«Җирдә кеше булу өчен, кеше күпме юллар үтә»
– Студентлар никадәр генә каһәрләмәсен, фәнни коммунизм дәресләре аларны, ягъни безне, укырга өйрәтә иде. Мин хәзер шулай уйлыйм. Узган гасырның 80 нче еллар азагы – 90 нчы еллар башында исә мин бу фәнне күралмый идем, – дип искә ала шул дәвер студенты Анжела Алексеева.
Никадәр генә тырышсам да: «Диалектик һәм тарихи материализмнан аермалы буларак, фәнни коммунизм барлык яки күп иҗтимагый-икътисадый формацияләрдә гамәлдә булган гомумсоциология законнарын түгел, бәлки коммунистик формациянең үзгә, специфик законнарын, аның барлыкка килүен, аякка басуын һәм үсешен өйрәнә. Сәяси экономиядән аермалы буларак, фәнни коммунизмның игътибар үзәгендә социализм белән коммунизмның икътисадый түгел, бәлки социаль-сәяси мөнәсәбәтләре һәм аларның үсеш закончалыклары тора», – кебек гыйбарәләрне мин аңлый да, ятлый да алмадым.
Фәнни коммунизмнан имтиханны профессор Комаров ала. Өлкән курслар әйтүенчә, бер генә өмет бар: имтихан башлангач ук, әгәр кем дә булса шундук билет алып, әзерлексез җавап бирсә, Комаров аның билгесен бер баллга арттырырга вәгъдә итә.
Шулай булды да. Мөгаллим авызыннан әлеге сүзләр чыгуы булды, мин ризалыгымны белдердем. Профессор кыюларны хөрмәтли икән, миңа җылы караш ташлады. Мин исә, ничек тә булса өчлегә сөйләп, аның дүртле куюына өметләндем. Алайса стипендиядән колак кагачак идем бит.
Билет алып, капитализмның һәлакәте котылгысыз булачак, җәмгыятьтә коммунизм тантана итәчәк кебек ике‑өч җөмлә әйттем дә, көймәм комга терәлде, белгәнем шуның белән бетте.
Профессор тантаналы рәвештә минем берлегә җавап бирүемне, әмма вәгъдәсендә торачагын һәм миңа икеле куячагын хәбәр итте! Көзгә имтиханны кабат биреп карарга мөмкин булачак иде.
Имтиханнарны дүртледән ким билгегә бирүчеләр стипендиядән колак какты, мин әле ул елны тулай тораксыз да калдым. Акчасыз да, тораксыз да яшәргә туры киләчәк иде.
Җәй буе фәнни коммунизм өйрәндем. Яттан! Ә аны, сәяси строй алышынгач, уку программасыннан төшереп калдырдылар. Булмаган фәннән ничек имтихан бирәсе инде?
Деканатта билгемне өчлегә үзгәрттеләр, әмма стипендия дә, тулай торак та бирмәделәр – янәсе, сессиядән сессиягә кадәр рәхәт чигәргә түгел, укырга кирәк иде.
Ничек тә тартып-сузып җиткерү өчен, төнге сменага икмәк заводына эшкә урнаштым. Төнлә эшләдем, көндез төркемдәш кызларым бүлмәсендә йокладым. Буш вакытым булган саен китапка ябыша идем – киләсе елда да стипендиясез һәм тулай тораксыз калмас өчен тырышып укырга туры килде. Шул рәвешле, фәнни коммунизм миңа укуга куәтле этәргеч бирде.
Инде күп еллар үтте, әмма әле хәзер дә мине профессор Комаров (яки аның өрәге) төнлә йокымнан уятып: «Нәрсә ул фәнни коммунизм?» – дип сораса, мин бер сулышта: «Бу – пролетариатның сыйнфый көрәше һәм социалистик революция, социализм һәм коммунизм төзелешенең социаль-сәяси закончалыклары, тулаем дөньядагы революцион процесс турында фән», – дип җавап бирәчәкмен. Аның диалектик һәм тарихи материализмнан нәрсә белән аерылуын да тәфсилләп аңлатачакмын. Ә сез шулай булдыра аласызмы?
Добавить комментарий