«Фән ул – объективлык дигән сүз»
Резеда Ганиеваның тормыш линиясе
05 марта 2018
Резеда Ганиева фикеренчә, татар әдәбиятында Ренессанс хәрәкәте өч баскыч үткән. Аның беренче баскычы Болгар, Алтын Урда, Казан ханлыгы чорына – дәүләтләребез булган вакытларга туры килә. Рус дәүләтенә кушылгач та, халкыбыз торгынлык халәтенә дучар була. Бары тик XIX гасырның икенче яртысыннан, Каюм Насыйри эшчәнлеге башлангач кына, татар халкының Яңарышка – европалашуга омтылышы башланып китә. ХХ гасырның беренче чирегендә исә татар мәдәнияте, әдәбияты, җәдитчелек идеологиясе казанышларына таянып, моңарчы беркайчан күрелмәгән Ренессанс биеклекләренә күтәрелә, поэзия, проза һәм драматургия үзенең алтын үсеш баскычына баса. ХХ гасыр азагында коммунистик идеология тарих сәхнәсеннән төшкәч тә, алгарыш һәм дә чигенешләр белән татар халкының өченче Яңарышы башланып китә. Ул әле бүген дә дәвам итә.
Үз гомеремдә 7 кешенең каберенә таш куйдырдым. Әнием, ике абыем, сеңлем, энемнән башлап, кызыма һәм әтиемнең абыйсына кадәр. Бу минем намус эшем, киткәннәрнең рухы разый булсын. Безгә рәнҗемәсеннәр. Ирем Зөфәр дә туганнары каберенә ташлар куйдырды. Әтиемнең кабере Ленинградта Серафимов каберлегендә. Аның каберен зыярәт кыла алуыма, әниемә күрсәтүемә сөенәм. Шөкер, балаларны, оныкларны да алып барып, бабаларының каберен күрсәтә алдык. Зөфәрнең әтисе Мәскәү янында ятып калган булган, аныкын да онытмыйбыз.
Ачлык-ялангачлык җелегебезгә үткән буын без. Сугышның башында ук дүрт бала әтисез ятим калдык. Өстәвенә – ике карт әби. Әниебез 2нче группа инвалид. Ухылдап узган товар поездының вагоннарына үрмәләп менеп, кокс, такталар ташлый идек юлга, чокырларга, аннары, сикереп төшеп калабыз да, җыеп алып кайтабыз. Ягулык була. Әле ярый сыерыбыз бар... Әмма бервакыт ул сыерны да тартып алырга җыеналар, дигән хәбәр килде. Әни коелып төште, хәсрәткә батты. Колхозларда ат та, үгез дә бармак белән генә санарлык еллар. Сугышка киткән атлар урынына сукага җигәргә алмакчы икәннәр безнең малкайны. Зәйнәп апа исемле туганыбыз коткарды: ул милиционер, әзмәвер гәүдәле чая хатын. Билбау каешына револьвер тагып кына йөри. Менә шул Зәйнәп апа киңәше белән әни сыерны камчы белән ярды. Җәрәхәтле булгач, барыбер җигәргә яраксыз, дип, бездән аны тартып алмадылар. Акрынлап тернәкләнде бичара, кабат сөт бирә башлады. Ул безне ачлыктан саклап калды.
Дөньяда бер нәрсә дә – юктан бар, бардан юк булмый. Һәр вакыйганың үз сәбәбе бар. Фәнни итеп әйтсәк, «сәбәп – нәтиҗә» җепләре белән уратып алынган тормыш-көнкүреш. Кешенең кылган нияте, догасы бик зур роль уйный, ул безнең иртәгәге көнебезне билгели, язмышыбызны.
Карт бабабыз берара Казанда суфыйлар даирәсе белән аралашкан. Каты хаста булган ул чакта. «Камчылы ишан» кушаматлы рухани аны камчысы белән «пешереп» кайтарган – дәвалау ысулы шундый булган, дип сөйлиләр ул руханиның. Шуннан, ни гаҗәп, бабабыз тернәкләнеп китә бит. Минем әнием дөньяга килә.
«Мең сум эчендә ничә йөз сум барын беләсеңме?!» Бер хәлле генә туганыбыз әйткән шул сүзләрне үзем исәндә онытасым юк. Әни бөтенләй хәлсезләнгәч, әтиебез васыяте буенча укыйсыбыз да килгәч, Казанга күченергә ниятләдек. 13 меңгә авылдагы йортны саттык та калада 30 меңлек йорт юнәттек. Киттек теге туганыбыздан бурычка акча сорарга. Бирмәде. Аның сүзләрен ишетеп, акчага, дөнья малына карата зур дәрес алып кайттым. Ул йортта матди байлыкка мөнәсәбәт әле дә шундый. Дәреснең аннан да зуррагын икенче бер туганыбыздан алдым. Маһитап апаның җәмәгате – җизнәбез акыллы, укымышлы кеше иде. Өйләрендә пианино бар, безгә шул пианинода бик матур итеп уйнап күрсәтте. Уйнап бетергәч, сузып кына болай диде: «Маһитап, безнең бит сандыкта бер төргәк акча бар, биреп җибәр шуны Хәбирә белән балаларга, сатып алсыннар үзләренә ул иске йортны». И сөенгән идек шул чакта! Мин укыта башладым, туганнарга бурычны акрынлап, өлешләп-өлешләп кайтарып бетердек.
Кешене мал белән, дан белән сыный Ходай. Икесенә дә гомерем буе аек акыл белән карый алдым, шөкер. Без бит михнәтнең нәрсә икәнен татып үстек, шуңа артык борыныбыз күтәрелмәгәндер. Әллә никадәр дөнья малларына да ия булмадык. Төп байлыгыбыз гыйлем һәм китап булды. Аннан да зуррак хәзинә уйлап табылмаган әле җир йөзендә. Бар да китә, бетә, юкка чыга, ә сүз, гыйлем кала.
Гомерем буена талантлы кешеләрне ихтирам иттем. Талант – ул бит Ходайның сулышы белән тоташып яшәү. Андый кешеләрнең язмышы да, тормышы да җиңел булмый, кайчакта хәтта – аянычлы. Җир кануннарына, кагыйдәләренә сыешып яшәп кара әле син, даһи булып! Үзебезнекеләрдән Тукайны гына алыйк, Дәрдемәндне, Исхакыйны, Әмирханны... бүгенге заманның талантлы шәхесләрен – һәрберсе күз алдында дөрләп, янып китеп бара. Үзләрендә адәм баласы гына сыйдырып бетерә алмастай алагаем зур көч йөртәләр чөнки. Талантлы кешеләрне һәрчак яклыйсым, саклыйсым килде. Ярдәм итәсем...
Фәндә дә, тормышта да аек акыллы булырга кирәк. Фән ул – субъективлык хөкем сөрә торган өлкә түгел, фән ул – максималь рәвештә, булдыра алганча объективлыкка, алгарышка омтылыш. Чын иҗат та – шулай. Шагыйрьләр дә, галимнәр дә асылда бер Чыганактан – Күкләрдән ала мәгълүматны, һәр ике очракта да илһамсыз булмый. Әмма ул илһамлы мизгелгә кадәр баш миендә никадәр процесс бара, никадәр хезмәт. Һәм илһамнан соң күпме сөзәсең янә фикерне... Язганнарны актарып карыйм да, аңлыйм: әйе, ялгышлар да булган, чалулаган чаклар да, әмма, мөмкин булганча, хакыйкатькә якынаерга омтылдым. Кайдадыр, аз‑азлап кына булса да, моңа ирешә дә алдым шикелле. Шунысына сөенәм.
Төшләргә һәм Илаһияткә ышанам. Адәм баласының баш мие – искиткеч механизм. Олы бер аккумулятор. Әнә шул аккумулятор галәмдәге энергетик кырларга тоташа алу сәләтенә ия. Бар да идеаль уйлап табылган.
Галимнәр дөньяны акка-карага бүләргә тиеш түгелләр. Алар күзәтүче булырга тиешләр. Анализлаучы.
Гыйлем, фән минем өчен һәрчак беренче урында булды. Гомерем буе наданлыкны күрә алмадым. Кияүгә дә акыл белән уйлап чыктым. Артымнан йөрүче, тәкъдимнәр ясаучылар шактый булды. Әмма башымны җуеп гашыйк булганымны хәтерләмим. Башта гаиләбезне карауны төп эшем дип санадым, аннан – укытуны, ә аннан инде – фәнне. Артымнан берьюлы берничә егет йөргән чак: киләчәктә исеме мәгълүм булачак шагыйрь дә бар араларында, берсе – Зөфәр абыегыз. Әни шагыйрьне беренче күрүдә үк өнәмәде, ә менә Зөфәрне ошатты. «Кызым, менә монысы тыйнак, басынкы холыклыга охшап тора, сиңа аның белән яшәве җиңел булыр», – диде. Яшем утыздан узган, бәби алып кайтырга вакыт, тоттым да сайладым Зөфәрне. Әни хаклы булып чыкты.
Гаиләдә беребез баш, беребез муен, дип түгел, ә бер организмның өлешләре без, дип яшәдек. Каенанамнан искиткеч уңдым, ул мине бик хөрмәт итте, «Резедәкәй» дип кенә торды. Чын дуслар идек. Хәтеремдә: Гаяз Исхакый исеме яңадан әйләнеп кайткан еллар, мин махсус курс әзерлим, аның буенча лекцияләр язып утырам. Түгәрәкләнеп, өстәл артына җыелышып, Зөфәр белән әнкәй Исхакый әсәрләрен кычкырып укыйлар, берсе арыса, икенчесе дәвам итә. Миңа, лекциягә әзерләнүчегә, ярдәм итүләре. Әнкәй бик кешелекле иде. Ваннага яткырып юганда, күз яше белән елаган чакларын хәтерлим: «Мине болай тәрбияләп кем юсын тагын, Резедәкәй». Аның миннән разый булып китүен тою зур канәгатьлек бирә күңелемә.
Балаларны артык назламадык та, тиргәмәдек тә. Үз җае белән үстеләр. Шөкер, акыллы, белемле булдылар. Улыбыз Булатның хәләл җефете дә фән кешесе, алар Төркиядә яшиләр, шунда укыталар. Рәхмәт киленемә, фәнне дә ташламады, Булатка өч кыз бала да бүләк итте. Оныклар да акыллы балалар булып җитешеп киләләр. Олы кызлары Бостон университетына укырга керде, уртанчы кызлары Франциягә җыена. Кече кызларына әле дүрт кенә яшь, мин аны «индиго-бала» дип атыйм, ут чәчеп тора, шундый белдекле. Бәхетләре генә булсын!
«Безнең кафедрада бер генә ир‑ат бар, ул да – җенесе буенча хатын‑кыз затыннан». Мөхәммәт Мәһдиев минем хакта шулай дигән иде. Дус булдык. Гомумән, фәндә дошманнарым юк минем, ә тормыш-көнкүреш шартларында еш кына вакчыллык, түбәнлек белән очрашырга туры килә, кызганыч. Югыйсә без бит югары белемле, аңлы-фәһемле кешеләр, ләкин, юк, фән өлкәсе спекуляция, фальсификация, бер‑берең белән узышлы уйнауларга корылган. Мин университетка килгәндә, фән өлкәсендә хатын-кызлар сирәк иде, татар әдәбияты фәнендә – юк та юк. Һәрчак үз урынымны яулап, булдыра алганымны исбатлап яшәргә туры килде. Үткенлегем дә булышкандыр, мөгаен. Мин берәүдән дә курыкмадым, берәүгә дә ялагайланмадым, астыртын эш йөртмәдем.
Ул вакытта укырга Мәскәүгә барырга җөрьәт итүчеләр сирәк иде. Мин бит Казан педагогия училищесыннан соң, Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетын читтән торып тәмамладым. Дөрес, кызыл диплом белән. Укыта идем, гаиләне карарга кирәк. Тәвәккәлләп, Мәскәү дәүләт университетының СССР халыклары әдәбияты кафедрасына аспирантурага барып кердем. Нәзек кенә бер кыз – карап торыш ка, әмма бездә рух көчле булган, күрәсең, дәрт.
Фән ир-егетләр өлкәсе дигән сүз белән килешмим. Акыллы хатын-кызларыбыз да җитәрлек. Безнең заманда хатын‑кызга белем җитмәде, әле дә җитеп бетми. Әмма бүген инде хатын-кызлар, яшәргә күбрәк яраклашкан токым буларак, алга ыргылды. Безнең хатын-кызларны гомерем буена жәлләдем. «Татар хатыны ниләр күрми» әсәрендәге Гөлбану кебек яшәдек бит әле без узган гасыр буена да. Миндә гел аспиранткалар күп булды: татар хатын-кызларын мәгърифәтле итәргә, кулларыннан җитәкләп, гыйлем дөньясына алып керергә теләгәнмен, күрәсең.
Кешеләрне җенес буенча бүлеп эш йөртмим. Кешедә, иң беренче чиратта, кеше булырга тиеш. Аннан гына – галим, иҗатчы, талант иясе. Синең холык-табигатең башка адәми затларга зыян китерә икән, Ходай биргән сәләтеңнең файдасы да – ташка үлчим. Шәрык культурасында һәм Ренессанс тәгълиматында «камил инсан» төшенчәсе юкка гына иң югары кыйммәт буларак исәпләнми. Безнең татар мәдәниятендә дә ул борын-борыннан килә. Күлтәгин язмалары, Йосыф китабы чорларыннан ук.
Тукайны жәлләп төннәрен елыйм. И күргән дә инде, бичаракаем! Һаман тынгы бирмиләр үзенә! Гомерем буена кызгандым мин аны. Кара син, Галимҗан Ибраһимов 1914 елда ук ничек изеп-бетереп ташлый үзен. Ятим үскән шул баланың Тукай биеклегенә күтәрелә алуын Ибраһимов җаны белән тоемлап, эчтән кичереп язмаган, әлбәттә. Ярый, Тукайны үлеме коткара. Ә калганнарны инкыйлаб давыллары «кораб» калдыкларыдай бәргәләп йөртә дә йөртә... Барысын да кызганам. Ул язмышларны уйлый башласаң, чәчләрең үрә торырлык лабаса...
Минем хакта «эксцентрик характерлы» диючеләр күп булды. Бу сүзләрдә хаклык бардыр, лекцияләр укыганда, мин үземне транска кергән суфыйлар кебек хис итәм чөнки. Фикерләр өермәсе эченә кереп чумгач, үземне онытам...
Халык хәтере – искиткеч көчле нәрсә. Шулай бервакыт Финляндиягә бардык. Татар әдәбияты, тарихы буенча лекцияләр укыйбыз. 600 кеше җыелган зал. Мин, мөнбәргә мендем дә, ХХ йөз башы татар әдәбияты турында сөйли башладым. Дәрдемәнднең «Кораб» шигырендәге «Кайсы юллар, нинди упкын тарта безне, җан сорап?» дигән өлешен укыганда, күрәм, алдагы рәтләрдәге ирләр күз яшьләрен уч белән сыпырып-сыпырып ала.
Миңа хәзер берни дә кирәкми. Яшисе гомерен яшәгән һәм догалары, уйлары белән хөҗрәсенә кереп бикләнгән суфый кебегрәк хәлдәмен. Барлыгымны онытучылар да җитәрлек, хәтерләүчеләр дә бар. Минем әле һаман да эштән туктап торганым юк. Кеше бит ул башкаларның күзенә черки кебек кереп торса гына, истә саклана, кирәк санала. Заманы шундый. Беркайчан да яратмадым андый очсыз уеннарны.
Кешегә исемнәр генә ихтирам өсти алмый. Ул ихтирамны син гомерең буена кылган эшләрең белән яулыйсың, аңа әле лаек булырга кирәк. Минем өчен бүгенге көндә иң кадерле исем – Татарстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе. Булды Мәскәү бүләкләре һәм исемнәре дә, кайберәүләр нәкъ менә шуларны абруйлырак дип исәпли. Миңа үз республикамныкы газизрәк.
Миңа һәрчак үз эш бүлмәм һәм лекция укыган аудиториям кадерле булды. Чөнки нәкъ менә аларда чын-чынлап энергия алмашы, алхимия процессы бара.
Безгә тәнкыйди реализмнан классик реализмга күчәргә вакыт. Татар әдәбиятында хәзер бу тенденция сизелә. Соңгы еллардагы татар прозасын күзәтеп, шундый фикергә килдем. Моны киләчәктә сезгә тормышка ашырасы.
Ренессанс сүзен татар әдәбиятына кертеп җибәргәнем өчен үкенмим. Матур яңгырый бит, безне дә эстетик яктан баета. Күп еллар дәвамында без совет иленең «кече халкы» һәм «кече әдәбияты» булып яшәдек. Мин бу гаделсезлекне һәм катып калган карашны үзгәртер өчен гомеремне багышладым. Шөкер, без әдәбиятыбызның һәм Шәрык, һәм Гареб традицияләрен сеңдереп, үз кыйбласында үскән-үзгәргән, яңа заманга меңләгән аваз‑аһәң белән килеп ирешкән кабатланмас, уникаль күренеш икәнлеген исбатлый алдык. Безнең горурланырлык әдәбиятыбыз бар. Бүгенге татар поэзиясен укыган башка халыклар гомумән тел шартлата ала – мондый фәлсәфи тирәнлеккә ия шигърият барлык халыкларда да юк әле ул.
БЕЛЕШМӘ
Резеда Кадыйр кызы Ганиева – әдәбият галиме, филология фәннәре докторы, профессор, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе. 1932 елның 25 октябрендә (паспортта: 13 ноябрь) Яшел Үзән районы Кече Шырдан авылында туган. Авыл мәктәбендә җидеелык белем алганнан соң, Казан педагогия училищесын тәмамлый. Беренче хезмәт еллары туган авылы белән бәйле: ул Кече Шырдан мәктәбендә өч ел дәвамында рус теле һәм әдәбияты укыта. 1952–1958 елларда Резеда Ганиева читтән торып Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетында укый, университетны кызыл диплом белән тәмамлый. 1958 елда Мәскәү дәүләт университетының СССР халыклары әдәбияты кафедрасына аспирантурага укырга керә. «Татар шагыйре Габдулла Тукай иҗатында сатира» темасына кандидатлык диссертациясен яза. Докторлык диссертациясен Кол Гали иҗатына багышлый. 1962 елдан Казан дәүләт университетында укыта башлый, профессор дәрәҗәсенә күтәрелә. Студентларга 60 елдан артык гарәп, фарсы, төрки‑татар әдәбиятлары тарихын укыта. Резеда Ганиева ике дистәгә якын фән кандидаты һәм докторант тәрбияләгән мөгаллим. Күпсанлы фәнни мәкаләләр, китап-монографияләр авторы. Шулай ук укыту программалры, энциклопедияләр төзегән галим дә.
Добавить комментарий