Елый икән ирләр дә...
Геройларны кем тәрбияли
«МӘҖБҮРИ РӘВЕШТӘ ОЧКЫЧНЫ ҖИРГӘ УТЫРТТЫМ»
Радик Әхмәтшин тормыш иптәше Римма ханым белән өч бала тәрбияләп үстергән – ике ул, бер кыз. Ир белән хатын кечкенәдән таныш була, чөнки икесе дә Лаеш районының Атабай авылыннан. Әхмәтшиннар быелгы кышны туган авылларында уздырган. Атабайда барлык уңайлыклары да булган зур агач йорт салганнар.
Радик абый очучы, Ставрополь хәрби училищесын тәмамлаган. Бу аның балачак хыялы булган.
– Безнең әти диңгез флотында хезмәт иткән, – дип сүзен башлады ул. – Шуңа да минем диңгезче булуымны теләде. Ә мин кечкенәдән очкычлар белән җенләндем. Хәтерлим, бакчага шома таяк утыртып куеп, шуңа кул белән тотынып, уң якка йөз, сул якка йөз тапкыр әйләнә идем. Шул рәвешле үземне очучы булырга әзерләдем. Турникта тартылу, йөгерү, йөзү (Кама елгасы авылга орынып тора бит) турында да онытмадым.
Әхмәтшиннар иртә өйләнешә. Ни өчен дигәндә, хезмәткә киткәндә, егет сөйгән ярын да үзеннән калдырмаска була. Римма да, чын декабрист хатыны кебек, ире артыннан гарнизонга яшәргә ияреп китә.
– Безнең беренче балабыз Лилия – Приморье краеның Владивосток шәһәрендә, уртанчысы Марат Камчаткада туды, – дип дәвам итте Радик абый. – Ә төпчегебез Рәмис Ленинградта аваз салды. Менә шулай дөнья буйлап йөрелде инде. Бер карасаң, күп тә хезмәт итмәдем – 1972 елда училище тәмамлап, очкычка утырдым. Һәм 1986 елга кадәр хезмәттә булдым. Аннан лаеклы ялга киттем. Без эшләгән чорда гади очучылар егерме биш ел эшлиләр иде. Тик хәрби очучылар аерым статуста йөрде, бер елыбыз икегә исәпләнде. Шуңа да утыз алты яшемдә инде лаеклы ялга киттем. Аннан соң гаиләм белән Казанга күченеп кайттык. Акрынлап Атабайдагы әлеге йортны төзедек. Балалар да булышты.
Радик абый очучы-истребитель булып хезмәт итә. Ул һавадан СССРның чик буйларын саклаган. Күктә бер кош та очырмый, диләр бит, бу нәкъ менә шул очрак. Җирдәге локаторлар чик буенда ниндидер ят әйбер, техника күреп алуга, очучыга команда җибәрә. Хәрби очучы, дүрт минут эчендә җыенып, самолетын күккә күтәрергә тиеш.
– Тормышыгызны куркыныч астына куйган чакларыгыз булдымы? – дим.
– Техник сәбәпләр аркасында, берничә тапкыр гадәттән тыш хәл килеп чыкты – андый чакта тиз генә җиргә төшү ягын карыйсың. Мәҗбүри рәвештә шулай очкычны җиргә утырттым. Ә болай, Аллага шөкер, мин хезмәт иткән чорда сугышлар булмады. Тыныч чакта хезмәт иттем.
Очучы булудан туктагач та, гомере буе самолетлар тирәсендә эшләгән – егерме алты ел Казан аэропортында диспетчер булып хезмәт куйган.
ДИҢГЕЗ ОФИЦЕРЫ
Радик абыйның әтисе дә диңгез офицеры булган. Бөек Ватан сугышы барганда диңгезче булып хезмәт иткән. Аннан соң аларны япон сугышына җибәргәннәр.
– Әтием Вәгыйзь 1924 елгы. Күп сөйләшми иде ул, – дип, хатирәләрен яңартты әңгәмәдәшем. – Сугыш турында да күп сөйләмәде. Шулай да аерым очракларны беләм: 1947 елда, сугыштан калган миналарны юк итеп йөргәндә, мина кыйпылчыклары эләгеп, аларның корабльләре икегә аерыла. Әти шунда контузия ала. Исән калган хәрбиләр берәм‑берәм су өстенә йөзеп чыга. Океан уртасында була бу хәл. Контузия алган әти өч сәгатьләп су өстендә була. Арттан йөзеп килгән корабль аларны коткара. Әти физик яктан бик көчле булган. Идел елгасында коенып үскәнгә, яхшы йөзүче саналган. Шуңа күрә генә исән калгандыр, дип уйлыйм.
Контузия алу сәбәпле, Вәгыйзь Әхмәтшинны туган ягына кайтарып җибәрәләр. Биш еллап диңгез, океаннарда йөзгән егет Атабайга кайтып гаилә кора. Ир белән хатынның бер‑бер артлы балалары туа.
– Әти батыр булган, – дип сүзен дәвам итте Радик абый. – Әле хезмәттән кайткач та, елгада суга бата башлаган берничә кешене коткарган ул. «Синең әтиең мине судан алып чыкты», – дип әйтәләр иде. Ул чакта авылда кеше күп булган, барысы да су коенган. Таза‑таза егетләр, кеше бата башлагач, куркып калганда, әти уйлап та тормыйча суга сикерә торган була. Батучы кешене чәченнән генә сөйрәп алып чыккан.
Радик абый сөйли, ә мин гаҗәпләнеп утырам: әтисе Вәгыйзь дә, үзе дә авыл балалары өчен хас булмаган һөнәрләр сайлаган. Алма агачыннан ерак төшми шул... Әхмәтшиннар нәселе дәвамчысы Марат Әхмәтшин да ата-бабасының юлын дәвам итәргә уйлаган.
– Маратның бик тә хәрби очучы буласы килде, – дип сүзен дәвам итте ата кеше. – Тик мин каршы килдем. Куркынычсызрак һөнәр сайлавын теләдем. Шуңа да Казан артиллерия училищесына җибәрдек үзен. Марат бик теләмичә генә кергән иде, аннан бик яратып укыды.
– Ә ни өчен хәрби очучы булуын теләмәдегез? – дим.
– Куркыныч һөнәр бит. Үзең өчен курыкмыйсың икән, ә менә бала өчен йөрәк өзелә. Тик... улыбызны барыбер югалттык...
Бер мәлгә икебез дә сүзсез калдык. Ата кешенең тавышы калтырый башлады. Мондый чакта сүзнең артык икәнен аңлыйм, шуңа да алга таба сөйләшүебезне дәвам итү өчен, Радик абыйга вакыт бирәм...
«ӘТИ, СИН МИНЕ АҢЛАРГА ТИЕШ...»
Өйдә тынлык урнашты. Күзем Маратның стенкада торган фотосурәтләренә төште. Әнә аның кечкенә вакыты, әнә хәрби хезмәттә чагы. Өченче сурәттә гаиләнең түгәрәк, бәхетле чоры. Барысы да шат, елмаеша... Шулвакыт күрше бүлмәдәге Римма апаның елаган тавышы сискәндереп җибәрде. Ана кеше башта ук:
– Әтисе белән аралашыгыз, Марат турында еламыйча бер сүз дә сөйли алмыйм. Вакыт дәвалый диләр, дөрес түгел. Июньдә балабызны югалтканга биш ел була, аның турында уйламаган бер генә минутым да юк... – дигән иде... Радик абый тиз арада үзен кулга алды һәм сүзен дәвам итте:
– Тагын Маратның ни өчен хәрби очучы булуын теләмәдемме? Туксанынчы еллар азагы иде бит. Илдә ыгы‑зыгы барган вакыт. Бергә эшләгән хезмәттәшләр белән сөйләшеп торам, алар әйтәләр: хәрби очучы һөнәрен үзләштерүче курсантлар хәтта самолетларда оча алмый икән, керосин юк. Ничек инде тәҗрибәсез очучыны һавага чыгарып җибәрәсең? Шуңа да ул юлдан китмәсен, дидем.
Марат тырыш егет була – мәктәптә дә, артиллерия училищесында да яхшы укый. Шуннан яшь хәрбине юллама белән Төньяк Кавказга җибәрәләр. Егет хезмәт юлын әтисе кебек үк гаиләле килеш башлый. Йөргән кызы Гүзәл белән гөрләтеп туй итәләр. Аннан Кабарда-Балкар Республикасындагы Прохладный шәһәренә китәләр. Анда яшь гаилә сигез ел яши. Ике балалары туа. Шул арада Марат Әхмәтшин кайнар нокталарга да барып кайтырга өлгерә...
Вәгыйзь Әхмәтшин
Радик Әхмәтшин
Марат Әхмәтшин
Марат Әхмәтшинга, вафатыннан соң ике атна узгач, Россия Герое исемен бирәләр.
Капитан дәрәҗәсенә ирешкән Маратның хезмәт иткән полкы таркала. Һәм ир белән хатын туган ягына – Казанга күченеп кайта. Аларга Осиново бистәсеннән фатир бирәләр. Марат транспорт оешмасына инженер булып урнаша, аннары йөк машиналары ширкәтенә күчә. Тик хәрби кеше «тыныч» тормышка ияләнә алмый, гарнизонда яшәгән вакытларын сагына. Һәм... гаиләсе, әти‑әнисе белән киңәшләшкәннән соң, яңадан хәрби хезмәткә әйләнеп кайта. (Лаеклы ялга китәргә өч ел вакыт калган була.) Барып гариза яза, медицина тикшерүе уза. Капитан Әхмәтшинны Түбән Новгородка билгелиләр. Берничә ай хезмәт иткәннән соң, Марат гаиләсен дә алып китәргә тиеш була. Тик...
– Улыбыз апрель уртасында Сүриягә китте, – дип, ул вакытларны искә алды Радик абый. – Дөрес, безгә дә, хатынына да бу хакта башта әйтмәде. Шомлы командировка турында соңрак кына белдек. Разведка җитәкчесе итеп җибәргәннәр үзен.
– Әти, син мине аңларга тиеш. Хәрби заданиены үтәмәскә хакым юк, – диде ул. Марат 1 июнь көнне гаиләсенә шалтыраткан. Кешеләр аңламасын дип, хатыны белән татарча сөйләшкән. Кайтырга күп калмады, борчылмагыз, дигән. Ә инде өченче июньдә аның гомере өзелә...
Капитан Әхмәтшин җитәкләгән полк һөҗүмгә дучар була. Бу урында шунысын да әйтим: Марат берүзе ДАИШның (Россиядә тыелган террорчылык төркеме) 200 сугышчысына каршы тора. Иптәшләре атыш тавышына килеп җиткәндә, капитан Әхмәтшин кан эчендә ята. Ә кулында – чекасы алынган граната. Әхмәтшин, бернигә дә карамастан, дошманга бирелергә уйламаган...
Марат һөҗүм вакытында өч литрлап канын югалта, шуңа да аның гомерен саклап кала алмыйлар. Шулай итеп 36 яшен генә тутырып килгән хәрбине бик зурлап туган ягына алып кайтып җирлиләр.
– Марат Казанда үсте, 113 нче татар‑рус мәктәбен тәмамлады, – диде Радик абый. – Улыбызны ата- бабаларыбыз янына – Атабай зиратына җирләргә дигән карарга килдек. Елга әллә ничә тапкыр каберенә барып кайтабыз. Бик авыр... Сөйләп аңлата торган гына түгел...
Марат Әхмәтшинга, вафатыннан соң ике атна узгач, Россия Герое исемен бирәләр. Геройның өч баласы бүген әтиләренә бирелгән Алтын Йолдыз медален зур горурлык белән алып карый. (Балалыклары белән фаҗигане тулысынча, бәлки, әле аңлап та бетермиләрдер.) Россия Героеның ул-кызлары булулары белән чиксез горурланалар икән. Шуңа үзләре дә хәрби юлны сайлаган: олы кызы Зәринә Мәскәүдә Президент кадет корпусында укый, ә уртанчы улы Әмир Казан Суворов училищесында белем ала. Менә шундый гаилә, шундый язмыш...
Бала кайгысы күрергә язмасын, дип тели һәр ата-ана. Әйе, моннан да авыр хәсрәт булмыйдыр. Әхмәтшиннар гаиләсенә сабырлык, мең кат сабырлык телибез... Илгә батыр ул үстергәнсез, ә батырлар мәңге үлми.
Руфия Фазылова
Добавить комментарий