Габделбари Баттал-Таймас – күп телләр белгән каләм иясе
ХХ гасыр башында кискен иҗтимагый һәм сәяси үзгәрешләр кайбер шәхесләрнең язмышларын гына түгел, исем-атларын да үзгәртә. Күренекле татар зыялысы Батталның мулла кушкан исеме Габделбәр булып, аңа Троицк мәдрәсәсендә укыганда иптәшләре кушкан Габделбари аты ябышып кала. Китапларын һәм вакытлы матбугатта мәкаләләрен ул төрле псевдонимнар куеп бастырып килә. Төркиядә яши башлагач, андагы реформа кысаларында исеменә тагын үзгәреш кертә. Татар һәм төрек халкына ихластан хезмәт иткән бу шәхесне җәмәгатьчелек Габделбари Баттал-Таймас дип белә.
13 марта 2023
Габделбари Баттал 1882 елның 8 декабрендә элекке Самара губернасы Бозаулык өязе Яңавыл авылында Мәсрура һәм Габдулла Баттал гаиләсендә дүртенче бала булып дөньяга килә, биш балалы гаиләдә тәрбияләнә. Фамилиясе бабасының әтисе Сәетбаттал исеменнән алынган була.
Оренбургның Кәрвансарай мәдрәсәсендә укыган абыйсы Гарифулла энекәшен үзе белән алып китә. 2‑3 елдан соң Габделбари, остазы Хәсән хәлфәгә ияреп, Каргалы мәдрәсәсенә күченә, биредә нык мавыгып дини тәгълиматны өйрәнә. Аннары Троицк каласына китеп, «Рәсүлия» мәдрәсәсе шәкерте һәм аның җитәкчесе Зәйнулла ишанның мөрите була, гарәп телен һәм дин фәннәрен тирәнтен үзләштерә. Матур әдәбиятны сөюче һәм татар китабы белән сәүдә итүче Сабир Хөсәен хәлфәдән китаплар алып укый.
«Рәсүлия»дә хәлфә булып эшли башлаган 1904 елны Мифтахетдин Акмулла әсәрләренең беренче тупланмасы рәвешендә, шагыйрьнең тәрҗемәи хәлен дә язып, «Акмулла» исемле китап нәшер итә.
КАҺИРӘНЕҢ РЕДАКТОРЖУРНАЛИСТЫ
1905 елда 23 яшьлек Габделбари Баттал белем эстәү максатыннан Каһирәгә бара. Ләкин университетка укырга керми, мөстәкыйль рәвештә белемен арттыру белән шөгыльләнә: курсларда хәзерге гарәп телен үзләштерә, әсәрләр укый. Мисырда гарәпчә мәкаләләр язып, Габделбари Баттал журналист һәм публицист буларак формалаша. Аның Россиядәге төрки халыклар турында язмалары үзе эшләгән «Әл-Җәридә» газетасында, шулай ук «Әл-Мөәййяд», «ӘлМөкәттәм»дә һәм «Әл-Мәнар» журналларында дөнья күрә.
Баттал гарәпчә укып туплаган белемен татар шәкертләренә җиткерү юлларын да таба. 1908 елда Казанда аның гарәпчәдән тәрҗемә итеп язылган «Ислам философлары Мөхәммәд Габдеһ вә Җамалетдин Әфгани» һәм «Мәгыйшәт юллары» исемле әсәрләре Муса Габдулла псевдонимы белән бер‑бер артлы дөнья күрә.
Ул 1907 елның ахырында Каһирәгә килгән Исмәгыйль Гаспралы белән якыннан аралаша. Гаспралы 1908 елның язында шәһәрдә үз фикерләрен тарату өчен гарәп телендә «Ән-Нәхдә» («Яңарыш») исемле газета чыгара башлый. Бу проект Бөтендөнья мөселманнары конгрессын оештыру кысаларында башкарыла. Аның мәкаләләрен гарәпчәгә газетаның редакторы Габделбари Баттал тәрҗемә итә, ләкин язмалар гарәп җәмәгатьчелеге игътибарын җәлеп итә алмый. 16 сан бастырылгач, газета чыгудан туктый.
Исмәгыйль Гаспралы белән аралашу Батталга нык тәэсир итә. Аның күңелендә милләткә хезмәт итү программасы шушы аралашу нәтиҗәсендә калыплашкан дип уйларга кирәк. Гаспралы киңәшен тотып, ул туган иленә кайта. Кайтышлый Бакчасарайда «Тәрҗеман» газетасының 25 еллык юбилее уңаеннан оештырылган мәҗлестә катнаша, күп генә күренекле шәхесләр белән таныша.
ОРЕНБУРГ ЖУРНАЛИСТЫ ҺӘМ ТРОИЦК МӨГАЛЛИМЕ
Габделбари Баттал 1908 елны туган иленә кайтканда югары хәзерлекле редакторнәшир була. «Вакыт» газетасы редакторы Фатих Кәрими моны таный һәм Батталны редакциягә эшкә ала, мәкалә-очеркларын бик теләп бастыра. Шул ук елны Габделбари хәрби хезмәткә алына, ләкин 1909 елның язында, нык авырып китү сәбәпле, аннан азат ителә. Оренбургта урнашып, «Вакыт» һәм «Шура» журналында күпсанлы мәкаләләр, очерклар бастыруын дәвам итә. Юлъязмалары арасында журналистның 1910 елны Кавказга сәяхәтен тасвирлаган һәм шул елны аерым китап булып Оренбургта дөнья күргән «Кавказия мәктүпләре» игътибарга лаек.
ХХ гасыр башында Оренбург татар дөньясының интеллектуаль үзәгенә әверелә. Баттал биредә Ризаэтдин Фәхретдин, «Хөсәения» мәдрәсәсенә укытырга килгән мөгаллимнәр Муса Бигиев, Габдулла ШинасиИбраһимов, шагыйрь Гобәйдулла Рәдүди, Җамал Вәлиди һ.б. зыялылар белән якыннан аралаша.
Шулай да дуслары һәм җәмәгатьчелек чакыруы буенча 1910 елның көзендә Троицк каласына күченә һәм биредә өч уку елы дәвамында Яушевларның «Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә гарәп теле, татар тарихы һәм әдәбияты дәресләрен алып бара.
1910 елны, армиядән кайткач, туган авылы кызы Кафия туташка өйләнгән була, ләкин озак та үтми хәләл җефете тиф авыруыннан үлеп китә. 1913 елда Троицкида рус теле укытучысы Газизә туташка өйләнә. Бу бәхетле никахтан Билгивар исемле уллары туа.
Укытудан тыш, Баттал вакытлы матбугатта күпсанлы мәкаләләр белән катнаша һәм тарихи эзләнүләр алып бара. Мөгаллим 1909 елны урта мәктәп өчен дәреслек сыйфатында «Татар тарихы» китабын әзерләп бастыра. Автор шул елны «Шура» журналында башланган «Без татармы, төрекме?» дигән бәхәстә татарчылык фикерен яклаучыларның әйдәманына әверелә. Дәреслек берничә мәртәбә тулыландырылып бастырыла. Дүртенче басмасы 1938 елда Мукден шәһәрендә «Төрек-татар тарихы» исеме белән нәшер ителә.
Шулай ук шәһәрнең күренекле химаячесе, 1 нче гильдия сәүдәгәре Габделвәли Яушев һәм аның нәселе турында хезмәт тәмамлый. 1912 елда дөнья күргән бу китап матди байлык һәм иганәчелек ресурслары булганда, теләсә нинди сәяси режим шартларында милли мәдәниятне саклап калу, үстерүне тәэмин итү мөмкинлеген искәртә.
1913–1917 ЕЛЛАРДА КАЗАНДАГЫ ЭШЧӘНЛЕГЕ
1913 елда «Йолдыз» газетасының редакторы Әхмәтһади Максуди чакыруын кабул итеп, Баттал җаваплы сәркатибе вазифасын башкарырга Казанга күченә. Бу вакытка «Йолдыз», «алтын урталыкны» саклап, сәяси темаларга кискен кагылмый торган газета сыйфатында танылган була. Баттал да, сәясәткә караганда, әдәби эшчәнлекне өстен күрә. Аның тырышлыгы бушка китми, атнага 3 тапкыр бастырылган газета 5 тапкыр нәшер ителә башлый, абунәчеләр саны арта, сәркатип «Йолдыз»га яңа рух һәм җитдилек бирүгә ирешә. Аның «Йолдыз»да, яңа гына нәшер ителә башлаган «Мәктәп», «Сөембикә» журналларында басылган күпсанлы мәкаләләре авторны күренекле җәмәгать эшлеклесенә әверелдерә.
Баттал Казанда әдәбият галиме буларак та таныла. Дөресрәге, бу юнәлештә күптән алып барган эшчәнлеген яңа баскычка күтәрә. Ул Оренбургта яшәгәндә үк әдәбият мәсьәләләре буенча «Вакыт» газетасы битләрендә языша. Әйтик, 1909 елгы бер мәкаләсендә әдәби әсәрне бәяләгәндә андагы фикернең яңалыгы һәм тирәнлеге, язучы теленең матурлыгы күз уңында тотылырга тиеш, дигән караш белдерә.
Татар нәзари фикере үсешенә багышланган Г.Сәгъди, Н.Хәлфин һәм Җ.Вәлиди хезмәтләре белән рухланып, ул «Нәзарияте әдәбия» китабын (1913) яза. Хезмәтендә Европа әдәбият теориясендәге алдынгы фикерләрне милли әдәбиятка яраклаштырып кулланырга тәкъдим итә, татар нәзари фикерендә беренче тапкыр төр һәм жанрлар теориясен эшләп чыга.
«Йолдыз»да әдәбият-сәнгать бүлеген җитәкләгән Галимҗан Ибраһимов белән хезмәттәшлек итеп, 1914 елда татар мәктәпләре өчен «Яңа әдәбият» исемле хрестоматия әзерләп бастыра. Китап җиде бүлектән тора: Туган як, Җәй, Көз, Кыш, Табигатьтәге могҗизалы хәлләр, Бәйрәм, Иртә. Аларга соңгы биш елда әдәбиятта мәйдан тоткан язучылар, шагыйрьләрнең әсәрләре, алардан өзекләр сайлап урнаштырыла.
Баттал халыкка аңлату максатында 1917 елны «Өч төрле идарә ысуллары: чикләнмәгән монархия, чикләнгән монархия һәм җөмһүрият» исемле китап нәшер итә. Шул ук елны Сөембикә манарасы турында укыган лекциясе 1918 елда аерым китап рәвешендә дөнья күрә.
1917 елгы кискен сәяси үзгәрешләр уртак тел табып килешеп эшли белгән Батталның да холкына тәэсир итә. Николай I һәм варисы Алексейның тәхеттән ваз кичү хәбәре уңае белән язган мәкаләсе 16 мартта редактор Әхмәтһади Максуди тарафыннан танымаслык итеп кыскартып бастырылгач, ул протест йөзеннән редакциядән китә.
1917–1921 ЕЛЛАРДАГЫ ЭШЧӘНЛЕГЕ
1917 елгы Февраль инкыйлабы йогынтысында Казанда татар җәмәгатьчелеге арасында иҗтимагый-сәяси активлык арта. Баттал да бу хәрәкәттән читтә кала алмый. Гаяз Исхакый тәкъдиме белән ул Төркестанга җирле мөселманнарга сәяси оешмалар төзүдә ярдәм итәргә тиешле татар делегациясе составына кертелә һәм июнь аенда Ташкентта булып кайта. Куйган максат үтәлми, әмма ул биредә Садри Максуди белән якыннан аралаша. Соңгысы Төркестан комитеты әгъзасы сыйфатында төбәк белән вакытлыча идарә итәргә җибәрелгән Дәүләт Думасы депутатлары төркемендә була.
Казанга кайткач, Мөселман комитетының «Корылтай» газетасында җаваплы сәркатип булып эшли башлый. Газета, Вакытлы хөкүмәт эшчәнлеген, федератив-демократик республика һәм милли-мәдәни автономия фикерләрен яклап, совет хөкүмәтенең милли сәясәтен тәнкыйтьләп, мәкаләләр бастыра.
Баттал Казанда июль аенда үткән Берләштерелгән съездда Милли мәҗлес вәкиле итеп сайлана. Аның 1917 елның 30 ноябрендә Уфада ачылган утырышларында катнаша. Миллимәдәни мохтәрият тарафдары була. 1918 елның 24 гыйнварында Казанга кайта һәм «Корылтай»да эшләвен дәвам итә. Ә апрель башында большевиклар газетаны яба.
Корылтайчылар төркеме Г.Мохтаров һәм Габделбари Баттал редакторлыгында «Алтай» исемле газета нәшер итә башлый. Элекке эчтәлекне саклаган газетаның 13 саны чыккач, татар большевиклары аны да ябып куя. Батталны сак астына алалар һәм, башка матбугат оештырмау турында язма вәгъдә алгач кына, иреккә чыгаралар.
Эшсез калган Габделбари Баттал, якындагы авылга күченеп, Мөхетдин Корбангалиев һәм Хуҗа Бәдигый белән берлектә татар мәктәпләренә дәреслекләр эшли башлый.
Гражданнар сугышы Казанга да килеп җитә: аклар гаскәре кызылларны Казаннан куып чыгаруның икенче көне – 6 августта Баттал шәһәргә кайта һәм «Корылтай» газетасын (август уртасы – 5 сентябрь) чыгаруга алына.
Кызыл гаскәрләр Казанга якынлашкач, бер төркем мәсләктәшләре белән Самарага, аннан Уфага күченә. Биредә 3 сентябрьдә Бөтенроссия вакытлы хөкүмәтен оештыруга багышланган киңәшмәдә катнаша. Үзен «Бөтен Русиянең бөек хөкемдары» дип игълан иткән адмирал Колчак 1918 елның ноябрендә аны тарата. Ә Милли мәҗлес һәм Милли идарә әгъзалары, 1918 елның октябрендә Көнбатыш Себердәге Кызылъяр (Петропавловск) шәһәрендә тупланып, Эчке Русия һәм Себер төрки-татарларының Милли идарәсен оештыра. Габделбари Баттал һәм Каюм Мостакай дүрт ай дәвамында аның матбагасын – атналык «Маяк» газетасын нәшер итә. Колчак сәясәте Милли идарәне яптыра, «Маяк» та чыгудан туктый.
Кабат эшсез калган Баттал башта Чиләбегә барып урнаша, җәй көне аклар кулында булган Екатеринбургта мөселманнар өчен ачылган курсларда тарих фәне укыта. Кызыллар килү куркычы тугач, качакларга ияреп, Эрбет шәһәренә юнәлә. Аннан Төмән, Омск аша Томскига килеп җитә. Совет хөкүмәтенең 1920 елның 15 гыйнварындагы үлем җәзасын бетерү турында карарын ишетеп, биредәге мөселман коммунистлары оешмасыннан китаплар һәм матбугат кирәк-яраклары алырга җибәрелә дигән кәгазь юнәтеп, март башында гаиләсе янына Казанга кайта.
Баттал Казанда кулга алына, ай ярым төрмәдә утырганнан соң, шәһәр янындагы мәҗбүри хезмәт лагерена эшкә җибәрелә. Качу уена килеп, ялган документ белән 1919 елның 19 августында Идел буйлап пароход белән Әстерхан аша Бакуга бара. Ләкин Грузиягә китү планы барып чыкмый, кире Казанга кайтырга мәҗбүр була. Шәһәрдә эзәрлекләүләр көчәйгәч, 1920 елның кышында бер крестьян исеменә алынган паспорт белән кабат Казаннан китә. Сембердә ялган документ эшләтеп, завод өчен бер вагон товар алып баручы буларак, зур маҗаралар белән Петроградка килеп ирешә. Мәчет аша яңа документ юнәтеп, тимер юлга эшкә урнаша.
Бу айларда күп шәхесләр киләчәк тормыш турында фикерләшә һәм Россиядән китәргә карар кыла. 39 яшьлек Баттал да 1921 елның сентябрендә, су юлы белән качып, Финляндиягә чыга.
ЧИТ ИЛЛӘРДӘГЕ ТОРМЫШЫ
Баттал 1925 елның ноябренә кадәр Хельсинки татар җәмгыяте мәктәбендә балалар укыта, үзлегеннән француз һәм фин телләрен өйрәнә, 1921 елны Россиядә ачлык вакытында Казан төбәгендәге милләттәшләренә ярдәм оештыра. Финляндиядә вакытта үзенең иң әһәмиятле фәнни хезмәтен – «Казан төркиләре» китабын яза. Китап 1925, 1966, 1988 елларда Төркиядә нәшер ителә. Төркия җәмәгатьчелеге дистә еллар дәвамында татар тарихын Баттал китабы буенча күзаллый.
Баттал 1925 елда Төркиягә, Истанбулга күченә. Тюркология институты өчен русча фәнни текстларны тәрҗемә итү белән шөгыльләнә. Ике елдан Әнкарага күчеп, Матбугат гомум мөдирлегендә рус теленнән тәрҗемәче булып урнаша. 1928 елда, ниһаять, Казаннан килгән гаиләсе белән кушыла.
1931 елдан Тышкы эшләр министрлыгында тәрҗемәче булып эшли. 1947 елда лаеклы ялга чыга.
Батталның Төркиядә язган беренче хезмәте «Русиядән киткән милләтләр» дип атала. Журналистлык шөгылен дә ташлап бетерми. Беренче мәкаләләрен «Казанлы» псевдонимы белән бастыра. Аның мәкаләләре күпсанлы газета һәм журналларда дөнья күрә. Шул исәптән «Вакыт» газетасында һәм «Төрек йорду» журналында ХХ гасыр башы татар милли хәрәкәтенең күренекле идеологы Йосыф Акчура турында берничә мәкалә, истәлекләр бастыра.
Төркиядә аның төп эшчәнлеге фән белән бәйле булып, беренче планга төрки телләр буенча сүзлекләр эшләү чыга. Ул Истанбулда үткәрелгән Беренче Төрек теле корылтаенда катнаша, Төрек мәдәниятен өйрәнү институтының хәбәрләшү әгъзасы итеп сайлана, Төрек телен өйрәнү җәмгыятен оештыручыларның берсе була. Галим «Якут теле сүзлеге»н әзерләүгә үзеннән лаеклы өлеш кертә, «Кыргыз теле сүзлеге»н бастыруга зур хезмәт куя.
Габделбари Баттал, лаеклы ялга чыккач, нигездә истәлекләр язуга зур игътибар бирә. 1917–1921 еллардагы татар иҗтимагый хәрәкәтендә күп генә «ак тапларны» бүген тарихчыларга Батталның «Рус ихтилалыннан хатирәләр» һәм «Мин бер яктылык эзләгән идем (Кызыл дөнья)» истәлекләре тупланган китаплары ачыкларга мөмкинлек бирә. Бу хезмәтнең соңгысы Казанда татар телендә дөнья күрде.
Ул, күренекле замандашлары, аларның язмышлары хакында уйланып, «Казан төрки мәшһүрләреннән» сериясен нигезли. Батталның «Ризаэтдин Фәхретдин», «Галимҗан Баруди», «Муса Җарулла Биги», «Ике Максуди» исемле китаплары бүген дә фәнни әһәмиятләрен югалтмаган. Шунысы куанычлы: бу хезмәтләрнең соңгы икесе, 1990 нчы елларда Казанда татар телендә бастырылып, киң катлам укучыга барып иреште.
Габделбари Баттал-Таймасның күпьеллык иҗаты 87 яшендә өзелә. Җәсәде 1969 елның 27 апрелендә Караҗаәхмәт зиратында дәфен кылына.
Илдус Заһидуллин
Фотолар автордан алынды
Добавить комментарий