Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Монда «Татарстан» булды

Габдулла Зөлкарнәй: Заман таләп иткән герой

Габдулла Зөлкарнәй исемен мин ялгыш кына күреп алдым. Казанның Горький паркы эргәсендәге Туганнар каберлегендә җирләнгән шәхесләрнең берсе ул. Революционерлар, Гражданнар сугышы каһарманнары һәм Һади Такташ, Галиәсгар Камаллар белән бер зиратта соңгы урынын тапкан кеше турында нишләп бик аз беләбез соң?

Драматург, язучы, җәмәгать эшлеклесе. ТатРАБИС рәисе. Габдулла Зөлкарнәев җир йөзендә 30 ел гына гомер кичерә, әмма үзеннән соң эз калдырырга өлгерә.

БИОГРАФИЯГӘ ШТРИХЛАР

Габдулла Галим улы Зөлкарнәев тумышы белән Татарстан кешесе түгел. Ул 1905 елның 3 октябрендә хәзерге Казахстанның Петропавловск шәһәрендә ат белән йөк ташучы гаиләсендә туа. Ун яшендә Петропавловск шәһәрендә беренче баскыч татар мәктәбенә укырга керә һәм аны 1919 елда тәмамлый.

Әтисе вафат булгач, гаилә терәге булып калган Габдулла 15 яшеннән тимер юлда кара эшче булып көн күрә. Тәрҗемәи хәле турындагы язмага ышансак, 1922–1924 елларда аның консерв заводында себерүчеләр (метельщиклар) артелендә эшләве билгеле. Бу елларда ук комсомолга кабул ителә. Аннары ул тагын бер ел туган шәһәрендә Салым идарәсенең курьеры булып хезмәт куя да, ниһаять, Казанга күчеп китә.

1925 ел. Татар республикасының беренче юбилее, яңа совет дәүләте тарихының биш еллык этабына йомгак ясала торган вакыт. Габдуллага нибары 20 яшь. Ул Казан сәнгать техникумының театр бүлегенә укырга керә. Техникумда укуын тәмамларга өлгерми, Кызыл Армиягә мобилизацияләнә һәм Одесса шәһәренә, 151 нче дивизиянең 153 нче полкына җибәрелә. Гаскәри хезмәтен тәмамлап, 1929 елда Казанга кайта һәм техникумда укуын дәвам итә. Шул ук елны аны РАБИСның өлкә бүлегенә эшкә чакыралар, җаваплы сәркатип вазыйфасына билгелиләр. 1929 елда ул партиягә кабул ителә.

Зөлкарнәевнең җәмәгать эше дә бара. Мәсәлән, ул Яңа Татар бистәсендәге татар клубында драма түгәрәген җитәкли. Татар академия театры янындагы колхоз театрында сәяси җитәкче (политрук) вазыйфасын башкара һәм татар театры музее өчен тарихи материаллар туплау белән шөгыльләнә. 1931 елда театр техникумында белем алуы тәмамлана, аңа «Актёр һәм клуб инструкторы» квалификациясен раслый торган диплом тапшырыла.

Габдулла Зөлкарнәев коллегалары арасында.

Ниһаять, 1930 елда ул сәнгать хезмәткәрләренең X съездында ТатРАБИС үзәк комитеты рәисе итеп сайлана, ягъни республика профсоюзлары җитәкчесе була. Бу вазыйфасын ул 1934 елның 15 гыйнварына кадәр башкара.

Тормышының соңгы этабында – янә Кызыл Армия сафларында. Запастагы офицерны мобилизациялиләр һәм Татар укчы полкына взвод командиры итеп билгелиләр. Шул ук вакытта, әдәбият-сәнгать кешесе буларак, ул хәрби часть клубы мөдире булып та тора.

Аның бу дәвердәге эшчәнлеген хезмәттәшләре яхшы сүзләр белән искә ала. Зөлкарнәевнең тәртипле, пөхтә кеше булуына, эшне нәтиҗәле итеп оештыра белүенә игътибар итәләр.

ТАТРАБИС ҖИТӘКЧЕСЕ

РАБИС һөнәри берләшмә, ягъни профсоюз буларак 1919 елда ук оештырыла. Ул бөтен СССРдан йөз меңгә якын сәнгатькәрне, театр, музыка, кино, фотография, әдәбият әһелләрен берләштерә. Аның «Рабис» исемле журналы да чыга, даими съездлары уза. Оешма үзенә сәнгать эшлеклеләренең матди хәлен яхшырту, хезмәт хакларын арттыру кебек зур максатлар куя. Сәнгатькәрләрнең һөнәри берләшмәсе сәнгать оешмаларының эшен тикшерә, ара‑тирә җаваплы кешеләрен инспекция өчен җибәрә. РАБИСның ОГПУ белән хезмәттәшлеге турында да язалар. Әлбәттә, РАБИС идеологик нигездә корылган оешма була. Аның үзәк комитетын җитәкләгән Яков Боярский болай дип яза: «Әгәр хакимият пролетариат кулында булса, пролетариат социалистик җәмгыять төзесә гына рәссам, сәнгать эшлеклесе чын иреккә, эчке иҗат хөрлегенә ия була». РАБИСның Татарстандагы бүлеге дә шундый үзенчәлекле «ирек» шартларында эшләп килгән.

ЗӨЛКАРНӘЕВ, ТАТРАБИС ҖИТӘКЧЕСЕ БУЛАРАК, ТАТАРСТАННЫҢ БАРЛЫК СӘНГАТЬ ОЕШМАЛАРЫ БЕЛӘН ЭШЛИ, МӘДӘНИ ТОРМЫШНЫҢ НИЧЕК КАЙНАГАНЫН ЯХШЫ БЕЛӘ. МУЗЕЙДА САКЛАНГАН ДОКУМЕНТЛАР АРАСЫНДА АНЫҢ, МӘСӘЛӘН, ТАТАР ДӘҮЛӘТ ТЕАТРЫНЫҢ КОЛХОЗЛАРДА ЭШЧӘНЛЕГЕ ТУРЫНДА ОТЧЕТЛАРЫ, БИХИСАП КОМАНДИРОВКАЛАРГА ЮЛЛАМАЛАРЫ, ҖЫЕЛЫШ ҺӘМ КИҢӘШМӘ БЕРКЕТМӘЛӘРЕ БАР.

Габдулла Зөлкарнәевнең хатыны – актриса Әминә Вәлиева.

ҮКЕНЕЧЛЕ ФАҖИГА

1934 елның башында Кызыл Армия Зөлкарнәевне мобилизацияли. Ул ТатРАБИСтагы вазыйфасын калдыра һәм Казанда укчылар полкында хезмәт итә. Әлбәттә, ул инде командир була, аны «һөнәри хәрбиләр» сафына кертергә ярыйдыр. Сәнгать эшендә тәҗрибәсе зур булганга, аңа кызылармиячеләрнең мәдәни тормышы өчен җавап бирү дә йөкләнә. Шушы эш аны харап итә дә инде.

1935 елның 6 сентябре. Габдулла Зөлкарнәев, Казан хәрбиләрнең сәнгать үзешчәннәрен җитәкләүче буларак, Куйбышев шәһәрендә узасы смотрга барырга тиеш. Юлга кузгалганда, ул утырган автомобиль һәлакәткә очрый. Габдулла машина йөртүчене этеп чыгарырга өлгерә, машинадагы башка пассажирлар да исән кала. Әмма драматург үзе кузов астына тәгәри…

Габдулла Зөлкарнәев белән хушлашу мәрасимен Кызыл армия йортында 9 сентябрьдә үткәрәләр. 30 яше тулыр-тулмас һәлак булуы Казан җәмәгатьчелеген тетрәндерә. Аны, күренекле сәнгать хезмәткәре һәм хәрби кеше буларак, Туганнар каберлегендә җирлиләр.

Кабер ташына «хатыны, улы Ренат һәм кызы Риммадан» дип язылган. Гаилә башлыгы һәлак булгач, хатыны һәм сабый балаларына персональ пенсия билгеләнә. Хөкүмәтнең аларга игътибары тулысы белән аклана, чөнки бу нәселдән тәрбияле, зыялы кешеләр чыга.

Зөлкарнәевнең хатыны Әминә Вәлиева 1910 елның 25 маенда Актүбә шәһәрендә туган. Әтисенең күмер һәм дегет сатып көн күрүе, 1913 елда үлеп, балаларын ятим калдыруы билгеле. Әминәгә 8 яшь чакта әнисе дә үлеп китә, кызны башта абыйсы тәрбияли, бераздан бер елга балалар йортына тапшырыла. 1925 елда Әминә Мәскәүдәге «Красный текстильщик» заводына килә һәм фабрика-завод өйрәнчелегендә укый башлый. Ике елдан Донбасска китә һәм Штерстрой электр станциясендә эшли. Ниһаять, сәнгатькә һәм татар тормышына тартылуы нәтиҗәсендә, 1928 елда Казанга күчеп килә һәм татар театр техникумына укырга керә. Татар театрында озак еллар артистка булып хезмәт итә. Ире һәлак булгач, яңадан кияүгә чыкмый, гомерен балаларына багышлый.

Габдулланың улы Ренат Зөлкарнәев – атаклы травматолог һәм ортопед. Нәкъ менә ул әтисенең мирасын Татарстан Милли музеена китереп тапшыра. Аның балалары да медицина өлкәсендә зур уңышларга ирешә.

КЕЧЕ ФОРМАЛАР ДРАМАТУРГЫ

Драма түгәрәкләрен җитәкләгәндә, Зөлкарнәев бер проблемага игътибар итә: хәрби темага, Гражданнар сугышы тарихына багышлап язылган татарча драма әсәрләре аз. Бу, гомумән, шул чорда күтәрелгән проблемаларның берсе. Аны хәл итәр өчен әдәбиятка «ударникларны» һәм хәрбиләрне җәлеп итәргә карар кылына. 1930 елда исә ТатЛОКАФ – Кызыл Армия һәм флот язучыларының Татарстан оешмасы барлыкка килә. Әйе, хәрби темага иҗат итүчеләрне берләштерү һәм бергәләп үстерү максатыннан ул елларда Кызыл Армия, флот язучыларының аерым әдәби оешмасы төзелә.

Бердәм язучылар берлеген оештыру карары барлыкка килгәнче, ягъни 1932 елга кадәр ЛОКАФның Татарстан бүлеге яхшы гына эшләп ала. Аның җитәкчелегендә Кави Нәҗми, Газиз Иделле һәм Мирсәй Әмир тора. ТатЛОКАФ «Штурм», «Манёвр», «Кызыл Армия ударниклары» һәм «Сакта» исемле әдәби альманахлар бастырырга өлгерә. Чыннан да, оешмага каләм тибрәтүчеләр җәлеп ителә, Мәскәүнең дә ярдәме була: ЛОКАФ бөтенсоюз оешмасы буларак эшли, ил буенча аңа 2500 хәрби кеше һәм 120 «коралсыз» язучы керә.

Зөлкарнәев комсомол бюросы коллективы белән.

Зөлкарнәев шушы оешманың идея юнәлешенә дә килеп кушыла. Мәсәлән, аның «Пычакка – пычак» дигән инсценировкасы кызылармиячеләрнең эстрада сәхнәләре өчен махсус языла. 1931 елда исә ул «Штурм» исемле ТатЛОКАФ альманахында басыла.

1932 елда Татар академия театрында Зөлкарнәевнең дүрт пәрдәлек «Өермә» драмасы буенча спектакль куела. Спектальнең режиссёры Сөләйман Вәлиев-Сульва була, ә музыкаль бизәлеш өчен Салих Сәйдәшев җавап бирә. Өч пәрдәлек «Ана» драмасы, «Повар» комедиясе, «Ил чигендә» драмасы, кече формадагы төрле инсценировкалары бар. 1930 елда «Серләр чишелде» исемле драмасы аерым китап булып басыла. Бу пьесаларының геройларына гына игътибар итегез: урта хәлле крестьяннар, авыл советы идарәсе әгъзалары, комсомоллар, кулаклар, авыл куштаннары һәм башкалар. Шушы исемлектән үк әсәрнең темасы һәм юнәлеше аңлашыладыр.

Зөлкарнәевнең әсәрләре беренче чиратта эшче театрларда, күчмә һәм колхоз сәхнәләрендә уйнала. Аның төп өстенлеге – кече театр формалары өчен исәпләнгән сценарийлар язуы. Ул елларда бу проблема да күтәрелә. Аңлашыла ки, академия театры зур формалар белән эшли һәм шуңа исәпләп репертуарны формалаштыра. Әмма 1930 нчы елларда татар театр сәнгатендә дәүләт тарафыннан гамәлгә куелган зур театрлардан башка, бихисап җирле театр түгәрәкләре, клублардагы берләшмәләр һәм колхоз театрлары да бар. Аларга күп кеше таләп ителгән пьесалар белән эшләү бик уңайсыз. Шуңа да матбугатта «кече формаларны үстерү» таләбе яңгырый. Үзе дә драма түгәрәкләрендә һәм клубларда эшләгән кеше булгач, Зөлкарнәев бу проблеманы яхшы аңлый һәм чишелешенә үз өлешен кертә.

Габдулла Зөлкарнәйнең иҗат мирасы бай түгел, булганы да бүгенге укучыга билгесез. Зөлкарнәев-драматург белән 1920–1930 нчы еллардагы әдәби барышны һәм театр тарихын җентекләп өйрәнгән галимнәр генә таныштыр, дип уйлыйм. Озак яшәмәгән һәм иҗат потенциалын тулысы белән ачарга өлгермәгән әдипләр турында шуны гына әйтеп була: гомере озынрак булса, әле язар, үзен төрле яктан күрсәтер иде. Шунысын да онытмыйк: Татарстан Милли музее фондында Габдулла Зөлкарнәевнең моңарчы басылмаган һәм куелмаган драма әсәрләре дә саклана. Аларны өйрәнү бу драматургның иҗатын тирәнрәк күзалларга мөмкинлек бирәчәк.

«Онытылмас истәлек». Таҗи Гыйззәт язмалары.

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Добавить комментарий

Номер темасы