Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»
«Эчәсе килә, әмма кан кушылмаган чиста су табуы кыен…»

«Эчәсе килә, әмма кан кушылмаган чиста су табуы кыен…»

«Без Сталинградны дошманга бирмичә, соңгы сулышка кадәр сугышкан һәм фашизм оясы – Берлинны штурмлаган солдатлар» – 1945 елның маенда бер сугышчы рейхстаг диварына штык белән әнә шундый сүзләр чокып язган. Имзасын да куйган: «Малкин П.И., 1918 елгы, Татариядән».

12 июня 2025

БЕЛЕШМӘ: Бөек Ватан сугышы елларында кылган батырлыклары өчен, 2 671 кеше Дан орденының тулы кавалеры була. Алар хокуклары буенча Советлар Союзы Герое исеме бирелгән затларга тиңләшә.

Малкин – кече сержант-артиллерист, ә сугышка кадәр – Тәтештә тыныч тормыш алып барган гади бер хезмәткәр. Илен якларга дип сугышка киткән солдат. Берлин өчен барган аяусыз көрәшләрдә 100 нче гаубица артиллерия бригадасы сугышчысы ике немец миномёт батареясын мәңгегә тынып калырга мәҗбүр итә, каршы торуның өч төенен өзә.

Иң кадерле солдат бүләге – I дәрәҗә Дан ордены. Аны Малкинга нәкъ менә шушы бәрелеш өчен тапшыралар. Бу – аның өченче Дан ордены. Беренчесен – III дәрәҗә Дан орденын – ул Ковельгә якынлашканда, 1944 елның 27 мартында ала. Пехота атакасы туктап калган киеренке бер мизгелдә, рядовой Малкин үзе-нең коралын алып чыгып, ике дистә дошман солдаты белән офицерларын кырып ташлый, немецларның өч пулемётын юк итә. Безнекеләр, яңа сулыш алып, кабат яуга ыргыла.

Өч айдан соң, 5 июльдән 9 июльгә кадәр, Ковель өчен барган өзлексез көрәштә Пётр Малкин дүрт мәртәбә сугышчан батырлык күрсәтә. Ул бу көннәрдә тар‑мар итеп ташлаган пулемётлар белән снайперлар, танкка каршы пушкалар, дзотлар аның II дәрәҗә Дан орденына лаек булуын дәлилли.

Сталинградны саклауда катнашкан, Дан орденының тулы кавалеры булган Пётр Иванович Малкин Тәтешкә демобилизациядән соң ук әйләнеп кайта. Бу 1946 елның гыйнвар ае була. Кайткач, ул фельдъегер булып эшли. Туган шәһәрендә аның исеме белән урам да аталган.

Пётр Малкин истәлекләреннән: «Күз алдына китерегез – расчёт тора. Урман да, йортлар да, землянкалар да – бернәрсә юк. Ә черем итеп алырга кирәк. Өшемәс өчен, мәетләр өстенә ятып йоклый идек. Чиратлап. Беребез уяу, сакта тора, икенчебез бераз ял итеп ала. Яртышар сәгать йокы, ул арада организм бераз көч җыя, тик катып үләргә өлгермисең. Эчәсе килә, әмма кан кушылмаган чиста су табуы кыен. Идел буенда, ярдагы суларда – тоташ кан гына... »

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Добавить комментарий

Тема номера