Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»
Габдрахман Рәсүли. Кырыс заман мөфтие

Габдрахман Рәсүли. Кырыс заман мөфтие

«Аллаһы Тәгаләнең ошбу мөкаддәс аятьләре, Рәсүлуллаһ салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең хәдис шәрифе илә гамәл кылып, кадерле Ватаныбызны... бу залимнарның золымыннан коткарырга сугыш мәйданында тырышыгыз. Сугыш артында куркаклык күрсәтми... бөтен көчегез илә сугыш өчен кирәкле булган әсбапларны хәзерләргә тырышыгыз...» Бу 1942 елның маенда, немецлар Кавказга ыргылып, фронттагы хәлләр бик кискенләшкән мәлдә ил мөселманнарына мөрәҗәгатьтән өзек. Мөрәҗәгатькә мөселманнарның Үзәк Диния нәзарәте мөфтие Габдрахман Рәсүли кул куйган.

21 декабря 2022

Рәсүли ул вакытта илдә бердәнбер абруйлы мөселман эшлеклесе санала: террор һәм сугышчан атеизм еллары үзенең яман гамәлләрен кылган була. 1927 елда илдә Диния нәзарәтенә караган унбиш меңгә якын мөселман мәхәлләсеннән сугыш башланганда йөзгә якыны гына кала, күпме ислам дин әһеле атып үтерелә, меңләгәне ГУЛАГ лагерьларында җәфа чигә. Ләкин хәзер башка вазгыять: бусага төбендә – дошман. «Ватанны сөю – иманнандыр»…
СУГЫШКА БИШ ЕЛ КАЛА
Төп максат – Кояш нуры кебек яктырта, хәтта тирә-якта дөм караңгы булса да. Кем белә, бәлки, шул максат хакына Рәсүли кырык икенченең май вакыйгаларына алты ел кала, әлеге авыр йөкне үз өстенә алгандыр? Ул вакытта, шомлы 1936 елда, ул Диния нәзарәтенә мөфти итеп билгеләнә. Билгеләнү ни рәвешле булгандыр – монысы тарих чоңгылында яшерелгән сер. Әмма шунысы төгәл билгеле: гәрчә Диния нәзарәте уставында каралган булса да, яңа мөфти сайлау өчен бернинди дә съезд оештырылмый, чөнки хакимияттән рөхсәт бирелми. Шулай ук кандидатларның икәү – Үзәк Диния нәзарәте рәисе урынбасары Әхмәт Шакиров «Аллаһы Тәгаләнең ошбу мөкаддәс аятьләре, Рәсүлуллаһ салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең хәдис шәрифе илә гамәл кылып, кадерле Ватаныбызны... бу залимнарның золымыннан коткарырга сугыш мәйданында тырышыгыз. Сугыш артында куркаклык күрсәтми... бөтен көчегез илә сугыш өчен кирәкле булган әсбапларны хәзерләргә тырышыгыз...» Бу 1942 елның маенда, немецлар Кавказга ыргылып, фронттагы хәлләр бик кискенләшкән мәлдә ил мөселманнарына мөрәҗәгатьтән өзек. Мөрәҗәгатькә мөселманнарның Үзәк Диния нәзарәте мөфтие Габдрахман Рәсүли кул куйган. Кашшаф Тәрҗемани һәм Габдрахман Рәсүли булуы да билгеле.
Бернинди дә иллюзияләр юк: ике кандидат та, әлбәттә, совет хакимиятенә тугры – югыйсә бер генә көн дә иректә булмаслар иде. Тик берсе мөфти булуга ирешә, ә икенчесен, 30 дан артык ислам дин әһеле белән бергә, тиз арада оештырылган эш – Диния нәзарәте җитәкчеләре заговорында катнашуда гаепләп кулга алалар. (Тәрҗеманине ун елга төрмәгә утырталар, һәм ул тоткынлыкта вафат була – ред.иск.)
СУГЫШ. «АЛЛАҺ АРТКА ЧИГЕНҮЧЕЛӘРНЕ ЯРАТМЫЙ»
Рәсүлинең мөселман өммәтенә 1942 елның май аендагы мөрәҗәгате сугыш вакытында икенчесе. «Барлык мөселман мәхәлләләренә» дип аталган беренче мөрәҗәгате әле 1941 елның 2 сентябрендә үк яңгырый. Мөрәҗәгатьтә мөфти мөселманнарны бернинди дә көчне кызганмыйча дошманга каршы көрәшергә өнди. «Билгеле булганча, бу сугыш – Ватан өчен сугыш, шуңа күрә фронтта һәм тылда мөселманнар, дин күзлегеннән караганда, дошманны юк иткәнгә кадәр көрәшергә тиеш. Коръәндә болай диелә: «Дошман каршында чигенмичә, Аллаһ исеме белән дошманны юк итегез, Аллаһ артка чигенүчеләрне яратмый». Кремльдә, әлбәттә, бу авыр чорда мөселманнарны басып алучыларга каршы көрәшкә тупларга сәләтле сүзнең никадәр кадерле икәнен яхшы аңлыйлар. Дошман да моны аңларга ярдәм итә: басып алынган территорияләрдә немецлар мәчет һәм чиркәүләр ачарга рөхсәт итә, большевиклар исә динне кысучылар итеп күрсәтелә.
Еллар узгач, Габдрахман Рәсүли тормышын өйрәнүчеләр шуны раслый: мөрәҗәгать бәрабәренә аңа ниндидер вәгъдәләр бирелгән булырга тиеш. Моны раслап, хәтта шул ук 1941 елның сентябрендә пәйда булган мөрәҗәгатьтән өземтәләр дә китерәләр: «Совет хөкүмәте хәзер ислам динен кысрыкламаячак. Мөселманнарның Үзәк Диния нәзарәте элек ябылган мәчетләрне ачачак». Барысы да мантыйкка ярашлы тоела. Моннан тыш, мөрәҗәгатьнең текстында бернинди дә вәгъдәләр язылмаган. Инициатива үзе дә мөфтидән булмагандар дип уйларга нигез бар.
Хәер, бу әлеге документның әһәмиятен берничек тә киметми: мөселманнарны уртак дошманга каршы берләштерүдә ул, һичшиксез, үз ролен уйный.
СУГЫШТАН КҮПКӘ АЛДАРАК
Мөселман өммәтен иң авыр вакытта җитәкләгән мөфтинең абруе бер‑ике ел эчендә генә формалашмаган. Троицкидагы «Рәсүлия» мәдрәсәсенә нигез салган шәех Зәйнулла Рәсүлинең улы Габдрахман, әтисенең мәдрәсәсендә белем алганнан соң, Каһирәдәге Әл‑Әзһәр университетын тәмамлый һәм бик тиздән, 1903 елда, «Рәсүлия»нең директоры була. Аның җитәкчелегендәге мәдрәсәдә укытуның яңа ысулы кулланыла. Биредә, дини предметлардан тыш, күп кенә дөньяви дисциплиналар да укытыла, ә уку процессын оештыру Европа үрнәге буенча реформалаштырыла. «Монда, Оренбургтагы «Хөсәения» мәдрәсәсендәге кебек, татар, башкорт һәм казахларны берләштерүче Оренбург Мәхкамәи шәргыя этноконфессиональ җәмгыяте өчен элита әзерләнә»*. Бирегә Идел‑Урал төбәгеннән генә түгел, Казахстан, Себер, Урта Азиядән дә укырга киләләр.
Габдрахман Рәсүлинең хезмәтләре исемлегендә – III Бөтенроссия мөселман съездында катнашу (1906), ул 1917 елның июнендә фәтвага кул куйган, мәгариф һәм фәнгә чыгымнарны сәдакага һәм Аллаһка яраклы гамәлләргә тиң дип таныган дини җитәкчеләр арасында була. Инде совет чорында (1923) мөфти Ризаэтдин Фәхретдин Рәсүлине хәзерге Чиләбе, Свердловск, Курган, Төмән өлкәләре, Пермь крае, шулай ук Ханты‑Манси һәм Ямал‑Ненец автономияле округлары территорияләрен үз эченә алган Зур Урал өлкәсе буенча мөхтәсиб итеп билгели. Рәсүли голәмәләр һәм мөтәвәллиләрнең II һәм III бөтенроссия съездларында Голәмәләр шурасы әгъзасы итеп сайлана, бу тагын бер кат аның ислам теориясе һәм практикасы буенча танылган һәм абруйлы белгеч булуын раслый.
Ләкин мөселман дөньясында исем дә, абруй да 30 нчы еллардагы репрессияләрдән саклый алмый, бәлки, киресенчәдер. Ихтимал, Рәсүли, күп кенә коллегаларыннан аермалы буларак, революция һәм Гражданнар сугышы елларында тормышның яңа хуҗалары алдында үзен гаепли алырлык эшләр эшләмичә, бик сак эш иткәнгә генә исән калгандыр. Өстәвенә, ул яңа хакимияткә ярдәм итәргә әзер. Һәрхәлдә, 1926 елның 27 октябрендә голәмәләр һәм мөтәвәллиләр съездыннан Хиҗаз короле Согуд исеменә җибәрелгән сәламләү телеграммасын нәкъ менә Рәсүли имзалый (ул бу съездда рәислек итә – ред. иск.). Телеграммада съезд «Көнчыгыш һәм мөселманнарның азатлык эшләрендә Аллаһтан уңышлар тели». Мәскәү ислам дәүләтләре башлыкларын – Әфганстан патшасы Аманулла ханны һәм Төркия Президенты Мостафа Кемаль Ататөркне кабул иткәндә дә мөфти файдалы һәм кирәк була...
Совет хакимиятенә халыкара аренада диннәрне, аерым алганда, исламны кысрыклый дигән ат бернинди файда да китермәве аңлашыла.
СУГЫШ. СТАЛИН ТЕЛЕГРАММАСЫ
1942 елның май ае, Габдрахман Рәсүли мөрәҗәгате ашыгыч рәвештә казах, кыргыз, үзбәк, таҗик, төрекмән һәм башка телләргә тәрҗемә ителә, текстлы листовкалар традицион рәвештә ислам динен тоткан урыннарда меңләгән тираж белән таратыла. «Без, Советлар Союзындагы ислам галимнәре, дин һадимнәре, мөкаддәс Ватаныбызны, ислам галәмен саклау юлында залим герман фашистларына һәм аларның иярченнәренә каршы иттифак кылып көрәшкә бөтен мөселманнарны дәгъват кылабыз», – дигән сүзләр гади һәм аңлаешлы була, бер максатка юнәлдерелә. Фронтта, тылда дин тотучылар элекке ватаннарын онытып, яңасы хакына үз бурычларын үтиләр. Соңгы тамчы канга кадәр көрәшәләр һәм һәлак булалар.
1943 елның 5 мартында «Известия» газетасы Габдрахман Рәсүли телеграммасын бастыра. Ул мөселманнарның танк колоннасы төзелешенә акча җыелачагы турында хәбәр итә, бу саваплы гамәлгә үзеннән дә 50 мең сум акча кертелүен әйтә. Үзәк Диния нәзарәте бу эшкә барлыгы 10 миллион сумга якын акча җыя. Моңа җавап итеп Рәсүли Иосиф Сталиннан җавап телеграммасы ала: «Кызыл Армиянең бронетанк көчләренә кайгыртучанлык күрсәтүегез өчен Сезгә рәхмәт. Минем сәламемне һәм Кызыл Армия исеменнән рәхмәтемне кабул итегез. И. Сталин». Мөфти өчен бу телеграмма саклау грамотасына тиң була дияргә мөмкин.
Сугыш – кискен чор. Дәүләт динне тиз арада юк итү планнарыннан баш тарта, киресенчә, дини тормышта яңарыш күзәтелә кебек. Барысы да фронт өчен, барысы да җиңү өчен.
592869-INNERRESIZED600-700-96636547
СССР мөселманнарының рухи лидерлары: Үзәк Диния нәзарәте мөфтие Г. Рәсүли, Урта Азия мөселманнары Диния нәзарәте мөфтие Э. Бабахан, Төньяк Кавказ мөселманнары Диния нәзарәте мөфтие Х.-Г. Гебеков, Кавказ аръягы мөселманнары Диния нәзарәте шәехе Әхмәт-ага Али-задә.
СУГЫШКА БИШ ЕЛ КАЛА
Ни өчен нәкъ менә Рәсүлинең Үзәк Диния нәзарәтенә мөфти итеп билгеләнүен һәм руханиларны максатчан юк итү чорында исән калуын аңлатучы тагын бер фараз бар. Аның кызы Сафуат Рахманкулованың истәлекләрендә болай диелгән: «Июнь башында (1936 ел – ред. иск.) әти Уфадан телеграмма алды. Аны мөхтәсибләр киңәшмәсенә чакырдылар, чөнки Советлар Союзы мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәтен ябарга җыеналар иде. Һәр мөхтәсибтән мөселманнарның Диния нәзарәте кирәкме, әллә аны ябаргамы дип сораганнар. Барлык мөхтәсибләр дә: «Хакимият карар иткәнчә эшләргә кирәк», – дип җавап биргән. Бу сорау әтигә бирелгәч, ул чыгыш ясарга булган. «Россия патшабикәсе мөселманнарның Диния нәзарәтен кирәк дип ачты, – дигән ул. – Сез аны кирәксез дип санап, ябарга телисез. Биш елдан соң ул кирәк булачак, ләкин аны ачу авырга төшәчәк – кирәкле кешеләр калмаячак».
Хакимият вәкилләрен әтинең чыгышы гаҗәпләндергән. Араларыннан берсе әтидән: «Фамилияң ничек, кайда яшисең һәм революциягә кадәр нәрсә белән шөгыльләндең?» – дип сораган. Әти үзе турында кыскача гына сөйләп биргән. Шул вакытта бу кеше әтигә: «Әгәр шулай икән, син, хәзрәт, мөфти булып эшлә һәм мөселманнарның Диния нәзарәтен сакларга тырыш», – дигән».
Әлбәттә, Рәсүлинең кызы сөйләгән сүзләр вакыйганың документаль дәлиле булып санала алмый, ләкин ул шул заман күзлегеннән караганда шактый реалистик булып күренә. Эш шунда ки, Уфа мөфтиләре киңәшмәсенә кадәр Таврия мөфтие Ибраһим Тарпи Бахчисарайдагы Кырым мөселманнары Диния нәзарәтен яба һәм «СССР мөселманнары диния нәзарәтләренең турыдан-туры үз вазифаларын башкару мөмкинлекләре юк, алар дөнья җәмәгатьчелеге каршында совет хакимияте өчен вөҗдан иреге символы булып хезмәт итә, большевикларның дингә каршы сәясәтен каплап тора», дип ачыктан-ачык белдерә.
Хакимиятләр Үзәк Диния нәзарәтендә дә Кырым сценарие кабатлану ихтималын аңлый (уйлап чыгарылган «Диния нәзарәте турындагы» эштә кайбер Үзәк Диния нәзарәте әгъзаларының Кырым сценариен кабатларга теләве искә алына). 1935 елда мәчетләрне күпләп ябу һәм дин әһелләрен кулга алу сәбәпле, Үзәк Диния нәзарәтен ябуны Кашшаф Тәрҗемани дә тәкъдим итә. Большевиклар дөнья җәмәгатьчелеге каршында вөҗдан иреген буучы булып күренергә теләми: яшь дәүләткә тулы изоляция, гражданнарын эзәрлекләү иле имиджы түгел, союзник һәм партнерлар кирәк була.
СУГЫШ. БАРЫСЫ ДА ҖИҢҮ ӨЧЕН ҺӘМ ДИН ӨЧЕН ФОРСАТ
Мөфти Габдрахман Рәсүли хакимият һәм дин арасындагы мөнәсәбәтләрнең берникадәр җылынуына ничек карый? Француз киңәшчесе һәм ислам белгече Александр Беннигсен болай дип раслый: «1942 елның июлендә Россиянең Европа өлеше мөфтие Габдрахман Рәсүлев Сталин белән элемтәләрне яңартуны үз өстенә ала. Мөселманнарның фашистларга каршы сугышта ярдәм күрсәтү вәгъдәсе бәрабәренә дингә каршы пропаганда бөтенләй юкка чыгарылмаса да, һәрхәлдә, беразга туктап тора, Совет дәүләте белән рәсми ислам арасындагы мөнәсәбәтләр нормальләшә». Әлбәттә, совет чынбарлыгында «Сталин белән элемтәләрне яңартуны» да бары тик маршал Жуков кына үз өстенә ала алгандыр (Сугыш вакытында төзелгән СССР Халык Комиссарлары Советы каршындагы Дини культлар эше буенча совет – илдә хөкүмәт белән дин әһелләре арасында элемтә урнаштыруның бердәнбер каналы була – ред.иск.). Шулай да мөфти Рәсүлинең килеп туган форсаттан файдаланырга тырышуы – бәхәссез.
Әлбәттә, рөхсәт ителгән, юл куелган чикләрдә. Бернинди дә күпләп яңа мәхәлләләр ачу һәм элек тартып алынган мәчетләрне кире кайтарулар булмый.
Әмма Габдрахман Рәсүли Үзәк Диния нәзарәтендә репрессия елларында җимерелгән идарә вертикален казый һәм мөхтәсибләр аша, өлешчә генә булса да, торгызуга ирешә. Икенче яктан караганда, нәкъ менә сугыш вакытында Диния нәзарәте үзәк функцияләрен югалта – 1943 елда Кавказ аръягында, Урта Азиядә, Кавказда диния нәзарәтләре төзелә. Ташкент совет мөселманнары үзәгенә әйләнә.
Хәер, иң мөһиме оештыру моментлары түгел. Иң мөһиме – барлык дин вәкилләре өметләнгәнчә, илдә вөҗдан, дин иреген кайтарачак җиңүгә ирешү.
СУГЫШТАН СОҢ. ҮЛЕП БАРУЧЫ КАРТЛАР КОЛЛЕКТИВЫМЫ?
Көтелгән өметләр акланмый. Дингә каршы сәясәтнең кырыслануы 1948 елның апрелендә үк башлана. Ул чакта Дини культлар эше буенча совет урыннарда үз вәкаләтендәге оешмаларга инструкция юллый. Анда Совет «дини мәхәлләләрне теркәүне катгый рәвештә тыюны тәкъдим итә». Шул ук елда МҮДН СССРның Европа өлеше һәм Себер мөселманнарының Диния нәзарәте итеп үзгәртелә һәм яңа мәхәлләләр ачу, руханиларга матди яктан булышу, дини мәктәпләр һәм курслар оештыру хокукыннан мәхрүм ителә... «Ул бары тик динидогматик мәсьәләләрне хәл итү, дин әһелләрен эшкә билгеләү, мәчетләрне һәм намаз йортларын исәпкә алып бару хокукын гына саклап кала. Фактта бу җәмгыять белән араларны өзүне һәм мәхәлләләрнең үлеп баручы картлар коллективына әйләнә баруын аңлата»**.
Рәсүлигә тиешле бәяне бирергә кирәк: хәтта шундый кырыс шартларда да ул үзендә иманны һәм дин тотучыларның мәнфәгатьләрен якларга көч таба. Гомерен куркыныч астына куеп, ул шәһәдәтнамә – мәхәлләнең булу-булмавына бәйсез рәвештә йола башкару хокукын бирүче таныклыклар (мондый документны рәсми рәвештә теркәлгән мәхәллә җитәкчеләре генә ала алган) тапшыра. Шундый 917 таныклык бирелә. БАССРда Дини культлар эше буенча совет вәкиле җитәкчелеккә болай дип хәбәр итә: «Рәсүлев үзенең гамәлләре белән теркәлмәгән дини җәмгыять һәм төркемнәрнең күбәеп китүенә ирек бирә, ул мөселман халкы арасында кичектергесез башкарылырга тиешле дини йолаларны үтәү хокукы бирә торган таныклыкларны бернинди тикшерүләрсез тарата, бөтен дини төркемнәрне еллык календарьлар белән тәэмин итә».
СУГЫШТАН СОҢ. ТЫЕП БУЛМЫЙ ТОРГАН ИМАН
1940 нчы еллар азагында Татарстанда кирәкле дини йолаларны үти торган биш йөзгә якын санитар мулла булачак (шул ук вакытта нибары 16 мәчет эшли). Ә Казанда гамәлдәге бердәнбер Мәрҗани мәчетендә «касса» – муллаларга «хезмәт хакы» түләү һәм мохтаҗларга ярдәм итү өчен үзара ярдәм төркеме эшли. Мөфти Рәсүли теркәлмәгән мәхәллә җитәкчеләре белән дә элемтәдә тора, алардан кертемнәр җыя һәм, хәленнән килгәнчә, традицион йолаларны үтәүдә дин тотучыларның хокукларын якларга тырыша.
Мәгълүм ведомство кураторлары мөфтинең һәр адымы турында, әлбәттә, белеп тора. Ләкин аның күп инициативаларына бармак аша гына карый, күрәсең, аларда социалистик җәмгыять өчен куркыныч күрмиләр. Өстәвенә, Рәсүлинең авыр сугыш чорында ил каршындагы хезмәте, абруе аның мөстәкыйль гамәлләр кылу хокукын чикләргә мөмкинлек бирми. Хәер, бу хакимияткә дингә каршы катгый сәясәт алып барырга комачауламый. Мөфтинең Диния нәзарәте каршында дин курсларын ачу турындагы үтенеченә колак салмыйлар, органнар диндарларның мәчет ачу турындагы бер генә мөрәҗәгетен дә канәгатьләндерми…
Әмма 1948 елда Казанда Ураза бәйрәме намазына Мәрҗани мәчетенә һәм тагын биш урынга 23 меңнән артык кеше килә. Ислам дине яшәвен дәвам итә.
Габдрахман Рәсүли моның өчен кулыннан килгәннең барысын да эшли.
* А. Ю. Хәбетдиновның «Лидеры российских мусульман и мусульманок в Российской империи и СССР (ХIХ-ХХ вв.)» хезмәтен кара.
** А. Ю. Хәбетдиновның «Лидеры российских мусульман и мусульманок в Российской империи и СССР (ХIХ–ХХ вв.)» хезмәтен кара
Әхмәт Шакиров
Фото: islam-today.ru, cdum.ru

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: