Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»
Джанни Родари Казанда ни эзләгән?

Джанни Родари Казанда ни эзләгән?

Казанда италияленең маҗаралары

11 октября 2017

Редакциябезгә бик үк гадәти булмаган бер китап килеп эләкте. Джанни Родариның татарчага тәрҗемә ителгән «Зәңгәр ук» басмасы. Аның тиңдәшсезлеге нидән гыйбарәт соң? Китап тышлыгына әдип үзе куйган автографта! «Мөгаен, бу берәр үзенчәлекле – әкияти тарих белән бәйледер», – дип уйладык. Ялгышмаганбыз икән.
«Мин Казанда бик күп яхшы ке­шеләрне һәм үз китабымны очрат­тым. Мин ул китаптан чын-чынлап көнләшәм, чөнки ул татар телен белә, ә мин – юк, хәер, бер сүз беләм: рәх­мәт!» дип, каллиграфик матур почерк белән язып куйган Италия әкият­чесе үз туган телендә һәм имзасын да төшергән: Джанни Родари. Шунда ук көне дә, урыны да күрсәтелгән – 1969 елның 30 июле, Казан. Әнә шул рәвешле без, һич көтмәгәндә, атаклы «Суган малай»ны иҗат иткән әдип­нең кайчандыр калабызга килгәнлеге хакында белдек.
Сүз уңаеннан, Татарстан китап нәшрияты китапханәсендә аның генераль директоры Илдар Сәгъдәт­шин әлеге басмага очраклы рәвеш­тә тап булган. Автограф тарихын ачыклау үтенече белән ул аны безгә тапшырды. Китапханә киштәсенә ничек килеп эләккән соң ул? Ни кыз­ганыч, моны һичкем аңлата алмады.
1-3
1-5
 «Мин Казанда бик күп яхшы кешеләрне һәм үз китабымны очраттым. Мин ул китаптан чын-чынлап көнләшәм, чөнки ул татар телен белә, ә мин – юк, хәер, бер сүз беләм: рәхмәт!» Джанни РодариКазан, 30.07.1969
 
КУНАККА – ШЫПЫРТ КЫНА
Китапханә залында утырганда, иске газеталар исен тоям. Вакыт ма­шинасы кебек, алар мине гүя ярты гасыр әүвәлрәк булган елларга алып китә. Совет балаларының бик яраткан язучысы Казан урам­нары буйлап йөргәндә, Татарстан мәркәзе ни белән янып яшәгән икән? Газеталарның алгы битләре авыл хуҗалыгы алдынгылары белән тулган – урак өсте бит! Ә мәдәни алхәбәрләргә килгәндә исә, тугандаш Үзбәкстан сәнгате ункөнлеге бик күп санны колачлап алган. Родари турын­да ник бер сүз булсын...
Аның артыннан журналистлар көтүе ияреп йөрмәгән. Коммунист булса да, барыбер капиталистик дәүләттән бит, бәлки, сере шунда­дыр? Бәхеткә, без әлеге кунакның сәфәренә кәгазь дәлилләр түгел, ә җанлы шаһитны таба алдык.
ЭЧКЕРСЕЗ ИТАЛЬЯН
Шуны ачыкладым: совет Татар­станы буйлап сәяхәтендә атаклы итальянны язучы Гариф Ахунов озата йөргән. Кызганыч, аннан сораштырып калырга без инде соңардык.
– Алар Казандагы һәм Лени­но-Кокушкинодагы Ленин белән бәйле урыннарга бардылар, Улья­новскига да кагылдылар, – дип сөй­ли язучының кызы, шагыйрә Наилә Ахунова. – Сәфәр барышында бик дуслашырга да өлгерделәр.
«Исемнәребез охшаган: Җанни һәм Гарифҗан бер тамырдан бит», – дип шаяртып алган ул чакта Гариф ага. Җан сүзенең татарча ни аңла­туын әйтеп үткән. Бу Родариның күңеленә хуш килгән.
«Гарифка һәм аның гаиләсенә – иң җылы хисләрем. Без әле генә таныштык һәм инде чын дусларга да әйләндек», – дип итальянча им­залаган әкиятче үзенең «Һөнәрдән нинди ис килә» китабын. Ул Аху­новларның гаилә китапханәсендә саклана.
Ә ул чакта «Зәңгәр ук» кемгә атал­ган булган соң?
ЮБИЛЕЙГА БҮЛӘК?
«Аның килүен хәтерлим мин, ав­тографы да исемдә», – ди миңа Разил Вәлиев. 1969 елның июлендә аңа әле егерме яшьләр генә тулып киткән булган. Танылган шагыйрь безнең фикер белән килешә: истәлек язуы, мөгаен, шул көннәрдә ярты гасырлык юбилеен бәйрәм иткән Татарстан китап нәшриятының үзенә адрес­лангандыр.
– Автограф ТАССРның Язучылар берлегендә язылды, – дип аңлата Разил әфәнде. – 1969 елда бу оешма Бауман урамындагы Матбугат йор­тында урнашкан иде. Татарстан ки­тап нәшрияты да шунда ук. Родарига аның татарча чыгарылган китабын күрсәткәннәрен хәтерлим, ул аны бик шатланып имзалады.
ЛЕНИНО-КОКУШКИНОДАН РЕПОРТАЖ
Танылган татар язучысы, драма­тург Рабит Батулла кадерләп саклаган фотосурәтне кулына ала. Аклы-ка­ралы фотографиядә 1969 ел июле­нең нәкъ менә шул көне. Печән өсте вакыты! Костюм кигән, галстуклы Джанни Родари авыл күренешенең иң уртасында. Уңда – Гариф Ахунов, сулда – «Советская Россия» газетасы­ның махсус корреспонденты Марсель Зарипов. Фотода яшь Батулла үзе дә бар – арткы якта, бераз читтәрәк: Родари янына балалар язучысы бу­ларак комсомолның өлкә комитеты чакыруы буенча эләгә ул. Игътибарлы укучылар фотода хатын‑кыз сум­касының бер почмагын һәм аксыл пиджакның арткы ягын да шәйли алыр. Әйе, Джанни Родари Казанга үзе генә түгел, ә хатыны Мария-Те­реза һәм унбер яшьлек кызы Паола белән килә.
– Ул кыз миңа бик тере һәм кызык­сынучан, ә хатыны яшь һәм матур булып күренде, – дип искә ала Рабит Батулла. – Фәкать сәфәр барышында Родари алар белән бик аз сөйләшә, чөнки аның моңа вакыты калмый иде. Ул башы‑аягы белән Ленин та­рихына чумган иде.
Родари язучы гына түгел, үз илен­дә танылган журналист та була. «Иң әүвәл, журналист мин», – дип белдерә ул әлеге «коммунистик» маршрут буйлап сәяхәт вакытында «Ульянов­ская правда» газетасы корреспонден­ты Лев Рукавишниковка. Казанга, Ле­нино-Кокушкинога һәм Ульяновски­га аны «Паэзе сера» итальян газетасы өчен кумиры турында мәкаләләр сериясе язу теләге алып килә. Шулай итеп язучы безгә... репортаж ясар өчен килгән булып чыкты.
«Ленино-Кокушкинода экскур­совод сөйләгән һәрнәрсәне ул куен дәфтәренә шулкадәр җентекләп, хәтта бик вакчылланып дип тә әй­тер идем, язып бара иде», – дип ха­тирәләрен яңарта Рабит Батулла.
СӘФӘРНЕҢ ЯШЕРЕН МАКСАТЫ
Өйләгә Казанга кайталар. Урамда Родарины танымыйлар, Татар ашла­ры йортында да таныган кеше табыл­мый. Атаклы кунакка хезмәт күрсәтү, йомшак кына әйткәндә, «советчарак» була.
– Моның өчен бик борчылдым, – дип күңелендәгесен ача Рабит Ба­тулла. – Ә Родари, күпне күргәндәй, һәрнәрсәне аңлап кабул итә иде. Бер тапкыр да канәгатьсезлеген сиз­дермәде. Ул бик күзәтүчән һәм бик җитди булды, елмаймый да иде ди­ярлек. Пөхтә һәм гадилек сөя иде. Ки­леш-килбәтенә карап, язучы димәс­сең, чып‑чын коммунист! Бертөсле соры костюм, галстук...
Итальян кунакка төшке аш итеп татар ризыклары – өчпочмак белән шулпа китерелә. Ә десертка – Ахунов заказы белән – бераз коньяк. Родари аның белән бик мавыкмый, ләкин шулай да әңгәмә җанланып китә.
1-1
– Үзенең мәкаләсен язганмы-юк­мы, белмим, тик шунысын төгәл әйтә алам, безгә ул моның өчен генә дип килмәде, – дип сөйли Ра­бит Батулла. – Төшке аш вакытында ул кинәт серен ачып салды: Родари Казанда әкияти илне күрергә өмет­ләнгән икән!
Ул вакытта Джанни Родари Рабит әфәндегә күренекле итальян драма­тургы Карло Гоццины бик яратуын сөйли. Билгеле булганча, XVIII гасырда иҗат иткән Гоцци үзенең әкияти сюжетларын фольклор элементлары белән үреп биргән.
– Бар иҗади гомерендә язылган ун әсәренең өчесе татар мотивлары­на нигезләнгән, – дип аңлата Рабит Батулла. – «Бәхетле фәкыйрьләр», «Зөбәйдә», «Турандот»ларны укып карагыз, моңа үзегез дә ышанырсыз. Әмма Карло Гоцци татарлар турын­да каян белгән? Татар әкиятләрен, шул исәптән патша кызы Турандык турындагысын тәрҗемәдә укыганмы ул, әллә оригиналдамы? Джанни Ро­дарины бу тема кызыксындыра иде. Ул миңа болай диде: «Мин монда матур‑матур мәчетле әкияти илне күрергә теләгән идем!»
Совет Татарстанында Родари андыйны таба алдымы икән, хәбәрем юк. Шунысын гына беләм: ул хәтта гаҗәеп матур Әҗем мәчетен дә күрми китеп барган.
ҺИЧ ОНЫТЫЛМАС!
Бу сәфәрдән соң ун ел узгач, Джан­ни Родари янә Советлар Союзына килә. Мәскәүгә аның белән очра­шуга «Яшь ленинчы» газетасы кор­респонденты Дөлфәт Маликов бара. Әлеге күрешүнең нәтиҗәсе була­рак, бер интервью дөнья күрә. Безгә берсеннән-берсе матур шигырьләре белән таныш шагыйрь Зөлфәт анда Родари турында: «Джанни Родари Италия гражданины гына түгел, Балачак иленең президенты иде. Балачак иленең якты хыяллы, үткен акыллы, шаян һәм уйчан шагыйре иде», – дип яза. Бу очрашуның соң­гысы булачагын һичкем уйламый. Ә тиздән газетада кайгылы хәбәр басыла: «Джанни Родари вафат…»
Ул чакта Джанни Родари Зөлфәткә болай ди:
– Казанны, Татарстанны һәрвакыт­хәтерлим. Сагынып, яратып хәтер­лим. Ә Ленино-Кокушкинода булган көнебезне без, чыннан да, гомергә онытмабыз. (...)
В.И.Ленинның балачак һәм яшьлек эзләрен саклаучы бу як мине чып-чынлап дулкынландырды. Та­тарстан кешеләре өчен бу төбәкнең бик кадерле урын булуына аз гына да шикләнмим. (...) Шушы ист­лекләрне хөрмәтләп саклый белүче кешеләрне ничек яратмыйсың?
Саубуллашыр алдыннан Родари татарстанлыларга соңгы автографын тапшыра: «Татар балаларына, алар­ның әти-әниләренә чын күңелемнән сәлам юллыйм. Ул балаларның әти-әниләре мин белгән чагында үзләре дә балалар иде. Шулай ук элеккеге һәм яңа татар дусларыма кайнар сәлам!»
Родари «дөньяны әкият коткара­чак» дип әйтә торган булган. Аның үз әкиятләре әле хәзер дә балалары­бызның бар дөньясын саклап яши.
1-4
«Татар балаларына, аларның әти-әниләренә чын күңе­лемнән сәлам юл­лыйм. Ул балаларның әти-әниләре мин бел­гән чагында үзләре дә балалар иде. Шулай ук элеккеге һәм яңа татар дусла­рыма кайнар сәлам!»

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: