
Гагаринны күргән
– Бу фотоны ясаганда, Юрий Гагарин җиргә төшеп, санаулы минутлар гына узган, әле битендәге тирләре дә кипмәгән иде,– дип планетаның беренче космонавтына бәйле истәлекләрне яңартты Данил абый Сәләхетдинов. 1961 елның 12 апреле аның хәтерендә гомерлеккә калган. Хәер, гаҗәп тә түгел, галәмнән «кайтып килүче» кешене үз күзең белән күр әле!
12 апреля 2022
Данил абый тумышы белән Арча районы Әзәк авылыннан. Гомеренең күбрәк өлеше исә Әтнә район үзәгендә узган. Кырык елдан артык мөгаллимлек стажы бар. Күптән түгел сиксән ике яшен тутырган.
– Әтине хәтерләмим диярлек, миңа өч яшь чагында сугышка киткән дә шуннан кайтмаган,– диде Данил абый. – Без дүрт бала үстек, мин төпчеге. Апа- абыйларым дөньялыкта юк инде, әйбәт кешеләр иде. Өчебез укытучы һөнәрен сайладык, әниебез моңа бик сөенеп яшәде...
Данил абый укытучы һөнәрен үзләштергәнче өч ел Саратов өлкәсенең Энгельс шәһәре янында армиядә хезмәт итә. 108 минут дәвамында галәмне әйләнгән беренче космонавт белән очрашу да нәкъ шунда була.
– Хәрби хезмәткә 1959 елда чакырылдым, – дип хәтер йомгагын сүтте әңгәмәдәшем. – Энгельс шәһәре янында беренче класслы хәрби аэродром иде. Без аның көньягын сакладык. Терновка авылы тирәсе... Аэродромны солдатлар төньяк, көнчыгыш, көнбатыштан да саклады. Без килгәндә әлеге Терновка авылы янында дала гына иде, казармаларны өр-яңадан үзебез салдык.
Әнә шулай тыныч кына хезмәт иткән көннәрдә Данил абый олы вакыйганың чын шаһиты булып куя!

– 1961 елның 12 апреле иде, – дип сүзен дәвам итте ул. – Көндезге унбер тулып киткәндер. Без, солдатлар, гадәттәгечә ракета чистартабыз. Дөресен генә әйткәндә, башка әллә ни эш тә юк иде. Кыш көне кар көрибез, яз көне су ерабыз... Безнең бит төп эш – аэродромны дошманнан саклау. Каравыл, ашарга пешерү – алары инде көн саен чиратка салынган. Ул көн дә әнә шундый гадәти булырга тиеш иде. Берзаман колакка әллә нинди ят тавыш ишетелде, аптырап киттек. Энгельс шәһәреннән самолетлар көн‑төн оча, аңа кү‑ неккән, тик бу самолет тавышы түгел иде. Шуннан күккә карадык, еракта ике парашют төшеп килә. Ул бездән берәр чакрым ераклыкта иде, шуңа да анык кына аңлашылмады. Ике‑өч минут узды‑ мы икән, солдатлар арасында: «Гагарин төшкән»,дигән сүз таралды. Дивизия командиры, машина‑ сына утырып, тиз генә шул якка китте.
– Ә сез бу вакытта Юрий Гагаринның космоска очканлыгын ишеткән идегезме соң? – дим.
– Әйе, радиодан космоска беренче кеше очты, дип әйттеләр. Тик бу хакта алай озак сөйләшкән‑ не хәтерләмим. Гагарин Саратов өлкәсенә түгел, Волгоград өлкәсенә төшәргә тиеш булган. Шуңа күрә бу вакыйга безнең өчен генә түгел, коман‑ дирлар өчен дә көтелмәгән хәл булды.
Озак та үтми, яңа гына галәмнән төшкән Юрий Гагаринны солдатлар янына алып киләләр, дө‑ ресрәге, хәрби частька. Иң беренче эш итеп кос‑ монавт командир бүлмәсендәге телефонны җыя. Гагаринның сөйләшүен ачык ишектән барысы да, шул исәптән солдатлар да, ишетеп тора:
– Никита Сергеевич, Юрий Алексеевич бу. Пар‑ тия биремен үтәдем, мин җирдә! – ди.
Телефон чыбыгының икенче очында Хрущев‑ ның ни әйткәнен солдатлар ишетми, әмма космо‑ навт командир бүлмәсеннән бик күтәренке кәеф белән чыга. Ул да түгел, берсе фотоаппарат белән йөгереп килә. Юрий Гагарин дивизия командиры, рота солдатлары белән бергә фотога төшә.
– Ә Гагаринның үзе белән сөйләштегезме? Кос‑ монавтның кәефе ничек иде? – дим.
– Безнең янга килгәндә Гагарин әле каскасын да салмаган, битендәге тирләре дә кипмәгән иде. Ботинкасында нәрсәдер бар дип күрдем, җиргә төшү өчен уңайлы итеп ясалган иде алар. Ә сөйләшүгә килгәндә, барыбыз да уратып алдык аны. «Галәмдә куркыныч булмадымы?» – дидек. «Төрле чак булды», – дип кенә җавап кайтарды ул. Ләкин тарихка керәчәк бу очышы турында бүтән сүз әйтмәде. Күрәсең, ярамагандыр... Озакламый Энгельстан вертолетлар, самолетлар килеп җит‑ те. Берсе төшеп, тиз генә Гагаринны утыртып алып та китте.
– Сезнең өчен Гагарин ул мәлдә герой идеме? – дим.
– Ул чакта бу хәлләрне тулысынча аңлап җит‑ кермәгәнбез, дип уйлыйм. Бик тиз, көтмәгәндә килеп чыкты бит. Һәм шулай ук китеп тә бар‑ ды, ай күрде – кояш алды дигәндәй, талчыккан иде дип истә калган.
Кавышу
Данил абый хәләл җефете Фирадия апа белән ун ел элек Энгельс шәһәренә барып кайткан. Белгәнебезчә, Саратов өлкәсендә Гагарин төшкән урында мемориаль таш куелган. (Гомумән, Сара‑ тов өлкәсендә Юрий Гагарин исемен еш очра‑ тырга мөмкин).
– Хезмәт иткән урыннарны карап, яшьлек эзлә‑ ре буйлап йөреп кайттык, – диде Данил абый.
– Бик матур ясаганнар анда, – дип сүзгә кушыл‑ ды Фирадия Сабирова. – Скафандр кигән Гагарин сыны да балкып тора. Аллея да ясаганнар. Чиста, бик тәртипләп тоталар икән. Яшьләр өйләнешкәч шунда бара, диделәр.
– Данил абый хезмәт иткән хәрби часть бармы соң? – дим.
– Юк, аны бетергәннәр. Ул бит хәрби аэродром‑ ны саклар өчен оештырылган полк булган. Аэрод‑ ромы булмагач, сакларга да кирәк түгел...
Аралаша торгач, ир белән хатынның гаилә та‑ рихы турында да сүз чыкты. Икесенең дә икенче никахлары икән. Икесе дә гомер иткән парла‑ рын югалткан – тол калганнар. Бергә кавышып яши башлауларына унҗиде ел тулган.
– Безне уртак дустыбыз таныштырды, – дип ел‑ майды Данил абый. – Фирадия миннән нәкъ ун яшькә кечерәк. Ул вакытта Биектау районы Дөбъяз авылында балалар бакчасы мөдире булып эшли иде. Эштән соң өенә алып кайттым. Берәр сәгатьләп сөйләшеп утыргач: «Син минем ту‑ рында барысын да беләсең, мин синең турында. Бик ошаттым үзеңне, әгәр син дә ошатсаң, әйдә, никах укытабыз», – дидем.
Фирадия апа җавабын ул көнне үк әйтми. Өенә кергәч, барысын да төпләп уйлый. Гомер иткән йортыңны, авылны ташлап, Әтнәгә чыгып китү уен эш түгел бит. Икенче көнне Данил абый янә килә...
– Иремнең үлемен бик авыр кичердем, – диде Фирадия апа. – Матур яшәдек без. Ике ул үстер‑ дек. Мактаулы укытучы иде. Данилның да укыту‑ чы булуы күңелгә хуш килде – димәк, тәрбияле. Шуңа да кияүгә чыгарга ризалык бирдем. Ялгыз яшәү бик авыр бит. Аллага шөкер, Данил ипле, аң‑ лашып яшибез. Әллә кайчан белгән кешем кебек. Дөнья шулай икән ул...
Данил абый оста йөзүче, заманында спорт мастерлыгына кандидат исемен алган. Шуңа өстәп чаңгычы да. Тик берничә ел элек инфаркт булган, хәзер инде әлеге шөгыльләрне ташлаган. «Суга билдән генә керәм дә, азрак торгач, чыгып китәм», – ди. Бүген Данил абый фәкать акыл белән бәйле ярышларга – шахмат, шашка турнир‑ ларына бара, призлы урыннар алып кайта. Әтнәдә аны белмәгән кеше юк – кырык ел Әтнә авыл хуҗалыгы техникумында физкультура укыткан. Мәктәптә эшләү тәҗрибәсе дә бар.
– 1971 елда КДПИның физкультура факультетын тәмамладым, – диде Данил абый. – Шуннан өч ел Биектау район Татар Әйшәсе мәктәбендә укыт‑ тым. Аннан Әтнә районының Күңгәр мәктәбенә күчтем. Ә калган кырык елны студентлар белән эшләдем.
Данил абыйның да ике улы бар. Икесе дә Әтнәдә яши. Олы улы отставкадагы полков‑ ник, икенчесе – дизайнер. Балалар хәл белергә төп йортка еш килеп тора. Гомер көзендә кавыш‑ кан ир белән хатын әнә шулай матур гына гомер кичерә. Алар өчен сөенеп кайттык.
Руфия Фазылова
Фото: Александр Ефремов
Добавить комментарий