Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»
Элгәреге болгарларның рухи дөньясы

Элгәреге болгарларның рухи дөньясы

VIII–X гасырларда Идел болгарларына ислам дине үтеп керә башлый, әмма халыкның шактый күп өлеше әле мәҗүсилектән, тәңречелектән аерылып җитмәгән була. 922 елда ислам динен рәсмиләштергәннән соң аларның рухи дөньясында барлыкка килгән кискен үзгәрешләрне тулырак аңлар өчен, тарихыбызның элгәрерәк чорына мөрәҗәгать итү зарур.

23 апреля 2022

Яшәешнең кайсы гына тармагын алып карама – икътисадмы ул, дәүләт төзелеше, идарә системасымы яисә рухи мәдәниятме – болгарлар үзләренең борынгы төрки бабалары һуннардан, Төрки каганлыгы халыкларыннан, Каспий, Кара диңгез һәм Азов буйларында яшәгән хәзәр-болгарлардан мирас итеп бик күп нәрсә алган. Академик В.асилий Бартольд, «хәзәрләрнең бөтен Көнчыгыш Европа тигезлегендәге мәдәни казанышлары ук булмаса да, Идел бассейнындагы мираслары болгарларга күчте», дип язган.
Күк алласы химаясендә

Идел буена ислам диненең бик иртә үтеп керүенә һәм таралышына карамастан, болгарларда күпсанлы политеизм (күпаллалык) калдыклары сакланып кала әле. Әкренләп тәңречелек дини, идеологик, фәлсәфи система буларак сүнә бара, исеме генә саклана диярлек. Тәңре исеме Кол Галинең монгол яуларына кадәр язылган «Кыйссаи Йосыф» поэмасында һәм болгарларның XIV гасырга караган каберташ язмаларында да очрый.
Мәсәлән, элгәреге болгарлар Тәңре яшен һәм күк күкрәү белән дә идарә итә дип уйлаган. Ибне Фадлан болай яза: «Болгар илендәге кадәр күп яшен яшьнәүне һичбер җирдә күрмәдем. Әгәр йортны яшен сукса, алар аның янына бармый, эчендә булган кешене һәм мал-мөлкәтне коткармый, барысын да, вакыт черетеп бетергәнче, шул килеш калдыралар һәм: «Бу йорт – ачуга дучар булганнарныкы», – диләр».
Болгарларда яшен суккан җир изге урынга әверелгән һәм бу урынга корбан китергәннәр. Болгарлар шулай ук кояшны, утны изгеләштергән. Көнкүреш әйберләрендә очрый торган болгар бизәкләре кояш, ут символына бик бай. Кояшны хәтерләткән мондый рәсемнәр – соляр бизәкләр Алтын Урда чорына караган кабер ташларында да очрый. Борынгылыкта Күк, Ут, Яшен Алласы – Тәңренең символлары булган, шуңа күрә аларның кабер ташларында очравы бер дә гаҗәп түгел. Монда борынгы мәҗүсилек белән яңа монотеистик дин сыйфатлары бер-беренә керешә. Кояшны изгеләштерү һәм аның символлары – кояш бизәкләре башлыча игенчелек белән шөгыльләнүче халыкларга хас.
золотой

Алтын чигә алкасы.
2(1)
Болгар тәлинкәсе эчендә кояш бизәге.
Тереклек чыганагы

Болгарлар суны барлык нәрсәнең – җир һәм андагы тормышның, күк җисемнәренең беренче чыганагы итеп караган. Болгар космогоник мифында Җир шары дөнья океаны төбеннән тылсымлы кош алып чыккан балчыктан барлыкка килә.
Су шулай ук гөнаһлардан арыну, явыз рухлардан саклану чарасын да үтәгән. Болгар-татар зиратлары гадәттә елга яки элекке елгадан калган чокырлар аръягына урнашкан. Шулай итмәсәң, үлгән кешеләрнең җаны кире авылга кайтыр дип курыкканнар. Шүрәледән дә елганың икенче ягына чыгып котылып була дип ышанганнар (ике арада ышанычлы су киртәсе барлыкка килә). Болгарлар суның ияләре бар дип уйлаган. Испаниядән килгән гарәп сәяхәтчесе Әбү Хәмид әл-Гарнати (XII гасыр) Болгар илендә зур балык колагыннан чыккан балык койрыклы Сусылу турында яза. Бу – дөнья мифологиясе белән бәйләнешле әһәмиятле хәбәр. Борынгы грек философы фикеренчә, иң беренче җан ияләре суда барлыкка килә. Вакытлар узгач, балыкка охшаш бу җан ияләре коры җиргә чыга. Аларның эчендә беренче кешеләр ярала.
Бабаларыбыз төрле чишмәләрне изгеләштергән, суларын дәва буларак файдаланган. Болгар, Биләр, Иске Казандагы болгар истәлекләре белән бәйләнешле чишмәләр хәзер дә татарларда изге санала, аларның дәвалау көченә ышаналар. Биләр янындагы Хуҗалар тавы астындагы Изгеләр чишмәсе һәм тау өстендәге изгеләр күмелгән җир элек-электән үзенә күрә «хаҗ» кылу урынына әверелгән, бирегә килеп, корбан чалып китәләр.
image003
Биләрдә «Изге чишмә» комплексы.
Ат – Җир белән Күк арадашчысы

