Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Монда «Татарстан» булды

«Җырларым – канатларым минем, җырларым – хыялларым...»*

Мәдәният һәм сәнгать совет идеологиясенең катгый кысаларына гел‑гел сыешып бетә алмаган. Мондый әсәрләрнең автор һәм башкаручыларына хәтта СССР таркалуга санаулы көннәр калган вакытта да шактый кыенга туры килгән.

Казан егете Максим Журавлев 11 нче сыйныфны 1980 нче еллар уртасында тәмамлаган. Көнбатыш музыкасына гашыйк егеткә озын чәче өчен дә, «дөрес булмаган» идеологиясе өчен дә мәктәптә әледән-әле эләккәләгән.
Укучының әхлагын каты контрольдә тоткан мөгаллимнәр Максимның музыкаль коллективы нәрсә белән шөгыльләнүгә әллә ни игътибар бирмәгән. Шунлыктан аның рок-төркеме рәхәтләнеп мәктәптә репетицияләр үткәргән һәм хәтта бәйрәм чараларында да чыгыш ясаган.
Әмма кичәләрнең берсендә педагоглардан берсе ниһаять яшьләрнең хәйләсенә төшенгән. Максим һәм аның төркеме СССРның коммунистик дусларыныкы (Чили шагыйре Виктор Хара, Че Гевара һәм башка революционерлар) дип башкарган җырлар чынлыкта «Битлз», Боб Дилан һәм капитализм мәдәниятенең башка күренекле вәкилләренеке икән бит! Шау‑шу купкан.
Комсомол җыелышында Максимны тикшергәннәр. Сыйныфташларыннан берсе Максим өендәге рок-йолдызлар плакатларын искә алган. Мәктәп җитәкчелегенә бу җитә калган. Максимны мәктәптән генә түгел, комсомолдан да чыгармакчы булганнар.
– Уен коралларымны җыеп, мин күршедәге мәктәпкә күчтем һәм, тыелган музыка уйнап, «совет яшьләрен таркатуымны» дәвам иттем, – ди Макс. – Өч елдан соң Казандагы фәнни-тикшеренү институтларыннан берсенә рәссам-бизәүче булып урнаштым. Бәйрәм кичендә берничә үз җырымны русча башкарганнан соң, мине эштән кудылар. Идеология бүлеге үзгәртеп кору елларында да яхшы эшли иде әле.
Гопниклар да, иминлек органнары да рокерларга тыныч яшәү мөмкинлеге бирми. Шуңа да карамастан, Макс та, дуслары да күңелле яши. Чөнки янәшәдә һәрвакыт фикердәшләре һәм Максның иҗатын яратучылар була.
– Илдә ул чакта рок-н-роллдан шулкадәр куркулары хәзер көлке тоела. Шул ук «Битлз» сөенеч һәм мәхәббәт турында гына җырлый бит инде югыйсә. Әмма хакимиятне ирек рухы куркыта. Алар нәкъ менә шуннан сакланырга тырыша, – ди Максим. – Әмма азатлык һәрвакыт җиңә. Чөнки – All You Need Is Love!

Добавить комментарий

Номер темасы
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: