Гаҗәеп балыклар: Тәтеш музее раритетлары турында
Безнең белән сәяхәт итегез
Татарстанның үзенчәлекле урыннары буйлап сәяхәтебезне дәвам итәбез. Татарстанлылар яңалык тәкъдим итәргә бик оста, турист халкын үз музейлары «ятьмә»сенә «эләктереп алу» өчен ни генә уйлап тапмыйлар. Бу яктан бигрәк тә ярлы-елгалы районнарда яшәүчеләр шомарган – ятьмә үреп балык‑киек аулау Чулман һәм Идел ярында яшәүчеләрнең канына сеңгән.
Кайчандыр өяз үзәге булган Тәтеш шәһәрчегендә күңелләребезгә нәкъ менә шундый халәт иңде. Балык биредә һәр җирдә – елгада да, кибетләрдә дә һәм... музейда да.
ИСКИТКЕЧ ПӘҺЛЕВАН БАЛЫК
Җирле халык аны,гади генә итеп, Балык музее дип атый. Тулырак исеме – Балык тоту тарихы музее. Тәтешлеләр бу музейны үзләре уйлап тапкан, аннары уй-ниятне тормышка ашыруда да эшне озакка сузмаган. Хәзер исә туристларның өзелеп торганы юк. Аларны ишек төбендә үк Тәтеш балыкчылары шушы тирәләрдә эләктергән иң атаклы балык (чын зурлыгындагы сын рәвешендә) каршы ала.
КЫРПЫ ТАРИХЫ
960 килолы могҗизаи кырпы балыгы тарихы ул елгадан тартып чыгарылганнан соң үткән йөз ел эчендә газеталарда, журналларда, Интернет челтәрендә күп тапкыр сөйләнгән инде, тик аны «ватан»ында – Тәтештәге балык музее янында гына табигый зурлыгында күреп була. Экскурсия вакытында йөз еллар элек булган вакыйгалар тәмләп тасвирлана. Идел буе төбәгендә ачтан интегүчеләргә гуманитар ярдәм сыйфатында балыкны ул чагында Казанга алып киткәннәр, ә менә аннан чыккан 196 кг кара уылдык тәтешлеләрнең үзләренә тәтегән. Биниһая зур кырпыны эләктергән балыкчы Александр Илларионович Страшин шул вакытта өенә бер чиләк кара уылдык алып кайткан! Их, булган бит заманнар…
Сүз уңаеннан, әлеге гаҗәеп кырпы бу тирәдәге елга-суларда тотылган бердәнбер зур балык түгел. Музейдагы балык һәм балыкчы даны диварына шул ук 1921 елда тотылган 415 килолы кырпы фотографияләре дә эленгән. Ә инде хәзерге заман балыкчылары шул ук күргәзмәдә 120 килолы җәен һәм 12 килолы чуртан белән мактанып тора, – тиз тәэсирләнүчән кунакларны бу да хәйран калдыра. Тәтеш районы Балык тоту тарихы музее филиалы мөдире Александр Петрунин гына могҗизалы балыкларның зурлыгын һәм аларның атамаларының бер-берсенә туры килүен дөрес бәяли, аңлата ала:
– 300 килограммнан авыррак балык кына чын кырпы дип саналган. Шуннан кечерәк булган барысы да – кырпы малайлары (белужата). Чөнки кырпы бер гасыр яши!
– Балыкчылык – күңел халәте ул, – дип саный Александр. – Ә Тәтеш – нәкъ менә балыкчылык ягы, биредә балык тоту белән борынгы заманнардан ук шөгыльләнгәннәр. Беренче балык тоту урыны безнең эрага кадәр II–IV меңьеллыкларда тәгаенләнгән булган, казу эшләре вакытында балыкчы коралы – ятьмәләр һәм тотылган балыкны озаграк саклау мөмкинлеге биргән ыслау урыннары да табылган биредә.
СУ АСТЫ ДӨНЬЯСЫ ТАРИХЫ
– Туган илең дә шундый шәп җирләр булганда, ә җирле халыкның активлыгы һәм фантазиясе көннән-көн яхшыра барганда, нигә кая да булса йөрергә әле? – дип, бу соравын журналист халкына юнәлтә Александр.
Яхшыра баруның ни аңлатканын без музейның үзендә үк күреп инана алдык. Аяк астында – пыяла идән, әйтерсең каядыр ерак Мисыр тирәсендәге диңгез төбе кебек су асты дөньясының мавыктыргыч тарихын күрсәтә ул – кызыклы да, матур да, хәйран да калдыра.
Әйе, XIX гасырда сәүдәгәр Полосухин – ә Балык мирасханәсенең бер өлеше аның йортында урнашкан – киләчәк музеен күз алдына да китерә алмагандыр. Хәтта заманча туристларга да мондый интерактив экспонатлар яңалык булып тора. Идеянең оригинальлеге Алабугадагы кер юу урынына (портомойня) һәм Зөядәге Агач археологиясе музеена бик шәп көндәшлек тудыра. Пыяла идәннән күренә торган су асты дөньясы экспонатларын теш табибы бүлмәсендәге кебек тәртипләп киштәләргә тезелгән мамонт тешләре, борынгы хәзинәләр, тарихи диорамалар һәм балык сурәтләнгән яртылаш көзге кисәкләре тулыландыра…
ГАШЫЙКЛАР ТАРИХЫ
– Элек кияү егетләре боларны кәләшләренә бүләк иткән, – дип аңлата ярты көзге рәвешендәге ядкәрләр тарихын экскурсоводыбыз. – Ә гашыйкларның берсе вафат булгач, көзгене яртылаш ватып алып, аны мәрхүмнең каберенә салганнар. Көзгенең икенче яртысы исә хуҗасының үлеменә кадәр саклана, – янәсе, теге дөньяда гашыйклар кавышсын өчен. Тәтеш риваяте Ромео белән Джульетта яки Изге Валентин турында легендалардан кайсы ягы белән ким? Менә шулай шул, һич кайтыш түгел.
