Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»
Билгесез Фатих Кәрим

Билгесез Фатих Кәрим

Шагыйрьнең эчкерсез дөньясы

18 марта 2019

Шагыйрь кайда һәм кайчан ярала? Әнисенең йөрәк астында бөреләнгәнче, кайда була ул? Нәкъ менә билгеле бер урында, гаиләдә, шартларда, заманда тусын өчен, Галәмдә нинди зилзиләләр бөтерелә дә, нинди тәртип урнаша? Бигрәк тә һәр шигъри юлы сулышка сусыл‑рәхәт җил булып ягылырдай шагыйрьләрнең яралу сере мәңгелек табышмак булып кала. «Туфрактан», дибез без, гадәттә. «Суыннан», дибез. «Әнкәсеннән», «әткәсеннән» дияргә дә яратабыз. Әмма болар табышмакны барыбер чишми. Шулай да рифмалы юллар, биографик детальләр, замандашларының истәлекләре аша капшана-капшана барып, без ул мәңгелек серне чишәргә омтылабыз.
 
Без балачактан ятлап үскән ши­гырьләре, поэмалары белән кадер­ле бу шагыйрьне замандашлары­ның күпчелеге «сабыйларча эчкер­сез», «саф күңелле», «көчле рухлы» дип искә ала. Аның язмышындагы кайбер әһәмиятле һәм дәһшәтле борылышлар да әнә шул шәхси сыйфатлары, холык-фигылендәге хасиятләре белән бәйле булмады­мы икән, дип уйлыйм еш кына. Ул калдырган шигърияттә тор­мышның яктылыгы да, хәсрәте дә гаҗәеп психологизм, нечкәлек аша бирелә. Чисталык бөркелә. Аның турында еш кына «чиста иде» дип тә әйтәләр. Каләмдәшлә­ренең сугыш хатларында языш­кан сүзләрендә дә нинди тирән мәгънә, кадерләү ята: «Фатихны ничек тә саклап каласы иде...»
Фатих Кәрим тормышы һәм иҗаты турында үзе исән чакта ике автобиография язып калды­ра. Аларның берсе 1943 елның 22 октябрендә языла. Каралама кулъязмасын хәрби частьтәгеләр, шагыйрьнең башка кулъязмала­ры белән бергә, үлеменнән соң, гаиләсенә озата. Рус телендә языл­ган оригиналы хәзер ТР Фәннәр Академиясенең Г.Ибраһимов исе­мендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының фондында саклана. Шагыйрьнең икенче автобиогра­фиясе дә мәгълүм. Анысын Фатих Кәрим 1944 елның 10 ноябрендә ТАССР Язучылар берлеге өчен яза.
Фатих Кәримнең тормыш сә­хифәләре буйлап әнә шул ике до­кументка нигезләнеп юыртып узыйк. Шартлы рәвештә 1943 елда язылганын – беренче, 1944 елда­гысын икенче автобиография дип атау дөрестер.
«КӘККҮКНЕҢ ТАМАГЫ БИК СИЗГЕР...»
Минем туган авылым – Дим буенда. Унике яшькә кадәр балачагым шул авылда, Дим буенда үтте.
2 нче автобиографиядән.

«Дим буе матур ул. Анда санду­гачлар сайрыйлар, тургай, сыер­чыкларның саны булмый. Ташкын кайтып, су тонгач, төбендәге таш­лыклар күренеп ага башлагач, анда бөтен тугай әрәмәләренә кунып кәккүкләр дә кычкыра башлыйлар. Ә су коенырга яратучы малайлар, кызлар шул кәккүкнең беренче кычкыруын гына көтәләр.
Мин йон юучы Сәхипниса әбиемнән:
– Әби, нигә кәккүк иртә кычкыр­мый ул, нигә кәккүк кычкыргач кына су коенырга ярый? – дип со­раган идем.
Ул түбәндәгечә җавап бирде:
– Кәккүкнең тамагы бик сизгер, нәзберек була, ди, балам, аның. Шуңа күрә коенырлык булып җы­лынып җиткәч кенә, шул суны эчеп, тамагы кымыз эчкән җырчы башкортларныкы кебек җайланып китә, ди».
«Дим кызы Фатыйма» хикәя­сеннән өзек.
Мин – Кәримов Фатих Вәлие­вич, 1909 елда Башкортостан АССРның Бишбүләк районы Ает авылында дин хезмәткә­ре – мулла семьясында ту­ганмын. Бала чактан сукыр булган әтиемнән бүтән семья членнары игенчелек белән шөгыльләнгән. 1918 елда 65 яшендә әтием авырып үлде. Мин әнием тәрбиясендә калдым һәм, 1922 елга кадәр алар белән бергә яшәп, авыл мәктәбенең ике классын тә­мамладым.
1 нче автобиографиядән.

1909 елның 9 гыйнварында дөньяга килгән малайга Фатих дип исем бирәләр. Гарәп теленнән тәрҗемәдә ул «ачучы», «башлап җибәрүче», «яулап алучы, җиңүче» дигән мәгънәләрне белдерә. Бәлки, мулла әтисе өчен бу исем Коръәнне ачып җибәрүче сүрәнең исеменә бәйле рәвештә дә, олы мәгънәгә ия булгандыр. Шәҗәрәләренә ка­раганда, элек бу гаиләдә Фатих исемен берәүгә дә кушканнары булмый.
Гаиләнең килеп чыгышы хакын­да мондый риваять бар: имеш, аларның ерак бабалары – чыгы­шы белән Мисырдан. Алай гына да түгел, ул әле табиб, сәяхәтче, хаҗи да булган, имеш.
Фатихның әтисе Әхмәтвәли ике тапкыр өйләнә. Беренче ха­тыныннан дүрт баласы туа. Икенче хатыны Гөлҗамалдан исә – унбер бала: Габдулла (13–15 яшендә ва­фат була), Оркыя, Мәҗит, Фатыйма (1921 елда тифтан үлә), Габдерәхим (1915 елда тифтан үлә), Мәрьям, Габдулла, Гобәйдә (3 яшендә чәчәк авыруыннан вафат була), Әхмәт­латыйф (яшь ярымлык чагында тифтан үлә), Гобәйдә һәм иң ке­чесе – Фатих.
Фатих туганда гаиләдә җиде бала була. Алар бер-берсенә гомер буена ярдәм итешеп яшиләр. Мәсәлән, 1938 елда Фатих Кәримне кулга ал­ганнар дигән хәбәр килеп ирешкәч, Гобәйдә апасы, пәлтәсен сатып, шул акчаларны Фатихка тапшырыр өчен олы кызын Уфадан Казанга җибәрә.
Гаиләдә авыр хезмәт белән көн итеп яшиләр, тормыш йөген бергәләп тарталар. Сукыр әтилә­реннән кала, барысы да басуда- кырда эшли, крестьян хезмәте­нең ни икәнен кечкенә Фатих үз җилкәсендә татып үсә. Авыр яшәсәләр дә, бу гаиләдә җылы, тату рух, бер-берсенә карата ихтирам, ярату хөкем сөрә.
Әбисе, әнисенең риваятьләрен, әкиятләрен күңеленә сеңдереп, әтисенең шигырьләрен тыңлап, дөньяга балачактан аек акыл белән дә, шагыйранә хиссият белән дә ка­рарга өйрәнеп үсә кечкенә Фатих. Аның турында «бик тәэсирләнә торган, хисле иде», «кызыксы­нучанлыгы һәм мавыгучанлыгы белән аерылып торды» дип искә алалар. Шагыйрьнең юморы ха­кында да легендалар йөри. Сизгер­леге, нечкәлеге, кече күңеллелеге хакында да.
Фатих Кәримнең әтисе балала­рын укымышлы һәм намуслы итеп тәрбияләп үстерергә тырыша. Ул үз авылларында авторитетлы кеше була, монысы да балаларга үз йо­гынтысын ясамый кала алмаган, билгеле. Фатих өчен иртә китеп барган әтисе гомергә зур идеал була.
Кәримовлар гаиләсендә бала­лар укырга һәм язарга мәктәпкә барганчы ук өйрәнәләр. Әниләре Гөлҗамал матур җырлавы белән билгеле. Шулай ук бик оста итеп балаларга әкиятләр, риваятьләр сөйли, аларны да яттан сөйләтә торган була ул.
Кечкенә Фатихның урамдагы са­райда китаплар һәм дәфтәрләрен саклый торган кечкенә сандыгы була. Ул хәтта балыкка барганда да китапсыз бармый, дип искә ала Гобәйдә апасы.
Әдәбият белән кызыксы­нуым, әтием үлгәч, һәр көн­не әниемне елата‑елата аңа «Сак-Сок» бәетен укудан башланды. Һәм әдәби әсәрләр язу теләге бала чагымнан ук йөрәгемә кереп урнашты. Егет чагыннан ук тома су­кыр әтиемнең үзе өчен язган шигырьләрен безгә укыштыр­галаганын ишетү, апам Мәрь­ямның үз дәфтәренә Дим буе табигатен тасвирлап язган күп кенә шигырьләрен баш­калардан яшереп миңа гына укуы, революция еллары баш­лангач, абыем Ярлы Кәримнең матбугатта чыгып барган шигырьләрен уку – болар ми­нем әдәбият өлкәсенә табан юнәлеш ясавыма төп һәм башлангыч этәргеч булдылар.
2 нче автобиографиядән.

 
1
Авылдашлары һәм як­ташлары арасында.
Фатих Кәрим – алгы рәттә, сулдан икенче.
 
АБЫЙ ДА, ӘТИ ДӘ...
Әхмәтвәли мулланың вафатын­нан соң, озак та үтми, туган авы­лына күп еллар читтә каңгырап йөргәннән соң, Габдулла кайтып төшә. Ул, өлкән абыйсы буларак, Фатихка әтисен алыштыра. Габ­дулла Кәрим, Каргалы мәдрәсәсен тәмамлап, дөнья гизәргә чыгып китә: казах далаларында мөгаллим булып эшли, Оренбургта газета тарата, Ташкентта ишегаллары се­берә, Курганда кучер була. Үз телә­ге белән фронтка китә. Берничә тапкыр авыр яралана, контузия ала. 1920 елда аны «Башкортостан хәбәрләре» газетасына эшкә ала­лар, аннары – Эстәрлетамакның РКП (б) өяз комитетына. Соңрак ул «Башкортостан» газетасының сәяси секретаре вазыйфасын баш­кара, Ярлы Кәрим тәхәллүсе белән көн үзәгендә торган сәяси-иҗти­магый темаларга кискен-кискен мәкаләләр яза. Шулай ук – ши­гырьләр белән пьесалар да.
1922 елда минем туган абыем, татар шагыйре, 1918 елдан ВКП (б) члены, Граж­даннар сугышы елларында Ленинградтагы башкорт полкының политработнигы Габдулла Кәримов кайтты. Ул мине Бәләбәй шәһәренә алып китте һәм педагогия техникумының хәзерлек курс­ларына укырга урнаштырды. Мин анда ике ел укыдым һәм 2 нче хәзерлек группа­сын тәмамладым, шунда ук 1923 елда пионерлар оеш­масына кердем. Ә 1924 елда шул ук абыем Габдулла Кәри­мов мине Казанга чакырды. Ул анда партиянең Верхнего­родской райкомында агитпроп мөдире булып эшли иде.
Мин аның янына Казанга килдем.
1 нче автобиографиядән.

Энесе Казанга килгәч, абый­сын, эше буенча, Башкортостанга күчерәләр. Киткәндә, Габдулла Кәримов Фатихны Н.К. Крупская исемендәге яшүсмерләр йортына урнаштырып калдыра. Фатих анда бер ел яши. 1925 елда комсомол сафларына керә.
Абыйсының революцион ро­мантизмы һәм оптимизмы аның формалашуына бик зур йогын­ты ясый. Фатих аның уйларын, дөньяга карашларын сеңдерә. Шу­лай ук Бәләбәй педагогика тех­никумында укыганда Гази Каш­шаф белән аралашуы да аңарда зур тәэсир калдырган була. Каш­шаф ул чакта белгән каләмдәш дустының «шат күңелле» булуын, «бөек көрәш һәм үзгәрешләргә алып чыгачак планнар белән янып йөрүен» язып калдыра.
1925 елда мин Казан җир төзелеше техникумына укырга кердем һәм 1929 елга кадәр шунда укыдым. Абыем Габдулла Кәримов Башкор­тостан республикасының Белорецк кантонында партия эшендә эшләде, 1926 елда аны, психик авыру аркасында, Уфа психиатрия больницасына салдылар, ул анда 1937 елга кадәр булды һәм 1937 елда үлде.
1 нче автобиографиядән.

САРЫ БОТИНКАЛАР БЕЛӘН ЧӘЧӘК ГӨЛЛӘМӘСЕ
Җир төзелеше техникумы Фатих Кәримгә булачак тормыш иптәше Кадрия Ишукова белән очрашуны бүләк итә. Шулай бервакыт Кад­рия туташ комсомол ячейкасы җыелышы узарга тиешле бүлмәгә чәчәкләр гөлләмәсе кертә. Алар­ны кая куярга белмичә аптыраб­рак тора. Фатих Кәрим шул чакта аңа чәчәкләрне үзенең кружкасы­на куярга тәкъдим итә.
«Миңа ул баштарак бер дә оша­мады. Шыгырдап торган сары бо­тинкалары күңелгә тия торган иде. Соңрак мин бу ботинкаларның, Фатих киеп килә торган пиджак кебек үк, бөтен тулай торакка бер булуларын һәм аны чиратлап киюләрен белдем...»
Кадрия Ишукова истәлекләреннән.
Кадрия белән Фатихны берләш­терә торган уртак яклар шактый була: икесе дә 1909 елда туганнар, икесе дә читтән килгәннәр, икесе дә тулай торакта торалар, икесенең дә биографиясе «чиста» түгел... Кадрия Ишукова тумышы белән Сембер ягыннан, Гаффаровлар нә­селеннән була. Алар бик хәлле ру­ханилар санала, Кадриянең әтисе исә сәүдә эше белән шөгыльләнә, революциядән соң, беренчеләрдән булып, «кызыл иттарткычка» эләгә.
Кадрия Ишукова бер вакыйганы искә ала торган була. Бервакыт комсомол ячейкасына ике аноним хат килә. Аларда Ишукова белән Кәримовны пролетар булмаган чыгышларын яшергәннәр, дип, эшләрен тикшерергә кирәклеккә ишарә ясала. Ячейка секретаре буларак, Фатих Кәрим бу аноним­каларны ертып та ташлый алган булыр иде, әлбәттә. Әмма ул алар­ны оешма вәкилләренә күрсәтеп, җыелыш җыярга кирәклеген әйтә. «Кысыр чәчәкләр» поэмасында сурәтләнгән вакыйгалар әнә шул җыелышка барып тоташмыймы икән?
1930 елда Кадрия Ишукова белән Фатих Кәрим өйләнешәләр. Кадрия Ишукова бу хакта менә ничек искә ала: «Безнең язмышлар кушылган­да, Фатих миңа бервакыт болай диде: «Безнең тормыш, көнлә­шүчеләр дә сокланырлык үрнәк булсын иде...»
Кадрия Ишукова истәлеклә­реннән без бу елларда яшь ша­гыйрь Фатих Кәримнең спорт белән мавыгуын, футбол матчла­рына йөрүен, классик көрәш белән кызыксынуын беләбез. Шахмат яраткан ул, көннәр буе такта ар­тында утырган чаклары булган. Өйләренә язучы Мирсәй Әмир­нең еш килүен искә ала Кадрия ханым. Алар икесе очрашса, ашар өчен дә тактадан аерып булмый иде үзләрен, ди. Җәй көннәрендә яшь гаилә Татарстан китап нәш­рияты оештырган пикникларга чыга торган була, анда волей­бол уйныйлар. Кышкы кичләрдә исә Фатих Кәрим Кабан өстендә боз шуарга яраткан.
«ЧИСТАЛАР» ҺӘМ «ЧИСТА ТҮГЕЛЛӘР»
Шагыйрьнең КГБ архивла­рындагы «эше», ул үзе акланып, күп еллар үткәч тә ябык килеш ята. «Яшерен» дигән гриф алын­ган булып исәпләнсә дә, кайбер материаллар «ябык» булып ка­луын дәвам итә. Болар – нигездә протокол өземтәләре.
Матбугатта Фатих Кәрим тор­мышындагы «ак таплар» турын­да беренчеләрдән булып язучы Рафаэль Мостафин язып чыкты. 1920–50 нче еллардагы репрес­сия корбаннарының «эш»ләрен яхшы белүчеләрнең берсе була­рак, ул Фатих Кәримгә карата да үз мөнәсәбәтен анык белдерде: аны эзәрлекләү кулга алганчыга кадәр бик күптәннән башланган иде инде, ди ул. 1937 елда «Кызыл Татарстан» газетасында Ләбиб Гыйльминең бер мәкаләсе басы­лып чыга. Шунда ул шагыйрьне совет пролетар әдәбиятындагы «чит элемент» дип атый, «совет­ка каршы» язучыларның берсе, дип тамга суга. Фатих Кәрим «эше»ндәге төп гаепләү пункт­ларының берсе – аның троц­кизмда гаепләнгән рус шагыйре Павел Васильев белән дустанә мөнәсәбәтләре. Чыннан да, Фа­тих Кәрим бу шагыйрьнең поэ­зиясенә ачыктан-ачык соклану белдергән була. Алар бервакыт
1925 елдан әдәбият белән шөгыльләнә башладым, ә 1927 елдан комсомолның татар өлкә матбугатында әдәби әсәрләрем чыгып килә. 1928 елда ВЛКСМның Татарстан өлкә комитеты пионер газетасы «Яшь ленинчы»ны чы­гара башлады һәм мине редколлегия әгъзасы итеп бил­геләде. Анда мин бер ел эшләдем. 1929 елда, техникумны тәмамлагач, «Крестьян газетасы» дигән өлкә газетасына әдәби сотрудник булып урнаштым. Бер елга якын анда эшләгәч, «Азат хатын» журналы редакциясенә җаваплы секретарь булып күчтем. Анда елга якын эшләгәннән соң, татар язучылары органы булган «Атака» журналына күчеп, редколлегия члены, җаваплы секретарь булып эшлә­дем. 1931 елның көзендә Кызыл Армиягә алындым. Берьел­лыклар командасына кертелдем, ләкин 3 айдан соң Идел буе хәрби округының политидарәсе приказы белән мине Идел буе хәрби округының Казанда татар телендә чыга торган газетасына хәрби журналист итеп күчерделәр. Анда мин хәрби хәбәрләр бүлегендә 1933 елның январена кадәр, ягъни демобилизацияләнгәнче эшләдем. Ул чакта бу газетаның редакторы булып миңа ВКП (б) членлыгына кандидатлыкка керү өчен рекомендация биргән Нәҗмет­динов К.Г. эшли иде.
1933 елның январенда ВЛКСМның Татарстан өлкә ко­митеты мине Татгосиздатның яшьләр-балалар әдәбия­ты секторына җаваплы редактор итеп билгеләде. Анда мин 1937 елның май аена кадәр эшләдем.
1941 елның 30 декабрендә мин Кызыл Армия сафларына чакырылдым...
1 нче автобиографиядән.

 
1-3
Фатих Кәрим алгы сызыкта көрәшеп, берничә мәртәбә авыр яралана.
Казандагы госпитальдә. Май-июнь, 1942 ел.
 
Язучылар йорты ресторанында шигърият турында озаклап сөйлә­шеп тә утыралар...
Менә шуннан башлана инде. Бу беренче «таш» акрынлап зур­ракларын кузгата: Фатих Кәримне комсомол сафларыннан чыгара­лар, «ике якка уйнаучы пычак», әмма асылда «халык дошманы» дип атап, эшеннән чыгаралар. Берничә айдан кулга алалар.
Фатих Кәрим үзе моның асылын якыннарына болайрак аңлата: Татгосиздатта эшләүче Фатих Кәримгә берничә ел элек комсо­мол өлкә комитетының беренче секретаре Ләбиб Гыйльми «Чын мәхәббәт» дигән яңа романын ки­тергән була. Кәрим аны, «эшләп бетерергә кирәк», дип, кире кай­тара... Тагын бер «ачу саклаучы» дип Нур Баянны искә алалар. Әмма бу «ачу»ны да Кәрим, әй­терсең, үзе «сорап ала» – ул аның шигырьләрен тәнкыйтьләп, «чи­ле-пешле» дип атап, эпиграмма язып чыккан була.
Рафаэль Мостафин бу чор­ны «дары мичкәсе»нә тиңли – массачыл репрессияләр тамыр җәйгәндә, кайда, кайчан, кем­нең нинди әйткән сүзе, кылган гамәле килеп чыгып «шартлая­чагын» берәү дә күрәзәлек итеп белә алмый. Шагыйрь Ренат Ха­рис фикеренчә, кайсы гына эпоха булмасын, кеше факторы, шәхси фактор – үз көчен җуймый торган гаять көчле психологик корал ул.
1-5
«МИНЕМ ДӘ ӘТИЕМ БАР!...»
Әле кулга алынганчыга кадәр үк, үз муены тирәсендә элмәкнең кысылуын сизеп алган Фатих Кә­рим көмәнле хатынын Уфага озата. Хәлнең ни дәрәҗәдә хәтәр булуын сизедермәскә тырыша. Кадрия Ишукова 1937 елда үзе Уфада яшәгәндә эшсез һәм яртылаш дус­ларсыз, терәксез калган иренең Казанда кулъязмаларын тәртипкә китерүе, күп укуы турында яза.
Хатыны кайтып кергәндә, Фатих Кәрим бик нык ябыккан, йончы­ган була. Кадриясе шкафтан катып беткән эремчек кисәге табып ала, ташларга тели. Шулчак Фатих Кә­рим аңа: «Ташлый күрмә, ул бит минем төп ризыгым иде, ул мине ачлыктан коткарды!» – ди. Ә үзе Уфага гаиләсен кайтарырга билет­ларны беренче класска алырлык итеп җибәрә...
Фатих Кәримне кулга алыр ал­дыннан бер көн алда – 1938 елның 2 гыйнварында төрмәдә язучы Мирсәй Әмирдән сорау алалар. Мирсәй Әмир аңа исемнәре атал­ган язучыларның берсен дә «совет­ка каршы» дип исәпләмәвен ассы­зыклый. Пантюркизм белән Троц­кий тарафдары булуда гаепләнгән Фатих Кәримнең 1938 елда фати­рын тентегәндә 4 папка кулъязма­лар булуы теркәлгән. Берсе тулысы белән хатлардан тора, диелә.
Шагыйрьнең эшен ул чактагы шактый язучыларның «эш»ләрен алып барган һәм моңардан ләззәт, тәм тапкан, тарихтан яхшы билге­ле булган тикшерүче Усманов алып бара. 1938 елның 11 гыйнварында дәүләт сагының кече лейтенанты Смирнов Фатих Кәрим белән бе­ренче сорау алу уздыра. Нәтиҗәдә Фатих Кәрим үзенең җинаятен дә «таныган», башкаларны да «сат­кан» документ төзелә. Бу доку­ментта бөтен нәрсә җентекләп, алдан уйланылып төзелгән булуы белән таң калдыра... азакта куелган шагыйрь имзасы гына, документ белән эш иткән архивларны «казу­чылар» белдергәнгә ышансак, сәер һәм үз‑үзенә охшамаган...
Суд карары 1938 елның 3 гыйн­варында кулга алынган Фатих Кәримне «контрреволюцион эшчәнлек алып баруы» раслан­ганга, иреккә чыгаруны мөмкин түгел дип таба, аның милкен конфискацияләргә кирәк дигән карар чыгара. Бернинди гари­залар, СССРның Югары судына юлланган хатлар да шагыйрьнең «эше»н киредән карауга китерми. Ягринлагта Фатих Кәрим тугы­зынчы лагерь участогында эшли. Монда язган хатларында да өмете барыбер сүрелмәгән икәнлеге кү­ренә. Хатыны Кадрия Ишкулова да СССРның Югары судына язуын дәвам итә.
1940 елның 2 ноябрендә ша­гыйрьне аклауга тәүге адымнар­ның берсе булган документ пәйда була. Анда шагыйрь эшен яңадан карау турында сүз бара... 1941 ел­ның 3 декабрендә фурункуллар белән капланган, авыру, хәлсез Фатих Кәрим өенә кайтып егы­ла. Кайтса, ишекләрендә – йозак. Хатыны эштә, балалар – балалар бакчасында. Аш бүлмәсе ролен дә үтәгән бүлмәгә керә. Хаты­ны балаларны бакчадан алыр алдыннан мичкә ягып җибәрер өчен йөгереп кайтса, ишегал­ды себереп йөрүче Маруся аны: «Кер әле миңа», – дип дәшеп ала. Керсә – Фатих Кәрим утыра...
К а д р и я И ш к ул о в а и р е н җитәкләп балалар бакчасына алып китә, балаларны алырга, Ул вакытта дүрт яшьтә булган Ләйлә, бөтен төркем алдында әй­теп сала: «Әйдәгез, минем әтине чыгып карыйк, минем дә бит хә­зер әтием бар!»
1-4
«БЕР ГЕНӘ ШЕЛТӘ АЛГАНЫМ ДА ЮК...»
Фатих Кәрим фронтта алгы сы­зыкта көрәшкән татар язучыла­рының берсе. Алай гына да түгел, мөмкинлек чыккан һәр мизгелендә ябырылып язган әдип тә. Күз алдына китерүе дә кыен: яулар тынып торган арада ул 9 поэма, 2 повесть, 1 драма әсәре, 100 дән артык шигырь иҗат итә.
Журналыбызда Фатих Кәрим­нең фронт чоры турында язма басылган иде, анда аның гаиләсе белән алышкан хатлары да урнаш­тырылды. Ул хатларда шагыйрь­нең бөтен асылы күренә.
Ә автобиографиясендә, ирекле илдә, тыныч шартларда кичкән «зиндан»нарын, күргән михнәтлә­рен ваемлапмы, ул болай язып калдырган...
Сапер взводы командиры, лей­тенант Фатих Кәрим 1945 елның 19 февралендә Пруссиядә һәлак була. Кабере Кенигсберг шәһә­реннән 40 чакрым ераклыкта ур­нашкан Багратионовск шәһәре янындагы туганнар каберлегендә була. Сугыш вакытында әлеге каберлек «37, 8 нче калкулык» дип атап йөртелә. Шагыйрьнең каберен 1956 елда табып алалар һәм Багратионовск шәһәрендәге мемориал комплекска күчереп җирлиләр. Комплексның үзәгендә булган кабер ташына: «Лейтенант Фатих Карим – татарский поэт, погиб героем в бою с немецки­ми захватчиками 19.02.1945 г.» дип язылган.
Фатих Кәрим – I дәрәҗә Ватан сугышы ордены, Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнгән.
Кызыл Армия сафына чакырылгач ук мин яңа формалаштырылган 436 дивизиягә туры килдем һәм февральдә шул дивизия белән фронтка киттем. Смоленск өлкәсендә Суханичтан арырак, Масаальск юнәлешендә булдык. «Зайцева Гора» дигән биеклек өчен сугышларда мина ярчыгы белән сул аягым яраланды, госпитальгә җибәрелдем, анда 1942 елның 20 ав­густына кадәр дәваландым. Шуннан соң Татвоенкомат аша команда белән Тула өлкәсенә җибәрелдем һәм, 226 нчы танкка каршы дивизионга туры килеп, ПТРның беренче номер хезмәтен башкардым. 22 ноябрьдә кабат аягым мина ярчыгы белән җиңелчә яраланды һәм 2953 нче номер­лы ВГЛРга озатылдым. Анда 1943 елның 25 маена кадәр торырга туры килде, чөнки уң аягымдагы яра янында көчле экзема башланды. 25 майда савыгучылар батальонына килеп җиттем. Анда мине 1 нче ротаның 2 нче взводына командир итеп билгеләделәр. Шуннан бирле мин штат буенча шул вазыйфаны башкарам.
1941 елның 30 декабреннән бирле РККА сафында булып, бер генә шелтә алганым да юк...
1 нче автобиографиядән.

 
 
 
 
 

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: