Форматка туры килмәгән шәхесләр белән «форматтан тыш» сөйләшүләр
Китап киштәсе
16 октября 2017
«Азбука-классика» нәшриятының «Арт-хаус» сериясе ХХ гасыр сәнгатендә культ дәрәҗәсендә йөргән шәхесләргә, һәм, әйтергә кирәк, нигездә нонконформистларга багышланган. Басмаларның нигезен нәкъ менә режиссерлар тәшкил итә. Кино сәнгатендә үз юнәлешен һәм эстетикасын булдырган һәм, инде исеменнән үк аңлашылганча, Голливуд стандартларына җавап бирмичә, үз стандартларын булдырган режиссерлар. Алар кулланган алымнар, ысуллар, дөньяга карашларын формалаштырган вакыйгалар турында бара китапларда сүз. Джим Джармуш, Вуди Аллен, Дэвид Линч, Ларс фон Триер, Квентин Тарантино, Педро Альмодовар... «Арт-хаус» сериясе китаплары нигездә интервью жанрында эшләнгән, һәм нәкъ менә шул жанр тәкъдим иткән мөмкинлекләре белән кызыклы да алар. Чөнки, интервью тыңлаучының да, сөйләүченең дә телен чишә, гадәти тематик кысалардан чыгарга мөмкинлек тудыра. Китап авторлары режиссерларны камера астына утыртып куйгандай итә. Пленкада – эре планда – алар. Телиләрме, теләмиләрме… Барлык күркәм һәм бик үк күркәм булмаган яклары, фобияләре, «авырткан урыннары» белән...
Бүгенге цивилизациядәге тенденцияләрне төрле ракурстан чагылдырган икәүгә тукталам. Берсе – дин, иман, инану кебек кыйммәтләргә йөз тоткан «идеаль» каһарманнарның пастораль яссылыкта кылган гамәлләрен, ул гамәлләрнең җимергеч көчкә китерүен микроскоп аша күрсәтүче Ларс фон Триер. Икенчесе – җимергеч, канкойгыч вакыйгалар эчендә торып та, чистарынуга, иманга килү мөмкинлеген алга сөргән гангстерлар, кеше үтерүчеләр, зимагурлар исеменнән чордашларына сөрән салучы Квентин Тарантино.
«МИН АЛЛА ДА, КҮРӘЗӘЧЕ ДӘ ТҮГЕЛ, УЛ ЕГЕТЛӘРНЕҢ НИ КЫЛАСЫН ҮЗЕМ ДӘ БЕЛМИМ…»
Джеральд Пири. «Квентин Тарантино. Интервью».
Киң катлам тамашачыга аны режиссер, сценарист буларак таныткан «Бешеные псы» фильмы прокатка чыккач, Тарантино бер интервьюсында шулай ди. Ул үзенең кара юморын «висельный юмор» дип тәгаенләүне кулай күрә. Беренче карашка, сүзләре җимергеч энергетикалы булып тоела, сискәндергеч яңгырый, әмма аннары, иҗатчының үз заманы көзгесе икәнлеген искә төшерәсең дә, ваемлап аласың: ә ул безгә бүгенгебезнең каршылыкларын, һәм дә юмор белән фаҗиганең янәшә яшәгәнлеген күрсәтер өчен җибәрелгән зат түгелме икән соң? Менә аның үз аңлатмасы:
«Для меня насилие – чисто эстетическая категория. Я не пытаюсь проповедовать никакой морали или выступать с каким‑либо посланием, но, несмотря на всю дикость происходящего в моих фильмах, я думаю, они обычно приводят к определенным нравственным выводам».
Тарантино турында: «Булмаса, аны уйлап чыгарырга кирәк булыр иде», – диләр. 90 нчы еллар кинематографына ул, әйтерсең, Америка боевикларында сурәтләнгән, көн‑төн атыш барган урамнардан, ә бәлки, хәтта Американың 30–40 нчы елларын гәүдәләндергән нуар пленкаларыннан атлап кергән. Хәер, атлап керүе, асылда, видеопрокат салоныннан була аның. 1922 елда, «Санденс» кинофестиваленә килгәндә, 29 яшьлек Тарантино Манхэттен-Бичның видеопрокат салонындагы 5 еллык стажы белән чын-чынлап мактана ала. Монда ул – сату эше арасында – Европа шедеврларын да, Голливудның жанрлы картиналарын да, Көнбатыш экзотикасын да бар колачында үзләштереп өлгерә. Парижның 60 нчы еллардагы кино сәнгатенә гашыйклык кичерә. Һәм әңгәмәдәше Джеральд Пири әйтүенчә, Тарантиноның яраткан сүзе дә яшүсмерләр жаргоныннан – «круто» була. «Хәер, кыяфәте буенча да шундый иде ул», – дип ассызыклый Пири. Әйе, үз чорындагы вакыйгаларны пленка аша тамашачыга җиткергәндә дә әнә шул «кәттәлек» статусын саклый, үсмерлеккә хас максимализм, кайнарлык, җимергеч көчне эшкә җигә ул. Бу – Тарантино алымы. Тарантино мөһере. Монда режиссерның яше дә, тормыш тәҗрибәсе дә беренчел түгел. Өслүбендә бөтен эш.
Аны «камера ярдәмендә төшерүче түгел, ә атучы режиссерлар буынына нигез салучы» дип исәплиләр. Соңыннан бу гыйбарәне Тарантиноның дусты Роберт Родригеска карата куллана башладылар. Әмма биредә сүз, бу «кәттә егетләр» ничек кенә чор эталоны булмасын, «Терминатор» рухындагы киң прокат фильмнары эстетикасы хакында бармый. Тарантино Америка киносына экшн белән беррәттән фәлсәфә, һәм эстетик тирәнлекне кайтаручы режиссер. Өстәвенә, нуарга хас менә дигән кара юмор белән шул ук нуар романтизмын билгеләүче нечкә‑нәфис иронияне дә.
Криминал жанрының шактый коры, стандарт кысаларын киңәйтеп, аны яңа мифология белән баета Тарантино. Һәм, гаҗәеп рәвештә органик, үзенчәлекле, берәүне дә кабатламый торган автор киносы белән мейнстрим кушылмасы хасил була. Брутал ганстерлар һәм философлар, романтиклар, ягъни, кушып булмый торган ингредиентлар – болар Тарантиноның фишкасы. Бу коктейльнең үзенә җәлеп итә торган тәмен хасил итүче, Тарантино эстетикасының үзәгендә торучы Джон Траволта, Брюс Уиллис, Самюэль Джексон һ.б. актерларны гына күздән кичерик. Тарантиноның музасы – Ума Турман турында әйтеп тору да артыктыр. Хатын‑кыз эталонының Голливуд форматы – Мэрилин Монрога үзенең шәхси эталонын – Марлен Дитрихны каршы куя ул. Ә Марлен Дитрих, беләбез, Өченче рейх башлыклары өчен «фәрештә» исәбендә йөргән, Голливудка Европа киносы минимализмын һәм психологик тыенкылыгын алып килгән каршылыклы персонаж. Уманың героинясы – Невеста да – бүгенге чорның кайдадыр нечкә‑нәфис була ала торган, кайдадыр кунг‑фу алымнары белән җавап кайтарырга да күп сорамаучы бер өлгесе.
Тарантино хәтердә кала торган диалоглар һәм характерлар режиссеры. Ул моны үзе дә еш ассызыклый: «Чәчләрен, гәүдәләрен, күз төсләрен сценарийда язып утыру кирәкми, диалог башлана һәм шунда һәммәсе дә ачыла», – ди ул. Тагын болай дип кабатлый: «Минем фильмнарымдагы куркыныч хәлләр гадәти тере кешеләр белән булганга, хәвефләндерә. Мин мультфильмнар төшерүче түгел, боевиклар бүлегендә дә таба алмассыз минем фильмнарны. Гәрчә аларны анда еш кына урнаштырсалар да».
Тарантино һәм Пири әңгәмәләре эчке энергетикасы, хәтта ки агрессиясе белән дә, корылышы ягыннан да – гаять үзенчәлекле. Әңгәмәдәш белән аның герое – күпмедер дәрәҗәдә антиподлар, кайсыдыр бер моментларда, көтмәгәндә, криминал дөньясындагы кебек, җинаятьтәшләр дә:
– Я не Бог и не провидец. Я не знаю, что эти парни собираются делать. Я предлагаю обстоятельства, и они начинают говорить друг с другом, а я записываю… Я думаю, что мои персонажи точно так же опускаются до исступленной жестокости, как и поднимаются до истовой человечности.
Күз алдына «Криминальное чтиво» белән «Убить Билла» полотнолары килеп баса. Опералары, дияргә дә мөмкиндер хәтта. Әлбәттә, экранда барган трэшны исәпкә алып. Монда режиссерның җәмгыятьтәге җитлеккән һәм сызланып торган сорауларга җавап эзләве көн кебек ачык. Әмма ул, барыбер дә шул үсмерләрчә образда калып: «Мин «Невеста»ны төшергәндә ләззәт алдым, шул җитә», – диюне кулайрак күрә. Әйе, бу Брюс Ли шәхесенә дан җырлау да, әйе бу Америкага пародия дә, әйе, бу хулиганлык та, әйе, бу Көнбатыш культурасына стилизация дә. Ә мәгънәсе, дияргә ашыгабыз. «Кирәкми, мәгънә эзләмәгез», – дияр иде Тарантино үзе. Һәм без, ниһаять, сүзенә колак салып, эзләмибез, бары аның үзенә шәрехләргә мөмкинлек кенә калдырабыз:
«Большие Идеи портят кино. В кино самое главное – сделать хорошее кино. И если в процессе работы тебе в голову придет идея, это отлично. И это не должна быть Большая Идея, это должна быть маленькая идея, из которой каждый вынесет что‑то свое».
«КИНО, БОТИНКАГА ЭЛӘККӘН ТАШ КЕБЕК, УҢАЙСЫЗЛЫК ТУДЫРЫРГА ТИЕШ…»
Ларс фон Триер. Интервью: Беседы со Стигом Бьоркманом
Провокатор буларак дан казанган Ларс фон Триер, ни гаҗәп, Стиг Бьоркман белән үзен шактый әдәпле һәм тәртипле тотарга мәҗбүр, дияр идем. Алай гына да түгел, интервьюларында журналистларны мыскыллап, ирония белән җавап бирүдән беркайчан да тайчанмаган Триер биредә балачагы, куркулары, депрессияләре турында да шактый ачылып, дусларча һәм якыннарча сөйләшеп утыра. Моңа, бәлки, Бьоркманның абруе да сәбәпчедер. Чөнки китапның, ягъни интервьюларның башында ук Триер чорыбызның икенче бер культ-режиссеры – Вуди Аллен турында Бьоркман әзерләгән басманы искә ала. Шунда аның үзе турындагы китап идеясенә мөнәсәбәте дә чагылып китә – мин моны төрттерү, ирония маскасы артына яшеренеп бетә алмаган горурлык дияр идем.
Форматка туры килми торган режиссер белән «форматтан тыш» сөйләшү – китапның архитектоникасы шундыйрак. Аның 10 ел дәвамындагы очрашу-әң гәмәләр нәтиҗәсе булуын да әйтергә кирәктер. Һәм бу бик яхшы сизелә. Бьоркман куйган сорауларның тирәнлегендә һәм кискенлегендә дә, Триерның җавапларындагы турылыгында һәм каршылыгында да. Нәкъ менә шул каршылыклары белән кызыклы китап. Бьоркман әңгәмәләрнең әлеге каршылыгын махсус калдыргандыр, дип уйлыйм, чөнки, шул рәвешле ул безгә, Триер үз фильмнарында геройларының үсеш-үзгәрешен күрсәткәндәй, режиссерның метаморфозаларын да күрсәтә. Баштарак алар, яхшы танышлардай сөйләшәләр. Һәм темаларның менә мондыйлары өстенлек итә:
– Но почему тебе вообще пришло в голову взять такую аристократическую фамилию? И когда ты так начал подписываться постоянно?
– Году в семьдесят пятом. Хотя можно сказать, что эта история началась много раньше – во времена моего деда Свена Триера. В Германии его всегда величали «герр фон Триер»... В середине семидесятых я начитался Стриндберга, ну и конечно Ницше. Когда со Стриндбергом случилась депрессия в Париже – ее потом назвали «инфернальным кризисом» – он стал подписывать свои письма «Rex», то есть «Король». И мне показалось, что это очень забавно.
Тора-бара алар Триерның «фирма стиле»н тәшкил иткән «яшерен» алымнарны барлап чыгалар, кино сәнгатендә аңа кемнәрнең аеруча зур тәэсир ясаганын «тартып чыгаралар», геннар, нәселдәнлек, гаилә, андагы кыйммәтләр турында сөйләшәләр. Һәм җай гына Триерның үзендәге фобияләр темасына килеп төртеләләр:
– Разумеется, я могу извлечь некоторую пользу из моих фобий. Человек, который боится темноты, скорее всего, сделает более качественный ужастик. Но большинство страхов просто превращает тебя в невротика. В настоящий момент я так зациклен на себе, что воображаю собственную смерть по пять‑шесть раз на дню... В страхе заложена такая сила, что с ее помощью можно было бы взобраться на гору или пуститься в путешествие. Но страх ничего не дает взамен, хотя и отнимает у меня массу сил, пота и слез, когда я продираюсь сквозь мучительную бессонную ночь. А когда наступает утро, все исчезает. Не остается никаких видимых доказательств того, что я пережил. Очень жалкое состояние.
– Ты можешь стать бессмертным благодаря своим фильмам...
– Я могу стать бессмертным благодаря моим фильмам... (Смеется.) А сейчас что я с этого буду иметь?
Асылда, теләсә кайсы иҗатчы әнә шул психологик үзенчәлекләре белән кызыклы да. Нәкъ менә шулар фильмнарында тормышның барлык катламнарын ачып күрсәтергә мөмкинлек бирә дә режиссерларга. Без, бәлки, Хичкок гение булмаса, курку турында бүген болай ачылып сөйли дә алмас идек. Триер да чыгарма була алмый бу очракта. Һәм, алай гына да түгел, ул үзендәге невротизмны беркадәр «иркәли» дә кебек тоела вакыт-вакыт. Монысы да аңлашыла. Шул невротизм аңа, үзрефлексия аша, чорының невротизмына тоташырга мөмкинлек бирә, чөнки.
«Я очень горжусь своим статусом персоны нон грата Каннского фестиваля и чувствую, что он полностью мне подходит. Кажется, в истории Канн это единственный случай», – ди иде еш кына журналистларга биргән интервьюларында Ларс фон Триер 2011–2012 елларда. Аның тирәсендә җәнҗаллар була һәм хәл ителә тора, ә кинолары – төшерелә. Соңгы фильмы – «Нимфоманка» – безгә Триерның һаман да бары тик үзенә генә тугры булып калуын исбатлады. Һәм әнә шуның белән ихтирамга лаек та ул – караш, фикерләреннән тайпылмавы, принципларыннан йөз чөермәве һәм, әлбәттә инде, фильмнары аша безнең җәмгыятьнең кая таба йөз тотуын, һич тә курыкмыйча, һәм гаилә, һәм социумда хөкем сөргән авыру күзәнәкләр аша чагылдыра белүе белән. Әйе, ул караңгыдан һәм онкологиядән, иртә үлемнән курка. Әмма ул туры итеп, кистереп, дөресен әйтүдән курыкмый. Бәлки, бу кыйммәтрәктер?
«Политкорректность – худшее, что дала миру Америка. Именно политкорректность убила честную дискуссию, потому что многие люди сегодня предпочитают молчать, боясь быть обвиненными».
Ретроспектива ясап, дөньякүләм һәлакәт куркынычы, дини нигездәге катастрофалар турында бәян иткән «Меланхолия» белән «Антихрист»ларга кадәр үк төшерелгән, инде заман классикасы саналган картиналарына кайтсак... без Триерның әле шул чакта ук дөньяга ни дәрәҗәдә аек бәя биргәнлеген күрә алабыз. «США – страна возможностей» дигән циклның беренче фильмы «Догвилль» ук күтәргән теманың хәл ителеш ракурсы, һәм төшерү алымнары белән дә – моңарчы булмаган яңалык.
Социал-демократ һәм коммунист гаиләсендә тәрбияләнгән Триер өчен бүгенге социумны әнә шул кисемтәдә – Югарыдан торып карау – гаять кызыклы булган, күрәсең. Асылда бит, «Догвилль»да да, «Мандерлей»да да сүз, геройлары ХХ гасыр башында яшәсә дә, әле һаман колбиләүчелек калдыклары, көчләү, садизм элементлары сакланып калган Америка прерияләрендәге ташландык, вак шәһәрләр турында бармый. Триер Швециядәге олы бер фабрика цехы эчендәге караңгы пространствода кара идәнгә акбур белән йортлар, эскәмия, караватлар, шкафлар сызып, шулай ук сурәте ясалып куелган Моисей кушаматлы этне (аның исеме юкка гына андый түгеллеген һәммәбез дә аңлый, әлбәттә) шәһәр сагына урнаштырып, Америка стандартын өлге итеп алган, һәм, «Титаник» айсбергка томырылгандай, котылгысыз рәвештә үзен һәлакәткә алып барган тулы бер цивилизация турында сүз йөртә.
Без әле һаман да үзебездәге иблисләрне җиңә алмыйбыз, ди ул. Һәм, ахыр чиктә, Грейс гангстер әтисенең ялтырап торган машинасына кереп утырып: «Әйе, дөнья бер шәһәргә кимрәк булса, бернинди дә зыян күрмәячәк. Һәм ул шәһәр – Догвилль», – дигәндә, без, йөрәгебез жу итеп, янәшәбездә генә барган канкойгыч вакыйгаларны, үзебезнең ваемсызлыкны, күз йомучанлыкны... искә төшерәбез дә, «монстр-режиссер»ның герое авызыннан яңгыраган репликада сүзнең асылда җир шары һәм аның барлык кешеләре турында барганлыгын аңлыйбыз.
Ә Триер исә, ваемсыз һәм ярым иронияле, ярым моңсу рәвештә, кайдадыр, диванга сеңеп,тыныч кына интервью бирүен дәвам итә:
«Я был воспитан с мыслью не верить ни в добро, ни в зло. А в то, что все имеет свое объяснение. Не существует асболютных крайностей вроде добра и зла, есть ошибки и недоразумения».
Добавить комментарий