек булса да акча эшләргә кирәк. Нинди хезмәт бар, шуңа ризалашасың. Торф чыгарырга баргач, безне рус авылы клубына керттеләр. Салкын, ашарга пешерергә урын юк. Бригадир белән киңәшләштем дә мич чыгарырга булдым. Кызлар кирпеч биреп торды, мин өйдем. Мичне махсус ашарга пешерә торган итеп ясадым – чүлмәк куяр өчен тимер куеп калдырдым. Аннан кызлар белән аш пешереп рәхәтләндек инде.
– Ә мич чыгарырга каян өйрәндең? – дим Әминә апага.
– Авылдагы миччеләрнең эшләгәнен карап торганым бар иде. Аның әллә ни авырлыгы юк инде...
Тырыш кыз кияүгә шактый соң – утыздан соң гына чыга. Әнисен ялгызы калдырып китәсе килми.
– Дөресен генә әйткәндә, ирем Рафаэльне яратып чыкмадым, – дип, сере белән уртаклашты Әминә апа. – Аларның гаиләләре шактый хәлле иде. Рафаэль яучы җибәргәч, балалар табарга кирәк, тормышлар да җайланмасмы дип ризалаштым. Бер‑бер артлы – дүрт елга өч бала таптым. Ике кызым да, улым да сау-сәламәт, бик акыллы балалар булды, моның өчен иремә зур рәхмәтлемен.
Баксаң, Әминә апаның тормыш иптәше белән тормышы бик рәхәтләрдән булмаган икән. Дөрес, әби язмабызның герое ул турыда ачыктан-ачык сөйләми. Ә сүз арасында, бүгенге яшьләр белән чагыштырып кына, әйтеп куя:
– Хәзерге хатыннар бик бәхетле. Үзләре шуны аңлыймы икән, белмим дә. Әле беркөнне гаиләсе белән олы кызымның кызы Гөлназ кайткан иде. Өстәл артында утырабыз. Ике яшьлек уллары астын юешләткән. Оныгым иренә: «Баланың астын алыштыр әле», – ди. Ире, һич авырсынмыйча, урыныннан торды да, кечкенә малаен кулына күтәреп, икенче якка кереп китте. Безнең вакытта ирләр булсамы... Бер‑бер артлы балалар тугач, йокы эләкми иде. Ирем өч баланың ник берсен бер тапкыр юатып йоклатсын, астын алыштыру турында әйтмим дә. Төнлә бала уянгач, чеметеп уята торган иде. И, хәзер уйласаң, әллә ниләр искә төшә...
– Ә хәзерге ирләрнең шулай бала каравына ничек карыйсыз? – дим күпне күргән әбигә.
– Бик яхшы карыйм. Хатын-кызларга карата ихтирам, хөрмәт бар хәзер. Бала бит ананыкы гына түгел, ата кеше дә карашсын. Шулай күңеллерәк тә, тәмлерәк тә ул.
«НЕРВЫ – НИНДИ ЧИР УЛ?»
Әминә апа Камалиева бүген Биеш авылында улы Фирдүс, килене Фирдәүсә тәрбиясендә яши. Авылның остабикәсе ул. Аннан башка бер мәҗлес үтми, башка дини йолалар да узмый. Күпме өлкән кешеләр белән аралашып та, моның кадәр хәер-догалы, тәмле итеп сөйләшүчене күргәнем юк иде. Һәр җөмләсендә зур мәгънә ята, ул һәркемгә изге теләк тели.
– Соңгы бер‑ике елда әнинең йөрәге үзен сиздерә, – дип сөйләде әбинең олы кызы Кадрия апа. – Аңа кадәр дару эчкән кеше түгел иде. Мунча чабынып чыккач, кышын карга чыгып, тәнен ышкымаганга да әле өч‑дүрт кенә ел. Аллага шөкер, әниебез нык булган. Ә анардагы сабырлык... Бүтән андый кеше юктыр. Нинди генә хәлдә дә бирешмәс, зарланмас. Еш кына бер очракны искә алып көлешәбез: әни янына күрше хатыны кергән. Чагыштырмача яшь әле ул. «Ай, Әминә апа, бик нервыланам, түзеп булмый», – ди икән. Әни, бик гаҗәпләнеп: «Ул нервы дигәне тагын нинди чир соң?» – дигән.
Әминә апа бердәнбер улын да үзе өйләндергән. Хәл болайрак булган. Яшел Үзәннең Танай авылында яшәгәндә, Апас районының Биеш авылында «Сельхозтезника» ачылган, эшчеләргә йорт та бирәләр, дигәч, ана кеше, берәүгә дә әйтмичә, шунда юнәлгән. Биеш кешеләре белән аралашып, «Сельхозтехника»га кереп чыккан. Улына урын белешкән шулай. Шуннан Танайга кайтып, Фирдүсен Биешкә җибәргән. «Белешеп кайт әле, эш булса, урнашып та кайт»,-ди. Шулай итеп Әминә апаның армиядән кайткан улы «Сельхозтехника»да эшли башлый. Яшь белгечкә йорт та бирәләр. «Ашарга пешереп торырга булса да ярармын», – дип, улы артыннан Әминә апа да килә. Шуннан ана кеше килен эзләү хәстәренә керешә: күз уңында олы кодагыеның кызы – Фирдәүсә бар. Акыллы, уңган кыз. «Фирдүс белән икесен ничек тә кушарга иде», – ди беркөн кодагыена ул. Кодагый исә каршы килми: «Үзләре ярашсалар...»-дип куя. Әминә апа җае чыккан саен улына Фирдәүсәне мактый. Әллә шул сүзләр килешә, әллә язмыш кушкан булып чыга, яшьләр кавыша. Әминә апа ялгышмый: килене Фирдәүсә дә ул уйлаганча сабыр да, тырыш та икән.
– Улым, киленем белән бергә егерме тугыз ел яшибез, Аллага шөкер, – ди Әминә апа. – Матур сүз өчен генә әйтмим, барысы да күреп тора: тату торабыз. Хәлемнән килгәнчә, әле дә йорт эшләрендә ярдәм итәм. Токмач та кисеп куям, камыр ризыгы да пешерәм. Авырып ятып, балаларны гына газапларга язмасын, Аллаһы Тәгаләдән бары шуны сорыйм...
Саубуллашыр алдыннан Әминә апа үзе бәйләгән йон башмак бүләк итте. Бер көнгә бер башмак бәйли икән. Аннан аларны балаларына, оныкларына тарата. Әбинең йөрәк җылысы, хәер-догасы кушылып бәйләнгән башмаклар барысын да җылытып, саклап тора. Шул исәптән хәзер – мине дә…
Добавить комментарий