Болгарларда үлгән кешеләрне, бабаларны, изгеләрне хөрмәтләү нигезендә теге дөньяга, шул дөньяга күчкән җаннарның яшәвенә һәм аларның тереләр тормышында зур роль уйнавына ышану яткан. Үлгән ата-бабалар культы болгарларда аеруча Х гасырга кадәр, ягъни алар әле мәҗүси булган чорларда, күзгә ташлана. Олы Тархан, Танкеевка, Кайбел, Тәтеш кебек мәҗүси болгар каберлекләре бу культ турында шактый тулы материал бирә. Ибне Фадлан хәбәрләренә караганда, җирләү йоласында бөтен авыл, ыру, кабилә катнашкан. Ирекле ирләр үлгән кешенең ишеге төбендә кычкырып елаган, ә ирексезләр үрелгән камчы белән үз-үзләрен кыйнаган. Үлгән кешенең капкасы өстенә кайгы әләме эленгән.
Кеше үлгәннән соң да тормышын теге дөньяда дәвам итә дип ышанганга күрә, аны киендергәннәр, каберенә азык‑төлек куйганнар, һәм үлгән кешене теге дөньяда да кирәк булырлык эш, сугыш кораллары белән бергә күмгәннәр. Моннан тыш, үлгән кеше каберенә теге дөньяга барып җиткәнче туклану өчен ит, чүлмәк һәм агач савытларга салып ботка яки эчемлек куйганнар.
Ат белән бергә күмү йоласы шул заманның болгар, угыр культурасына хас. Күрәсең, бу атлар, болгарлар уйлавынча, теге дөньяга барып җитү өчен кирәк булган. Борынгы төркиләрдә ат – Күк белән Җир арадашчысы, кеше җаннарын күккә ашыручы. Күк белән Җир арадашчысы – борынгы төрки язмаларда Тәңренең әмерен «җиренә җиткерүче» Юл тәңресе – алмачуар яки кара атта чаба дип хикәяләнә.
Җир асты дөньясы

Борынгы төркиләр, шул исәптән болгарлар да, үзләреннән элегрәк яшәгән бабаларын, аларның рухларын ничек күз алдына китергән соң? Бу җәһәттән, Биләрдән, аннан ерак түгел урнашкан Балынгуз шәһәрлегеннән, Чистай тирәсеннән табылган кеше сыннары бик кызыклы. Алар бронзадан коелган, очлы баш киемнәреннән генә, еш кына бер куллы, бер аяклы. Кайберләренең бер күзе юк. Димәк, үлгәч җир асты дөньясы затларына әверелгән бабалар да ямьсез, шыксыз кыяфәт ала, аларга күзләр дә кирәк булмый дип санаганнар. Алтай шаманнары бабалар рухларын «күзсез, сукырлар» дип тасвирлаган һәм еш кына аларны «күрмәсләр» дип йөрткән. Татар телендә «көн күреш, көн күрү» дигән сүз бар. Ул телебездә тормыш, яшәеш сүзләренең синонимнары буларак кулланыла. «Кояш» сүзенең борынгы тамыры – «көн». Аннан «көнеш», ә аннары хәзерге «кояш» сүзе ясалган. Ягъни «көн» сүзе кояшны да белдергән. Димәк, борынгы заманнардан ук килгән бик мәгънәле бу сүз – көнкүреш (кояшны күрү) яшәү, тормышны, ә кояшны күрмәү – үлемне белдергән. Борынгы төрки язмаларда шулай дип язылган да: «Кояш һәм Айны сизми башладым» (ягъни, «үлдем» мәгънәсендә). Барс белән бәйләнешле мондый сыннар болгарларның борынгыдан килгән генеалогик карашларын да чагылдыра.
уродцы
«Гарипләр»нең җиз сыннары. Татарстан Милли музее.
image005
«Барска утырган җайдак» кыяфәтле җиз йозак. XII гасыр.
image006
«Барска утырган җайдак» (Спас районы Маклашевка авылыннан).
«Тормыш агачы»

«Тормыш агачы» сурәте болгарларның сынлы сәнгатендә киң таралган. Ул – тормыш чыганагы да, уңдырыш билгесе дә, дөнья төзелешенең шәкеле дә, туганчы һәм үлгәннән соң кеше җанының сыену урыны да.
Шушы караш нигезендә болгарларда борынгылыкта «агачка күмү» йоласы да булган. Әле бу гадәтнең калдыгы Ибне Фадлан килгән вакытта да очрый. Болгарлар акылы, гайрәте белән аерылып торучыны, Тәңрегә хезмәт итәргә иң яраклы кеше дип, агачка асып куя торган булган. Мондый күмү йоласы үзенең тамырлары белән борынгы төрки чорларга барып тоташа. Бу йола һуннарда да билгеле булган. Үлгән кеше өч ел агачта асылынып торгач, сөяген җыеп яндырганнар. Ибне Фадлан язмаларына караганда, төньяк алыбының гәүдәсе дә шактый гомер агачта асылынып торган. Ибне Фадлан сүзләре белән әйтсәк: «Яңгыр һәм кояшның эшенә дучар булганчы..., вакыт узу белән, җил очыртып бетергәнче».
«Агачка күмү», күрәсең, биек агачлар аркылы Тәңрегә корбан бирү йоласыдыр. Ул кеше җанының шул агач аркылы Күккә, Тәңрегә күтәрелүенә, биек һәм зур агачлар буйлап үлгән җаннарның Тәңрегә ирешүенә ышану белән бәйле.
Изгеләр культы үлеләрне, бабаларны хөрмәтләү белән бик тыгыз бәйләнгән. Ыруг, кабилә аксакаллары, алыплар, дин әһелләре, Тәңрегә корбан ителгән кешеләр изгегә әйләнгән.
Хәрби демократия чорында һәм соңрак та болгарлар тормышында алып (көчле, алыптай гәүдәле) сугышчыларның роле зур булган. Болгар илендә бер алыпның гайре табигый, изге булуын Ибне Фадлан да яза: ул үзенең карашы белән дә ир баланы үтерә, корсаклы хатынның баласын төшерә алган. Әбү Хәмид Әл-Гарнати алыпны болгарларның хөрмәт итүе, олылавы, ә каршыга очраса, безгә Алланың каһәре төшкән дип, аннан качулары турында яза.
Борынгы кеше тирә‑юньне үзенә иң якын һәм аңлаешлы булган ыруг-кабилә мөнәсәбәтләре аша үзләштергән һәм аны табигатькә, шул исәптән хайваннар дөньясына да күчергән. Болгар чорында инде чын мәгънәсендәге тотемизмның калдыклары гына сакланып калган. Болгар иленә ислам дине шактый иртә һәм тирән үтеп керсә дә, сынлы сәнгатьтә кош-корт, хайван, җанвар сурәтләре еш очрый. Борынгы төрки чордан килгән генеалогик карашлар белән бәйле барс, Тәңре һәм аның гамәлләре белән бәйле тәкә культы калдыклары болгарларда да яшәвен дәвам итә. XII гасырдан инде барс образы дәүләт гербларына хас кайбер үзенчәлекләр ала башлый.
Байгыш – аучылар яклаучысы

Болгарларда кош-корт, киек-җәнлекләр аерым һөнәр һәм шөгыль химаячесе буларак та урын алган. Биләрдә табылган бер мөһердә байгыш – мәче башлы ябалак аучылар яклаучысы буларак гәүдәләнгән. Рәсем баш бармакны җәя кереше бәрүеннән саклау өчен ясалган сөяк кигезмәгә төшерелгән. Ике сурәтнең дә эчтәлеге охшаш – геральдик рәвештә үрелгән ике ерткыч кош үзләренең патшасын – байгышны баш очында күтәреп тора, ә байгыш койрыгыннан астарак ниндидер хайванның киселгән башы ята. Бу рәсемнәр бик гыйбрәтле. Алар байгышны (мәче башлы ябалакны), башка күп кенә халыклар мифологиясе, фольклорындагы кебек үк, кошлар патшасы, аучылар яклаучысы итеп сурәтли. Фольклор сюжетларына караганда, бу мәртәбәгә ул үзенең акыллылыгы белән ирешә. Шулай итеп, ябалак кошлар патшасы, зирәклелек символына әверелә. Байгыш һәм мәче башлы ябалакның төрки исемнәренә этимологик анализ да шушы фикергә китерә. Борынгы төркичә iabaqulaq рәвешендә йөреп, бөек төзүче, барлыкка китерүче дигәнне аңлаткан. Икенче исеме дә – байгуш (байгыш) бай кош, ягъни дәрәҗәле кош дигәнне белдерә.
Шигърият өчен мул җирлек

Болгар мифологиясенә Көнчыгыш, аеруча Урта Азия, Иран халыклары мифларының тәэсире дә булган. Бу йогынты борынгы төрки чорда ук башланган. Болгар сынлы сәнгатендә, халык авыз иҗатында һәм матур әдәбиятында мифологиянең роле аеруча зур. Мифлардагы фантазия, хыял чын мәгънәсендәге сәнгатьчә фикерләү түгел әле, чөнки борынгы кеше өчен миф – белем дә, фәлсәфә дә, табигатькә, тормышка тәэсир итә ала торган реаль чара да. Әмма бу, Габдулла Тукай сүзләре белән әйткәндә, «шагыйранә ялган» гына әле. Чын мәгънәсендәге поэтика – сүз сәнгатенең башы фольклорда булачак. Шул ук вакытта болгар мифологиясе киләчәк дөньяны сәнгатьчә танып белү өчен, поэтика өчен мул һәм кыйммәтле җирлек әзерләгән. Болгар-татар әдәбиятының формалашуында борынгы ышанулар һәм мифларның роле гаять зур.
Мәҗүсилектән аерылу

Болгарлар борынгы төрки һәм Азов буе болгар чорыннан мирас итеп, беркадәр шартлылык белән әйткәндә, борынгы төрки монотеизмын – тәңречелекне, ягъни тәңрегә һәм аның белән бәйләнешле рәвештә күккә, кояшка, яшенгә һәм дә бүре, эт, ат, тәкә кебек хайваннарны изгеләштерүне кабул иткән. Ибне Фадлан хәбәренә караганда, болгарларның ут күршеләре угызлар да «бер тәңре»гә табынган.
Әмма бу чиста тәңречелек булмый инде. Ул угыр, Идел буе фин мифлары, ышанулары, болгарлар килгәндә үк бу якларда таралыш алган төрки‑угыр мифологик карашлары белән керешә. Әмма бу чорда элек система рәвешендә булган тәңречелек әкренләп юкка чыга. Андагы культлар аерым хорафатларга, ышануларга, ияләр өлкәсенә күчкән. Тәңре ислам Алласының бер исеме, синонимы рәвешендә генә кулланыла башлаган. Элгәреге болгарларда мәҗүси йолаларны башкара торган урын-гыйбадәтләр хакында ышанычлы язма һәм матди чыганакларның булмавы да моны раслый.
Югарыда әйтелгәннәрдән чыгып, түбәндәге нәтиҗәләргә килергә мөмкин. VIII–IX гасырларда яшәгән болгарларның «мәҗүси» карашлары, ышанулары борынгы төркиләргә хас тулы тәңречелек системасының җимерелеп юкка чыга барган калдыкларыннан гына гыйбарәт. Бер үк вакытта элгәреге болгарларның рухи дөньясы шактый катлаулы, хәтта каршылыклы була. Болгар кабиләләре белән бер үк вакытта диярлек бу якларга күчеп килгән һәм яңа, Идел буе болгар этносы оешуга сизелерлек өлеш керткән угыр‑төрки кабиләләрнең дә әкренләп ислам диненә күчү чорына хас үзенчәлекле рухи дөнья тудырудагы өлешләрен инкяр итеп булмый.
8(1)
Керамик сихри җайланма – «Яңгыр чакыра торган» су сипкеч. Биләрдән.
image009
Җәя кереше бәрүеннән саклый торган сөяк җайланма. Биләр шәһәрлеге.
image007
«Тормыш, дөнья агачы» төшерелгән калыплар.
Гамирҗан Дәүләтшин, тарих фәннәре докторы, профессор
Автор фотосы; islam.ru

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: