Дөреслек тарафдары Галимҗан Шәрәф
Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты архивы фондында күренекле галим һәм җәмәгать эшлеклесе Галимҗан Шәрәфетдин улы Шәрәфнең берничә васыятьнамәсе саклана. Шуларның 1948 елда язылганында иллеләп фәнни хезмәт, байтак шигырьләр авторы үзенең кабер ташына гарәп хәрефләре белән түбәндәге сүзләрне уярга васыять итә: «Татарстан җөмһүрияте проектын башлап төзүче, тел галиме, профессор, шагыйрь Галимҗан Шәрәф».
ШӘКЕРТЛЕК ҺӘМ СТУДЕНТ ЕЛЛАРЫ
Галимҗан Шәрәф 1896 елның 29 декабрендә Казан губернасы Тәтеш өязе Кыр Аксуы авылында таза тормышлы игенче Шәрәфетдин һәм Гайнелнәвал гаиләсендә төпчек малай булып дөньяга килә.
Туган авылы мәктәбен тәмамлагач, ир туганнары укыган «Мөхәммәдия» мәдрәсәсенә китә. Яшүсмер чагында ук абыйларына нәширлек эшендә булыша. Шул исәптән Габдулла Тукайның 1912 елда дөнья күргән «Мәктәптә милли әдәбият дәресләре» исемле хрестоматиясен бастыруга хәзерләүне үз җаваплылыгына ала, шагыйрь белән якыннан аралаша. Бу хезмәттәшлек аның хәтеренә якты хатирә булып кереп кала.
Галимҗанның бөек татар шагыйренә ихтирамы 1912 елда «Мөхәммәдия»нең икенче баскычын тәмамлап, Казанның 2 нче реаль училищесына укырга кергәч, укытучысы Павел Радимов белән бергә Тукай шигырьләрен русчага тәрҗемә итеп бастыруда катнашуында да ачык чагыла. Ул шулай ук 1913 елда шагыйрьнең канатлы сүзләрен – афоризмнарын туплап җыентык бастыра. «Тукай сүзләре» җыентыгы 1914, 1916, 1920 елларда кабат дөнья күрә.
1915 елда Галимҗан Санкт-Петербург элемтә юллары инженерлары институтына укырга керә. Актив студент тормышы Галимҗанның шәхес булып үсешендә мөһим роль уйный. Институтка дәрескә йөрүдән тыш, башкала университетының Шәрык телләре факультетына ирекле тыңлаучы булып урнаша. Күренекле галимнәрнең лекцияләрен тыңлый, семинарларда катнаша. Шулай ук Самойлович җитәкчелегендә борынгы төрки язмаларны өйрәнә. Башкала китапханәләрендә көнчыгыш һәм көнбатыш телләрендәге китапларны укып, «Чыңгызхан дәверендә татар һәм башка төрки халыкларның тарихы» исемле хезмәт язарга алына. Кызганыч, 300 битлек кулъязма хезмәт тәмамланмый кала. Шәрәф 1919 елда, үзе русчага тәрҗемә иткән Тукай шигырьләрен туплап, «Разбитая надежда» исемендә китап бастыра. Актив иҗтимагый эшчәнлек алып барып, «Татар учагы» исемле укучы яшьләр оешмасы төзи. Оешмага Ильяс һәм Җиһангир Алкиннар, Солтанбәк Мәмлиев, Кәрим Сәгыйтов, Габдулла һәм Гани Абызовлар керә. Яшьләр утырышларда татар тарихы, мөселман халыкларының мәдәнияте, хәзерге иҗтимагый тормыш турында фикер алыша. Чынлыкта «Татар учагы»ның эшчәнлеге күпкә киңрәк була. Ул башка шәһәрләрдә укучы татар яшьләре һәм аларның оешмалары белән элемтәләр урнаштыра.
Галимҗан Шәрәф остазы Василий Богородицкий белән.
МИЛЛИ ҖӨМҺҮРИЯТ ТӨЗҮ ЮЛЫНДА
Галимҗан Шәрәф «Татар учагы» оешмасының вәкиле сыйфатында 1917 елның 1–11 май көннәрендә Мәскәүдә узган Бөтенроссия мөселманнарының I съездында катнаша. «Туфраклы мөхтәрият» төзүне яклап доклад сөйли.
Илдә революция башлангач, Казанга кайта.
1917 елның 22 июлендә Казанда үткән Бөтенроссия мөселманнарының II съезды эчке Россия һәм Себер мөселманнарының милли-мәдәни автономиясен игълан итә. Галимҗан Шәрәф «туфраклы мөхтәрият» яклы булса да, милли-мәдәни мөхтәрият оештыру комиссиясенә сайлана. 1917 елның 22 ноябрендә Садри Максуди рәислегендә Уфада Милләт мәҗлесе ачыла. Аның 29 ноябрендәге утырышында Шәрәф тәкъдиме белән «Идел-Урал штаты» дип аталган «төрки-татар» милләте җөмһүриятен төзү турында карар кабул итә. Галимҗан Шәрәф рәислегендәге комиссия Идел‑Урал штаты өч кагыйдә буенча төзелергә тиеш дип билгели: 1) төрки-татарлар күпчелекне тәшкил итәргә; 2) гомум, бүленмәгән территорияне биләргә 3) икътисады һәм мәдәнияте бердәм булырга. Нәтиҗәдә Идел‑Урал штатына тулысы белән Казан һәм Уфа губерналары, шулай ук Оренбург губернасының көнбатыш өлеше, Пермь, Вятка, Сембер, Самара губерналарының мөселманнар яши торган өлешләре кертелә. Галимҗан Шәрәф булачак җөмһүриятнең чикләрен билгели, аларны картага төшерә. Тәкъдимнәр Милләт мәҗлесе тарафыннан раслана.
Милләт мәҗлесенең 1918 елның 7‑8 гыйнвар карары белән җөмһүриятне төзү эше Казанда оешырга тиешле Идел‑Урал штатын гамәлгә кертү комиссиясенә тапшырыла. Галимҗан Шәрәф комиссия рәисе урынбасары була. Шәрәфкә ИделУрал штатының картасын эшләү йөкләнә. Бу эш күп көч сорый: төрки-татарлар таралып яшәгәнлектән, җөмһүрияткә аларны күбрәк итеп кертеп, күпчелеккә ирешү өчен урыннарда этник состав һәм яшәүчеләр санын исәпкә алырга туры килә.
Комиссиянең Казан эшче, солдат һәм крестьян Советы белән Штат оештыру турында сөйләшүләре уңышсыз була. Бер үк вакытта Хәрби шура рәисе вазифасын башкарган Ильяс Алкин 1 март көнне Казанда эшләүче II Бөтенроссия мөселман хәрби съезды оештырган митингта РСФСР составында Идел‑Урал штаты турында резолюциянең тантаналы рәвештә игълан ителәчәген хәбәр итә. Документ текстын алар икәү яза.
Моңа каршы Казан Советы 26 февральдә Казан Совет Эшче-Крестьян республикасын оештыра, шәһәрдә хәрби хәл игълан итә. Большевиклар 27 февральдән 28 февральгә каршы төндә съезд җитәкчеләрен кулга ала. Съезд делегатлары Болак артында, Татар бистәләрендә Идел‑Урал штатын игълан итә. Март азагында Татар бистәләрендә урнашкан милли гаскәрләр тар‑мар ителә. Бу шартларда Галимҗан Шәрәф большевиклар ягында милләтчеләр белән килешү һәм кан коймау турында сөйләшүләр алып бара.
Идел-Урал штатына каршы Совет дәүләте шул ук чикләрдә Татар-Башкорт совет республикасын төзү инициативасы белән чыга. Милли эшләр буенча халык комиссариаты рәисе Иосиф Сталин Шәрәфне Мәскәүгә аның чикләрен ачыклау һәм нигезләмәсен төзү өчен чакыртып ала. 1918 елның апрель-май айларында Шәрәф Эчке Россия мөселманнары эшләре буенча комиссариатта консультант булып тора. 1919‑1920 елларда Үзәк мөселман хәрби коллегиясендә картограф-статист булып эшли. Картасы һәм нигезләмәсе әзерләнсә дә, Милли эшләр буенча халык комиссариаты 1918 елның 22 мартында Татар-Башкорт совет республикасы оештыру турында бер ел элек кабул иткән декретын юкка чыгара.
ТАТАРСТАН ҖӨМҺҮРИЯТЕ ХӨКҮМӘТЕНӘ ЯРДӘМЕ
Галимҗан Шәрәф карталарны этнографик статистика өйрәтмәләренә таянып әзерли, бу өлкәдә зур уңышларга ирешә. Булачак Автоном Татарстан Совет Социалистик Республикасы нигезләмәсен һәм аның чикләре проектын эшләүдә актив катнаша. Бу уңайдан, хәзерге Татарстан Республикасы Галимҗан Шәрәф төгәлләштергән чикләрдә яши, дип әйтү урынлы булыр.
Галимнең киң эрудициясе, энциклопедик белеме, киң колачлы фикерләү сәләте Татарстан җөмһүриятенә күп генә реформалар үткәрүдә мөһим фәнни терәк була.
1920–1924 елларда Галимҗан Шәрәф ТАССР Мәгариф комиссариатының Фәнни секторында Шәрыкны өйрәнү бүлеген җитәкли, шулай ук 1920–1924 елларда АТССРның Эчке эшләр халык комиссариаты каршында, 1924‑1927 елларда АТССРның Үзәк башкарма комитеты каршында Административ берәмлекләр буенча комиссиядә эксперт-консультант булып хезмәт куя. Бу елларда ул республика халыкларының этник составын өйрәнә, җөмһүриятнең беренче административ һәм этнографик карталары эшли.
1923 елны Шәрәф әзерләгән Татарстан җөмһүрияте турында картограммалар, диаграммалар Бөтенроссия авыл хуҗалыгы күргәзмәсенең дипломы белән бүләкләнә.
1924-1927 елларда ул ТАССР Дәүләт планлаштыру идарәсенең икътисади статистика бүлеге әгъзасы булып тора, ә 1925 елны СССР Фәннәр академиясе каршында ил халкының һәм күрше дәүләтләрдә яшәүчеләрнең этник составын өйрәнү комиссиясенә мөхбир-әгъза итеп сайлана.
Шул рәвешле, 1920 нче елларда – кантоннарга бүлү, волостьларны эреләндерү, 1927–1930 нчы елларда кантоннарны районнар итеп үзгәртү эшләре, моңа бәйле ТАССРның административ карталарын төзү 1933 елгача турыдан-туры Галимҗан Шәрәф катнашында башкарыла.
ТЕЛ ГЫЙЛЕМЕ ГАЛИМЕ
Галимҗан Шәрәфнең фәнни уңышлары тел гыйлеме өлкәсенә карый. 1918–1919 елларда Мөселман эшләре буенча үзәк комиссариатның фәнни коллегиясендә эшләгәндә татар орфографиясен реформалау өлкәсендә эзләнүләр алып бара, соңрак бу фәнни юнәлешне Казанда дәвам итә. Ул тәкъдим иткән язу кагыйдәләре, бердәм татар орфографиясе буларак Яңалифкә күчкәнче, татар вакытлы матбугатында, милли мәктәпләрдә кулланыла.
1918–1921 елларда Шәрәф Казан университетының тарих-филология факультетында укый, профессор Василий Богородицкий җитәкчелегендә эксперименталь фонетика кабинетында татар теленең аваз составы өйрәнә.
Галим 1921‑1923 елларда Татар шрифтын реформалаштыру өчлегенең гыйльми сәркатибе буларак теоретик эзләнүләр алып бара, шулай ук татар телендә фәнни терминология эшләүдә катнаша.
1924 елда аның һәм Павел Радимов фәнни мөхәррирлегендә Мәскәүдә Җамал Вәлидинең «Очерк истории образованности и литературы татар» исемле хезмәте, татар әдипләренең русчага тәрҗемә ителгән сайланма әсәрләре дөнья күрә.
Галимҗан Шәрәф 1926 елда Бакуда үткән I Бөтенсоюз тюркология съездында катнаша һәм чыгыш ясый. Докладында гарәп шрифтына өстенлек бирә, шрифт алышынса, элекке мәдәни мирастан аерылачакбыз, дип белдерә. Фикер алышуларда латин шрифтына күчүгә караганда, гарәп шрифты белән язу кагыйдәләрен камилләштерүне өстенлекле күрүен әйтә. II Тюркология корылтаенда төрки халыклар өчен бертөрле гарәп шрифтын эшләү мәсьәләсен тикшерергә тәкъдим итә. Аның тәкъдиме кабул ителми. Бу вакытта республика җитәкчелеге дә шушы позициядә тора, шул сәбәпле Шәрәфкә карата чаралар күрелми.
1927 елны ВКП (б) өлкә комитеты, карашын үзгәртеп, Яңалифкә күчүне 3 май көнне күтәреп чыга. Галим, протест йөзеннән, 17 май көнне Сталинга хат юллый. Хаты белән бергә, «Төрки халыкларның латин шрифтын кабул итү мәсьәләсенә карата» исемле мәкаләсен дә теркәп җибәрә.
1922–1937 елларда Шәрәф Шәрык педагогика институтында тел белеме һәм татар теле буенча курслар укый, республика мәгариф системасы өчен югары белемле кадрлар әзерләүгә үзеннән лаеклы өлеш кертә. Институтта эксперименталь фонетика лабораториясенә җитәкчелек итә. Тиз арада доцент гыйльми дәрәҗәсен ала. Галим фәнни даирәдә таныла. 1926 елда дәрәҗәле СССР төбәкчелек белеме Үзәк бюросының мөхбир-әгъзасы һәм 1929 елда Вена каласында Халыкара эксперименталь фонетика ассоциациясенең хокукый әгъзасы итеп сайлана.
Татар сүзләрен язу кагыйдәләре хакында бәхәстә катнашып, Шәрәф остазы Богородицкий белән барлык 10 сузык аваз да хәреф белән бирелергә тиеш дигән фикер яклы була. Беренче булып татар телендә катылык-йомшаклык күренеше җәһәтеннән сузыкларны гына түгел, тартыкларны да чагыштыру кирәклеген әйтә, төрки телләрдә сингармонизм законының яңа сыйфатламасын ача, бу телләрдә тартыклар «гармониясе» барлыгын дәлилли. Шулай ук беренчеләрдән булып төрки‑татар фонетикасы мәсьәләләрен морфологиягә бәйләп тикшерә башлый.
1934–1935 елларда профессор Василий Богородицкий, академик Александр Самойлович Шәрәфне, күренекле совет лингвисты, татар тел белеме буенча зур белгеч дип бәяләп, галимгә профессор дәрәҗәсен бирү мәсьәләсен күтәрәләр. Тик Мәскәүдән җавап килми. Сәбәбе – сәяси момент була.
Галимҗан Шәрәф хатыны Әсма белән. 1936 ел.
ТОРМЫШЫНЫҢ СОҢГЫ ЕЛЛАРЫ
1937 елның мартында Галимҗан Шәрәф кулга алына. Мөстәкыйль буржуаз демократик төрки‑ татар дәүләте – Идел-Урал штатын төзүдә гаепләнеп, 27 февральдә 8 елга лагерьга җибәрүгә хөкем ителә. 1945 елның 23 мартында Төньяк тимер юл төзәтү-хезмәт лагереннан инвалидлык буенча иреккә чыгарыла. Аңа хатыны Әсма, гаиләсе янына Казанга кайту тыела. Шиһабетдин абыйсының кызы янына Апас авылына кайтып урнаша, эштән куылганчы, татар теле укытучысы булып эшли.
Шәрәф, гаделлек эзләп, гаиләсе янына Казанга кайтару һәм суд карарын юкка чыгаруны сорап – ТАССР прокурорына, ярдәм сорап, СССР ФАнең Казан филиалында эшләүче коллегаларына – телче галимнәргә мөрәҗәгать итеп карый. Ахыр чиктә хакимият гаделлек эзләүчене Казанга китереп, республика психбольницасына ябып куя.
Галимҗан Шәрәф 1950 елның 13 гыйнварында 53 яшендә вафат була.
Галимнең намуслы исеме җәмгыятькә 1958 елда кайтарыла.
Илдус Заһидуллин
Фотолар автордан алынды
Добавить комментарий