Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»
Фән һәм иман яшәгән йорт

Фән һәм иман яшәгән йорт

Иске Татар Бистәсенең Каюм Насыйри, 10 А адресы буенча урнашкан йорт 1858 елда төзелә. Биредә 1858 елдан 1889 елга кадәр XIX гасырның мәшһүр татар мәгърифәтчесе, дин әһеле һәм белгече, фәлсәфәче, этнограф Шиһабетдин Мәрҗани яши. Халык теленә дә бу мәдәни ядкәр «Мәрҗәни йорты» дип кереп калган.

20 августа 2025

Казаныбызда сакланып калган, тарихлары милли мәдәниятебезнең асыл шәхесләре белән бәйле агач йортлар белән таныштыруны дәвам итәбез. «Казанның агач йортлары» проектын «Татарстан» журналы «Татар ядкәрләре» шәхси оешмасы белән берлектә эшли.

АТАКЛЫ КУНАКЛАР ТУКТАЛГАН УРЫН

Биредә 30 ел яшәү дәверендә Шиһабетдин Мәрҗани искиткеч күп фәнни хезмәтләрен, атаклы китапларын яза. Алай гына да түгел, монда фәнни әңгәмәләр, фикерләшүләр, бәхәсләр дә яңгырап тора. Йортның сакланып калган диварлары үз заманының атаклы шәхесләрен «хәтерли» булса кирәк.

Шушы йортта татар мәктәпләре инспекторы, академик Василий Радловны, Фәннәр академиясенең әгъза-корреспонденты Иосиф Готвальдны, профессор Николай Катановны кабул итә торган була Шиһаб хәзрәт. 1876 елның мартында, Көнбатыш Себергә китеп барышлый, бу йортта «Хайваннар тормышы» дигән атаклы китап авторы, алман зоологы Альфред Брем да туктала.

1889 елда, Шиһаб хәзрәтнең вафатыннан соң, йорт аның улы Борһанетдинга – Казанның Беренче Җәмигъ мәчете имамы милкенә күчә.

ЛАЛӘЛЕ КӘРНИЗЛӘР

Йорт ике катлы, катнаш конструкцияле: өлешчә – агачтан, өлешчә таштан эшләнгән. Урам якка фасады белән чыгып тора һәм биш тәрәзәсе белән карап балкып утыра. Керү ягы, йола буенча, – ишегалдында. Урамнан ул агач капка, дивар белән уратып алынган һәм «ябып» куелган.

Татар Бистәсенең үзенчәлекле архитектурасына хас булганча, кирпечтән салынган аскы каты хуҗалык итү өчен, өске агач каты исә яшәү өчен кулланылган.

Төп фасадның симметрик композициясе биш квадрат тәрәзәдән гыйбарәт, үзәк тәрәзәне аеручы тар такталар бар. Алар барысы да вертикаль рәвештә каймалап алынган һәм озынча ромблар белән бизәлгән. Беренче катның тәрәзә уемнары кечкенәрәк һәм бизәксез. Икенче кат тәрәзәләренең кәрнизе лалә чәчәкләре белән бизәлгән.

ШИҺАБ ХӘЗРӘТ РУХЫ

Истәлекләргә караганда, Мәрҗанинең бай китапханәсе булган. Әмма ул, ни кызганыч, 1918 елгы янгын вакытында харап булган.

2012–2013 елларда йортка реставрация ясала. 2017 елда, Шиһабетдин Мәрҗанинең 200 еллыгы уңае белән, эчке интерьер да ремонтлана. Элеккеге вакытта йорт ничек Иске Татар бистәсенең үзәге һәм бизәге булган булса, хәзер дә ул, әйтерсең, татарның бөек рухание рухын саклый.

2012–2013 елларда йорт реставрацияләнә, хәзер ул – республика әһәмиятендәге һәйкәл, агач төзелеш сәнгате үрнәкләренең берсе.

Ял итәргә чыккан шәһәр халкы һәм туристлар Кабан күле яр буенда Шиһаб хәзрәткә куелган бюст белән дә таныша ала. Аңа нигез итеп кайчандыр Бакый Урманче иҗат иткән сын алынган.

 

Луиза Янсуар, Фәнзилә Җәүһәрова

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Добавить комментарий

Тема номера