Галиәсгар Камал йорты
Иске Татар Бистәсендәге тарихи һәйкәлләрнең тагын берсе – күренекле татар драматургы Галиәсгар Камал яшәгән Нариманов урамында урнашкан 48 нче йорт.
07 апрель 2026
Йортны 1902 елда мех әйберләр белән сәүдә итүче 2 нче гильдия сәүдәгәр Садыйк Хәйбуллин кызы Бибигайшә һәм кияве – татар театрының булачак йолдызы, драматург Галиәсгар Камал өчен салдыра. Атаклы драматург биредә гомеренең соңгы көннәренә кадәр, ягъни 1933 елгача яши.
КӘЛӘШ, ЙОРТ ҺӘМ МӘХӘЛЛӘ
Асылда шәригать кануннарын яхшы белгән яшь егеттә сәүдәгәр Хәйбуллин яңа төзеткән мәчетенә имам булырлык перспектива күрә. Әмма Галиәсгар өйләнүгә күңеле белән ашкынып торса да, мәчет-мәхәллә эшенә алынудан шунда ук баш тарта. Ул үзенең юлы икенче икәнне анык белә.
Хәйбуллин барыбер дә укымышлы, алдынгы карашлы, драматург вә язучы буларак та зур өметләр уяткан кияүле булуны хуп саный. Нәтиҗәдә, сәүдәгәр кияү белән туйга килешә, моңа өстәп, аны басма продукцияне тарату эшенә җәлеп итүне дә хәл итә. Монысыннан инде Галиәсгар Камал баш тарта алмый.
Туйны 1900 елда гөрләтеп уздыралар, яшь гаиләгә бүләк итеп сәүдәгәр Хәйбуллиннар шушы таш һәм агачтан төзелгән йортны бирә. Биредә яшьләр үз оясын корып яши башлый. Нәкъ менә шушы йортта драматургның улы туа. Күпчелек әсәрләрен дә ул биредә иҗат итә.

БӘХЕТЛЕ ЯЗМЫШЛЫ ОБЪЕКТ
Яңа социалистик җәмгыять шартларында да Галиәсгар Камал заман айбалтасы тими калган сирәк әдипләрнең берсе. Аның язмышы уңай хәл ителгән кебек, йорт язмышына да әллә ни зур драматик коллизияләр янамый. Ул безнең көннәргә кадәр сакланып кала. 1959 елда ук аны дәүләт тарафыннан саклана торган төбәк әһәмиятендәге мәдәни мирас объектлары исемлегенә кертәләр.
2012 елга йорт инде шактый таушалган була, реставрация таләп ителә. Ул Иске Татар бистәсе ансамблен өйрәнү һәм яңарту проектының бер өлеше булып тора. Бу җәһәттән дә аны бәхетле язмышлы объект дип әйтә алабыз.


КАМАЛ ТЕАТРЫ КАНАТЫ АСТЫНДА
Ике катлы ярымташ йорт горизонталь такталар белән тышланган, аның өч тәрәзәсе Нариманов урамына чыга. Биек цоколь каты кирпечтән төзелгән. Йортның керү ягы – ишегалдыннан. Тәрәзәләрендә – бистә стилендәге бизәкләр, төсләр.
1979 елда йортның фасадына Галиәсгар Камалның сурәте белән мәрмәр мемориаль такта урнаштырыла. Бүгенге көндә йорт Татар дәүләт академия театрының музей-фатиры булып санала.


Луиза Янсуар, Фәнзилә Җәүһәрова
Добавить комментарий