
Гани Сафиуллин: төнге һөҗүмнәр остасы
1927 елның августы. РККАның кавалерия полкында яңа кеше – тәҗрибәсе булмаган рядовой Сафиуллин. 16 елдан соң комдив Гани Сафиуллин Сталинград сугышында беренче немец генералын әсирлеккә алачак...
26 мая 2025
Гани Бекин улы Сафиуллин. Генерал-лейтенант. Советлар Союзы Герое. 2 Ленин ордены, 3 Кызыл Байрак ордены, 2 II дәрәҗә Суворов ордены, 2 II дәрәҗә Кутузов ордены, күпсанлы медальләр белән бүләкләнгән. Казанның бер урамы аның исемен йөртә. ТАССРның башкаласында яши, шунда хезмәт итә. Казанның Арча зиратында җирләнгән.
Арчаның Иске Кишет авылы ятиме һәм элеккеге сукбай малай... Армия аңа форсат тудыра, һәм ул аннан файдалана. Сугыш башланганда, Гани Сафиуллин полк командиры була. Аннан соң Смоленск, Великие Луки янындагы бәрелешләр, чигенү ачысы...
Беренче уңыш – 1941 елның 24 ноябрендә Калинин фронтында: төнлә кинәт һөҗүм ясап, полк авылдагы немецларны юк итә. Төнге һөҗүмнәр Сафиуллинның яраткан алымына әйләнә. Башта полк, аннан соң дивизия белән командалык иткәндә, ул бу манёврны бик оста куллана: дошман өстенә һәрвакыт көтмәгәндә һөҗүмгә ташлана – немецлар «кагыйдәсез», йокламыйча сугышырга өйрәнмәгән...
Сталинград сугышы Сафиуллинның укчылар дивизиясен ныклыкка сыный. 1942 елның 20 августында күп югалтуларга дучар булган, арыган, йончыган дивизияне яңа сугышчылар белән тулыландырыр өчен алгы сызыктан ялга чыгаралар. Әмма 5 көннән соң полкларына янә сугышка керергә туры килә – Дон аша немецларның алгы частьлары бәреп кергән. Шуннан соң Сталинград янында өч ай дәвамында өзлексез сугышлар бара. 19 ноябрьгә кадәр өч ай дәвамында оборонада булалар, немецларның боҗрада калган төркемнәренә контрһөҗүм башлана.
Дистәләрчә чакрымнарны сугыша-сугыша узып, гыйнварда сафиуллинчылар немецларны Сталинград хәрабәләрендә тармар итә. Соңыннан саныйлар: Иделдәге бәрелеш вакытында дивизия дошманның 8 меңнән артыграк солдат һәм офицерын әсирлеккә ала, 102 коралын, 2000 автомашинасын, 18 самолётын кулга төшерә.
Әсирләр арасында генерал Мориц фон Дреббер – Сталинградта әсирлеккә алынган беренче генерал да була. Бу турыда «Правда» газетасының 1943 елгы 1 февраль санында болай дип язылган: «Парламентёрлар рус полковнигына генералларының бөтен штабы белән совет ультиматумын тулаем кабул итәргә әзер икәнлеген җиткерүне сорый.
– Ниһаять, аңлаганнар, – ди полковник. – Парламентёрлар керсеннәр!
Блиндажга чандыр гәүдәле, озын буйлы лей- тенант керә. Ул болай дип хәбәр итә: 297 нче дивизия командиры генерал Мориц фон Дреббер җиңүче алдында коралын ташлый һәм әсирлеккә төшәр өчен дивизиясенә кайсы урынга җыелырга кирәклеген сорый...
Полковник сәгатенә карап ала. Ярты төн күптән авышкан икән инде. Ул үзенең полкына сөйләшүләр вакытында утка тотуны туктатып торырга куша һәм генералның бөтен штабы белән үзе янына килүен көтә. Полковник бу дивизияне яхшы белә, аның офицерларының фамилияләре, аларның сугышчан сыйфатлары белән дә таныш. Җәй көне яу кырында Чугуево янында ул 297 нче дивизия белән очрашкан иде, ә узган елның көзендә – Цыбенко белән Алексеевка хуторлары тарафында.
Төнге икеләр тирәсендә генерал Мориц фон Дреббер штабы белән килеп төшә. Генералдан:
– Сезнең полкларыгыз, солдатларыгыз кайда соң? – дип сорыйлар.
Фон Дреббер көлеп куя да:
– Миннән сорыйсызмы? Минем полкларым кайдамы? Исән калганнарның барысы да хәзер сездә, полковник әфәнде. Мин солдатларым коралларын ташласын дигән боерыкны бирдем, әмма алар моны күпкә алдан эшләгән иде инде.
Немец генералы яңа хәленә тиз ияләшкән булса кирәк. Ул күп сөйләшә, хәтта уен‑көлке дә кушып җибәрә.
– Ничә яшь сезгә? – дип сорый ул полковниктан.
– Утыз биш.
– Япь-яшь, ә үзе чал чәчле немец генералын әсирлеккә алды. Мин – Сталинград янында әсирлеккә төшкән беренче генерал.
– Русларга беренче булып әсирлеккә төшкән немец генералы, – дип кабатлый полковник, – соңгысы булмас, дип өметләнәм.
«Яшь рус полковнигы» Гани Сафиуллин Сталинградтан соң генерал-майор дәрәҗәсен ала. Ул шуннан соң 1943 елның көзендә Днепрдагы бәрелешләрне тизәйтүдә мөһим роль уйнаячак корпус белән командалык итә. Сафиуллин һәм аның корпусының 72 офицеры һәм солдаты Советлар Союзы Герое була. Аннан соң инде алда Румыния, Венгрия,
Чехословакия көтә, ә Бөек Җиңүдән соң – Япония белән сугыш.
Р.S. 1949 елның апрелендә 38 нче гвардия һава-десант корпусының командир урынбасары генерал-лейтенант Гани Сафиуллинны, вазифасыннан азат итеп, «намус хөкем»е чыгарачаклар – Тула гарнизонының Офицерлар йорты залында хәрби трибунал утырышында «партиягә каршы чыгышы» өчен. Тәҗрибәле фронтовик дезертирлыкта гаепләнгән солдатны якламакчы була…
Гани Сафиуллинның бюсты Түбән Камада каһарман исемен йөрткән кадет корпусы территориясендә урнаштырылган.
Добавить комментарий