ӘКИЯТ ТАРИХЫ
Экскурсия вакытында туристларны борынгы бер каберлектә табылып, баш сөяге нигезендә яңадан торгызылган бер тәтешленең (XV гасырда яшәгән) башы «күзәтеп тора». Әле нәкъ түшәм астында балык тотып утыручы малай да бар, күр дә тор, кырпы малаен эләктергәндәй, сезне дә кармагына каптырып алыр кебек. Быгырдап кайнап утырган аквариумдагы ялтыравык матур карпларның күзләре дә гел кунакларга төбәлгән. Җемелдәп торган зәңгәр яктылык әйләнә-тирәне әкияткә әйләндерә. Менә кемдер тәрәзә төбендә ачкычларын онытып калдырган – каптырмасында зәңгәргә ак төс белән уеп «су анасы» дип язылган…
– Сездә су аналары да бармы? – дип кызыксынабыз экскурсоводтан.
Александр елмая:
– Тәтеш музее Татарстанда экспонатлар саны ягыннан – иң зурысы.
Элек мондагы елга-суларда кырпы гына түгел, ә искиткеч әкияти җан ияләре дә булгалаган, дигән нәтиҗә ясыйбыз. Әкиятләрдәге су аналары да – яртылаш балык бит. Аларны ничек пешерергә икәне генә аңлашылмый, кызык, тәмле була микән?
– Бу җирлектәге иң тәмле балык – берш (Идел сыласы), – дип җавап бирә Александр, уйларыбызны сизгәндәй.
Тәтештәге балык кибетендә без күчтәнәч итеп нәкъ менә шул бершны сатып алабыз. Шуның янына корбан белән карпны да өстибез. Менә хәзер экскурсиябез тәмам дип санарга була. Бу як халкында бик төпле әйтем бар: Тәтештә булмаган кешенең чын балык күргәне юк! Арасында яңа тотылганы да, ысланганы, тозлысы да булган ярты еллык балык запасыннан тыш, без бу өлкәдә моңарчы һич ишетмәгән-белмәгән нәрсәләр белән зиһенебезне баеттык:
Балык тәңкәсе белән бергә үсә. Аның һәр тәңкәсендә агачтагы кебек боҗралар бар, шулар буенча балыкның яшен билгеләргә була.
XVII гасырда табигатьтәге балык ресурслары монастырь һәм чиркәүләр карамагында санала, шуңа күрә балыкчылар барлык кыйммәтле балыкны дәүләткә һәм чиркәүгә тапшырырга тиеш булганнар. Шул хактагы әмернең күчермәсе Тәтеш балык музеенда саклана.
XIX гасырда Идел буйлап беляналар – зурлыгы заманча лайнерлардан һич тә калышмаган кораблар йөри. Алар рәт‑рәт 200 чыршы борысыннан ясалган. Бу кораблар бер генә сезон хезмәт иткән һәм, барасы җирләренә ирешкәч, тулысынча сүтелеп, өлешләп сатылган.
Тәтештәге Вшиха тавына бурлаклар әнә шундый исемне биргән, үзләре сөйрәп бара торган судно туктап торган вакытта, алар шушы таудагы мунчага юл тоткан һәм монда бетләрдән арына торган булганнар.
Һәр бурлакка бригадада үз вазыйфасына туры килә торган кушамат тагыла. Алда баручыны «Шишка» дип атыйлар. Бригадада аның артына баса торган ике «урынбасары» «Подшишельные» дип йөртелгән. Судноны урыныннан кузгатучы иң нык ир‑атлар исә «Ломовой»лар булып чыга. Ә «Забегающий» кушаматлысы алдан бара, бурлаклар үтәсе юлдан ботакларны җыеп, каршыга килә торган салларны һәм көймәләрне кисәтеп йөри. «Подневольный»лар исә – юлга чыкканда ук хезмәт хакын хәмергә тотып бетереп, аннан соң бригадада ризык бәрабәренә генә эшләгән бурлаклар.
Кама сусаклагычы җәелгәнче, Тәтеш тирәсендә Иделнең киңлеге 900 метр гына була. Су биеклеге 28 метрга күтәрелгәч, елга 6 чакрымга киңәя. Шуннан соң еш кына балыкчылар кармагына су төбенә киткән йортлардагы төрле кирәк-яраклар да эләгеп чыккалый.
Шалдер – җирле балыкчылар өчен иң яхшы транспорт. Халыкта аны «кишкотряс» дип атыйлар. Ул җирле осталар тарафыннан «Иж» мотоциклы нигезендә эшләнә, шуңа трактор яки «КамАЗ»дан өч камера куела. Шалдер – бөтен җирдә йөри ала торган транспорт, суда да батмый, тик закон тарафыннан тыелган, чөнки аны рәсми теркәп булмый.
Добавить комментарий